Чәчмә әсәр
23 Июня 2024, 17:04

Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА. Тамга. Повесть (Ахыры)

Бәбәген чекерәйткән Сафринә хәзер ерткыч төсле аңа ташланачак... Карт урыс белән икәүләшеп баланы йолкыячак алар. Авызыннан хәмер исе бөркелгән хатыннан җирәнгәндәй, Мирзабәк йөзен әтисенең күкрәгенә яшерде. Юк, Нурихан үлсә дә улын ятларга бирмәячәк. Мылтык арбада, ә ул атса, берәгәйле ата...

Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА. Тамга. Повесть (Ахыры)Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА. Тамга. Повесть (Ахыры)
Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА. Тамга. Повесть (Ахыры)

9

 

...Басу капкасыннан ике кеше калыкты. Нурихан урман авызында иде, аларны ерактан танымады. Кемнәр кичләтеп кенә үзәккә теркелди икән? Наратлыкта һәммәсе дә таяклы карт-коры иде. Ни чүпрәк сатучылар, ни теләнчеләр бу яклардан уратмый, авыл бит урман белән күмелгән иде. Берсе хатын-кыз, берсе ир-ат шикелле. Әллә ат каты чабулый, әллә парлылар еш-еш атлый, аралар бик тиз кыскара иде.

Дилбегәгә тотынып атны әйдәкләгән Мирзабәкне ул култык астына этәрде:

— Улым, кач, күренмә...

Башын артка чөеп атлаган хатын Сафринәгә охшаган иде. Юктыр, күз алданадыр, валлаһи! Иртән алар әйберләрен олауга төйиләр иде. Наратлыкта ике Сафринә яшәми ләбаса! Әмма сакаллы ир култыклаган хатын — Сары чәч иде шул. Нурихан юлчылар кырыеннан чаптырып узып китмәкче иде, малай шыңшыды:

— Әти-и, айгырны үзем куа-ам.

Ир каушавыннан дилбегәне кискен генә үзенә табан тартты.

Нуриханны күргәч, Сафринә:

— Атпусти, Ләксәй, — дип, ят ирнең кулын читкә селтәп атты. — Атпусти, диләр! Нурихан иркәм, — диде хатын, еламсырап. — Мин бит Наратлыктан китеп ятам. Мәңгегә бит, Нурихан иркәм. Мона бу Ләксәй минем абзый, имеш. Әнкә карчык исән, имеш.

Нуриханның бөтен хәсрәте — Мирзабәк, ул аны киң җилкәсе белән каплаган иде. Язмышның китек чит-читләрен түгәрәкләр өчен күпме чиләнде, ә, бер мизгел хәзер барысын да вак-вак кисәкләргә уачак. Кул сузымында гына — малай... Хәзер Сафринә үрелә дә ала... Йөзен сакал-мыек баскан усал Ләксәй абзый аңа ярдәмгә атыла...

Киеренкелек өстәгән тынлыкны озакка сузарга ярамый иде.

— Сез иртүк үзәккә җыендыгыз кебек иде, Сафринә.

— Әйберләрне Питырларга аткардым. Рәхәтләнсен дуслар. Мин Рязаньга ук кыяклыйм, Нурихан иркәм. Әнкә карчык үлем түшәгендә, бәхилләшергә чакыра, имеш.

— Хәерле сәфәр, — дип мыгырданды Нурихан. Тагын нәрсә дисен?! Аңа тизрәк болардан котылырга кирәк иде.

Тик хатын Рязаньга ашкынмый иде. Ул кулын боҗра ясап түгәрәкләде дә авызына куйды:

— Миндә коточкыч сер бар, иркәм. Ләксәй әйтә, ни дия Ләксәй мона, син, дия, марҗа... Ишет тә тораташ бул, әйеме? Тораташ бул! Мин — марҗа кызы, иркәм!

— Пошли, Серафима, пошли, — диде усал Ләксәй, сеңлесен җилтерәтеп.

— Бәйләнмә, — диде хатын, чинап. — Син нәстә аңлыйсың, карт сарык. Мәхәббәт кошым белән җүнләп саубуллашам мона. Ие, мин марҗа кызы, имеш, Нурихан иркәм. Соңгы тапкыр синең белән рәхәтләнеп чүкердәшик мона.

— Мин ашыгам шул, Сафринә.

— Ашыгасыңдыр, ие. Кияү егете кебек киенгәнсең-ясангансың ич. Мин бит мәңгегә югалам авылдан. Начарлык белән искә алма, җәме, Нурихан! Хуш, җанкисә-ә-әк!

— Хуш, Сафринә, — диде ир. Аңа баланы ышыклаган хәлдә атын куалап китәргә дә була, Мирзабәк тә, әтисен сатмыйм дигәндәй, шым гына аркасына терәлеп утыра иде. Ә ул басу иңрәтеп елаган хатынны кызганды. Нигәдер ялган белән калуы да җиңел түгел иде. Нурихан, арбадан төшеп, керпе сыман йомарланган малайны кулына күтәрде:

— Таныйсыңмы, Сафринә?

Хатын хәмердән тоныкланган яшьле күзләрен җиң очы белән сөртте:

— Кем бәбкәче бу?

— Син... синеке, — диде ир, гәүдәсе куырылып.

Бәбәген чекерәйткән Сафринә хәзер ерткыч төсле аңа ташланачак... Карт урыс белән икәүләшеп баланы йолкыячак алар. Авызыннан хәмер исе бөркелгән хатыннан җирәнгәндәй, Мирзабәк йөзен әтисенең күкрәгенә яшерде. Юк, Нурихан үлсә дә улын ятларга бирмәячәк. Мылтык арбада, ә ул атса, берәгәйле ата...

Ләкин, ни гаҗәп, Сафринәнең күзендәге битарафлык пәрдәсе ертылмады. Баядан бирле «китәбез» дип борсаланган төмсә чырайлы туганның да малайда гаме юк иде.

— Һе, шаяртырга мачтыр инде син, Нурихан. Минекен бүреләр урлады ич, — диде салмыш хатын һәм терсәк очы белән абзасының касыгына төртте: — Пашли, Ләксәй, пашли!

Нурихан, малаен күкрәгенә кыскан Нурихан, арбага кире утырмады. Әле генә тәмуг утында чытырдап янган иргә тымызык кыр җилендә суынырга кирәк иде.

Ә аяклар тыңламый, авылга таба сөйри. Анда зарыгып бәхет көтә. Әгәр соңласаң, аның капкасы гомерлеккә ябылыр сыман...

 

 

Фото: userapi.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас