Чәчмә әсәр
25 Июня 2024, 05:10

Гөл МИРҺАДИ. Чүплек. Повесть (14)

Эчеңдә кешеләргә нәфрәт булса, дөньяда бәхетле яшәп булмый. Йөрәк итен кимерә ул нәфрәт. Нишләп мин үз баламны үзем бәхетсез ясап, аның күңелендә нәфрәт уты кабызыйм ди?! Юк. Дөньяда кешеләрне яратырга кирәк. Явызын күрмәскә, күрсәң кызганырга, ә яхшысын яратырга. Шулай булсаң, начарлык сиңа килеп тия алмый, читләп үтеп китә, син аны сизми дә каласың...

Гөл МИРҺАДИ. Чүплек. Повесть (14)Гөл МИРҺАДИ. Чүплек. Повесть (14)
Гөл МИРҺАДИ. Чүплек. Повесть (14)

(Дәвамы.)

...Чарасызлыктан мин урманнарга чыгып елап йөри, юкка-барга да кешегә кычкыра, ачулана торганга әйләндем. Авылдашларым миннән читләшә башлады... – Карчык, әнисенең кулында тагын йоклап киткән баланы алып, урынына салды. Сөеп, өстенә юрган япты. "Әкият тыңладымыни, изрәп йоклап китте сабый, – дип сөйләнә-сөйләнә урындыгына килеп утырды да сүзен дәвам итте: – Кул астына нинди май, сыекча эләгә, шуның белән уарга керештем баланың аякларын. Ун көн берсе белән уам, ун көн икенчесе белән. Кайсысыннан файда күргән кебек булам, шунсы белән дәвалауны туктатмыйм. Аннан үләннәр җыя башладым. Башта үләннән ясаган даруларны үзем эчәм. Ничек тәэсир итә, нинди йогынтысы бар – карыйм да, аннан балама эчерәм. Мунча кертәм, суда утыртам, туктаусыз сылыйм, мичнең кызган кирпечендә генә яткызам, солы шыттырып, аякларын солыга төрәм – эшләмәгәнем калмады, көнемне, төнемне оныттым, ал-ял белмәдем. Ходаем үзе барын да күреп торды, үзе бүләкләде мине: беркөн балам аягына басып, беренче адымнарын ясады. Аңа ул вакытта биш яшь иде. Аяксыз баламның йөгереп йөргәнен күргәч, болай да минем кыланышларымны сәер дип тапкан, шикләнгән кешеләр тәмам миннән читләштеләр. Беркөнне: "Сихерче малае, сихерче калдыгы!” – дип исем атап, баламның өстенә пычрак су сибеп керттеләр. Шуннан без авылдан киттек.

Менә монда килеп, башта җир казып куыш эшләдем, шунда яшәдек. Аннан акрынлап монысын төзедек. Ул вакытта бу урман куерак, шәһәр шактый ераграк иде. Шәһәр киңәеп үзе килеп җитте, кешеләр үзләре минем өемә сукмак салдылар...

Карчык, истәлекләреннән арып, туктап калды. Фәридә чәен яңартты. Ишеткәннәрен уйлап, бераз тын утыргач: Ә улың, малаең, Салихың кайда соң, Кәтифә әби? – дип сорады.

– Монда, кара урман эчендә, бала үстереп, укытып, кеше итеп булмасын яхшы белсәм дә, тәмам терелеп беткәнче янымда тоттым улымны. Бөтен кирәкле китапларны да китерттем. Үзем шәһәргә сирәк барсам да, танышларым, дусларым күп булды. Чир кешегә сорап килми бит. Әллә нинди зур дәрәҗәле бай кешеләр дә чир алдында көчсез булып калалар. Ә мин күбрәк белергә тырыштым, тора-бара бармакларымның сизгерлеге тагын да артты. Ходай биргән күзәтүчәнлегемне үстереп, бәндәләрнең йөзеннән, күзеннән, кул хәрәкәтләреннән үткәнен дә, бүгесен дә укырга өйрәндем. Синең хәлеңне дә шулай белдем. Кеше – китап кебек: язылмаган битләрне кайчак үзгәртеп, язылганнарын да хәтта төзәтеп була... Ярдәмемне күргән кешеләр үзләре дә булышырга тырыштылар. Дәвалаганга акча алсам, бусагамнан чыккач та онытырлар, мин акчамны тотып кара урманда ялгызым калыр идем. Ә болай мин аларга, кайчан кирәк, шунда таяна алам.

Унөч яшенә улым тап-таза егет булып үсеп җитте. Үзаллы укыды, язды, үзенең яшьтәшләреннән алга китеп, белемне су кебек эчте. Аннары, документлар җайлап, аны башта интернат-мәктәпкә, аннары табиблыкка укырга урнаштырдылар. Хәзер үзенең шәхси клиникасы бар инде. Шулай, оныкларымны да күрдем, Аллага шөкер. Кызык... Бервакыт Салихымны без элек яшәгән районга җитәкче эшенә җибәрделәр хәтта... – дип тәмамлады Кәтифә әби үзенең хикәясен. Әмма Фәридәнең сораулы карашын күреп: Юк, теге вакытта пычрак су түгеп, безне авылдан чыгып китәргә мәҗбүр иткән хатынны Салих күптән оныткан иде. Ә мин исенә төшермәдем. Эчеңдә кешеләргә нәфрәт булса, дөньяда бәхетле яшәп булмый. Йөрәк итен кимерә ул нәфрәт. Нишләп мин үз баламны үзем бәхетсез ясап, аның күңелендә нәфрәт уты кабызыйм ди?! Юк. Дөньяда кешеләрне яратырга кирәк. Явызын күрмәскә, күрсәң кызганырга, ә яхшысын яратырга. Шулай булсаң, начарлык сиңа килеп тия алмый, читләп үтеп китә, син аны сизми дә каласың. Шулай, кызым, үзеңне жәлләмә. Әнә тап-таза балаң йокыдан уяна! Шөкер ит Аллаһка, дөньяда гомерлек чир караган аналар да бик күп бит, – дип, Фәридәнең аркасыннан сөеп, бәләкәй якка чыгып китте Кәтифә әби.

Горур наратларның яшел ябалдашларын, шаян чәчкәләрнең нәфис таҗларын, өйләрнең түбәләрен юып, кайнар җирне коендырып, җәйге җылы яңгыр узып китте. Кара зәңгәр болытларны ера-ера, балкып кояш чыкты. Аның нурларында ялтыраган яңгыр тамчылары иркәләнеп кенә җиргә тамдылар. Тәрәзәдән кереп, стенада уйнаган кояш нурының шәүләләре, акрынлап күчә килеп, Фәридәнең йөзенә төштеләр. Йөрәгенә яктылык үткәндәй, үзендә ышаныч сизгән хатынның иреннәрендә елмаю кабынды.

 

29

Кәтифә әбинең шифалы үләннәре, тылсымлы куллары, хикмәтле сүзләре танымаслык итеп үзгәртте Фәридәне. Тормыш арыклыгыннан, хәсрәтеннән иелгән башы күтәрелде, йөзенә нур кунды. Кичә әбисе янына дәваланырга килгән хатынкайдан чәчләрен кистереп, сап-сары төскә буятты. Көзгегә карый да соклана, уйлана, хыяллана ул. Үз-үзенә ышанычы артканын сизеп куана.

Бу җәй Фәридәгә яраларын төзәтер, алдагы көннәргә, әлегә күз алдына да китереп булмаган тормышка әзерләнү өчен Ходайдан бирелгән вакыт кебек тоелды. Шуңа да, йөрәге ничек кенә Әдиләсен эзләргә талпынса, ашкынса да, ул бу җәйнең һәр минутын кадерләп, ләззәтләнеп, ашыкмаска тырышып яшәде. Эчендәге бер һәрвакыттагыча, азакка тиклем онытылырга ирек бирми, баш күтәреп: "Балаң! Балаң! Әдиләң!" – дип, бертуктаусыз кабатласа да, тышка, үләнгә чыгарып җәелгән юрган өстендә утырып уйнаган, җиденче ае белән барган Илнурына карагач, Фәридә барын да дөрес эшләгәненә тагын бер кабат инана. Әдиләсе, аның Әдиләсе әлегә үзенең янында булмаса да, дөньяда югалып калмас. "Шәһәрнең астын өскә китерсәм китерермен, әмма барыбер кызымны табармын!" – дип уйлый хатын. Ә менә Илнур әле бу деньяда әнисенең җылы кулларыннан, назлы карашыннан башка берни белми. Илнурына Фәридә кирәк, әнисе кирәк.

Әйе, һәр нәрсәнең азагы була дөньяда. Кызганычка каршы, тыныч җәйнең дә соңгы көннәре җитте. Дөньяны җылытырга, нур сибеп калдырырга ашыккан кояш зәңгәр күк йөзенә болытларны якын китермәде. Җәй уртасындагы кебек көйдермәде аның нурлары, сөйделәр, назладылар, күңелне җылыттылар. Агачтан агачка сузылган пәрәвез ятьмәләре аша якты нурлар күзләрне чагылдырды, җанны иркәләде. Күзләрен йомып, битен кояш яктысына куеп, уйларга бирелгән Фәридә улының гүләвенә күзен ачып, сабыен кочып алды. Бәләкәй кулларыннан, нидер сизенгән кебек аптырап караган кара күзләреннән үпте. Тупылдап торган тәнен сөйде. Илнур никадәр тизрәк исәйсә, аңа шулкадәр тизрәк кузгалырга кирәк: нәрсәдер эшләргә, кызын табарга, балаларының киләчәге өчен ничек тә аякка басарга, эшләргә, эшләргә, эшләргә... Ничек бәләкәчен калдырып шәһәргә китәр ул? "Ничек сөтем тулы күкрәгемнән аерырмын?" Әнә шул сорауларга җавап таба алмый өзгәләнә, уйлана хатын. Әрнемәгән көне юк. Шуңа да курка ул килер кышлардан, шуңа да җибәрәсе килми аның бу тыныч җәйне. Әмма китми дә булмый: Әдилә, Әдилә, Әдилә... Очсыз-кырыйсыз уйлары җанын өзгәләгән саен, күңеле китәргә талпынган саен ныграк сөя, кысып кочаклый, шашып ярата ул Илнурын. "Салкын кышларга, аерылуларга җитәрлек җылы, наз бирәсе иде сиңа, бәләкәчем минем!" Фәридә баланы күтәреп өйгә керде.

Кәтифә әби җилкәсендә әрәмтамак булып яшәү кыен иде аңа, әлбәттә. Әмма башка барыр урыны булмагач, түзде, кулыннан килгәнчә карчыкка ярдәм итәргә тырышты. Шәһәргә кире кайтып эш эзләсә дә, бала белән эш таба алмасын, тапса да торыр урынга да, ашауга да түләрлек акча эшли алмасын белә иде ул. Ә бала белән урамда калсаң, бетте: юл бер генә – чүплек. Шундый уйлардан күңеле әрни, йөрәге кысып авырта Фәридәнең.

Мин нәрсә эшли беләм соң? Туңдырма сата алам. Тагын? Тагын тәмле камыр ашлары пешерә беләм. Остасың, дип мактый Кәтифә әби дә. Димәк, ул эшкә кулым ята. Әллә элек мин пешеренә торган җирдә эшләдем микән? Их, кем булып эшләгәнем генә искә төшсә икән! Юләр, искә төшеп ни файда, төгәл исемеңне дә белмәгәч, кулыңда бер документ та булмагач? Кем мине бу килеш эшкә алсын? Гади генә эшкә урнашырга да паспорт кирәк бит. Әй, шул паспортсызлык белән түбәнсетә иде Митька да...

Бригадир исенә төшкәч, тагын йөрәге кысып куйды Фәридәнең. Ул үзе дә сизмәстән барып баласын кочаклады: "Кем улы икәнеңне бер дә белмәсәң икән! Синең дә документың юк бит. Без синең белән бу дөньяда исәптә түгел шул, түгел...”

Юньле-рәтле бер карарга да килә алмады Фәридә. Уйлары тагын кызына барып тоташты. Кайдасың икән хәзер, балам? Бәлки, сине мәктәптә укырга әзерли торганнардыр? Юньле кешеләр кулындамы син? Какмыйлар микән сине, сукмыйлармы? Кемнәргә, ниләргә кирәк булды сине миннән аеру, урлау? Исән генә булсаң ярар иде, исән генә булсаң ярар иде... Күзен йомуга тагын өстенә ыжгырып «007» номерлы «Тойота» килгәндәй булды. Хатын сикереп торып, авыр истәлекләрне куарга, киләчәк турында уйларга тырышты. Юк, башта баламны табам! Аны кочагыма алмый, йөрәгемдә барыбер тынгылык булмас...

Фәридә Кәтифә карчык янына килеп, аяк очларына чүгәләде.

– Баламны эзләми булдыра алмыйм. Булыш әле, Кәтифә әби, булыш миңа! Илнурга күз-колак булсаң, шәһәрнең бөтен мәктәпләрен, балалар бакчаларын карап, йөреп чыгар идем. Әдиләм буйга бәләкәй кебек булса да, бик тапкыр, акыллы бала бит. Юньле кешегә эләксә, бәлки, беренче сыйныфка укырга бирерләр. Иртәгә беренче сентябрь. Җибәр мине, Кәтифә әби! Бүтән түзәрлегем юк, – дип, карчыкның тезләрен кочаклап, елап җибәрде.

Нинди генә төпле дәлилләр китерсә дә, баласы өчен янган ананы бу уеннан кире кайтара алмасын аңлаган карчык:

– Ярар. Тырышырмын. Эзләп кара. Аннан күз күрер. Иртәгә таңда уятырмын, – диде.

Күз яшьләре аша елмаеп башын күтәргән Фәридә шатлыгыннан карчыкның ябык гәүдәсен кысып кочакласа да, Кәтифә әби елмаймады, хатынның буш шатлыгын уртаклашмады. Бары авыр итеп көрсенеп кенә куйды.

Шат ана, өй буйлап очып йөгерә-йөгерә, иртәгәгә кирәкле әйберләрен әзерләде.

(Дәвамы бар.)

Фото: Freepik.

Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас