(Дәвамы.)
Магнитофон тасмасыннан балалар җырлары яңгыраган кафеда,
пөхтə прилавка артында, Буратино киемендə басып торган Фəридə
һəр балага җылы сүзен табып, шаяртып эндəшə, туңдырманы нəни
кулларга тоттыра да түгəрəк өстəл янына озата. Сатып алучылар
сирəгəеп киткəндə, зыр əйлəнеп, уртага чыга, əкиятттəн өзеклəр уй-
нап, кунакларын көлдереп алырга да өлгерə.
Бүгенге тамаша бигрəк тə күңелле булды, чөнки аның үзенең дə
кəефе күтəренке. Эшли башлаганннан бирле кайтып күрə алма-
ган Илнуры белəн Кəтифə əбисе кунакка килгəн. Əнə, алар зəңгəр
өстəл янында утыралар. Илнурының ялтырап торган кара күзлəре
əнисендə, чырык-чырык көлгəн тавышы балалар чыр-чуына кушы-
ла. Алдындагы көнгерə формасындагы зəңгəр савыттан кавырсын
балкашык белəн əбисе аңа туңдырма ашата. Кəтифə карчыкның да
йөзендə канəгатьлек, күзендə балага булган чиксез ярату чагыла.
…Кич җитте. Бəлəкəчлəр акрынлап сирəгəйде, ə яшьлəргə əле
иртəрəк, аларның кафега күплəп килгəн вакыты соңрак, шəһəрнең
неон утлары кабынгач була. Фəридə прилавка алдын, бүлмəне
тəртипкə китереп, Буратино киемен салып, якыннары янына килеп
утырды. Улын кысып кочаклап, рəхмəтле күзлəрен Кəтифə əбисенə
төбəде:
– Ничек килə алдыгыз? Əй, сагындым үзегезне! Урыныма берəр са-
тучы тапсам, үзем дə кайтып килермен дип тора идем.
Фəридə сөйлəнə-сөйлəнə баласын сөйде дə сөйде. Акыллы күзлəре
белəн аны күзəткəн карчык:
– Йөгерəсең, кызым. Ябыккансың. Гел үзең дə үзең, барына да бер
кеше җитешеп бетəмени? – диде.
– Башта курыктым шул: акча җиткерə алмам, дидем. Хəзер халык
белде, күп йөри. Кеше куя алам инде. Тик менə кемне табарга? Вакыт
та юк. Кеше килеп кенə торгач, биклисе килми. Ярый əле туңдырманы
көн дə китереп бирəлəр.
– Болай үз-үзеңне бетерү ярамас, кызым. Аннан, бушрак булсаң,
эшеңне дə киңəйтергə мөмкинлегең булыр. Уйлаган нəрсəлəрең
бик əйбəт: балалар үзлəрен əкияттəге кебек хис итəлəр. Əкият
күлмəклəрен төнлə үзең тегəсеңдер əле, күзлəрең төпкə баткан бит.
– Барыбер йоклый алмыйм, Кəтифə əби, – дип авыр сулады Фəридə.
– Бердəн, Илнурымны сагынып үрсəлəнəм, икенчедəн, Əдилəм өчен
көям. Бəлки, “Əкиятле туңдырма кафесы” дигəн даным таралса, аны
да алып килмəслəрме дип өметлəнəм мин. Шуңа да бер
минутка да кафедан чыгып китəсем килми. Һəр килгəн ба-
ланы каршылыйм, күзəтəм.
– Əй, бала, бала. Шулайдыр дип уйлаган да идем. Болай
булмый. Үзеңне дə карарга кирəк. Бу төс-башың белəн
Митьканың эзлəп табарын көт тə тор инде. Безгə дə синең
җибəргəн азыгың кирəкми, үзең кирəк. Моннан соң атнага
бер кайтасың! Хəзер мөмкин инде – аякка бастың, – дип
сүзен əйтте дə кузгала башлады карчык.
– Син кая? Кайтырга түгелдер бит? – дип, куркулы
күзлəрен аңа төбəде хатын.
– Юк, юк, төнгə карап бала белəн юлга чыгаммы соң?
Хəзер Салих улыма барабыз да, синең эшең тəмамлануга
куна килербез.
Һаман да шакмаклы чана шəлен салмаган, йөзен
җыерчык каплаган, җиңел сөякле Кəтифə карчык белəн
акрын-акрын гына тəпилəгəн, чуктай киендерелгəн
Илнурын елмаеп озатып калды хатын. Əй, мəрəкə бер пар
иде алар! Илнурны бер җитəклəп, бер күтəреп атлаган кар-
чык кайчан барып җитəр икəн Салих улына? Монда тиклем
ничек килгəннəр диген əле?!
“Җитте. Алмашка сатучы һəм бер артист кирəк бу-
лыр. Кəтифə əби дөрес сизə, алырга мөмкинлегем бар.
Эшлəрем шулай җайлы гына барса, бер айдан тышта,
берəр паркта да сату урыны ачарга булыр. Җəйгелеккə”,
– дип уйлады Фəридə. Көзгегə карап, сылу гəүдəсенə
кигəн килешле чалбары, футболкасы өстеннəн алъяпкы-
чын буып, магнитофонга яшьлəр ярата торган көй куйды.
Бүлмəне тагын бер кабат күзеннəн кичерде: бар җирдə дə
тəртип, пөхтəлек, төрле төстəге чиста өстəллəр, җайлы
урындыклар. Һəр өстəл уртасында кирəкле төймəсенə
бассаң, җырлап, куллары, аяклары белəн биеп ала тор-
ган уенчыклар. Стеналарда, почмакларда, тəрəзəлəрдə
гөллəр. Түшəмдə төрле төслəре белəн бер сүнеп, бер ка-
бынып, балкып торган утлар..
Фəридə үзенең эш урынына килеп басты. Уенчык сыман
савытларны, калакларны читкə алып куеп, җыйнак кына
туңдырма савытларын алды, шоколадын, чиклəвеген,
джемын əзерлəде. Салих абыйсы биргəн акчага боларның
барысын да берəмлəп карап, күңеленə ошаганын эзлəп,
телəгəнен генə сатып алып җыйды Фəридə. Күмəртəлəп
сату базарларында, савыт-саба, җиһаз кибетлəрендə үтте
аның беренче атнасы. Ə соңыннан сатудан кергəн акчасы-
на төсле утларын, гөллəрен, балаларның да, яшьлəрнең
дə күңеллəренə хуш килерлек əйберлəрне җыйды. Төнлə
йоклар өчен үзенə бер бəлəкəй бүлмəне җиһазлады. Əйе,
мондагы һəрнəрсəгə Фəридəнең җаны кергəн, аңа барысы
да кадерле…
Кулга-кул тотынышып кафега кергəн парлар алышынып
торды. Талгын көй астында серлəшə-серлəшə, күзгə-күз
карашып, ашыкмый гына туңдырма ашаган, йə булмаса,
кызыкка күреп, бер-берсенə сый каптырып утырган пар-
ларга көнлəшеп карый кайчак Фəридə. Əллə көне буе
йөгереп арыган чагына туры килгəнгəме, əллə кичнең сих-
рилеге тəэсир иткəнгəме, шундый вакытларда аның да
көчле белəккə башын саласы, үзен жəллəтəсе, сөелəсе
килə. “Яраттым микəн мин элек? Кызым сөйгəн кешемнəн
микəн? Нигə йөрəгемдə бушлык соң? Əлегə тиклем бер ир-
егетне дə ошата алганым юк. Булды микəн элек мине
сөйгəн, саклаган, яклаган кешем? Ул əле бар микəн?”
– дип уйлаган Фəридə, күпме тырышса да, хəтерен кире
кайтара алмый, бары йөрəгендəге бушлыкка, ялгызлыкка
аптырый.
Тиздəн кафены ябар вакыт җитə. Кич эшлəвен өнəп
бетермəсə дə, Салих абыйсы көн дə, азынып-тузынып
йөргəн яшьлəр булыр дип шөбһəлəнеп, шоферын –
Вадимны кафе биклəшергə җибəрə. Баштарак Фəридəне
үзенə каратмакчы булып тырышкан Вадим, Фəридəнең
турыдан-турыга əйтеп баш тартуыннан соң, күпкə сузма-
ды, кафега кыска чəчле, бəлəкəй буйлы, гел елмаеп тор-
ган яшь кыз белəн килə башлады. Башта алар утырып
туңдырма ашыйлар, кеше беткəнен көтəлəр, аннан кафе-
ны биклəгəч, үз юллары белəн китəлəр.
Бүген Вадим чибəркəен түгел, Илнурны күтəргəн Салих
абыйсы белəн Кəтифə əбине ияртеп килеп керде. Егет,
хуҗаларча көр итеп:
– Дарина Руслановна! Сезгə кунаклар китердем! – дип
оран салды да, үзе яраткан джемлы туңдырманы алып,
көндəге өстəле артына ялгызы барып утырды. Җаваплы
эштə эшлəгəн Салих абыйсын Фəридə вак-төяк нəрсəлəр
белəн борчымаска, еш мөрəҗəгать итеп биздермəскə ты-
рыша. Баштагы ярдəме өчен дə мəңге рəхмəтле ул аңа.
Шуңа да Салих абыйсы килгəн көн зур бəйрəмгə тиң. Ə
бүген бəйрəм өстенə бəйрəм. Арыганнарын онытып,
Илнурына кулын сузып елмайган Фəридə үзенең никадəр
ягымлы, никадəр яшь һəм чибəр күренгəнен белми иде,
əлбəттə. Аның эчке бер ялкын белəн янып балкып торган
йөзен күреп, бер-берсенə карашкан Салих белəн Кəтифə
əбинең уйлары бер иде: Фəридəнең урыны прилавка ар-
тында түгел. Эшен бик яратса да, элеккеге тормышында
кем генə булса да, бүген аны үстерергə кирəк. Үсештəн
тукталу, бер урында таптану эчтəге ялкынга су сибүгə тиң
бит. Ə ялкын – Аллаһы Тəгалəдəн, ул бөтен кешегə дə би-
релми...
35
Ярты елга сузылган эш сəфəреннəн кайткан Марисның
ишекне ачып кергəнен беркем сизмəде. Өйдə моңлы татар
көе агыла. Бүлмə ишеген акрын гына ачып, керергə җөрьəт
итмичə, ишек яңагына сөялгəн ир, аптыратырлык тамаша
күреп, катып калды. Ялтырап торган кара пианино артын-
да укытучы түгел, Əдилə утыра иде. Йөгерек нəни бар-
маклары белəн ак-кара басмакларга кагылып, бер көйдəн
көйгə күчеп уйнап утырган кызчыкның йомык күзлəреннəн
яшь тамчылары пианино клавишаларына тəгəри дə төшə,
тəгəри дə төшə. Ə моңланган кыз үзе аны сизми дə кебек.
Марис, урындык алып, кыз янына утырды да кушылып
уйный башлады. Көйдəн көйгə күчкəндə, чак кына туктап
көтеп тора да тагын кушыла. Ə Əдилə бернəрсə дə сизми.
Кичергəн кайгысы, сагышы шултиклем тирəн – алар моңлы
татар көйлəре булып агыла да агыла. Аның тиктомалдан
уйнап киткəн сизгер бармаклары, əйтерсең лə, үзалдына
яши, əле берничə урыс көе генə өйрəткəн укытучыга да,
Əдилəгə дə буйсынмый. Бармакларга бары сагышлы бала
йөрəге генə хуҗа. Ə Əдилəдə үзенə тиң тапкан, моңдаш
күргəн Марисның йөрəгендə сагыш та юк, сөю дə юк, анда
бары бушлык, нидəндер канəгатьсезлек. Нəфис озын
бармаклары белəн пианино басмакларын назлаган ир,
эшкуарлык акуласы булып саналып, эшкə чумып, йөзеп,
җигелеп дөнья йөген тартса да, рəхəтлек ала алмый, бары
йөрəгенең бушлыгын сизмəс өчен генə эшли дə эшли,
хəмер эчə, үзе кебек үк буш йөрəкле бер мизгеллек төн
күбəлəклəрен əллə иркəли, əллə өзгəли…
Кинəт бүлмəгə, Марис белəн Əдилəнең сагыш көен өзеп,
битенə крем яккан, башына чалма кебек итеп озын йомшак
тастымал ураган, ялтыравык рəсемле озын халат кигəн
Рəкыя килеп керде.
– О-о-о, əллə очкан кошчыгым кайткан инде? Ма-атик?
Мари-ис?! Сайрашасызмыни? Сайрагыз, сайрагыз. Синдə
дə шул татар көе уйнап балавыз сыккан Аделька кайгысы.
Миндə берегезнең дə эше юк. Кирəклесен уйный да белми,
кирəклесен бии дə белми бит. Каян чыккан бетмəс татар
көедер ул! Əлегə тиклем хəреф кушып бер җөмлə укый ал-
мый. Уф! Башым бетте! Ə мин аңа күпме акча əрəм итəм,
– дип, бертуктаусыз кулларын күтəреп селти-селти, тезеп
китте Рəкыя чыелдык тавышы белəн. – Аделька, димен!
Марш йокы бүлмəсенə! Режим! Сəгать тугыз бит! Өйрəнгəн
төне буена урамда себерелеп!
Башын иеп бүлмəсенə атлаган бала алдында үзен гаепле
кеше кебек хис иткəн Марис тəмəкесен капты да балконга
чыгып китте. “Юк, түземлегем калмады. Ничек котылырга
бу еланнан? Сания Галимовнага барып, хəлне аңлатып
караргамы? Гомеренə җитəрлек акча калдырырга да риза-
мын, дөмексен. Тик менə баланы ничек котылдырырга бу
алтын читлектəн? Алтын читлек яхшымы, əллə чүплекме?
Кайда икəн аның əнисе? Əйтми бит Рəкыя ничек урлага-
нын. Əдилə сөйлəве буенча, Рəкыя аның əнисен машина-
сы белəн таптаган. Исəн калды микəн, əллə гариплəнеп,
коточкыч язмышка дучар булдымы? Шултиклем җансыз,
вəхши микəнни соң аның хатыны? Ышаныргамы моңа,
юкмы?” Уйларына бирелеп, бер-бер артлы өч тəмəкене
тартып бəргəнен сизмəде дə Марис. “Үти алмадым
васыятеңне, əти, үти алмадым. Нəселеңне
дəвам итəрлек хатыным да, балам да юк. Менə Əдилə ке-
бек талантлы балаң булса икəн ул…”
(Дәвамы 1 июльдә булачак.)
Фото: freepik.