Чәчмә әсәр
1 Июля 2024, 18:19

Дилә БУЛГАКОВА. Фәрештә апа

Тәнем чемердәп куйды. Нәнәем әйткәне дөрес икән ләбаса. Аның изге кешегә фәрештә күренер дигәне рас булгач, мин дә, димәк, әнә шундый изге кеше булам инде.

Дилә БУЛГАКОВА. Фәрештә апаДилә БУЛГАКОВА. Фәрештә апа
Дилә БУЛГАКОВА. Фәрештә апа

Җиләктән кайтып килә идем. Иген басуыннан ерак түгел ачык яланда алсу күлмәкле, ал алъяпкычлы бер апаны күреп калдым. Башына чөеп кенә бөрчекле ак яулык бәйләгән. Фәрештә апа бит бу, дип уйладым шунда ук.

Тәнем чемердәп куйды. Нәнәем әйткәне дөрес икән ләбаса. Аның изге кешегә фәрештә күренер дигәне рас булгач, мин дә, димәк, әнә шундый изге кеше булам инде.

Фәрештә апа яулыгын башыннан салды да зыр итеп әйләнергә, тыпырдатып биергә тотынды. Үзе җырлый да иде бугай.

Бераз карап тордым да, аңа күренмәскә тырышып, авылга таба йөгердем. Җилдереп кайтып җиткәч, өй тупсасын атлап кермәстән үк: «Нәнәкәем, беләсеңме, мин чын фәрештәне күрдем, ул шундый матур бер апа икән!» – дип кычкырдым. Нәнәем өстәл янына алып кайткан җиләк белән тәмләп чәй эчәргә утырткач, аңа барысын да бәйнә-бәйнә сөйләп бирдем.

Иртәгәсен ни өчендер басу читендәге җиләкле аклан үзенә тартты. Нәкъ кичәге вакытта фәрештә апаны күрергә йөгердем. Ни күзем белән күрим, фәрештә апа бидон күтәргән килеш чабынлыкта тасма-тасма булып сузылып яткан печән тезмәләрен үтеп, җырлый-җырлый наратлык кырындагы комбайн янына юнәлде.

Штурвал артында утырган агай, фәрештә апаны күреп алу белән, комбайнны туктатты. Җиргә сикереп төшкәннән соң ул бидоннан нидер эчте. Аннары алар, җитәкләшеп, безнең җиләкле акланга таба килә башладылар. Ә мин тын алырга куркып торам. Үлән арасына посып күзәтәм. Карый торгач, таныдым, барыбер таныдым үзләрен.

Фәрештә апа дигәнем – күрше малайның җиңгәчәсе Фатыйма апа, ә комбайнчы – аның ире Ирек абый булып чыкты.

Вәт ялгышканмын. Фәрештәне Фатыйма апа белән бутаганмын. Әмма ул вакыйгадан соң мин аңа Фәрештә апа дип эндәшергә гадәтләнеп киттем. Башка кызлар да, миннән күр-мәкче, Фатыйма апаны гел шулай атап йөртә башладылар. Ул чынлап та изге җанлы, фәрештәдәй нәфис, саф иде шул!

 

Фото Мунира ВАФИН.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас