(Дәвамы.)
27
– Марис! Ма-а-ри-ис! – дип, ике катлы ишектән керү белән бер-бер артлы чылбырларны, бикләрне яба-яба кычкырган хатынының каршысына чыккан ир, ап-ак йөзле, калтырап торган баланы күреп, туктап калды. Үз-үзеннән чиксез канәгать хатын, берни булмагандай, дәвам итте:
– Ма-а-ри-ис! Бу – безнең Аделя! Таныш бул! Аделечка! Бу – синең папочкаң! Ә мин – әниең, мамочкаң.
Бер иргә, бер шашкан хатынга карап артка чигенгән Әдилә: Минем үземнең әнием бар! – дип, кычкырып елап җибәрде. Тыеп тоткан яшьләренең бертуктаусыз агуына игътибар да итмичә:
– Син түгел! Син түгел! Минем әнием дә, әтием дә бар! – дип аягын тибә-тибә, кечкенә йодрыкларын төйнәп кычкырды бала. Йөгереп барып тимер ишеккә ташланды, ачарга тырышты.
Баланы ни дип юатырга да белми сүзсез калган ирен шаккатырып, Рәкыя:
– Җитте! Елама! Үлде әниең! Ул юк! Син бүгеннән Марис әтиең белән Рәкыя әниеңнең кызы. Теләмисең икән, бар, кирегә чүплегеңә кайт! – дип кычкырды да бүлмәсенә кереп бикләнде. Үзенә бала кирәген ныклы белсә дә, аны ничек карарга, аның белән ничек аралашырга, аны ничек тәрбияләргә икәнен белми дә, белергә дә теләми иде хатын.
Марис, баланың тимер ишеккә чатырдап ябышкан бәләкәй кулларын учларына алып, аның янына тезләнде. Өшегән кулын, бармакларын өреп җылытты да, яшьләрен сөртә-сөртә:
– Елама. Мин барыбер әниеңне эзләп табармын. Әлегә бездә тор. Теләсәң, икәүләп эзләрбез. Ризасыңмы? – диде. Ышанып башын каккан Әдиләнең башта искереп беткән туны өстеннән уратып бәйләнгән яулыгын чишеп алды, шәлен, өс киемнәрен салдырып ишек төбенә өеп куйды. Җитәкләп аш бүлмәсенә алып кереп, өстәлгә утыртты, чәй эчерде. Аннан караватка яткырып, чәчләреннән сыйпый– сыйпый йоклатып җибәрде. Бу төнне Марис, чуалган уйларына бирелеп, керфек тә какмый үткәрде.
Иртәгәсен дә, аннан соң да күп урады Марис вокзал тирәсен. Берничә көн күренми торган туңдырма арбасы артында беркөнне бөтенләй ят хатынны күрде ул. Барып сорашып та караган иде. Ярым-исерек хәерчедән юньле бер җавап та ала алмады. Өстәвенә, шул минутта ук ике ягына ике әзмәвердәй сакчы килеп басты. Үзенең кибетләреннән чүплеккә юлланган машиналарга утырып барып та эзләде, әмма чүплектә чокчынган кешеләр арасында кызның әнисе юк иде. Рәкыя күрмәгәндә ир боларның барысын да Әдиләгә аңлатырга тырышты. Бала белән саф татарча сөйләшеп утыруы шундый рәхәт иде...
Тик үзен зур эш башкарган кеше кебек хис иткән Рәкыя:
– Аделя! Укытучың килгән!
– Аделя! Пианино артына утыр! Аделя! Гувернанткан чакыра! – дип кычкырыр да йөрер, Марис белән баланың үзенә белгертми нидер сөйләшүләренә җен ачулары кабарыр иде.
Кибеттән дә, матурлык салоныннан да, рестораннан да хезмәткәрләрне өенә чакыртып кына гомер кичергән хатынының өйдә юк чагын бөтенләй туры китереп булмый. Ул гынамы соң, хатын Әдиләне дә тимер ишекләрнең теге ягына чыгармады. Яхшы эш хакына ялланган, хуҗалар турында гайбәт таратмаска өйрәтелгән укытучылар килә башлады: баланың уйнарга да, уйланырга да вакыты калмады. Ниһаять, Рәкыяның чираттагы модалы экстрасенсның дәвалау сеансына киткән чагын туры китереп, бию укытучысын чирләгән булып алдап, Марис белән Әдилә вокзалга ашыктылар. Яхшыдан гына киенгән, Мерседестан килеп төшкән Әдиләне элекке сакчылар танымады, әлбәттә. Туңдырма сатучы хатын янында озак басып торды кыз. Бермәлне аның көй әйтеп, тыпырдатып биисе дә килеп киткән иде хәтта. Бәлки, әнисе күрер дә, аны танып, качкан җиреннән чыгар... Тик, артыннан килеп, йомшак кына иңнәреннән кочаклаган Марис абыйсының куллары аны бу уеннан кире кайтарды. Өйрәнелгән маршрут белән Әдилә, платформаларны урап, әтисен дә эзләп килде килүен, тик йөзе дә, гәүдәсе дә онытылган әтисен генә түгел, инде әнисен дә табалмас кебек тоела иде аңа бу минутларда. Күз яшьләренә төелгән бала белән Марис кайтып кергәндә, Рәкыя ачуыннан күркә кебек кабарган иде. Эшнең нидә икәнен аңлап алган хатын: метели
– Син бала тәрбияли белмисең! Тыгылма, бозасың гына! Әнә, акча эшлә! Якын киләсе булма Аделяга, – дип, Мариска өрде дә өрде ул көнне. Һәм шул сүзеннән кире кайтмады: сарай кебек зур өйдә Әдилә белән Марисның икесен генә калдырмас өчен барын да эшләде. Дөнья тузанына буялып югалган, табылмас булып өзелеп юкка чыккан төймә кебек кенә бу мескен кызчыкны бик кызганса да, берни эшли алмады Марис: Рәкыя артында Сания Галимовна, аңа булган гомерлек бурычы, карчыкның әшнәләре тора иде. Ә низаглашырга, бәхәсләшергә, кемдер белән бәрелешеп үзенә авырлыклар тудырырга, дөньядагы күпчелек ирләр кебек, Марис та яратмый иде. Низаглашып та файда юк иде шул: гауга куптарып, баланы кирегә урамга чыгарып җибәрүдә дә, йә милиция кулына тапшырып, балалар йортына илтеп тыгуда да Әдилә өчен бер яхшылык та күрмәде ул. Рәкыя кулы астында булса да, өй – өй инде: бала җылыда, караулы, ашаулы, дип уйлады ир. Сирәк кенә өенә кайткан чакларында, Рәкыя белән үткәргән, чиксез озын булып тоелган сәгатьләрендә, кичләрендә бер генә тамчы ярату да күрми назга сусаган баланы ул барын да аңлаган күзләре белән генә сөя алды, башын селкеп, әнисен һаман эзләп таба алмаганын аңлата торган булды. Ә үзе бөтен булмышы белән бизнеска бирелде, кибет артыннан кибет ачып, акча туплады да машина төзүче, нефть чыгаручы, эшкәртүче завод-предприятиеләрнең акцияләрен сатып алды.
28
Фәридәнең йөзеннән күзләрен алмый йотылып имгән бала бәләкәч куллары белән әнисенең күлмәк якасына ябышкан, аякларын кызык итеп әнисенең кулбашына күтәреп куйган. Һәр көн саен күпме яңалык ача аның сабые! Әнә шул ачышларны, яңа хәрәкәтләрне күреп горурланган Фәридә көннәр үткән саен ныграк ярата кебек Илнурын.
"Мин сине беркемгә дә бирмим! Син беркайчан да чүплеккә аяк басмаячаксың! Мин сиңа сүз бирәм! Улым, улыкаем, Илнурым, нурым минем!" Фәридә инде ничә тапкырлар бу антларны әйтеп, бу сүзләрне кабатлагандыр йөрәк парәсенә. Кабатлаган саен бу сүзләрнең, антларның чын булырына ышана, максатына якыная, каһәр суккыры чүплектән ерагая бара кебек тоела. Хатын, тагын да канатланып, баласын карарга керешә. Тизрәк үсүен теләп, аны иртән дә, кичен дә юындыра. Үзе алдына куйганның барын да ашарга тырыша, сабые сораган саен туйганчы назлый-назлый имезә. Кәтифә әби өйрәткән гади генә күнегүләр, сылаулар ярдәмендә улының аяк-кулларын, буыннарын ныгыта. Улы, үзен танып, талпынып, тыпырчынып, гүләп шатлыгын белдергәндә никадәр рәхәтлек кичерә хатын!
Сабый тынычлап йоклап киткән чакларда, бәләкәй якта килгән-киткән кеше булмаса, Фәридә йөгерә-йөгерә ак оннан токмач кисеп, үзе дә ашлар пешерә. Кәтифә әби дә җанланып китә. Йокыдан уянган Илнурны сөеп-сөеп, такмаклар әйтеп үчтеки иттерә дә итәгенә утыртып шулпа эчерә. Зур калактагы ашның чиреге генә тамагына үтеп, калганы авыз буйларыннан күлмәгенә агып төшкән баланың да, бернигә игътибар итми аны ашатырга тырышкан Кәтифә әбинең дә, аларны яратып күзәткән Фәридәнең дә йөзләре нур чәчә бу минутларда. «Дөньямны яктырттың бит, улым. Сүнгән кояшымны кабыздың”, – дип уйлаган Фәридә сабыен саклап калган Ходай Тәгаләгә дә, Кәтифә әбисенә дә мең рәхмәтләр укый.
Шулай бервакыт – июнь аеның яңгырлы бер көнендә – пациентлары Кәтифә әбигә «ял» бирделәр. Шыбырдап койган яңгырны тәрәзәдән күзәткән карчык:
Төбе тишелде күкнең. Ярар, яусын, кирәк иде, кирәк. Халык тәмам әлсерәде, дип сөйләнә-сөйләнә, йокымсырап торган бала янына менеп ятты. Минут та үтмәде, алар икәүләп татлы йокыга талдылар. Мич янында хуҗа булып ялгызы калган Фәридә рәхәтләнде генә: ашын салды, ипиен изде, эретеп, ак майга камырын басты. Күп тә үтми мичкә кабарган түгәрәк икмәкләрне, бәлешен тыкты. Кәтифә әбисе белән Илнуры уянганда, авыз суы китерерлек исләр чыгарып торган табын әзер иде инде.
– Остасың, кызым, иллә дә остасың, кулыңнан килә, шекер, – дип мактый-мактый, күтәреп алган Илнурының йокыдан алланган битләрен үбә-үбә, өстәл янына килде карчык. – Ай, остасы-ың, рәхмәт яугыры! Ипекәйне синең кебек оста пешерүчеләр дөньяда сирәкте-ер! Кулың бар нәрсәгә дә килешә бит, кызым... Шөкер, шөкер...
– Башта авыз ит әле, әби, аннан мактарсың.
– Май чүлмәге тышыннан билгеле, кызым. Тәмсезнең тышы да ямьсез була ул.
Тышта шаулаган яңгырга игътибар итмичә, ашыкмый гына сыйландылар алар өчәүләп. Карчыкның теле ачылып киткәнен сизенгән Фәридә, башка вакытта мондый шәп очрак булмасын уйлап:
– Кәтифә әби, минем бәхетемә, юлыма ничек туры килдең? Әлдә син булдың бит! Әлдә коткардың! – дип, сөйләшүгә чакырды. Беразга хәрәкәтсез калып, тын утырган карчык, кинәт бер уйга килеп, әбиләрчә көйләп, сузып, сөйләп китте:
– Әй рәхәт җирләрдә туып үстем мин. Әти-әни безне, баһадирдай дүрт егетне һәм мине, бай тормышта тәрбияләделәр. Уңган, булдыклы халык яши иде бездә – өйләр таштан, өс бөтен, тамак тук, күңелләре көр, нык... Гасырдан гасырга баеган, көч туплаган горур халык яши... Безнең кызлар тиз өлгерә, иртә кияүгә чыга, җигелеп дөнья көтә, бала табып үстерә бит. Мин дә сугыш вакыты дип тормадым, яшем җиткәч, армиягә китми калган алты егетнең берсен сайладым да тормышка чыктым. Аксак иде, тумыштан буыннары чирле иде минем Сабирымның. Кайларда яшәп, кайсы җирләрдә картайды икән, әллә инде сөякләре дә череде микән минем Сабирымның – чирле иде бит...
Беравык тынып, алтмыш елга якын вакыт үтеп тә онытылмаган вакыйгаларны күз алдыннан кичереп утырды Кәтифә карчык.
– Чирле иде шул әтисе, – әллә шуңа, әллә юлда, чатнама суыкларда саклый алмадым – бәләкәчем, Салихым, өч яшендә дә аягына баса алмый иде әле. Себергә китерделәр безне унлап хатын-кыз белән егермеләп карт-корыны. Урман кисәргә. Баштарак ашарга пешерә идем, яше тулгач, мине дә агач кисәргә чыгардылар. Ә бала – балалар йортында. Ике яшь тулгач һәм өчен тутыргач, барып күрдем. Әмма Салихым һаман аягына баса алмый иде. Урман кискән урынга безнекеләр авыл төзеделәр. Акрынлап вагоннардан күчтеләр. Бәләкәй генә булса да өйләр күтәреп, үзаллы тормыш кордылар.
Мин дә үземә кечкенә генә куыш әмәлләп, Салихымны балалар йортыннан алып кайттым. Идән буйлап куллары ярдәмендә шуышып йөрергә, уйнарга тырышкан бердәнбер җимешемне күрүе җиңел түгел иде миңа. Ә шул күренеш көн дә синең алдыңда йөрәгеңне телгәләп торса, үзеңнең көчсезлегеңнән, берничек тә шул газиз кешеңә ярдәм итә алмаганлыктан тәмам йөрәгең өши, җаның өзелә икән ул.
(Дәвамы бар.)
Фото: freepik.