(Дәвамы.)
36
Гəүдəсенə ятып, килешеп торган ачык зəңгəр костюм
кигəн, тыйнак кына бизəнгəн Фəридəнең янəшəсенə килеп
утырган кыска гына буйлы хатынкай аның нəкъ капма-
каршысы иде. Мода буенча “баскыч-баскыч” киселгəн
чəчлəре, йолкынып бетə язган нечкə генə кашлары, сипкел-
ле борыны, яшьлəрчə киеме аны үсмергə охшатып тора.
Ул килеп утырып бетə алмады, муенына асылган телефо-
ны шылтырый башлады. Хатынкай, заманча кыска-кыска
гыйбарəлəр белəн кемгəдер җаваплады да, авызындагы
сагызын, тирə-якка хуш ис таратып, тəмлəп чəйни-чəйни,
Фəридəгə кулын сузды:
– Сəлам! Таныш булыйк, бəлки, кирəгең чыгар. Света,
Светик-семицветик, “Оек-колготки” кибете, – диде. Фəридə,
елмаеп, аңа таба борылды.
– Дарина. Туңдырмалар, – дип, Светаның үзе кебек,
кыска итеп җаваплады.
– Урамдамыни? – дип, бəлəкəч борынын җыерды хатын-
кай.
– Юк, кафеда. “Əкиятле туңдырма” дип атала.
– Ə-ə-ə, ишеткəн бар. Ə менə кергəн юк əлегə. Вакыт
тар. Тагын берəр егет тотсам, синең кафега барам. Яме?
Чакырырсың!
– Кил. Хəзер үк килсəң дə була.
– Юк, үземнең кесəдəн кафеда ашап йөргəн юк. Берəр
егетне элəктергəч, сугылырмын, – дип җаваплады Света,
чəйнəвен дəвам итеп. – Ə бу форумда нишлилəр? Ел саен
була микəн?
– Белмим. Мин дə беренчегə килдем.
– О-о, димəк, без синең белəн яңа кешелəр. Шəп! Ə мон-
да яхшы гына ирлəр дə күренгəли, – дип, тирə-якка ымла-
ды хатын. – Тотабызмы берəр егет?
Фəридəнең аптыравын күреп:
– Ярар, ярар, шаярттым. Ир кайгысы юк əле. Бəйрəм
алдыннан кыйммəтле оекларның тагын бер яңа партиясен
алып кайтырга кирəк. Үтə торган чагы. Их, вакыт əрəм итеп
нигə генə килдем шушында?! – дип сөйлəнə бирде Света.
Төмəн эшкуарлары форумында кешелəрне танып
бетмəсəлəр дə, Света белəн Фəридə яңа законнар, са-
лым түлəү үзенчəлеклəре, яңалыклар турында ихлас
тыңладылар. Еш телгə алынган Абдуллин, Сакаев,
Тимофеев дигəн фамилиялəр белəн кызыксындылар.
Ə Фəридə исə “татарлар да бар икəн”, дип уйлап куйды.
Азактан эшкуарларны “Төмəн чибəре” хəйрия акциясенə
чакырдылар.
Форумда катнашучылар өчен төшке аш та əзерлəнгəн
икəн. Китəргə кузгалган Фəридəне, Света бик тиз кире уй-
латып, ашарга алып кереп китте.
– Бушка биргəндə ашарга кирəк. Əнə үзлəре, “хəйрия ак-
циясе” дигəн булып, без эшлəп тапкан акчадан файдала-
налар əле, – дип аңлатты.
Ризык гади генə булса да, тəмле пешерелгəн, зəвыклы
бизəлгəн иде. Гөмбəле салатны ашаганнан соң, кызды-
рылган балык, бəрəңге салынган савытка үрелгəн Света
белəн Фəридəнең игътибарын, ирексездəн:
– Сака! Сака! Ничə ел күрмəдем! Бу мин – Борька. Əллə
танымыйсың, картлач?! – дип, əллə каян кычкырып, кул-
ларын җəеп килгəн ирнең көр тавышы җəлеп итте. Əллə
күптəнге дустын күрүгə артык исе китмəгəн, əллə үз кай-
гысына баткан кырык яшьлəр чамасындагы моңсу караш-
лы ир ярык барабан кебек шаулаган Борька белəн тыйнак
кына исəнлəште, кочаклашты да дустының тел чарлага-
нын сүзсез генə тыңлый башлады. Ə тегесе моңа артык
игътибар итмичə:
– Сака! Кара əле, Сака! Нинди яшь кызлар! Мин
нишлəптер боларны белмим. Əйдə танышабыз, əйдə, əйдə,
– дип тарткалап, иптəшен Фəридəлəрнең өстəле янына
алып килде. Үзен уңайсыз хис иткəн хатын Светаның кояш
кебек елмаеп, кыска җирəн чəчлəрен төзəткəлəп ирлəрне
көткəнен күреп, сүзсез калды. Ирлəрнең өстəл янына ба-
суын көтеп кенə тордылармыни, əллə каян кыска күлмəкле
ике официант кыз пəйда булып, өстəлгə ризыклар тезеп
куйдылар.
– Борька. Сака, – дип, шаярып кына таныштырды үзлəре
белəн теге шаталак ир.
– Светка. Даринка, – дип кыланчыкланып җаваплаган
булды Света.
Күптəнге танышлар кебек, дөньяларын онытып юк-
бар турында сөйлəшергə керешкəн Борька белəн Света
янында Фəридə үзен уңайсыз хис итте. Тиз генə ашаш-
тырып моннан таярга уйлаган хатын уртада торган чəйгə
үрелде. Фəридəнең салкын бармаклары бер мизгелгə
Саканың җылы кулы белəн очрашты. Ул да чəйгə үрелгəн
иде. Хатынның тəнен яшен чаткылары чеметеп үтте.
Каршыдагы күзлəр, чиксез аптырап, кинəт кулын тартып
алган Фəридəгə төбəлгəннəр иде.
Фəридə, уңайсызланып, ишетелер-ишетелмəс саубул-
лашты да ишеккə юнəлде. Ирнең җылы карашы аны оза-
тып калды.
37
Туңдырма ярата торган балалар арасыннан күпме эзлəсə
дə, Фəридə Əдилəсен таба алмады. Зур Төмəндə мон-
дый бəлəкəй генə кафеларның күплеген дə белə дə соң…
Өметлəренең сукыр, эзлəүлəренең бушка гына икəнен дə
акылы белəн аңлый. Тик туктаусыз əрнегəн йөрəге аны
һаман һəр баланың йөзенə текəлеп карарга мəҗбүр итə.
“007” номерлы “Тойота”ны да эзли ул. Светофорларга
туктаган саен, юлларда, урамнарда йөргəн саен. Суларга
төштемени баласы?! Əллə шул чүплеккə кирегə барып
элəктеме соң? Өметен җуеп, төшенкелеккə бирелгəн ча-
клары да күп. Əдилəсенең очып биегəнен төшендə күреп
уянган таңнарда мендəре яшьлəреннəн чыланып бетə.
Бəлəкəй генə бер фотосы булса икəн дə бит! Болай кемне
эзлəгəнеңне дə аңлата алмагач, беркемгə сөйлəп тə, чи-
шелеп тə булмый.
Кызы өчен куркулар Фəридəнең уйларын чүплек та-
рафларына алып китə. Ул үзенең мескен чагында да җир
йөзеннəн шул пычраклыкны, түбəнлекне себереп түгəргə
хыялланып утыруларын еш искə ала. Бүген ул иректə.
Ашарына, кияренə бар. Чүплектəге Фəридə күз алдына да
китерə алмаган эше, бəлəкəй генə булса да яшəр урыны
бар. Димəк, хыялларны чын итү юлларын эзлəргə дə ва-
кыттыр. Лəкин хатынның чүплек шайкасын юк итү турын-
дагы уйларын Салих абыйсы бик сагаеп кабул итте.
– Кирəкмəгəн эшкə тотынырга ниятлисең, сеңлем, – диде
ул бу турыда ишеткəч тə. – Синең генə кулыңнан килə тор-
ган нəрсə түгел. Башыңнан алып ташла бу уеңны!
– Мин дə тотынмагач, кем башлар соң бу эшне? Бар
кеше дə тыныч кына, үзен кайгыртып кына яшəсə, рəхəт
һəм җитеш тормыш белəн беррəттəн җир йөзендə кур-
кыныч кешелəр оештырган чүплек тəртиплəре дə ба-
рын күрмəмешкə салышса, чүплек кануннары, безнең
күңеллəргə дə үтеп кереп, балаларыбыздан, асылыбыздан
яздырып, үзенең баткагына тартып алырга да күп сорамас
бит, Салих абый? Шушы баткактан үзем исəн, акылым аек
килеш котыла алганмын икəн, минем бу турыда уйлан-
маска, кул кушырып утырырга хакым бармы соң?! Бер
кеше дə ул түбəнлеккə үзе телəп төшмидер бит? – Фəридə
ялварулы карашын абыйсыдай күргəн кешесенə төбəде.
– Чүплек шайкасы куркыныч, ə безнең дөньяда бары-
сы да яхшыдан яхшы, бар нəрсə дə гаделлеккə корылган,
дисеңме?
– Димим. Белəм мин сезнең ни əйтергə телəгəнегезне…
– Чүплектəге срогы чыккан товарларны сатып, Митька
берүзе генə туенып ята дип уйламыйсыңдыр бит? Чүплеккə
каршы көрəш ачып, син, иң беренче чиратта, безнең
дөньядагы кемгəдер комачаулаячаксың. Митька Төмəндə
ниндидер көчле бəндəлəр белəн бəйлəнештə тормаса,
аның эшчəнлеге ул тиклем киң колач алмас иде. Син бу
хыялый уйларың белəн үзеңнең дə, балаңның да гомерен
куркыныч астына куясың…
Шулай диде Салих абыйсы. Аңламыймы соң боларны
Фəридə? Аңлый. Курка. Тик уйларыннан гына кире кайта
алмый… Һəм ул эшкə кереште. Кичлəрен кафега ял итəргə
килгəн яшьлəр арасында Фəридə күп фикердəшлəрен тап-
ты. Чүплекне тəртипкə салу башлангычын яклап йөзлəгəн
имза җыелды. Тиздəн бу турыда шəһəр гəзитлəрендə язып
чыктылар. Фəридə үзен канатлангандай хис итте…
Тик Салихның кисəтүлəре юкка булмаган икəн шул.
Беркөнне Фəридəнең кафесы белəн янəшə генə тагын бер
туңдырма сату урыны ачтылар. Хакын кимрəк куеп, шуның
белəн бөтен халыкны җəлеп итеп, тиз арада уңышлы
сату итə башладылар. Əкиятлəр дə Фəридəнең хəлен
җиңелəйтмəде. Кайчан гына шаулап торган кафесы да,
тормышы да бушап калды…
38
Ялгызы телевизор алдында утырган Сания Галимовна,
кулындагы пультның əле бер, əле икенче басмагына ба-
сты, тик экранда күрсəтелгəн вакыйгалар эченə кереп китə
алмады. Бераздан көрсенеп, телевизорны сүндереп куй-
ды да, башын диванның артына салып, уйларына бирел-
де. “Сəер, нəрсəдер сəер бу өйдə. Элек шома песи кебек
ярарга тырышып йөргəн кияү балакайның да башы аска
иелгəн, авызыннан бер сүз алып булмый. Рəкыя, килеш-
тереп: “Матик, Матигым!” – дип кычкырып йөргəн була да
ул. Җитмəсə, бу бала… Кыз алдык дип шылтыратмады-
лар, киңəшлəшмəделəр дə. Бигрəк сөйкемле, тəртипле
бала, тик артык уйчан. Песидəн куркып, тишеккə кач-
кан тычкан баласы кебек, үзенең бүлмəсеннəн чыгарып
та, сөйлəндереп тə булмый. Шулай берни белми кайтып
китəргə калыр микəнни? Инде хəтсез торылды, кайтырга
да вакыт”.
Элек тə кызы белəн ачыктан-ачык сөйлəшеп карама-
ган ана кешегə беренче булып сүз башлавы, кызын эш-
лекле кыяфəт белəн тегендə-монда йөрүеннəн тукта-
тып, сөйлəшүгə чакыру ифрат авыр иде. “Марис белəн
киңəшлəшсəм, яхшырак булыр. Аның белəн бер-беребезне
ярты сүздəн аңлый торган идек…” – дип, бер карарга
килгəн карчык, урыныннан торып, сумкасын алды да киенə
башлады:
– Марис! Кияү! Əйдə əле минем белəн! – диде.
Күзлəренə чыккан куркуын яшереп өлгерə алмый,
бүлмəсеннəн йөгереп чыккан кызы, тотлыга-тотлыга:
– Кайда, кайда барасыз? Əни, синең белəн мин үзем дə
бара алам. Матикның вакыты юк бит аның, – дип, җыена ук
башлаган иде дə, кырыс холыклы əнисенең:
– Картайсам да, юлəрлəнмəдем əле. Əдилə белəн дə
урамга чыгарга ярамый, кияү белəн дə. Нəрсə, үз өемдə
мине тоткын итəргə булдыңмыни? Үзем сайлаган кияү, кай-
да телим, шунда барам! Əнə, кызыңны кара, елмая да бел-
ми балагыз, – дип, турыга əйтеп салган ачулы сүзлəреннəн
куркып, туктап калды. Мариска ялварулы караш ташлады
да бүлмəсенə кереп китте.
Аллея буйлап озак йөрделəр, туктап-туктап сөйлəштелəр
кияү белəн əби кеше. Түзүнең чигенə җиткəн ир, əлегедəн
дə начаррак булмас, дип, бөтен йөрəген чишеп салды
дөнья күргəн карчыкка. Үзен ятьмəдə чəбəлəнгəн ба-
лык кебек хис иткəн Марис Рəкыяның əнисеннəн аңлау
көтмəде, əлбəттə. Тик бу тормышта моннан ары болай яши
алмаячагын белгəнгə күрə, аның башкача юлы да, югал-
тыр нəрсəсе дə юк диярлек иде. Гаилəдə бəйлəп тотканы
– Əдилə, Əдилəгə булган кызгану хисе, кайгыдашлык.
– Мин болай яши алмыйм. Əлбəттə, күпме кирəк, акча
калдырам. Рəкыяның тормышын əлегəчə дəвам итəр.
Тик… Тик менə Əдилə генə… Тышка да чыгармый бит ул
аны. Саргаеп кипте бала. Нишлəтергə аны? Кая итəргə?
– Ир, ике кулы белəн башын тотып, эскəмиягə утыр-
ды. – Эндəшегез əле берəр сүз! Тиргəгез, ичмасам! Нигə
дəшмисез, Сания Галимовна?
Ишеткəн хəллəрне башына сыйдыра алмаган карчык:
– Дəшеп булырлыкмы соң? – дип, сорауга сорау белəн
җаваплады да тəмам сүзсез калды. Аннан, һушын җыеп:
– Бар. Бар үз эшең белəн. Уйларга вакыт бир. Үзем
əйтермен җавабымны. Бар, – диде.
Аяклары өшеп, аркасын суык алганчы утырды ул карлы
эскəмиядə. Ашыкмый гына төшкəн кар бөртеклəренə дə,
кешелəргə дə, вакытның узуына да игътибар итмəде.
Өшеп, сөмсере коелып, ялгызы өйгə кайтып кергəн
əнисен күргəн Рəкыя барын да аңлады. Əнисенең əрнүле
дə, шелтəле дə күзлəре, инде җəнҗал куптарырга соңлыгын
аңлап кысылган иреннəре аның əлегə тиклем тыеп тоткан
куркуларын, шиклəрен, ачуын кабартты, җанын ярсытты.
Рəкыя калтыранган куллары белəн күлмəген өзгəлəргə то-
тынды. Аннары үзен үзе тыя алмый кычкырырга кереште:
– Нəрсə, син дə мине гаеплисеңме? Мине йөрəксез,
рəхмəтсез, булдыксыз, юньсез дисеңме? Үзеңне, үзеңне
бигрəк яхшы, үрнəкле ана дисеңме əллə? Син бөтенлəй
ана түгел, белəсең килсə! Əнə – телевизор белəн видео
ул минем əти-əнием! Алар сөя белмəсəлəр дə, сөйлəшə
белəлəр. Нинди яхшы ир табып бирдем дисеңдер əле? Ə
миңа ир кирəк идеме соң – сорадыңмы? Мин ир турын-
да нəрсə белə идем? Мин ирлəр күрмəдем шул. Ирлəр,
сөяркəлəр буенча син бит спец! Хəзер барысына да мин га-
еплеме? Минем кебек ямьсезне, юньсезне кем үстергəнен
оныттыгызмы? Бар нəрсə дə синеңчə булырга тиешме?
Юк шул инде, бетте! Биздем, берегез дə кирəкми, китегез!
– дип бəргəлəнгəн хатын тəмам исəрлəнеп көлəргə, кинəт
егылып идəн буйлап аунарга тотынды. Бүлмə ишеген сы-
зык кына ачып карап торган Əдилə, Сания Галимовнаның
йөрəген тотып акрын гына идəнгə чүгəлəгəнен күреп, тиз
генə ишеген япты да, яшергəн урыныннан алып, телефон-
нан шылтыратырга тотынды. Марис абыйсы əйткəн “чиктəн
тыш авыр очрак, авыр хəл” шушыдыр инде ул.
— Тизрəк, тизрəк кайт!.. – дип пышылдады баланың
иреннəре.
(Дәвамы бар.)