(Дәвамы.)
43
Борька үзенең мəңге дəртле, уйнап-көлеп туймас хол-
кына бирелеп, көр күңелле тавышы белəн салонны
яңгыратып:
– Кызлар! Кызлар, дим! Мондый матур төнне күңел
төшенкелегенə бирелергə ярамый. Хəзер бер шəп урын-
га барабыз, бəйрəм итəбез. Гөрлəтеп, аяк тибеп, биеп,
җырлап! Бөтен гайрəткə! – дип карар итте. Каршы əйтергə
җыенган Фəридəнең авызын да ачтырмады:
– Юк, юк, и тагын бер кабат юк! Каршы килүлəр кабул
ителми! Бəйрəм – сезнеке, ə без – хуҗа! Тəкъдимгə буй-
сыну мəҗбүри! – дип, адресны əйтте дə, җəелеп утырган
Светканы чыелдатып кочаклап алды. Такси төнге буш
урамнар буйлап җилдерде. Озак та үтмəде, яңа салынган
тугыз катлы йортның подъезд төбенə килеп туктадылар.
Фəридə, тынычсызланып:
– Булды. Коелыгыз. Минем кайтасым бар, – диде.
Юл буена оеп килеп, кинəт айнып киткəн Борька белəн
Светка икəүлəшеп, Фəридəне бергəлəшеп бəйрəм итəргə
күндерергə тырышып, ялына башладылар. Файдасы бул-
магач, Борька, кесəсеннəн телефон алып бер төймəсенə
басты.
– Алло! Алло! Үтерəлəр! Хулиганнар урамында яшисең
икəн! Тукмарга уйлыйлар! Чык тизрəк! Коткар, коткар! –
дип акырды-акырды да элемтəне өзде. Аптырап калган
Фəридə һушын җыеп та өлгермəде, подъезд ишеклəрен
ачып джинсы костюмлы баягы ир килеп чыкты. Ул, як-
ягына каранып, булмаган хулиганнарны эзли башлады.
– Киттелəр, киттелəр! Шылтыратканны күргəч, шундук
югалдылар. Рəхмəт, дус, коткардың! – дип, машинадан
чыгып, алпан-тилпəн килеп дустының каршысына барган
Борька бөтен урамга кычкырырга кереште: – Сака! Сака!
Менə без сиңа кунакка килдек. Бездəн качып кайтып ки-
теп котыла алмыйсы-ың. Бу матур ханымнарның бүген
бəйрəме, чакыр, чакыр өеңə, дус! Əйдə! – дип, машинаның
Фəридə белəн Света утырган ягындагы ишеклəрен ачты.
Машинадан атылып килеп чыккан Света Борькага барып
асылынды. Алар, Фəридəне фатир хуҗасының карамагы-
на калдырып, кереп киттелəр.
Их, əнə шул сузган кулны күрмəскə иде дə, көчле соры
күзлəр белəн очрашмаска иде! Бөтенлəй ят кешенең их-
тыяр көченə буйсынганын сизеп, куркуыннан машинаның
эченə сеңгəннəн-сеңə барган Фəридəгə таба сузылган
кул селкенмəде дə. Хəзер китсə, ниндидер зур югал-
ту кичерəчəген, үзен бик кадерле кешесеннəн мəхрүм
итəчəген йөрəге белəн сизенгəн хатын, китəргə көч тапма-
ганлыгына үзен битəрлəп, көрсенеп, кулын ирнең җылы
учына салды...
Алар фатир ишеген ачканда Светка белəн Борька буй-
дак ирнең барлы-юклы запасларын өстəлгə чыгарып
тезгəннəр, дүрт бокалга затлы шəраб коеп яталар иде.
Күрəсең, Фəридəнең кереренə шиклəре дə булмаган…
Сихерлəде, тəмам сихерлəде Фəридəне ирнең серле ка-
рашы. Тылсымлы төштə кебек хис итте ул үзен. Берəр сүз
əйтсə, эндəшсə, азга гына булса да читкə караса, бəлки,
хатын аңына килер дə тылсым таралыр иде. Карашын
яшерергə тырышса да, озак түзə алмады, ягымлы күзлəр
аны һаман үзенə тартты, үзенə карарга мəҗбүр итте. Йə,
Хода, күзлəр белəн күзлəр шулай сөйлəшə, тел белəн
əйтмəгəн сүзлəрне бернинди киртəсез бер-берсенə əйтеп
бирə алалар икəн!
“Бу син бит, əйеме? Син… Минем йөрəгемнең
хуҗабикəсе… Мин гомерем буе Сине көттем… Эзлəдем…
Сагындым… Кайда йөрдең? Нигə иртəрəк күрмəдем сине?”
– дилəр кебек ирнең соры күзлəре.
“Кайда йөргəнемне əйтерлекме соң? Əйтсəм, куркырсың,
болай сокланып карамассың шул… Нигə иртəрəк
килмəгəнемне үзем дə белмим бит. Əле дə куркам. Тыныч
йөрəгемне кинəт кузгатуыңнан, давыл булып йөрəгемə ки-
леп керүеңнəн куркам. Тиң була алырмынмы мин хислəрең
ялкынына? Яндырып көл итмəссеңме?” – дип шиклəнəлəр
Фəридəнең яшел күзлəре.
Светка белəн Борька туйганчы ашап-эчтелəр дə шым
гына чыгып киттелəр. Ə хуҗа ир белəн кунак хатын өчен
шау-шулы дөнья онытылып юкка чыккан, җир əйлəнүеннəн
тукталган иде.
Назга, җылыга, сөюгə сусаган ике җанның бер-берсенə
тартылуы уйлардан да, билгесезлектəн дə, куркулардан да
көчле булды. Ярым-ярты ике җан бер бөтен булып кушыл-
ды. Гыйшык утында көйгəн ир, дөньяда барын белеп тə,
бик озак күрмəгəн бик кадерле кешесен тапкандай, хатын-
ны кочаклап алды.
Хатын ирнең куе бөдрə чəчлəреннəн, кара кашла-
рыннан, күзлəреннəн сөйде. Иреннəр иренгə кушылды.
Мəхəббəткə сусаган ике җан бер-берсеннəн ярсып-ярсып,
шашып, иреннəрен өзгəлəп сөю суты эчтелəр. Түземсез
куллар өзгəлəп бəргəн киемнəр идəнгə чəчелде. Ялкында
көйгəн тəннəргə киртəлəр кирəкми иде. Сөйгəнен көчле
кулларына күтəреп алган ир, аны шашып-шашып үбеп,
кəнəфи өстенə салды...
Оялуын гына түгел, бөтенлəй дөньясын, дөньядагы үзен
дə оныткан Фəридə тəненең эреп югалганын, җанының,
лəззəт дулкыны булып күтəрелеп, күклəргə ашканын сиз-
де...
...Ходай Тəгалəнең сөюгə зарыккан ике бəндəсе арып
йокыга талганда, таң аткан иде инде.
…Бертуктаусыз телефон шалтыраган тавыш ирне йокы-
сыннан тартып алса да, ул телефон трубкасын күтəрергə
уйламады.
Башын күтəргəн Фəридə:
– Телефон… – дип əйтə генə башлаган иде, аның
иреннəрен ирнең иреннəре каплады...
Шылтырап туйган телефон кинəт туктап шатырдады да
бүлмəгə ярсулы хатын-кыз тавышы яңгырады:
– Матик, Матик димен! Марис! Кайда син? Əни үлде! Мин
нишлəтергə дə белмим. Якын барырга да куркам. Шундый
чакта да ирең яныңда булмагач! Кайт тизрəк! – Тавыш кыч-
кырып елап җибəрде дə тынды.
Фəридə кинəт катып калды. Бераздан гына сөяркəсенə
сораулы караш ташларга һушы җитте. Марис, хатынны кы-
сып кочаклап:
– Мин – хəзер. Эшлəрне оештырам да кире килəм.
Барысын да аңлатырмын. Берүк көт! Югалма! – диде дə,
Фəридəнең агарып киткəн битлəреннəн кат-кат үбеп, тагын
күкрəгенə кысты.
Ишек ябылгач кына уйланырлык дəрəҗəгə килде хатын:
“Нишлəдем? Нишлəдем? Нишлəдем?”.
44
Өстенə чилəге белəн бозлы су коелган кебек хис итте
үзен. “Нишлəдем мин? Мин бит аның исемен дə сорама-
дым! Матик, Марис дидеме теге тавыш? Борька “Сака”
дип эндəшə иде. Кем соң ул чынында? Без бит бөтенлəй
сөйлəшмəдек, сорашмадык та бер-беребез турында. Күзне
йомып упкынга ташлануга бəрабəр түгелме соң минем бу
адымым? Нəрсə бу? Əллə мəхəббəт дигəннəре шундый бу-
ламы? Нишлəдем мин?” Идəн буйлап чəчелгəн киемнəрен
җыйганда да, бер тəүлектə бəхетне дə, əрнүне дə татытып,
шул ике хис давылында калдырган бу фатирдан чыгып
йөгергəндə дə бу уйлар ирек бирмəде Фəридəгə.
Эзəрлеклəгəн аучыдан качып, өненə кереп поскан
җəнлектəй, бүлмəсенең салкын караватына кереп ауды ха-
тын. Юл буе тыеп кайткан, чынбарлыкның рəхимсезлегенə,
яңадан салкын ялгызлыкка бəрелүдəн ярсып дулаган
йөрəге сулкылдап əрни башлады, кайнар күз яшьлəре тук-
таусыз акты да акты.
Бөтен тоткарлыкларны, киртəлəрне җимереп, оялу, кур-
куларны онытып сөешкəн төнне искə алып, нишлəргə бел-
ми, киемнəрен салып атты да, салкын душ астына кереп
басты. Ирнең назлы кулларын сагынып та өлгергəн, һаман
да туймаган, наз көткəн, иркəлəү талəп иткəн тəненə ачуы
килгəн Фəридə ышкынып-ышкынып юынырга тотынды.
Əмма күп тə үтмəде, бу эшенең файдасыз икəнен,
тəненең ут булып янып сөю көткəнен, һəр күзəнəгенə ке-
реп урнашкан киеренкелекне таратуны талəп иткəнен
аңлап, утырып еларга кереште. “И Ходаем, əллə чынлап
та элек мин фəхишə булдым микəн?! Мостафа гел шул
сүзлəрне кабатлый иде... Бу ир дə нəкъ шулай дигəндер...
Əй, Аллам, əллə нəрсəлəр уйлыйм. Нишлəп фахишə бу-
лыйм, ди? Чүплектəн котылганнан соң ир күргəнем дə юк
бит! Мостафаның тəнемне дə, җанымны да өзгəлəүлəре
белəн бүгенге лəззəтле төнне чагыштырып буламы соң?!
Үзем, шул моңсу күзлəрне күрəсем килеп, бардым бит кон-
курсына да! Лəкин хатынлы бит ул, хатынлы...”
Кайнар күз яшьлəрен сыпырып алып төшеп китеп кенə
торган салкын су, ниһаять, хатынны əллə тынычландырды,
əллə ялкынын сүндерде. Үзен яңадан көчсез, чарасыз итеп
тоярга мəҗбүр иткəн тормышка күзлəрендə нəфрəт уты
кабынган хатын, ваннадан чыгып, җентеклəп сөртенергə,
киенергə, бизəнергə кереште. Ярты сəгатьтəн көзге алдына
килгəндə аңарда төнге дулкынлануларның эзе дə юк иде.
Сөю утының кинəт кабынып, тормышның явыз хакыйкатенə
бəрелеп кинəт сүнгəн, ə бəлки, сүнүен, сүндерелергə
тиешлеген аңлаган хатынның хис-тойгылары ихтыяр
көченə буйсынып тирəнгə яшерелгəн. Күз төплəренə оста
итеп крем ягылган, күзлəр буялган, арка турайган, баш
күтəрелгəн иде.
Фəридə, ашыгыч рəвештə Светкага шылтыратты:
– Алло! Светка! Син кайда?
– Караватта, əлбəттə! Нишлəп шул тиклем иртə уятасың?
– дип үпкəсен белдерде ул.
Фəридə исни-исни мыжыган хатынны бүлеп:
– Үзең генəме? – дип сорады.
– Үзем генə. Үз караватымда. Үземнең фатирымда.
Канəгатьме син? Пока! Чао! – диде дə Светка, элемтə
өзелде.
Беравык пипелдəгəн телефонына аптырап карап торган
Фəридə, яңадан чакыру төймəсенə басты.
– Светка! Борька синең адресыңны, телефоныңны
белəме?
– Ə-ə, менə нəрсəдə икəн эш! Ə мин кичə игътибар да
итмəгəнең өчен гафу үтенергə уйлагансың дип торам.
Дарина! Бер кабат ишет һəм мəңгегə исеңдə тот: мин бер
төнлек ирлəремə үземнең координаталарымны калдыр-
мыйм. Тынычлан! Сатмам! – дип, Светканың карлыккан та-
вышы Фəридəне үпкəндəй чупылдады. “Их, менə шундый
җиңел уйлы гына булырга да, артык көенми генə яшəргə
иде, ə?!”
45
Бик тиз генə кире əйлəнеп килə алмады шул Марис.
Эш артыннан эш чыгып, кич җиткəне сизелми дə кал-
ды. Ниһаять, əбисен соңгы юлга озату өчен кирəкле бар
нəрсəне табып, аның хезмəттəшлəренə, бергə яшəгəн,
бергə ашаган таныш-белешлəренə хəбəр итеп, тəмам
шашар чиккə җиткəн Рəкыяга укол ясатып, янына дин-
йоланы, искечə укуны белгəн бер əбине калдырып,
Əдилəне үзе белəн алып, подъезд төбенə кайтып тукта-
ды. Урамнарга кичке эңгер-меңгер төшеп, өйлəрдə утлар
кабынган, Марис яшəгəн фатир тəрəзəлəре генə караңгы
иде. “Йоклый, ахры... Арытканмындыр...” – дип уйлап ел-
майган ир, Əдилəне җитəклəп, ишеккə юнəлде. Тик өйдə
аларны тынлык каршы алды. Буш фатиры буйлап:
– Дарина! Кайда син? – дип, кемнедер эзлəп ары-
ган, күңелсез Марис абыйсына дəшəргə базнат итмəгəн
Əдилə тузып яткан эчемлеклəрне, ашамлык калдыкла-
рын җыештырган булды да, үзенең ач икəнен дə онытып,
караватның бер читенə ятып, йокыга талды. Йокысы нидер
сизенгəндəй, тынычсыз иде.
Ə Марисның бу бүлмəне җыештырасы түгел, ачуын-
нан кырасы килə, йодрыклары нəрсəнедер ватарга телəп
төйнəлгəн ярсудан уртларын чəйни.
– Ахмак! – дип тиргəде ул үзен-үзе. – Ул сине көне буе
көтеп утыра торган фəхишə дип белдеңмени?! Куып та
кайтарып җибəреп булмаган шул төнге күбəлəклəргə
өйрəнелде шул... Юлəр! Юлəр! Юлəр! Исеменнəн башка
бернəрсə дə белмим бит мин аның турыда. Каян табарга
хəзер?
Ул, ашыгып, Борькага шылтыратырга тотынды. Тегесе
телефонны бик озак алмады. Ниһаять:
– Алло... – дигəн телəр-телəмəс кенə əйтелгəн сүзе ише-
телде.
– Борька! Даринаның кайда торганын белəсеңме син?
– дип, саулык сорашырга да онытып, борчыган соравын
бирде Марис.
– Кем ул? – дип аптыратты Борька.
– Нигə белмəгəн булып кыланасың? Кичəге, теге кыска
чəчеңнең ахирəте. Исеңə төштеме?
– Нəрсə, синеке дə качтымыни? Минекеннəн дə иртəнгə
җиллəр искəн, эзе дə юк. Берəр сүз язып калдырса икəн,
ичмасам! Картайта, ахры, Сака, картайта... Элек кызлар
бездəн түгел, без үзебез кызлардан кача идек. Кайчакта
качып котыла алмый, тотыла идек... – дип теленə салынды
кичəгедəн айнып кына килүче Борька.
– Борька! Əгəр Светкаң табылса, телəсəң нишлəт, тик
ахирəтенең телефонын булса да алмый җибəрмə, яме!
– Шулхəтле эшең хөртмени, картлач?! Əйтəм, кичə безне
күрмəдегез дə! Хəерлегə булсын! Светканы тапсам, үзем
алдыңа илтеп бастырырмын, дус! Кайгырма! Хуш!
Телефонга карап озак утырды Марис. Аннары чишенми
генə караватка авып, үткəн төннең һəр минутын кат-кат күз
алдыннан кичереп, Даринаның тəн эзлəрен саклаган ак
җəймəлəрне йомарлады...
(Дәвамы бар.)
Фото: freepik.