Чәчмә әсәр
23 Июня 2024, 04:25

Гөл МИРҺАДИ. Чүплек. Повесть (12)

Ә менә әни-карчыгы бу килүендә кире борылырлык урын калдырмады: "Бала тапмасаң, ирсез каласың. Ә мин карт көнемдә сине карарга җыенмыйм! Авызыңа каптырганны да чәйнәп йота алмый торсаң, үзеңне гаеплә эшкә чыгарсың!" – дип сүкте. Гомергә бер дә ир белән хатын мөнәсәбәтләре турында бер-берсе белән сөйләшмәгән әни белән кыз бу юлы да ул темага сүз кузгатмадылар...

Гөл МИРҺАДИ. Чүплек. Повесть (12)Гөл МИРҺАДИ. Чүплек. Повесть (12)
Гөл МИРҺАДИ. Чүплек. Повесть (12)

(Дәвамы.)

23

Җир шары тормыш хәлләренә, кеше кайгыларына карамый әйләнә бирде. Кышкы йокыга талган агачларны шартлатып сындырган салкын төннәрне саран кояшлы көннәр алыштырды, аязга дип юраткан йолдызлы зәңгәр кичләргә алмашка, уйламаганда-көтмәгәндә, котырган буранлы, ачы җилле иртәләр килде. Очсыз-кырыйсыз кебек тоелган, үзәккә үткән гыйнвар суыклары да берзаман артта калып, өй кыекларында җиңел-җилпе февраль аеның озын боз сөңгеләре күренде... Ләкин тып-тып тамган тамчының җырына игътибар итеп, башны югары чөеп, туктап карап торырга шәһәрнең Фәридә кебек хәерчеләренең хәле булмады, Рәкыя кебек байларына күңел нечкәлеге җитмәде.

Хатынының чираттагы тискәрелегенә Марисның исе бик китмәде. Баштарак вокзалга Рәкыяны үзе алып барып йөртсә, ай чамасы үткәннән соң, бөтенләй бармас булды. Хәтта шоферын да бирмәде. Бу уйның файдасыз икәнен берничек аңлата алмады хатынына. Биюче кызның янында басып торган, көннән-көн килбәтсез юанайган, арык йөзенә төшереп, теткәләнеп беткән шәл ябынган хатынны кызгану хисе Марисның йөрәген телгәләде. Әллә кайсы ягын әнисенә, аның соңгы көннәренә, чирләгәнен сизеп, бөтен сабырлыгын җыеп, улына күрсәтмичә, үләрен көткән чагына охшатты Марис. Көннәрдән беркөнне:

– Мин бүтән монда килмим. Мин ана кулыннан бала тартып ала алмыйм. Хәтта ул ана – хәерче булса да. Сиңа да бу шыксыз уеңнан кире кайтырга киңәш итәм, – диде дә, озын кара пальтосының чабуларын җилфердәтеп, машинасына таба атлады.

Кире уйларга юл юк шул Рәкыяга. Аның өчен ул бала ни дә, ир ни: икесе дә фатир интерьеры өчен генә кирәкле җиһаз кебек. Ә менә әни-карчыгы бу килүендә кире борылырлык урын калдырмады: "Бала тапмасаң, ирсез каласың. Ә мин карт көнемдә сине карарга җыенмыйм! Авызыңа каптырганны да чәйнәп йота алмый торсаң, үзеңне гаеплә эшкә чыгарсың!" – дип сүкте.

Гомергә бер дә ир белән хатын мөнәсәбәтләре турында бер-берсе белән сөйләшмәгән әни белән кыз бу юлы да ул темага сүз кузгатмадылар. Кызының гаиләсендә нидер җитмәгәнен, ниндидер кытыршылык барын сизсә дә, бу турыда сорашырга Сания Галимовнага совет тәрбиясе комачаулады. Әмма шәхси детективларның хәбәр итүләренә караганда, Марис өенә бик сирәк кайта, күп вакыт офисында кунып кала, әле бер, әле икенче сөяркәсе янында төннәрен уздыра, хәтта ялга да алар белән китә иде. Шуңа да Сания Галимовна катгый карарга килеп, гаепнең зурысы кызында икәнен аңлап, Рәкыяга ультиматум куеп кайтып китте. Гомер буе бер укол да кадатмаган Рәкыя бала табудан уттан курыккандай курка, ул гына да түгел, ир белән хатын арасында була торган табигый мөнәсәбәтләрдән чиркана иде.

Көн дә вокзал саклап тәмам арыган хатын, Тойотасын кабызды да, арбасын этәреп чүплеккә юл тоткан Фәридә артыннан төште. Рәкыяның карары катгый иде...

Һәрвакыттагыча, кызы сикергәләп, үзалдына ниндидер җыр көйләп алдан йөгерә; арттан арбасын этәргән Фәридә чак атлый. Шәһәрнең читенә җитеп, караңгы урамнарның берсен чыкканда, кулыннан төшеп киткән сумкасын алырга иелде. Тәгәрәп киткән арбасы артыннан җитәргә ашыгып торып баскан хатын зур тизлектә үзенең өстенә ялтырап торган машина килгәнен шәйләде. Арба алдыннан сикергәләп барган, берни сизмәгән кызын күреп калып, сабыена коточкыч үлем янавын күреп, куркуыннан, җан әрнүе белән:

– Әдилә-әү! – дип, тамак ярып бер кычкырып әллә өлгерде, әллә юк, машина арба өстенә килеп менде дә, ниндидер көч хатынны юл кырыендагы бордюрга алып бәрде. Кычкыра-кычкыра әнисенә таба йөгергән баланы озын кызыл тырнаклы куллар эләктереп, машина эченә тартып алдылар.

– Үлде әниең! Үлде!!! Баруында файда юк! Тик утыр!

Машина бер кешесез караңгы урамга кереп югалды.

 

24

Фәридә аңына килгәндә, шакмаклы бизәкле чана шәл ябынган карчык аны тун якасыннан тотып, ашыга-ашыга бозлы юлдан сөйри иде. Ягымлы әбине таныды ул, тик кая таба алып барганын гына аңламады. Хатын, ыңгырашып, артка, кызы калган якка карады. Әмма үзенең артыннан боз өстендә сузылып калган кан юлын күреп каушап калды. "Карале, бая «Әдилә-әү!" дип кычкырганда, аның тавышы чыкты түгелме соң? Ул әллә сөйләшә ала башладымы? Аптыраулы карашын карчыкка төбәп, ул тагын да кычкырып җибәрде:

– Тукта! Кая алып барасың мине? Әдиләм кайда? Тукта-а! – дип кычкырды. Өстенә машина килгәндә Әдиләсе өчен куркып ачылган теле аны куандырмады. Хатын ул турыда уйларлык хәлдә түгел иде. Карчыкның аны тыңларга да җыенмаганын күреп, җиргә, карга тотынып карышырга кереште, ничек тә туктатырга тырышты. Болай да авыр йөкнең, өстәвенә, тыпырчынып комачаулаганына түзмәде карчык: туктап, хатынның битенә бөтен көченә чабып җибәрде. Хәлсезләнгән Фәридә шул мизгелдә татлы караңгылыкка чумды.

Анда аңа җиңел иде.

...Караңгылыкны ерып чыгып, йомшак болытка утырды да, талгын җилдә рәхәтләнеп яктылыкка дөньяга очты Фәридәнең җаны. Рәхәт иде аңа. Ялгызлык салкыны бөркелеп торган шыксыз дөньяга бу юлы кайтасы килми иде хатынның. Шуңа ул очкан җанын тотып калырга ашыкмады да, тырышмады да. Очсын, очсын...

...Кинәт, арык гәүдә буйлап хатынның аңына буйсынмыйча барлыкка килгән көчле хәрәкәтләр Митьканың баласын якты дөньяга куып, этеп чыгардылар.

Баласы булачагын Митькага белгертмәс өчен, җиде ай буе корсагын буып, тамагына ашамый йөргәннең кәсафәте кирәгенчә үсеш ала алмаган, тәмам хәлсез, кило чамасы гына авырлыктагы ир бала кычкырып елап дөньяны да, аны тудырган анасын да сәламли алмады. Бу минутларда сыраханәдә тамак чылатып, хатын белән баланы күз алларыннан югалткан өчен сакчы ирләрне канга батырып тукмаган Бригадир үзенең баласы дөньяга килгәнен белмәде дә. Ә нарасыен күрәсе дә, беләсе дә килмәгән анасы теге дөньяның ишек төбендә тора иде.

Дөньяның алдын да, артын да күп күреп, йөзен чытмаска өйрәнгән Кәтифә карчык кына, үзе белгән телдә Ходай Тәгалә белән сөйләшә-сөйләшә, баланың кендеген кисеп, аңа озын, бәхетле гомер юрады да, яңа туган сабыйны чүпрәк-чапракка төреп, иске юрган җәйгән мич башына мендереп салды.

 

25

Ак болыттан ак болытка сикереп озак очты зәңгәр күктә Фәридәнең җаны. Әмма барыбер тынгы тапмады, ахры, кире төшеп хатынның йөрәгенә кунды. Сынауларын, әрнүләрен мулдан бирсә дә, үзе яралткан бу бәндәсенә Аллаһы Тәгалә йөрәкнең дә көчлесен бүләк иткән иде. Борынын ярып кергән сасы искә укшып аңына килгән хатын: "Йә, Хода, чүплеккә тагын бозылган йомыркалар китереп аударганнар, ахры”, – дип уйлап, йөзен чытты. Торырга

уйласа, ниндидер сасы май сөртелгән шәрә гәүдәсенең  аяк-кулларыннан такта сикенең баш-башларына бәйләп куелганлыгын шәйләде. Мин кайда, дип уйлап өлгермәде, кинәт үзенә текәлеп карап утырган, яшен дә билгели алмаслык, хан заманындагы карчыкны күреп, куркып китте. Ә карчык исә сискәнмәде дә, дәшмәде дә. Өтеп алырдай зәһәр карашы белән, нәзек иреннәрен тагын да җыя төшеп, Фәридәгә текәлеп карап торуын дәвам итте.

Үзен жайсыз рәвештә бәйләп куйган, әле килеп сүтәргә дә уйламаган карчыкка Фәридә үзе дә башта ачуланып, хәтта нәфрәтләнеп карады, әмма сәер карчыкның хәрәкәтсез үткен карашы астында түзмәде, башын читкә борды. Аннан шәрәлегеннән оялып, баулардан котылырга тырышып бәргәләнде, кызарган йөзен, оят җирләрен яшерергә талпынды. Аннары бу тышкы оялулар онытылды. Карчыкның үткен карашы гаепли, телгәли, үзәккә үтеп керә, ачыктан-ачык сүгә иде. Фәридә әллә нинди зур гөнаһлар кылган кебек сизде үзен. Һаман да күзен дә йоммый, керфеген дә селкетми аңа төбәлеп, җанын телгәләп, битәрләп, тәнен камчылап утырган карчыкка туры карый алмый җәфаланды. Үзе дә сизмәстән, карашын яшерә-яшерә, гаебен эзли башлады: "Кайда ялгыштым? Нинди авыр гөнаһларда гаепли ул мине?"

Хатын, һушына килеп, эчендәге бушлыкны сизде, күзләрен шар ачып, кипкән тирегә генә калган корсагына төбәде. «Үлгән. Бала үлгән. Мин үтерүче. Үз баламны үзем... Хатын, ыңгырашып, тешләрен кысты. «Буганнарыма, ачлыкка түзми үлгән. Мин – үтерүче”, – дигән уйларыннан, оятыннан бәргәләнеп елый башлады.

Тагын Әдиләсе исенә төште. "Балам, бала! Әдиләм? Әдиләм кайда? Юк... Юк, юк, булмас!" – дип, коточкыч уйларын, фаразларын куарга тырышты, күзләрен йомды. Фараларын яктыртып, үзенең өстенә чыелдап килгән чит ил машинасын күз алдына китереп, кычкырып җибәрде хатын:

– Ул! Ул урлаган баламны! Әдиләм! Әдилә-әм!

Карчык өтеп-өтеп алырдай күзләре белән усал карап утыруын дәвам итте. Тереләй җәзалаган бу караш астында яткан Фәридә:

– Мин, мин генә гаепле, кызым! Кызым, кызыкаем минем! Карынымдагы баламны интектергән өчен генә каһәре сукты Аллаһның, – дип такмаклый-такмаклый, үзенә хөкем чыгарды. – Шуның өчен мине синсез калдырды ул! Әдиләм, Әдилә-әм, гафу ит мине! И Ходаем! Дөрес, дөрес, үзем гаепле-е...

Үксеп елады да елады, күз яшьләренә тыгылып әллә аңлы, әллә саташулы уйларын тезеп сөйләде дә сөйләде хатын. Бертуктаусыз аккан савыгу, чистарыну, күңел сафландыру яшьләре Фәридәнең чигәләре, ак чәчләре буйлап агып, сәкенең как такталарына, идәнгә тамдылар. Озак дәвам иткән елауга бермәлне эссе мич башыннан песи баласы тавышы кебек кенә чыелдап чыккан бала тавышы кушылды. Гаҗәпләнеп, кинәт үксүдән туктаган әнисен эзләп булса кирәк, тавыш, тынлыкны ярып, ярсыганнан-ярсыды, Ярсыганнан-ярсыды.

26

– Мин сөйләшә алам. Сөйләшәм! Димәк, мин телсез булмаганмын!

Инде ничәнче тапкыр Фәридә шул сүзләрне үзенә үзе кабатлый. Сәер әби тышка, ихатасына чыккан чакта, әлбәттә. Куанырга да белми, еларга да. Барысы да исендә: машина фаралары, алдан йөгергән кызы, үзенең куркып кычкырганы. Күзен йомса, күз алдыннан да китми. Ярый әле авыр уйларыннан янында яткан сабые тартып чыгара.

Әйе, Кәтифә карчыкның теге кичтә Фәридәнең кул-аякларын ычкындырып, баш очына каз мамыгыннан тутырылган йомшак зур мендәр салып, буш күкрәге өстенә елап арыган кечкенә сабыен китереп салганына да ай тулып узды. Көләч апрель кояшының җылы нуры урман эчендәге ачыклыкта утырган бәләкәй генә җыйнак өйнең тәрәзәсеннән кереп, әнисенең куенында йоклаган кара чәчле, кара күзле бәләкәй генә сабыйны иркәли.

Күп сөйләнергә яратмый Кәтифә әби. Баштарак, имгән баласына карап, Әдиләсен уйлаудан туктаусыз балавыз сыккан Фәридәне:

– Бала өстендә елама! Ярамый! Әдиләң исән. Табарсың, сабыр ит. Күп сөйләп, елап, көчеңне әрәм итмә, – дигән кырыс сүзләре белән туктаткан иде, шуннан соң хатынның сәер карчыктан бер авыз сүз ишеткәне юк. Сүзләре дә кызык: татарчамы, түгелме – белмәссең. Аңлар өчен бик игътибарлап тыңларга кирәк.

Бертуктаусыз өйнең бәләкәй ягында, ике бүлмәгә уртак мич авызында булашты Кәтифә әби. Әллә нинди үләннәрне кайнатты, төнәтте, үзе пышылдап кына сөйләнде. Үлән суларын үзе генә белгән микъдарда, үзе генә белгән сәгатьләрдә Фәридәгә эчерде. Хатынның булмаган сөтләрен төшерде. Атна үтеп, аз гына һуш кереп, исәя төшкән баласы сөт сорауга Фәридәнең күкрәкләре тулды, үзенең дә баланың астын алыштырырлык, аны имезерлек көче, хәле барлыкка килде. Иң акылга сыймасы, иң искитмәлесе Фәридәнең кайчандыр бөтен булмышы белән күрәлмаган, үлем теләгән баланы кулыннан да куймаслык сөеп, сокланып туймас хәлгә җитеп ярата башлавы иде. Айлар буе хатынның йөрәген, күңелен кимергән корттан – нәфрәт хисеннән нинди көчләр белән арындыргандыр бу сәер карчык. Әмма тирләп-тирләп, ашыгып-ашыгып, суырып күкрәген имгән нарасыеның маңгаендагы тир бөртекләрен сөртә-сөртә, Фәридә: "Ничек сине яратмаска мөмкин? Әй, мин, сантый, сантый", – дип уйлады, үзенә үзе аптырады, үз-үзен битәрләде... Һәм баласын җирдәге бөтен аналарга караганда да мең кабат көчлерәк, мең кабат ныграк ярата кебек тойды.

Ә караңгы нарат урманның сукмагын табып Кәтифә әбигә дәваланырга килүчеләр өзелмәде. Алар китергән азыклар әллә ни арада туклыклы ашлар булып пешеп, Фәридәнең өстәленә чыга тордылар.

Илнур исеме астында дөньяда яшәргә тырышып-тырмашып үсеп килгән бала, өч ай тулып, төннәрен тыныч йоклый башлагач, мич буендагы сәкенең тылсым көчен Фәридә дә татыды. Нидер кушылган май сөртеп, көчле сизгер бармаклы куллар ясаган массаж хатынның арык тәнен, бөкресе чыгып башы күкрәгенә иелгән гәүдәсен тәмам җиңеләйтте, яшәртте, турайтты. Беренче көннәрне әбинең дәвалауларыннан соң үзен тукмап бәргән кебек хис итеп, өйнең зур ягына мүкәләп, шуышып чыгып ятса да, атна-ун көн үтүгә Фәридәгә дөньяда шул как такталы сәкедән дә йомшаграк урын, карчыкның үзе кебек карт наратларның яшел ябалдашларына ышыкланып утырган гади өенннән дә рәхәтрәк җир юк кебек тоела иде. Әдиләсен өзелеп сагынганда түгәрәк кебек тоелган бәхете кителеп, коелып юкка чыгардай чаклары күп булса да, сугышка керер алдыннан бирелгән тынлыктан, ялдан ләззәтләнгән яугир кебек хис итә иде үзен Фәридә.

– Аз гына ял итәм, Илнурны үстерәм дә, сине эзлим, кызым, эзлим, көт, – дип, төн саен әллә үзенә, әллә үзе кебек моңсу айга пышылдаган хатын ул очрашуның шул ай белән җир арасыдай ерак икәнен әле белми иде.

(Дәвамы бар.)

Фото: Freepik.

Гөл МИРҺАДИ. Чүплек. Повесть (12)
Гөл МИРҺАДИ. Чүплек. Повесть (12)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас