Ямаулы бушлат киеп, хәер сорашып торган кәкрәеп беткән карчыктай унлап иске өйле авыл исән. Аны авыл читендәге яр буендагы җиргә сеңеп беткән кечкенә өйдә яшәгән Хәдичә карчыкны көнен-төнен укыган догалары гына саклап торадыр, мөгаен.
Хәдичә карчык ялгыз түгел, ул үзенең сөтлебикәсе белән гомер йомгагын сүтә, үзенчә яши. “Юк, мин ялгыз түгел, минем Аллаһ Тәгаләм бар, ә тирә-ягымда күпме фәрештәләр,” – дип куанып, хатын күңел төшенкелегенә бирешмичә яши.
Кабуллардан булсын – үзе белгәнен укый, бер генә көнен дә догасыз үткәргәне юк Хәдичәнең. Шуңа да ул ак күлмәкле зәңгәр дөньяның матурлыгын куанып яшәде. Заманында Хәдичә гөрләп торган күрше авыл фермасында мал табибәсе булып эшләгән тәҗрибәле һөнәр иясе иде дә бит. Ләкин зманалар үзгәрә, фермалар беткәч, ул да күптән хаклы ялга чыкты. Кан басымы күтәрелеп китә, йөрәге кага – йончыды карчык. Туган авылы, торган йорты белән бергә картаеп, сөтлебикәсенең нәселен бетермичә гомер итә. Зур маллар чирләсә, тирә-як авылдан Хәдичәгә ярдәм, киңәш сорап киләләр иде. Хәзер аяклары тыңлашмый, йөрергә авыр, бер кая да бара алмый, шифалы үләннәр җыеп йөрергә, хәле юк шул карчыкның... Шулай да ул үз-үзен юатып, шөкер кылып, тирә-яктагы матурлыкка сокланып яшәвен дәвам итә.
Иртәнге намазыннан соң сөтлебикәсен савып бетергәч, аркасыннан иркәләп: “Рәхмәт, бикәм, сөтең өчен, менә үзеңне арыш көлчәсе белән сыйлыйм, кичтән генә пешердем,” – дип алъяпкыч кесәсеннән ипи кисәге алып кәҗәсенә ваклап ашатты. Хәзер чишмә янына чыгарбыз. Мин дә синең тәмле сөтең белән чәйләп алам да” – дип карчык җылы сөтне күтәреп өйгә кереп китте. Чәен эчеп, өстендәге халатын салып, күлмәген киеп, башына яулык бәйләгәч, Хәдичә сөтлебәкәсе янына чыгып, кәҗәне бауга эләктерде дә, ындыр артындагы чишмә янына юл тотты. Кәҗәсен бәйләп куйгач, аның су савытын тотып чишмәгә төште.
– Исәнме, хәзинәм, күбәләкле чишмәм, ни хәлдәсең, ниләр кичердең, кемнәргә насыйп булды шифалы суыңны татырга? Рөхсәт ит суыңны тәмләргә? – дип, тутырып су алды да, бисмилласын әйтеп, салкын су эчте.
– Вәт рәхмәт! Суың тәмле, күбәләкле чишмәм! Күрәсеңме, тирә-якка күпме зәңгәр күбәләкләр килгән суыңны эчәргә, рәхмәт төшкерем, ә? Вәт хәзер сөтлебикәмә су алам, ул да иртәнге суың белән сыйлансын әле, – дип кәҗәнең савытына су агызып алды һәм акрын гына ярдан сөтлебикәсе күтәрелде. Ул килүгә сөтлебикәсе тирә-яктагы җир җиләкләре арасында гына үскән үләннәрнең башларын кырт-кырт кисеп, тәмләп кенә ашап йөрегән җиреннән тукталып, хуҗабикәсенең кулындагы сулы савытны күреп, мекердәп куйды да, рәхмәт инде дигәндәй, ары ашавын дәвам итте.
– Вәт, туйганчы сыйлан, сөтлебикәм, сусагач килеп эчәрсең, – дип, Хәдичә савытны үз урынына куйды. Читән янындагы җир җиләкләрен өзеп бер учма итеп җыйгач озын үлән алып бәйләде, күкрәгенә кысты.
– Менә сезне киптерергә чоланга эләрмен! Күз төшкәч, җыясың шул, җитәрлек җыйдым да бит, ярый, берәрсе килсә – бирермен, Аллаһ боерса, – дип үзенең кечкенә урындыгына утыруы булды, ерак түгел песи баласы тавышы ишетелде.
– Бәй, бу мәхлук ярдәм сорый ич! Кайда соң, хәзер... – дип урыныннан кузгалды, тукталып, тагы да тавыш килгән якка карап тынып калды. Ярдәм сорап кычкырып, тавышы карлыгып беткән песи баласы янә:
– Мияу, мияу, ярдәм итегез, ачыктым, адаштым, әннәм, әннәм, мияу, мияу! – дип оран салды. Карчык тавыш килгән якка барып, үлән арасында утырган берничә атналык елак, хәлсез күзләре эренләп беткән песи баласын күрде.
Кулына алып:
– И бәләкәч, кемнәр сине әннәңнән аерып, юл чатына ташлап киткән? Беләм, ярдәм сорап монда ук килеп җиткәнсең, вәт молодец!
Үскәнсең, борчылма, хәзер үзеңне юам, киптерәм, сөтлебикәмнең сөте белән сыйлыйм. Бар да яхшы булыр, миндә яшәрсең, үсәрсең, сердәшем булырсың, исемең дә юктыр әле,бәләкәйсең шул, – дип Хәдичә карчык нәни песи баласын чишмә буена алып төшеп тәпиләрен, күзләрен юды. Билендәге алъяпкычын чишеп, елак песи баласын урагач:
– Азрак җылын, тынычлан, хәзер сөтлебикә янына барабыз да мин сине аның җылы сөте белән сыйлыйм, яме, – дип, бәләкәчне күкрәгенә кысып кәҗә янына килде.
– Сөтлебикәм, кил әле монда, яңалык бар! Безгә үзе теләп кунак килгән, – дип, сөтлебикәнең сулы савытын түкте.
– Сөтең белән сыйлыйк кунагыбызны!
Калтыранган песи баласын читкәрәк куеп, азрак сөтен савып алды.
– Бар, сөтлебикәм, рәхмәт, йөгер әйдә! – дип, кәҗәсен сөеп иреккә җибәрде. Аннан елак песине алъяпкычтан кулына алып, сөтле савыт янына куйды. Песи баласы калтырана-катырана сөтне яларга тотынды. Азрак ялагач, тәпиен күтәреп битен юып, хуҗабикәсен күптән белгәндәй, аның итәгенә менеп ятты да, бөгәрләнеп йокыга китте.
Кояшлы көн, тирә-як гөл-чәчәккә күмелгән. Ялан җырлы чишмәнең җырын тыңлап куана, сансыз парлы күбәләкләр чәчәктән-чәчәккә кунып бәйрәм итә. Ә карчыкның куанычын бар дөнья күрә кебек. Кузгалырга базнат итми карчык: итәгендә тынычлап йоклап киткән ятим, йомшак песи баласы уянса, кинәт югалыр кебек. Ул хәтта оеган аягын сузырга да кыймады.
– Түзәм, бу Ходам җибәргән үземә иптәш булачак, Аллаһ боерса! Өйлә намазымны да яланда гына укырмын инде!
Чишмәгә төшеп тәһарәтен алып юынды да, Хәдичә үлән өстенә намазлыгын җәеп, намаз укыгач кына, елак песи баласын кулына алып, акрын гына өенә табан юнәлде.
“Исемең дә юк бит әле...” – дип сөйләнде. – Дөньяда исемсез бернәрсә дә булмый. Хәтта мин җыя торган үләннәрнең дә исемнәре бар, алар да тере, алар белән дә исәнләшергә, сөйләшергә кирәк. Менә сиңа Солтания дип исем кушам. Солтания, Солтания, Солтаниям! Дәвалармын үзеңне, бергә өчәүләп яшәрбез. Синең үз ятагың булыр, минем үземнеке бар. Әнә сөтлебикәмнең мамыгыннан гына мендәр ясармын сиңа йокларга. Ходай ярдәм итәр әле безгә. Бар да бар, Аллага шөкер! Тазалыктан гына аермасын, шулай бит, Солтания! Солтания үзенең исеменә тиз ияләште. Иртән хуҗабикәсе сөтлебикәнең сөтен савып алып кергәнен көтми, чыгып каршы ала. Үзенең савытының янында утырып көтеп тора башлады.
Солтания ап-ак кофталы, кара камзуллы, ак туфлиле матур, соклангыч, акыллы песи булып үсте. Тирә-як белән күптән таныш булса да, ул ялан тычканнары тотарга күнегеп китте. Беркайчан тоткан тычканнарын ашамады, аларны өй алдына ташыды. Хуҗабикәсе мактап, рәхмәт әйткәч кенә, берәм-берәм каядыр алып китте, югалтты...
Карчык акыллы песие белән кешеләрчә сөйләште, киңәшләште, ул аның өчен иң якын дусты иде шул.
Бервакыт карчык ялгыш кадакка басып аягын җәрәһәтләде. Үләннәр белән дәваласа да, җәрәхәте озакка сузылды. Беркөнне мунчадан соң Солтания яраны яларга тотынды. Шуннан яра тиз төзәлде. Карчык гаҗәпләнде, сөенде...
Солтания кышларын карчыкның сызлаган аяклары өстенә килеп ятты – дәвалады. Күп вакыт кичләрен аның баш очында озак кына ятты. Ләкин беркөнне күңелсезләнеп ишек тупсасына барып бөкләнеп ятты. Хәдичә апа төрле үлән төнәтмәләре төнәтеп эчерде, уколлар салды. Тик, песие ашаудан язды.
Азрак хәл керә башлагач, песи янә яланга китте.
Иркә песекәе – Солтания, бер көнне бик соң гына кайтты да савытындагы сөтне дә эчмичә, сузылып ятып, укшырга тотынды. Каушап калган Хәдичә карчык яшен йота-йота:
– Солтаниям, нәрсә булды, ач авызыңны, азрак марганцовкалы су эчеп кара! Агуланасың бит, әллә агулы тычкан ашадыңмы? ! Хәзер иген чәчкән җирдә агу калдыралар шул. Матуркаем, ничекләр ярдәм итим? – дип хуҗабикә песиен күкрәгенә кысып яшен йотты. Догалар укыды. Хәлсезләнгән мыраубикә башын күтәреп, хуҗабикәсенең кулын берничә тапкыр ялап алды да җан бирде...
Карчык күтәргесез кайгыга бирешеп, бакчадагы миләш агачы төбенә чокыр казып, ак чүпрәккә курчактай төреп, яраткан песиен күмеп куйды. Олы хәсрәттән укылмаган намазларын, Аллаһтан гафу үтенеп, төн буена каза итеп укыды. Өенең бар ямен, ашының тәмен алып киткәндәй булды әче кайгысы. Нигәдер кәҗәсе дә көйсезләнде – биргән ризыкларын чеметеп-чеметеп кенә капкалады.
– Аллаһ Тәгалә биргән гомер йомгагын зарланмыйча гына сүтәргә, яшәргә кирәк шул, – дип үз-үзенә кул эшләре табып юанды Хәдичә. Сирәкләп кенә авыл очындагы Рәхилә абыстай аның хәлен белергә килгәндә дә Хәдичә Солтаниясен сагынуын сөйләде.
Сөтлебикәсен алгы бакчага чыгарып, ястү намазын укып, догаларын кылып, намазлыгын урынына куярга җыенганда, кинәт Солтания тавышын ишетеп, тынып калды.
– Йә Ходаем, колагыма ишетеләме әллә, нәрсә бу? – Янә ярдәм сорагандай мияу, мияу дигән аваз килде. – Чынлап бу Солтаниянең тавышы бит, – дип аяк савытын гына эләктереп, ашыгып, кулына намазлыгын тоткан килеш чатанлый-чатанлый өеннән ашыгып чыкты.
– Бу бит Солтаниямнең тавышы, мине чакыра, – дип капка ачып чыгып, Сөтлебикәсен бәйләп сөтен сава торган миләш агачы янына ашыкты. Һәм күп тә үтмәде, карчыкның артыннан ук йөз ел яшәгән иске өе кинәт җиргә җимерелеп төште.
Тирә-якка таралган тузан өермәсендә Сөтлебикә бар көченә читәннән ыргып качты.
Аптырады Хәдичә:
– Раббым Аллам, бу нихәл, ни хикмәт?!
Солтаниям синең рухың мине коткардымы? Нәни чакта мин синең гомереңне саклап калгангамы, хәзер син мине сакладың? – диде Солтания күмелгән урынга кулы белән кагылып. – Рәхмәт, матурым, минем яраткан Солтаниям, – дип яшен йота-йота каршысына мекердәп килгән Сөтлебикәсен күргәч, азрак тынычланып җиргә утырды да, догаларын укып, тыныч кына аккан чишмәгә карап алды.
– Аллага шөкер, Аллага шөкер исәнбез әле, – дип кулындагы намазлыгын җиргә җәеп, шөкер намазын укырга ниятләде.
Мөнир ВАФИН фотосы.