2.
Туганнан туган апаларында тукталды Гыйлемхан.
— Гыйлемхан... Гыйлемхан энем кайткан минем, — ди-ди куанды апасы, келәт белән өстәл арасын таптарга керешеп.
Язмыш үзенекен иткән: сугыштан кайтмаган ирен гомере буе көтеп берьялгызы чәч агарткан, бөкре чыгарган Дәү апасы тәмам бетерешкән иде аның. Төшереп бәйләнгән чуклы яулык уртасында аркылыга-буйга ергачланган җыерчыклардан гыйбарәт нәни какча йөз утырып калган. Салынып төшкән иңбашларына борчак-борчак бизәк төшерелгән аксыл-зәңгәр күлмәк эленгән. Шул күлмәкнең ике ягыннан чәбе таякларыдай шәрәләнгән калак сөякләре төртеп тора. Менә авам, менә җимереләм дип торган салам түбәле иске каралтыны хәтерләткән гәүдәне бары кулындагы таяк кына тотып тора сыман. Юнылмаган иске таяк аның үз буе кадәр диярлек, һәм ул аңар, таянудан бигрәк, алга авышкан гәүдәсен терәү, сөяп тору өчен хезмәт итә иде, күрәсең.
— Гыйлемхан, Гыйлемхан энем кайткан бит минем, — дип кабатлады ул аның саен. Елмаерга тели иде булса кирәк үзе, һәрхәлдә, чын күңеленнән куанып дәшә иде. Әмма, чатнама суыкта бөрешкән, төсен югалткан чия сыман ирен читләре, эчкә батып күләгәдә яшеренгән күзләре аның күңелендәге куанычка битараф иде. Ыжгырып котырган буранда кыек читендәге чәрдәкләнгән такта тавышыдай калтыранулы аваз бер көчәя, бер сүнә...
— Дәү апам, — дип, малай чактагыча дәште аңар Гыйлемхан. Түзмәде, тулышкан күзләрен күрсәтүдән уңайсызланып, аны уң кулы белән кочагына алды. Кочагына алды алуын, әмма абайламады — әллә апасын, әллә бушлыкны кочаклады. Аның култык астында идәнгәчә салынып төшкән борчак-борчак бизәкле күлмәктән башка гүя һични юк иде. Дөрес, анда олы җан бар иде, әмма тән барлыгын ул тоймады.
— Гыйлем-ха-ан энем кайткан бит, — дип кабатлавыннан туктамыйча, ул өстәл почмагына килеп сөялде, бер кулына ак шадра тастымал алып чәй тәлинкәләрен сөртергә кереште. Үтә пөхтәлек белән барын да җиренә җиткереп хәстәрләде ул. Бераздан, моңарчы сандык өстендә утырган Гыйлемханны өстәл янына чакырып, аңарга таба нәни мендәр салынган урындык этеп куйды. Ак күмәч, шикәр һәм май өстенә капланган чигүле ак тастымал да ачылды. Өстәл түрендә утырган самавыр байтактан кайнап чыккан иде инде, күтәрелгән парда лебер-лебер итеп аның җиз түбәтәйләре сикергәләп тора. Өй эчендә җылылык хөкем сөрә, табында нур балкый иде...
Еракта, бик еракта калган балачак хатирәләре яңарды Гыйлемхан күңелендә. Сагындырып кына кунакка төшә иде ул бу өйгә. Апасы белән җизнәсе аны олы кунак сыман үз итеп каршылар һәм әлеге шул дәү сандык өстенә утыртырлар иде. Сандык өстендә күп утырырга өлгерми, апасы аңар уч тутырып чикләвек китереп бирә. Гыйлемхан, ияләнгән гадәте буенча, кулына чүкеч алып тупсага барып атлана һәм чарт-чорт чикләвек ватарга керешә. Бераздан үзен җизнәсе дәшеп ала (зур гәүдәле баһадир кеше иде аның җизнәсе). Тез өсләренә утыртып «атта» юырттырырлар иде. Малай өчен шуннан да зур бәхет булмагандыр...
Җизнәсенең өстәл каршындагы стенада эленеп торган зурайтылган рәсеменә озак кына карап торды Гыйлемхан. Гомерләр... Нинди кешеләрне алып китте сугыш. Их, әгәр ул сугыш чыкмаган булса, дөнья нинди ямьле булыр иде хәзер. Картлык көнен аның Дәү апасы шундый хәлдә, әлегедәй иске өйдә каршылаган булыр идемени... Әгәр сугыш булмаса... Гыйлемханнар туган нигез таркалыр идемени... Әтисен югалтты. Нәселдәге ир-ат заты кырылып бетте. Окоп казырга барган җиреннән үпкәсенә салкын тидереп кайткан әнисе дә, аны унбиш яше тулар-тулмас чакта, берьялгызын калдырып китте. Әгәр сугыш булмасамы?... Авылдан бер адым да читкә китәчәк түгел иде ул. Унҗиде яшьлек егет өчен туып-үскән йорт тәрәзәсенә такта кадаклап китү җиңел булгандыр дисезме?! Киткәндә дә күп булса бер-ике елга, өйләнер һәм сыер сатып алырлык акча юнәтү нияте белән генә кузгалган иде ул. Өйләнүен өйләнде, сыерсыз да яшәп була икән җирдә, тик менә туган авылга кайтыр ара табылмаган. Гомер узган да киткән... Бер түгел, ун табылыр иде кайтып килер вакыт. Башта, бераз акча юнәткәнче, диде. Аннан өйләнеп үк куйды. Хатын дип, хатынның туганнары, балалар дип, узган да киткән вакыт. Берөзлексез хәтерендә йөреткән туган авылга өлеш чыкмаган, авыл үземнеке — качмас, дип уйланылганмы?! Хәер, монда кеме бар иде соң аның, хатынын, балаларын ияртеп кемгә кайтып төшәргә тиеш иде ул? Аркылы такта кадакланган җимерек, ташландык өйгәме?...
Хатыны көньякныкы, Кара диңгез буенда туып-үскән иде аның. Шахтерлар өчен салынган пансионатка барган җиреннән очратты һәм алып та кайтты ул аны. Ел саен, чираттагы ял җиттеме, аның туганнарына юл тоттылар. Кайтып керсә, шахтер кияүләренең бер алдына, биш артына төшеп торырлар иде. Зур бакча, бакча уртасында ике катлы йорт. Йортның идән астында баз, ә базда булмаган нәрсә юк. Кош-корт, ким дигәндә өч баш дуңгыз — сый-хөрмәт тулып тора...
Кара диңгез ярын ел да сагынып кайта иде. Хатын, балалар турында әйткән дә юк... Авылын да сагынмады түгел, сагынды Гыйлемхан. Әмма бу эчтән яну, яшертен сагыну иде, гаиләсенә әйтүдән уңайсызланды ул хакта. Гомумән, хатынын, соңрак балаларын үзенең туган авылына ничек итеп тартырга белмәде ул. Диңгез яры белән тиңләшү, сүз көрәштерү мөмкин идеме соң?!
Гомер узганы сизелми калды. Инде уллары-кызлары үз тормышларын корып, төрлесе-төрле якка таралышты. Онытканда бер бәйрәм белән котлаган открыткаларыннан гайре хәбәрләшкәннәре дә юк диярлек. Акча-фәлән кирәксә генә инде... Хатынын элеккечә Кара диңгез тартты. Ә ул менә гомерендә беренче кат, тавыш-гауга һәм үпкәләшләр бәрабәренә булса да, диңгез тартуын җиңеп, туган авылына кайтты. Алдагысын күз күрер...
Стенадагы фоторәсемнәргә текәлеп уйга чумган икән. Дәү апасы дәшми генә аңарга каршы утыра. Уңайсызланып куйды Гыйлемхан, җылы өй түренә узганына ни гомер, ә рәтле-башлы хәл белешкәне дә юк әлегәчә. Дәү апасы ике кыз үстергән иде бит. Алар кайда, алар ничек?...
— Хәзер би-и-ит, — дип, җырлагандай суза төшеп, ипле генә сүз башлады карчык. Тавышы бик зәгыйфь ишетелсә дә, аңлашыла иде. — Балалар хат язарга яратмый инде анысы. Кайта да алмыйлар. Оныкларым гына үскән чакта «бәбүсә» дип әткрет җибәргәли торган ие. Алар да күптән үсеп җитте. Оныттылар хәзер... Юк, рәнҗемим, рәнҗемим. Үзләре генә исән-сау була күрсеннәр дә, балаларының балаларын сөяргә насыйп булсын үзләренә, дип көненә өч мәртәбә дога кылам...
— Алай икән... — дип көрсенеп куйды Гыйлемхан. Дәү апасының үзеннән шактый ук өлкән кызларын исемнәре белән хәтерләми иде инде ул. Шуңа ничек итеп сораштырырга, ничек хәлләрен белешергә җай таба алмый торды. — Кызларың соң, Дәү апа, ерактамы, кай якларда?
— Хәзер би-и-ит, адәм баласының барып чыкмаган җире юк, — дип, яулык читен, ияләнгән гадәте буенча, иягенә таба тартып куйды ул. Ипле генә сөйләргә кереште: — Минем кызлар да шул — берсе әшрикъта булса, икенчесе мәшрикъта. Олысы, Гөлчирәсе, Бохарада яшәп ята. Бала-чагасы да шунда. Зу-ур бакчалары да бар икән, алмасын-хөрмәсен үзләре үстерә икән. Болай, кайтып күренмәсәләр дә, кияү әйбәт кеше икән үзе... Гөлсинәсе Кимероуда инде аның, ире шахтыда, бик зур кеше диләр...
Дәү апасы үзенең кияве шундый зур эштә эшләгәнне әйтеп, күңеле булганын һич яшерми, бераз туктап торды. Чәй йотып алды. Ә Гыйлемханның чәч төпләре чемердәп куйды. Дәү апасының кече кызы, туган тиешле апасы, белән бер үк шәһәрдә гомер итеп ятышлары икән ләса. Күрү түгел, ишеткән-белешкәннәре дә юк. Колагына ишетелә дип тора, кабатлап сорады. Шунда, Кемеровода икән, бәлки күрше урамда ук яши торганнардыр, кем белгән бит аны. Кая барып чыктык соң без?! Нәрсә булды безнең белән?! Нигә шул кадәрле гамьсез икән бу адәм баласы, дип үз-үзен битәрләде ул. Ә Дәү апасы сөйләвендә булды:
— Кызым белән бик әйбәт торалар. Үзен эшләтмичә, өйдә генә тота икән. Бер малай үстерделәр. Пәрәхудка укып, әмериканнарга тикле йөзеп йөри икән. Атналар-айлар буе балык тоталар икән... Балыгы юктыр инде аның, балыгы булса, ул тиклем йөрмәсләр иде... Балыкны әйтәм, хәзер ул безнең инештә дә калмады бит инде. Исән генә була күрсеннәр...
— Гөлсинә хат язамы соң, апа? — дип, Кемеровода яшәгән кызы хакында бер-бер мәгълүмат аласы килеп, сорарга ашыкты Гыйлемхан. Барысын белеп торгач, әллә хәбәрләшеп торалармы икән дигән уй туып алган иде.
— Хәзер би-и-ит, балалар хат язарга яратмыйлар, — дип, кызын акларга ашыкты ул яңабаштан. — Анысы тормышка чыкканчы гына язды, хаты килмәгәнгә күп, бик күп икән инде... Бер егерме еллар бардыр. Ара да якын түгел, вакыты да юктыр инде...
«Соң, Дәү апа, шул гомер хатлары килми торгач аларның хәлләрен, оныгыңның кемгә укып, кем булуын, кай якларга йөзүен каян белеп торасың?» — дип сорыйсы килгән иде Гыйлемханның. Әмма үз-үзен тыяр көч табып өлгерде. Карчыкның байтак гомерләр кызларыннан хат-хәбәр алганы булмаган. Ә менә күңеленнән ул алар белән берөзлексез сөйләшеп, хәбәрләшеп яши икән. Һәм үз хыялы җимеше булган шул хәбәрләргә юанып, шуларны чынга санап, берьялгызы тик яши бирә. Кызлары хакына яши, үзен күптән оныткан кызлары хакына...
Гөлчирә белән Гөлсинә бу хакта белмиләр, әлбәттә. Алар инде әниләрен күптән җир куенында дип саныйлардыр, бәлки. Үзләрен карынында йөртеп, тәрбияләп үстергән газиз ананы оныткан ул хатыннарны ничек җир күтәрә?... Мөгаен, алар үзләре дә ана яисә күптән әби дә булып өлгергәннәрдер. Үчти-үчти итеп оныкларын сөя, тәрбияли, аларны әхлакка өйрәтә торганнардыр. Дистә еллар дәвамына газиз анага кош теледәй хат язып сала белмәгән балалардан нинди тәрбия?... Ул сабыйлар кем булып үсәр икән?!
Шундук, эчке бер сиземләү белән туктап калды Гыйлемхан. Ә үзең?... Үзең кем, дигән сорау китереп сукты аның чигәсенә. Башкаларга гаеп ташлау җиңел ул... Туган авылыңнан чыгып киткәнеңә күпме иде?... Син дә балалар тәрбияләдең түгелме, әлегәчә оныкларыңны үчти-үчти итәргә ашкынып торасың! Әллә син үзең ерак киткәнсеңме алардан?... Синдә дә бардыр ич ул намус, вөҗдан, хәтер! Нигә дәшмисең?! Авылыңа кайттың да изгегә әверелдеңме?! Кайтуын кайттың, әмма сине монда танучы да юк бит хәтта. Туган авыл дип лаф орма, алар өчен син юк инде. Күптән онытылган, хисаптан чыккан. Әллә бар, әллә юк син алар өчен. Үз нигезеңдә кем урнашып, кем яшәгәнлеген дә белмәдең ич әлегәчә... Дәү апаңның да исәнлеген аның бусагасын атлап кергәч кенә белдең ич син. Аның дөньяда булу-булмавы хакында башыңа да китереп карамадың шул көнгәчә... Кайтып баш орыр урының булмагач килеп чыктың монда... Нәрсә, сукмагыңа мендәр салып көтүче бар дип белдеңме?... Тот капчыгыңны...
Ташкын булып өстенә ишелгән, җир тетрәү булып убылган сораулардан аны Дәү апасы йолып алды:
— И-и-и, Гыйлемхан, Гыйлемхан... — диде ул, дәшми утыруыннан уңайсызлык кичереп. Көлсу туфрак төсенә кергән коры тире һәм шул тире өстенә чыгып шәлберәешкән кан тамырларыннан гына гыйбарәт кулы белән аңарга таба үрелә төште. Гүя, еракта калган еллардагыча, аның башыннан, тырпаеп торган колакларыннан бер сыйпап алырга талпынуы иде. — Менә бит, син дә кайтып төштең, Алланың рәхмәте төшкере.
— Апа, Дәү апам, — дип суырылып урыныннан торды Гыйлемхан. Сак кына апасының иңбашына кагылырга итте ул, әмма бармак йөзләре янә күлмәктән гайре һични тоймады, һәм шул калкынудан кире утыра алмады, башын салындырып болдырга чыгып китте.
(Дәвамы бар.)
Фото: vatantat.ru