1.
Ниһаять, соңгы үрне менеп, тау итәгендә таралып яткан авыл каршына килеп чыкты Гыйлемхан. Туктап калды. Күкрәк тутырып сулыш алды. Күпме гомер җанын иләсләндереп берөзлексез үзенә тартып торган төбәк, балачак хатирәләрен, үсмерчак һәм яшьлек елларының бәгырьгә уелган сукмакларын саклаган җир — туган авыл шушы була... Кулындагы чемоданын язгы йомшак чирәм өстенә куеп, уч төбендәгедәй күренеп торган авылга хәйран озак карап торды ул. Тау итәгеннән үк аккан инеш, аның куеныннан ургып чыккан чишмәләр, аркылыга-буйга сузылган урамнар, тар тыкрыклар — һәммәсе дә үз урыннарында кебек. Ара-тирә бушап калган йорт урыннары күзгә чалына. Моннан, югарыдан караганда, авыз эчендәге бушап калган теш урыннарын хәтерләтә сыман әлеге урыннар. Туган авылы белән алыш-бирешне югалткан, нәсел-ыру тамырын өзгән бер ул гына түгел иде, күрәсең...
Челләдә исеп куйган кайнар җилдәй тәэсир итте бу манзара, күңелендә каршылыклы хисләр уянып алды. Димәк, авылга юлны онытучылар байтак икән әле, дип аклану эзләргә тырышты ул. Әмма тамак төбенә килеп буылган төер тынычланырга ирек бирмәде. Бушап калган йорт урыны теш казнасындагы чокырлар гына түгел шул. Тешнең алтынын, тимерен, фарфорын, үзеңнекеннән аерып булмастаен да куйдыртып була. Ә йорт урыннары — әйләнә-тирәсен тигәнәк, алабута-кычыткан баскан чокыр гына түгел, һәркайсы язмыш дигән сүз. Нәсел чылбырын дәвам итәргә тиешле дистәләгән язмышның, чит җирләрдә җирсеп сагынуыннан уелган яра урыннары алар.
Беренче тәэсирләрен җиңеп, үз-үзен кулга алды ул. Һәм барларга кереште: авылдан кемнәр киткән, кемнәр калган... Өске урамда Кәрам абыйлар урыны бушап калган. Ат караучы иде. Ат җене кагылган кеше. Менә сиңа мә, Кәрам абыйлар нигезе бушаган... Миңзифа апа, Мәрьям апалар да сынган булып чыга — сугышта ирләрен югалтып, мәңгелек толлыкка дучар ителгән хатыннар...
Янәшәдә кырмыска оясы булган, күрәсең, тынгысызланып, аяк-кулларын сыпыргалап алды ул. Кырмыска гына булса икән, Мөгътәсим абыйлар нигезе дә ятим түгелме соң?! Җиде кыз үсеп килә иде ул нигездә. Иң олылары, Миңсылу исемлесе, Гыйлемханнан яшь ярымга гына кече. Димәк, Миңсылу да киткән булып чыга. Ә аның Миңсылу тормыш корган, балалар үстергән йортның тәрәзә йөзлекләрен генә булса да урамнан бер күреп узасы килә иде...
Әле һаман авылның чит-читләрен күзәтә иде Гыйлемхан, туган нигезгә күз төшермәскә тырышты моңарчы. Көтеп алынган бәхетле мизгелне беразга гына булса да кичектереп торырга ниятли идеме, әллә киресенчә, ул тарафка караудан курыктымы... Моңаеп утырган иске җимерек йортны яисә шул йорт торган урындагы буш нигезне күрергә әзерләнгән иде ул. Кырык ел чамасы элек тәрәзәләренә үзе такта кадаклап киткән, канаты салынган коштай бераз чүгә төшеп аны озатып калган иске йорт күренмәде. Аның урынына алты почмаклы яңа йорт калкып чыккан. Үз күзләренә ышанасы килми торды бертын. Аның саен вак кырмыска тынгылык бирмәде, аяк-кул белән генә чикләнмичә, берничәсе яка эченә үк үрмәләргә өлгергән иде инде. Ул да түгел, кул аркасын артыш куагы чәнчеп алды...
Юк, туып-үскән нигезенең буш торуын, җимерек каралты-кураларның сыкрау авазын ишетергә теләмәгән иде ул. Әмма кемдер, башка чит бер кеше, аның туган нигезенә күз явын алырлык йорт салып чыгар дип тә башына китермәде.
Авылга кайткач кемгә төшү, кайда тукталу хәл ителмәгән иде әле. Аяклар туган нигезгә каерды. Су буеннан күтәрелгән тыкрыкның уртасыннан җәт-җәт атлап менде ул. Бер кулына олы кара чемодан, икенчесенә өстендәге костюмын салып тоткан. Гүя аны аяклары түгел, күзгә күренмәгән могҗизалы канатлар, җан ашкынуы алып бара. Авылга килеп чыккан сәер юлчыны танырга теләгәндәй, тәрәзәләргә капланып калган хатын-кызда да, үзе артыннан ияргән малай-шалайда да гаме юк иде аның. Әнә, тагын бераз, тагын ике-өч йорт үтәсе дә аннан... Ул туган нигез бусагасында булачак. Төшләренә кереп йөдәткән нигез бусагасында...
— Абзый кеше, сиңа нәмә кирәк? — дигән сораудан сискәнеп китте ул.
Гыйлемхан, карашын чиксезлеккә текәп, койма читендә үсеп утырган карт каен кәүсәсенә сөялеп тора иде. Әтисе яшь чакта утырткан өч каенның берсе... Фронттан кайгылы хат килгәч, шушы каен төбендә үскән бәбкә үләннәрен тырный-тырный үксегәне хәтерендә. Көтү каршылаган чакта шул каеннан чыбык сындырып алганы өчен югары очның Расих малае белән борын җимергәнче әүмәкләшкәне... Әнисенең: «Каеннар әтиеңнең төсе», — дигән сүзе...
— Абзый дим, сиңа дәшәм, син чукракмы әллә?! — дип дәште аңар янә теге тавыш.
Капка төбендә шырпы кабыннан китеп алынган чыра белән теш каезлап торган бу ир уртасы кешене Гыйлемхан танымады. Шуңа ни дияргә белмәде, әле үзенең аяк очына, әле ялгыз каенның бирчәеп чыккан калын-кара кайрыларына карангалап торды.
— Чукрак кына түгел, телсез дә ахры... — дип сөйләнде капкадан чыгучы, үзалдына. Гөманлавының дөреслегенә шиге калмаган иде, күрәсең. Шулай да, Гыйлемханның карашыннан күпмедер сынау төсмере сиземләп, бу юлы инде тавышын күтәрә төшеп, тагын дәште:
— Нәмә кирәк дим?... Чукрак что ли?... Русчасы чамалы булгангадыр, аның сүзләре бу юлы бермә-бер дорфарак яңгырады.
— Өч каен иде, икесен кая куйдың? — дип, сорауга сорау белән җавап кайтарды Гыйлемхан. Җаныннан саркып чыккан иң авыр сорау иде бу.
Хуҗа кеше каушый төште, хәтта теш казый торган чырасын теленә ябыштырып төкерде. Күрәсең, көтелмәгәнрәк булып чыкты сорау. Ул бит аны телсез-чукрак бер чит кешегә чыгарган иде. Ялгышкан түгелме? Теле дә бар, ишетә дә икән бит. Өстәвенә, әллә кайчан кискән, онытылган каеннарны таптырып маташа. Сәер кеше булып чыга түгелме соң әле бу?...
Хуҗа кешенең бермәлгә югалып торуыннан файдаланып, Гыйлемхан аңарга үз сүзләрен кире кайтарды:
— Синнән соравым... Нәмә кирәк? Чукрак что ли?...
Ирексездән, икәве берьюлы елмаеп куйдылар. Уйламаганда-көтмәгәндә килеп чыккан бу шаярту хуҗа кешегә ошап китте ахры, шундук кулын сузып, Гыйлемхан каршына исәнләшергә килде ул.
— Исәннәрме, абзый кеше?! Нәҗип булам. Бригадир.
— Әйбәт кенә, энекәш, аллага шөкер. Гыйлемхан. Үзем пенсионер.
— Ә-ә, — дип, һава иснәп куйды хуҗа кеше, төс-кыяфәтенә «әллә кем түгелсең икән әле...» дигән бер мәгънә чыгарып. — Җил сугарып, корыны бушка аударып йөрү инде, алайса?... Тә-әк, — дип сузып куйды шундук, алдагы сүзләренә җавап кайтарыр ара калдырмыйча.— Кай яклардан җил ташлады, пенсионер абзый? Ниләр кырып, ниләр майтардыгыз инде?...
Хуҗа кешенең үз-үзен тотышы, аның сүз сөреше сару кайнаткыч иде. Мыскыл катыш бирелгән сораулар да күңеленә барып тимәде түгел. Шулай да туган авылына кайтып, анда очрап сүз кушкан беренче кеше белән үк ачуланышу башка сыймый. Кешесе дә килде-китте түгел, аның туган нигезенә хуҗа булып калган... Булдыра алганча тыныч һәм ипле итеп җавап кайтарырга тырышты Гыйлемхан:
— Кемерово дигән җирне ишеткәнегез бардыр?... Шахтада эшләдем. Соңгы арада, җир өстенә күтәрелгәч, балта-пычкы тоткаларга туры килде.
— Шахтер, димәк, — дип җанланып китте хуҗа кеше, — нигә аны баштук шулай димисең? Балта-пычкы, имеш... Пенсионер, имеш... Пенсионер дигән сүз юк авылда. Җегәре бар һәркем эштә безнең. Карты-яше дөнья куа. Пенсия алам дип, кул кушырып утыручы юк. Шахтер!... Менә монысы башка нәрсә. Шахтерлар почетта!
— Алай икән...
— Ай-һай, чумадан зур синең, — дип, каен төбенә таба ымлады хуҗа, аның саен сөйләшәсе, төпченәсе килеп, һәм бөтенләй уйламаган җирдән, серле генә күз кыса төшеп, сорап куйды. — Акчамы?...
— Анысы да бар...
— Шахтерлар акчаны көрәп ала диләр шул...
Ни дияргә белмәде Гыйлемхан, дәшми калу иде уенда. Әмма авызын ача төшеп үзенә текәлгән, җавап көткән хуҗаның күзләрендәге ихлас, балаларча кызыксынуны күргәч, дәшми булдыра алмады.
— Шахтермы?... Акча түгел, күмер көри шахтер.
— Ну, күпме?... Әйт, шулай да күпме төшә?...
Җавап бирмәсәң, менә хәзер буылып үләм дигән сыман кабаланып, сусап көтә иде хуҗа кеше җавапны.
— Күпме дип... Әйбәт кенә эшләп килгәндә дүрт йөз чамасы чыгып бара иде үзе...
Бригадирның исе китмәде андый акчага, күбрәкне көткән иде булса кирәк, кулын гына селтәде.
— Шул тикле җирләргә китеп йөрмәсәң дә эшләп була ич аны. Әнә, минем олы малай Чаллыда эшли, кечесе авылда, комбайнда, билләһигазим, синнән ким алмыйлар. Хатын сыер сава, үзем бригадир, — дип, янә үзенең кемлеген, күкрәк какмаса да, масаю катыш горурлык белән искәртергә кирәк тапты. — Айга шул, уртача, мең тирәсе кайтып тора. Бәрәңгесе, яшелчәсе бакчадан, тегесен-монысын да сатып алмыйсың... Ә инде ит-сөт дисәң... — Мәгънәле генә пауза ясап, муеннан дигәнне аңлатты, бармагы белән ияк турыннан аркылы сызып күрсәтте. — Ну, калганын, калганын сатабыз. Ел тәүлегендә бер-ике төшәдер анысыннан да. Җитә шунда, безгә, мужик халкына...
Сөйләгәннәренә таң калып тыңлаганны, шаккатканны, тел шартлатканны көтә иде бугай хуҗа кеше. Гыйлемханның исе китмәде. Авылда тормышның бөтәя баруын ул болай да чамалый иде. Бригадирның сүзләрен бүлдереп тормады, баядан бирле тел очында торган соравын гына бирергә ашыкты:
— Каеннарның башка икесе корыдымы?
Янә, каян белә соң әле бу чит-ят кеше аның койма читендә үскән каеннарның исәбен, дигән уй кузгалып алды бригадирда. Югыйсә төпләрен куптарып атканга да биш былтыр. Авылга килгән-киткән кешегә охшамаган, танымаса, төсмерләр иде югыйсә...
— Корымады. Кистем, — диде ул, дорфа гына, үзенең берни аңлый алмавына кәефе кырылып.
— Ничек? Ничек кистең?!.
— Менә болай, мототопычкы алып чыктым да газга бастым. Шалт бер каен, шалт икенчесе... Өченчесенә өлгерә алмый калдым... Кече малай җылап кайтып керде. Бәләкәй иде шул... «Тимә каенга, — ди. — Мин бит аның әкәен яратам», — ди... — Һәм, ниһаять, кызыксынуы чамадан ашып, сорарга мәҗбүр булды ул: —Билләһигазим, дим, абзый кеше, син ул каеннарның өчәү булганын каян беләсең?
Тирән сулыш алды Гыйлемхан:
— Сиңа ни зыяны тиде ул каеннарның? Ничек кул күтәрдең, ни дип кистең син аларны?
Сорауның болай куелуы тәкәббер хуҗага ошап җитмәде әлбәттә.
— Нәмә утырту, нәмә кисү минем эш, абзый кеше. Үз хуҗалыгым. — Ә тагын бертын уйланып торгач, ачыклык кертергә кирәк тапты: — Каен да булдымы агач?! Аңардан кем файда күргән... Мужик кына булсак та, беләбез... Ну, алмагач яки чия булса, агач башка — эш башка ул чакта. Ашап та, сатып та була аларын. Каен... ул нәрсә? Күз көеге. Башка берни түгел, урманда да үстермиләр ич аны хәзер... Утынга дисәң инде... Утынга бара. Теге икесен мин аның шулай иттем дә. Мичкә яктым. Вәссәлам! Ә хәзер утын кирәкми. Газ!
Хуҗа кешенең теленә салынырга яратуын Гыйлемхан чамалап алган иде инде. Әмма әлегәчә төшенә алмый газапланды: бу аның үзенә күрә мин-минлегеме, әллә аны үртәргә маташуымы? Шулай да, сүзне икенчегә бору уе белән, хуҗаның салпы ягына салам кыстырырга булды:
— Өйнең шәбен салгансың бит, ә?!
Күз алдында үзгәреп, балкып китте хуҗа. Авыз читләре җәелә төшеп тартышып-тартышып куйды, күзләренә очкын йөгерде, һәм әлеге көтелмәгән борылыштан, ни дияргә белми, югалып йомшарып калды.
— Әллә ошады? — дип сорап куйды ул, үзе дә белешмәстән. Ләкин бу халәт озак дәвам итмәде, үзен кулга алырга өлгерде бригадир. — Мужик кына булсак та, үзебезгә күрә ярап тора шунда.
— Бер дигән ич. Авылда бер дигән йорт...
— «Авылда бер» дип, абзый кеше, арттырып җибәрәсең анысы. «Авылда бер» кирәк түгел безгә.
— Йортың әйбәт, Нәҗип. Мин аны авылга кергәнче үк, тау башыннан ук чамалап өлгергән идем...
— Юк, абзый кеше, безгә авылда бер дигән йорт ярамый, һәрнәрсә дәрәҗәңә күрә булырга тиеш. Әйтик, председательнекеннән уздыра аламмы мин?.. Ярамый! Ярамый, абзый кеше! Председательнеке — персидәтелчә, бригадирныкы бригадирча булырга тиеш. Миндә өйнең сигез тәрәзәлесе булса, аңарда —уникеле. Аңарда «Волга» икән, миңа «Жигули» да җитеп ашкан. Чама белү зыян итми, юкса...
— Шулай укмы?...
— Айдан төшмәгәнсең ләса... Я, әйт, кайда, кайсы авылда, кайсы шәһәрдә, кайсы илдә нәчәлник кешенең үзеннән уздыручыны ошатканы бар? Син теге, мужик дигәч тә, безне наданга чыгарма, абзый кеше. Без дә алны-артны аерырга өйрәнгән.
— Ә менә безнең шахтада... — дип, чынлап фикер алышырга керешкән иде Гыйлемхан, сөйләргә ирек бирмәде, ярты сүздән бүлдерде аны хуҗа кеше:
— Беләм, абзый кеше, беләм... Шулай кыланып авторитет яуларга йөрүчеләрне дә беләм. Урламый, эчми, хатын-кыз белән дә чуалмый дип әйтәсең килә... Бәлки, эшкә дә җәяү йөри торгандыр әле?.. Ишеткән бар андыйлары турында да... Ләкин ни өчендер бераздан аларның теге тимер ящикларыннан, сейф диләрме әле, алтын килеп чыга. Әнә безнең районның теге ни начальнигы да җиде-сигез ел үтүкләнмәгән костюмнан йөрде...
Нәҗипнең яман «чире» — әңгәмәдәшенә башлаган сүзен әйтергә ирек бирмичә ярты юлда бүлдерү гадәте Гыйлемханга да күчеп өлгерде ахры... Ул да, аның ни сөйләячәген алдан ук чамалап (хезмәт урыныннан яман файдаланып, ниндидер махинацияләр юлы белән шыпырт кына, яшертен генә еллар дәвамына байлык туплап яткан адәм затлары очраштыра ич кайда да), сүзгә ялганырга ашыкты.
— Бар, Нәҗип дус, кызганычка каршы, андыйлар да бар. Ә менә бөтен җитәкчене бер чыбыктан сөрүең ошап җитми миңа...
Өлкән кешенең үзенә хөрмәт белән дәшүе бригадирга тәэсир итми калмагандыр. Ул да, бер генә тапкыр булса да, үзенең килешкәнлеген белдерүдән тайчанмады.
— Юк, мин әйтмим, бөтенесе бер чыбыктан сөрелгәндер дип... Үзебезнекеләрдән чыгып кына фикер йөртәм. Бардыр... Тик менә аның нәчәлниге рәтле булса, хатынын кая куясың? Ай-һай, яман да була соң нәчәлник хатыннары! Ир-ат мескен нишләсен, колак итен ашап торсалар, буйсынмый да булмый... Бер юрган астында йоклагач, кая барасың. Дөньяны бит, нәләт төшкән, шул хатын-кыз бутый аны...
Килешсә-килешмәсә дә баш кагып торды Гыйлемхан, бригадирның ихластан, чын күңелдән фикер уртаклашуы ошап китте күңеленә.
— Менә минекен генә алыйк, — дип дәвам итте Нәҗип. — Үзе болай, түрдәге креслога җәелеп утырып өйрәтүче дә булмасын ди... Эшен умырып эшли. Өйдә дә җитешә, ул кадәресенә тел-теш тидерә алмыйм анысы. Тик менә шул, нәләт төшкән дидем бит әле, өйрәтергә ярата. Йорт диде, йорт салып кердем. Капка диде, капкасын торгыздым. Машина да аныңча... Карар вакыты булмаса да, телевизор алдырды. Төслесен! Билләһигазим менә, маркаларына тикле белеп сөйләшә. Күрәсең, сыер имие тартканда да телевизор барлыйлар... Беркөнне әйтә: «Безнең завферма, ди, өй түбәсен калайдан яптырып куйган, ди. Буяп та җибәргәч, күз явын алып тора менә, ди. Ә син. бригадир булып та...» — ди. Шиферын куптарып, калайдан ябарга туры килде түбәне. Менә шулай, абзый кеше, башыңа төшсә, башмакчы буласың икән аны... Бүген иртән тагын яңалык алып кайткан: түбән оч бригадиры өй күтәрткән, ди. Безнекеннән биек түгелме, ходаем, ди. Шуны карарга чыгып бару иде дә, син очрадың...
Ни дияргә мөмкин, бәхәсләшеп тормады Гыйлемхан.
— Алай икән... — белән чикләнде һәм, китәргә җыенып, чемоданына үрелде.
Бригадир да сәгатенә күз төшереп алгач, кузгалырга итте. Шул рәвешле, хушлашырга да онытып, икесе ике тарафка китеп аерылышалар иде инде. Әмма тагын бер мәртәбә туган нигезенә күз салып алган Гыйлемхан дәшми булдыра алмады:
— Нәҗип дус, тәрәзәләрең йөзлексез түгелме соң?...
Әле беренче күрүдә үк, бу йортның кайсыдыр ягы күңеленә бигүк ятып бетмәгәндәй тоелган иде аның. Әмма кай ягы килеп җитмәгән, шушы вакыткача ачык кына төшенә алмый тора иде. Баксаң, тәрәзәләр йөзлексез икән. Дүрт яктан дүрт такта кадаклап куйганнар да, вәссәлам.
— Нәрсә, минем тәрәзәләргә нәмә булган? — дип, берни аңышмый туктап калды хуҗа кеше.
— Тәрәзәләрең йөзлексез икән ич.
— Ул ниткән йөзлек тагын?.. Йөзлекнең мин кыштырдап торганын гына беләм, — дип, үзенең тапкырлыгыннан кәефе булып, елмаеп җибәрде ул.
— Тәрәзәләрнең чит-читләрен бизәкләп эшлиләр... Йөзлек диләрме, кашагамы, наличникмы — хикмәт исемдә түгел.
Хуҗа кеше берни аңламыйча карап торды-торды да кул селтәде.
— Хет син катырма инде башны... Кешенекеннән ким түгелме? Түгел! Нәмә кирәк тагын... Хуш, абзый кеше, хуш! Бар, юлыңда бул...
(Дәвамы бар.)
Фото: tatar-inform