Чәчмә әсәр
2 Июля 2024, 06:08

Гөл МИРҺАДИ. Чүплек. Повесть (19)

Ирнең магнитлы карашы Фəридəне үзенə тарта. Ə карашлар очрашканда барлыкка килгəн чаткылар хатынның үзəгенə үтеп керə, əлегə тиклем тыныч булган йөрəген шашып, ярсып тибəргə мəҗбүр итə. Бер эссе, бер салкын тиргə баткандай хис итə үзен Фəридə. Əмма кадаклап куйдылармыни: баскан урыныннан кузгала алмый, əлегə тиклем таныш булмаган, əллə таныш булып онытылган халəт кичерə, татлы иза чигə.

Гөл МИРҺАДИ. Чүплек. Повесть (19)Гөл МИРҺАДИ. Чүплек. Повесть (19)
Гөл МИРҺАДИ. Чүплек. Повесть (19)

(Дәвамы.)

39
Төшенкелеккə бирелеп, кул кушырып утырырга
Фəридəнең хакы юк. Беренче адымнан уңышсызлыкка ду-
чар булдым дип, хыялларыңнан җиңел генə баш тартып
буламы соң? Көйлəнеп килгəн эше жəл иде аңа, əлбəттə.
Күпме көче, күңеле, тырышлыгы салынган иде бит! Хəзер
барын да яңадан башларга кирəк.
– Башка урында бер бина арендалап, шундый ук
кафе ачсаң да, тиз эзлəп табарлар шул, – диде күңелсез
хəбəрне ишетеп килгəн Салих. Борчылуы йөзенə чыкса да,
битəрлəмəде ул Фəридəне. Алар бу хəлдəн чыгу юлларын
бергəлəп эзлəделəр.
– Кемнəр икəн соң алар, Салих абый? Сатучылары
хуҗаларының исемен əйтмилəр. Сез белə алмадыгызмы?
– дип сорады Фəридə.
– Юк, əлегə белмим. Əмма бу эшкуарлар тарафын-
нан эшлəнгəн гади генə аяк чалу түгел, сеңлем. Ахрысы,
чүплекнең җеплəре өскəрəк сузылгандыр...
– Чүплек хуҗасы хакимияттə үк утырадыр дисезмени?
– Ул хакта хəтта кычкырып та əйтмə, сеңлем. Сак булыр-
га кирəк сиңа. Оныт шул чүплегеңне! Тыңла мине!
Фəридə берни дə эндəшмəде. Яңа гына пешергəн кой-
макларын майлап, Салих абыйсының алдына куйды. Чəй
ясады. Сүзне икенче якка борырга тырышып:
– Коймакларымны авыз итегез, Салих абый! Тəмле бу-
лырга тиеш! – диде. Үзе дə өстəл артына утырды.
Салих ачыккан иде, ахры, бер-бер артлы коймакларны
бөклəп йота-йота сеңлесен мактады:
– Тəмле пешерəсең! Эх, тəмле! Нəкъ минем əнием ке-
бек! Ашап туйгысыз!
Аннары кинəт кенə туктап калды. Күзлəреннəн очкыннар
чəчеп:
– Татар ашлары гына пешерə торган кафе ачарга кирəк
сиңа, сеңлем! Чүплек турында онытырга! Кирəкмəгəн эш
белəн булашып, кирəкмəгəн кешелəр күзенə чалынмаска!
Кафе ачарга! Онытып тор əлегə туңдырмаларыңны, яме?!
– Йə! Тик аш пешерү əзер туңдырма сату түгел. Тиз генə
ачып та булмас...
– Бигрəк əйбəт! Берəр ай чамасы вакыт узсын. Ашыкма!
Онытсыннар. Тынычлансыннар. Бəлки, шулай җайлы гына
узып китəр. Килештекме?
– Килештек, Салих абый!
Фəридə бөтен булмышы белəн эшкə чумды. Аның үзенең
дə тиз генə бирешəсе, эшкуарлар сафыннан төшеп каласы
килми иде. Хатынның килəчəккə ышанычы да эше белəн
бəйле иде бит. Эшлесең, димəк акчалысың. Акчалысың,
димəк син əлегə иреклесең, кешелəр илендə яшисең...


40
Чүплек турында, чынлап та, онытып торырга туры кил-
де бу айларда. Имзалар җыюның да файдасыз икəнен
аңлады Фəридə. Əнə бит, арзан туңдырма сатып кына да
халыкның фикерен үзгəрттереп була икəн бу илдə! Хаклык
эзлəп хакимияткə бару ниятен дə кире какты Салих абый-
сы. “Файдасы булмас. Чүплекнең чын хуҗасы кем икəнен
белми торып, бу эшеңне аткарып чыгуга ышанычым юк,
Фəридə. Куркынычның кайдан янавын белмичə, турыга
утка ташлану белəн бер бу адым. Сабыр ит! Күзлəренə ча-
лынма əлегə! Алар да тынычланырлар, бəлки, бəхетеңə...”
– дип, кат-кат кисəтеп китте ул соңгы килүендə дə.
Акрын гына кафеның эшен башка җайга көйлəп җибəрде
Фəридə. “Əкиятле туңдырмалар”дан, бəлки, биредə
Əдилəмне очратырмын, дигəн хыялый уйлардан аерылуы
кыен булса да, яңа эше белəн мавыгып, яңалыклар уйлап
табып, кызыксынып яши башлады. Бу кафесына тагын да
күбрəк көч, күңел җылысы салынган кебек. “Менə Кəтифə
əби белəн киңəшлəшəм дə, менюны баетып, үзгəртеп
җибəрермен. Əби – озын гомер яшəгəн кеше. Белмəгəне
юк”, – дип, уйларына бирелеп, кайтырга ашыкты. Илнурын
сагына ул. Өзелеп, чыдый алмаслык чиккə җитеп сагына.
Кəтифə əбисенə үзеннəн дə ныграк ышанса да, баласы
өчен курка. Шуңа да урман эчендəге өйгə илтүче сукмак-
тан йөгерə-йөгерə атлады ул бүген дə.
Бер кичкə генə кайткан Фəридəнең китəр вакыты бик
тиз җитə. Ул һəр минутын улына багышлый: аның белəн
сөйлəшə, уйный, ашата, юындыра. Беткəнче Митькага
охшап үсеп килгəн Илнурын сөя-сөя йоклатканда
Бригадирның сирəк кенə булган яхшы чакларын исенə
төшерə Фəридə. “Куркам, оялам мин Күллегə Əлфиям
янына кайтырга. Əтилəр мəрхүмдер инде. Əлфия дə
кияүдəдер. Əрəм иткəнемə генə үкенəм... Татарлар саф
кызларны гына хөрмəт итəлəр, хатынлыкка алалар бит.
Үзенə пар тапты микəн минем Əлфиям? Син аңа бик
охшагансың. Их, охшагансың гына шул!” – дип елар иде
йомшарган чакларында Мостафа-Митька. “Барып табасы
иде əнə шул Күлле дигəн авылны! Əлфиясен табарга иде
дə Митьканы чүплектəн тартып чыгарырга иде! Митька
чүплекнең чын хуҗасын да белəдер, мөгаен... Каядыр
китеп югалып торгалый иде бит...” – дип уйлый Фəридə.
Əмма бу эшкə тотынырга батырчылык итми, тагын тукта-
ла, икелəнə. Курка...
– Эшең ничек соң, кызым? Барамы? – дип, акрын гына
килеп эндəште Кəтифə əби.
– Инде җаена төшенеп килəм, Кəтифə əби. Тик ашларны
төрлəндерергə иде бераз.
– Əле нилəр пешерəсең соң?
– Токмачлы аш, итле бəлеш, коймак. Берничə тапкыр
кыстыбый, өчпочмак пешердем.
– Ялгызың гына өлгермисеңдер?
– Юк шул. Пешекче дə, сатучы да ялладык. Алар да –
татар хатыннары.
– Гөбəдия, кош теле пешереп карагыз. Өйрəтермен.
Шəңгəлəрне дə бик яратып алырлар. Халык йөри башла-
дымы соң?
– Йөри инде, йөри хəзер. Бер-берсеннəн ишетеп белəлəр.
Мөселманнар күп икəн Төмəндə. Рəхмəт əйтеп китəлəр.
– Аллаһыга шөкер икəн, балам. Икенче ялга кайтуыңа мин
балан катыгы ясап куярмын əле. Халык яратса, үзеңне дə
өйрəтермен.
– Икенче ялда чибəрлəр ярышы була бит, Кəтифə əби.
Барыргамы, юкмы, дип уйлап йөрим дə... Монда кайтасы
килə. Бармамдыр...
– Бар, балакаем! Бар! Аллага шөкер, тазабыз.
Ашарыбызга бар. Яшəп торырбыз синсез дə. Кеше ара-
сына чык, башкалар ни кыланганны күр, үзеңне күрсəт... –
Кəтифə əби, сөйлəшүнең тəмам икəнен белдереп, җəелгəн
урынына барып утырды. – Соң инде. Ят, кызым. Таң белəн
торып шəһəргə юлланасың бар.
Фəридə тагын уйлары белəн ялгызы калды. Барырга
əллəни атлыгып тормый конкурска. Ярый инде, акчасын
җыйдылар да ди. Анда барып күңел ачу мəҗбүри түгел
бит. Фəридə кебек бəлəкəй генə эшкуарга бигрəк тə. Көтеп,
зарыгып торган Илнуры янында күңеллерəк Фəридəгə.
Никадəр яңалыклар, кызык сүзлəр əзерлəп тора улы аның
кайтуына! Конкурска бару телəге дə йөрəгенең талпыну-
ыннан гына... Əллə ялгызлыктанмы? Форумда очрашкан
моңсу күзлəр һаман исеннəн чыкмый хатынның. Шул ка-
раш дулкынландыра, чакыра, ахры, бəлки, очратырмын,
дигəн хыялый өмет чакыра...


41
Берни дə үзгəрмəде. Киресенчə, катлауланды гына.
Яхшы чалбарлар, килешле кофталар киеп, яшьлəрчə
бизəнеп-төзəнеп кенə йөргəн Сания Галимовна биреште,
кинəт картайды. Ай буе хастаханəдə əҗəл белəн көрəшеп
кайткан карчыкның бер аягы белəн гүрдə икəне сизелеп
тора иде. Шуңа да йөрəк өянəгенə кадəрге хəллəр турын-
да сүз кузгатылмады. Күзлəрендə яшəү уты сүнгəн, шу-
лай да ничектер үзен-үзе кулга ала алган Рəкыя да, үзен
Сания Галимовнаның авырып китүендə гаепле итеп сана-
ган Марис та, карчык үзе дə ул теманы читлəтеп уздылар.
Кызына үзе корып биргəн пыяла дөньяның челпəрəмə ки-
леп ватылып төшүен аңлап та берни эшли алмаган Сания
Галимовнаның саргаеп киткəн йөзе буйлап агып төшкəн
яшьлəре генə булып узган хəллəрне хəтерлəтə иде. Аяк
очларына гына басып, карчыкның караваты янына килгəн
Əдилə ул яшьлəрне сөртə дə, Рəкыя чыгып күргəнче шу-
лай ук шым гына бүлмəсенə кереп китə.
Марис күп вакыт өйдə булмый. Үзенə аерым фатир алды
ул. Чирлəгəч тəмам көйсезлəнгəн карчыкның кушуы буенча
Əдилəне йə циркка, йə театрга, йə паркка алып барганда,
Сания Галимовнаны дəваханəгə йөрткəндə генə, бик сирəк
килə ул. Буйдак ирлəрнекечə генə җиһазландырылган фа-
тирында тəмəке тартып, тыңласа-тыңламаса да, аңласа-
аңламаса да телевизорын ачып куеп, виски йоткалап
үткəрə ул ял минутларын. Бүген дə, күзлəрен алартып,
ашардай булып карап торган Рəкыяга да, чак тын алып
яткан əбисенə дə артык игътибар итмичə, Əдилəгə 8нче
Март бəйрəменə татар көйлəре язылган тасмалар белəн
плеер бүлəк итеп, кулланырга өйрəткəч тə, дəшми-нитми
чыгып китте. Чирле карчык янында пианино уйнаудан да,
биюдəн дə мəхрүм калганлыктан, дəреслəр дə онытылган-
лыктан, бала көннəр буе ялгызы тəрəзəгə карап утырырга
мəҗбүр иде.
Ир, өенə кайтып, кəнəфиенə сузылып ятып, ел буе бер үк
җыр белəн сəхнə буйлап сикергəлəп йөргəн артистларның
бəйрəм концертын карый-карый ярты шешə вискины бу-
шаткан иде – кыңгырау шалтырады. Көтелмəгəн кунак
– буйдак дусларының берсе, Марисның каршы килүенə
карап та тормый, ярым исерек Марисны кочаклап алып
чыгып машинасына утыртты да, алар чираттагы күңел ачу
мəҗлесенə җилдерделəр.

42
Сүзлəрне дыңгырдап торган көчле ритмлы җыр тавышы
йота – ишетеп тə өлгереп булмый. Төрле яктан яктырткан
кызыл, зəңгəр, сары утлар, кисешеп, күзлəрне камашты-
ра, башны əйлəндерə. Əнə, чираттагы озын ботлы кызы-
кай, гəүдəсен тирбəлдереп, сəхнə түренə узды. Нəфесле
карашларын яшерергə дə уйламаган, кара смокинг, ак
күлмəк кигəн, муеннарына кара күбəлəк буган канəгать чы-
райлы ирлəр, аларга хуҗаларча асылынган, елышкан, яңа
ел чыршысы кебек ялтырап, алтынга күмелгəн хатыннар
чибəр конкурсант кызны иренеп кенə чəбəкəйлəп озатты-
лар.
Бу кешелəр янында үзен чит-ят итеп хис итте Фəридə.
“Ташламам!” дигəн вəгъдəсен Борькасын күргəч тə
оныткан Светка, ара-тирə күз кысып, Фəридə яныннан
үтеп киткəлəсə дə, янында тоткарланмады. Борькасын
көнлəде, ахры. Бəйрəмнең азагына тиклем түзəргəме, кай-
тып китəргəме дип икелəнгəн, мыскыллы карашлы, затлы
киенгəн, таныш булмаган хатыннардан, таптап диярлек,
күрми дə узып киткəн ир-атлардан кыенсынган Фəридə
кулларын, сумкасын кая куярга белми җəфаланды, бертук-
таусыз чəчен төзəтте, дулкынланды. Бəйрəм шау-шуына
бөтенлəй игътибар бирмичə, бокалыннан хəмер каба-каба
аны күзəткəн, ничек җитте алай гына киенгəн ирне күргəч,
Фəридə нишлəргə дə белмəде, үзенə үзе урын тапмады.
Ул иде! Фəридə оныта алмаган моңсу күзле ир иде ул! Куе
кара чəчлəре кыска итеп алынып, калын җилкəсен ачкан,
үткер соры күзле, арык йөзле бу ир, тəкəллефсез кыланса
да, аның монда чит кеше түгеллеге күренеп тора иде. Үзе
беркемгə дəшмичə дə, кузгалмыйча да Фəридəне күзəтүен
дəвам итсə дə, аның белəн яше дə, карты да баш кагып,
яки иеп, исəнлəшеп үтəргə тырышалар, өс-башына да,
сəламгə җавап бирмəгəненə дə карамыйлар. Ирнең маг-
нитлы карашы Фəридəне үзенə тарта. Ə карашлар очраш-
канда барлыкка килгəн чаткылар хатынның үзəгенə үтеп
керə, əлегə тиклем тыныч булган йөрəген шашып, ярсып
тибəргə мəҗбүр итə. Бер эссе, бер салкын тиргə баткандай
хис итə үзен Фəридə. Əмма кадаклап куйдылармыни:
баскан урыныннан кузгала алмый, əлегə тиклем таныш
булмаган, əллə таныш булып онытылган халəт кичерə,
татлы иза чигə. Бу яңа кичерешнең үзенə ошаганын да,
ошамаганын да белми, уңайсызлана да кебек, елмаерга
да итə, битенең алланып януына кыенсынып, аны боздай
салкын, дымлы куллары белəн суытырга тырыша. Ə соры
күзлəр бер секундка да читкə күчми, һаман сихерлəвен,
əсир итүен дəвам итə.
Күңел ачучы халык төркеменнəн килеп чыгып, сəер ирнең
алдына басып нидер аңлата башлаган, ярыйсы гына эчеп
алган Светка белəн Борька бу тылсымны бозып, Фəридəне
күзлəр əсирлегеннəн коткардылар. Хатын, уңайсызланып,
башын түбəн иде.
Күтəрелеп караганда, ул юкка чыккан иде инде. Халык
белəн шыгрым тулган шау-шулы зал Фəридəгə кинəт шык-
сыз, буш булып тоелды, йөрəгенə яңадан салкын ялгызлык
хисе шуышты.
Тамаша азагына якынлашты. Ярыш барышында
ярым чишенеп йөргəн чибəркəйлəр купшы киемнəрдə
сəхнəгə чыгып тезелделəр. Искитəрлек сылу булма-
са да, конкурсның буеннан-буена үткерлеге, чаялыгы,
тəвəккəллеге, оста телле булуы, кирəкле кешелəргə еш-
еш əллə нəрсəлəр вəгъдə итүче карашлар ташлап алуы
белəн аерылып торучы гүзəлне “Төмəн чибəре” дип игълан
иттелəр. Шəһəрнең олпат гəүдəле, хөрмəтле дип саналган
вазыйфалы ирлəре аңа җиңүче таҗы кидерделəр, бер ку-
лына – зур чəчкə бəйлəме, икенчесенə машина ачкычы
тоттырып тəбриклəделəр, кочаклап, колагына нидер пы-
шылдадылар. Канəгать елмайган кыз буялган күзлəреннəн
əллə аккан, əллə акмаган шатлык яшьлəрен сөрткəндəй
итте. Күптəн эче пошып, эшсез ялкып басып торган халык
төркеме җиңүченең исемен чəйнəргə, килеш-килбəтен
тикшерергə тотынды. Бу ахмак кыланышлардан, буш
сүзлəрдəн тəмам туйган Фəридə, үзенең бу җыенга килеп
элəгүенə берникадəр аптырап, бизеп, халык төркемен ера-
ера ишеккə юнəлде. Көтмəгəндə алдында пəйда булган,
бер-берсен кочаклаган Борька белəн Светка аның юлын
бүлделəр:
– Ə без? Безне кем алып кайта?
– Мин шоферны җибəрдем. Без икебез дə эчкəн. Əйе бит,
Светик? Ха-ха-ха! Безне ташлап китəргə синең вөҗданың
кушамы? – дип, бер-берсен бүлə-бүлə, ярым тинтəк, ярым
акыллы сүзлəр сөйли башладылар. Фəридəнең җавабын
да көтмичə, киенеп чыгып, ул чакырткан таксиның арткы
утыргычына кереп аудылар.

(Дәвамы бар.)

Фото: freepik.

Гөл МИРҺАДИ. Чүплек. Повесть (19)
Гөл МИРҺАДИ. Чүплек. Повесть (19)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас