Чәчмә әсәр
22 Июня 2024, 04:25

Гөл МИРҺАДИ. Чүплек. Повесть (11)

Әнисен озаткач та бүлмәсенә кереп бикләнгән Рәкыяга игътибар итмичә, Марис мәхәббәт төненә әзерләнде: кибеткә чыгып яхшы шәраб, җиләк-җимеш, кабымлыклар алып керде, өстәлне бизәде, шәмнәр яндырды, роза чәчкәләрен өстәлнең уртасына, вазага утыртты, бүләген дә онытмады. Акрын гына кызның ишеген шакып: – Сөеклем! Мин сине кичке ашка көтәм, – диде. – Мин хәзер, – дип җавап бирде Рәкыя, бераз тавыш-тынсыз торгач. – Мин хәзер...

Гөл МИРҺАДИ. Чүплек. Повесть (11)Гөл МИРҺАДИ. Чүплек. Повесть (11)
Гөл МИРҺАДИ. Чүплек. Повесть (11)

(Дәвамы.)

21

Искиткеч матур чит ил курчагы "Мерседес"ның иркен салонына очты. Машинаның йомшак кәнәфиенә чумган Рәкыяның күзләре ут чәчә иде. Берни аңламаган ир, сабырлыгын җыеп, шофер алдында тавыш куптармады. Кайткач кына сүз башлады:

– Әлегә тиклем яшәдек – бала да кирәкмәде, хәтта андый теләк тә белдермәдең, Рәкыя. Монсы ни кыланышың, аңлатып бир, зинһар?!

– Без – гаилә. Безгә бала кирәк! Ул кыз безнеке булырга тиеш! – дип, хатын тагын соңгы көннәрдә туктаусыз кабатлаган сүзләрен тезде. Үзе, ярсып, фатирның бер бүлмәсеннән икенчесенә, өстендәге тун, шарф, кофталарын салып чәчә-чәчә, йөренде дә йөренде.адва

– Соң, гаилә булгач, бала теләгәч, әйдә, тап соң үзең, мин каршы түгел бит, Рәкыя...

– Юк! – дип, ирен тыңлап та бетермичә бүлдерде Рәкыя. – Соң инде хәзер миңа бала табарга. Ә бу кыз үскән, матур, таза, талантлы – нәрсәсе ошамый сиңа?

– Ошый. Тик ул баланың әнисе бар бит. Ә нишләп син башта ук, җиде ел элек, бала табарга теләк белдермәдең, Рәкыя? Ә уйлап карасаң, без – гаиләме соң? механоелями – Дәшмә! Дәшмә, дәшмә! – дип кычкырып, ярсып, ишекне шартлатып ябып, Рәкыя бүлмәдән чыгып китте. «Чынлап, без – гаиләме соң?”

Бөтен булмышы белән эшенә чумган, уйга бирелергә вакыты җитмәгән, вакыты булса авыр уйларны ераккарак куган ир бу сорауга җавап таба алмады.

Яраттымы ул Рәкыяны? Гомумән, аның үз гомерендә Яратканы бармы?

Марис уйлары белән үткәннәргә, Рәкыя белән икәүдән-икәү генә калган беренче төннәренә кайтты.

Ул ерак төндә сөйләшергә дә оялган, битеннән үпкәнгә дә бүлмәсенә кереп качып бикләнгән Рәкыяның кыланышы бераз аптыратса да, ошаган иде Мариска. Әхлак дигән дилбегәне кинәт кулдан җибәргән, оятның нәрсә икәнен тәмам оныткан җәмгыятьтә бозыклык, азгынлык чәчкә ата иде ул вакытта. Үзләре килеп атланырга торган кызлар белән генә аралашкан Марис Рәкыяның үз-үзен тотышын мөселман кызларына хас оялчанлык, гыйффәтлелек дип кабул итте. «Менә ул мин эзләгән саф татар кызы, гомер юлдашы!» дип уйлады әтисенә биргән антын онытмаган егет. «Оялчан» кызның кыланышларының асылында исә гап-гади салкынлык ятканын ул төнне дә, башта туй ыгы-зыгысы белән, аннан Сания Галимовнаны хаклы ялга озату мәшәкатьләре белән үткән атна чамасы вакытта да аңламады ир. Рәкыяның: "Оялам! Әнкәй ишетер...", "Соңыннан...» – дигән сүзләре Марисның кабынырга гына торган ирлек дәртен сүндерә тордылар. Ул, сабырлыгын җыеп, көтә бирде. Бер төнлек җиңел-җилпе холыклы кызлар белән «ирекле мәхәббәт” уены уйнап өйрәнгән ир Рәкыяның саф хисләрен кыерсытудан курка иде шул...

Сания Галимовна исә, эшеннән туктагач та, Ишим каласында үзенә өч бүлмәле фатир сатып алып, кияве белән кызына әлегесен калдырып: "Яшьләргә комачауламыйм, үз алдыма тыныч булыр. Анда дусларым да күп, һава да яхшы. Ишим тыныч, бәләкәй шәһәр", – дип, китеп барды.

Әнисен озаткач та бүлмәсенә кереп бикләнгән Рәкыяга игътибар итмичә, Марис мәхәббәт төненә әзерләнде: кибеткә чыгып яхшы шәраб, җиләк-җимеш, кабымлыклар алып керде, өстәлне бизәде, шәмнәр яндырды, роза чәчкәләрен өстәлнең уртасына, вазага утыртты, бүләген дә онытмады. Акрын гына кызның ишеген шакып:

– Сөеклем! Мин сине кичке ашка көтәм, – диде.

– Мин хәзер, – дип җавап бирде Рәкыя, бераз тавыш-тынсыз торгач. – Мин хәзер...

Балкып елмайган, тәненә сылашып торган күлмәге аша мускуллары уйнап, күренеп торган ир бозларны эретерлек, ә аның кулындагы кызыл бәрхет өстенә тезеп бриллиант алка, йөзек, муенса салынган тартмачык горурларның горурларын да баш идерерлек иде. Тик Рәкыяныкын түгел...

Артык исе китми генә, рәхмәт әйтеп бүләкне кабул итте ул, тик муенына кидертмәде. Берни аңлатмаучы дежур сүзләр әйтеп, табында да утырды. Тик үрелеп кызның кулларыннан тоткан, күзгә күз карашырга тырышкан Марис гел боз салкынына барып бәрелде. Манекен белән биедемени, таш курчакны кочып үптемени! Тәмам аптыраган ирне калдырып, Рәкыя ванна бүлмәсенә кереп китте.обла

Юк, алай гына артка чигенә торган егет түгел Марис! Кыз ванна бүлмәсеннән чыгуга, егет, чишенеп, аның караватына менеп ятты да, юрганы белән башыннан ябынды. Тавыш та чыгармый, көзге алдында озак утырган кызны көтте. Минем монда икәнне белми. Мине көтәдер дип уйлап елмайды егет. Ниһаять, кыз утны сүндереп юрган астына кереп ятты. Ирнең кочагына эләккәнен сизеп, сикереп торырга уйлаган иде дә, Марис көчле куллары белән аның биленнән эләктереп, үзенең астына салды һәм шашып үбәргә, сөяргә тотынды. Кызны уяту, хатыны итү, үзенеке итү теләге белән яна иде егет. Тәне буйлап йөргән кулларны туктатырга, чит кеше иреннәренең капкын кебек эләктерүеннән авызын ычкындырып тын алырга, кычкырырга да хәле калмаган, косар чиккә җиткән Рәкыя, тәмам каушап, куркуга төшеп, елап җибәрде. Кызның күзләреннән яшь агуын сизеп алган Марис, башын күтәреп, Рәкыяга текәлде, аннан кызны ычкындырып, торып утырды. Ир кыздан аңлашу көтә иде.

– Юк, тимә миңа... Тимә... Кирәкми, – дип үкседе Рәкыя. Миңа беркем дә, бер ир дә кирәкми. Мин чирканам... дип, сикереп торып утны кабызды. Аңларга тырышса да, мондый хәлнең булырына ышана алмаган таза ирнең гайрәте, паригын салган, буяу-акшарларын юган хатынын ут яктысында күргәч, мәңгегә чикте. Ул, киемнәрен алып, башын иеп, бу бүлмәгә башка кермәс өчен, артыннан ишеген сак кына ябып, чыгып китте.

Җиде ел буена биш бүлмәле зур фатирда яшәп, җиде кабат та утырып сөйләшмәгән ике ят кеше – ир белән хатын бүген килеп ни өчен әни белән әти булырга тиеш? Мариска монысы караңгы иде.

 

22

Эчке күлмәгенә теккән кесәсендәге бишйөзлектән кулларын да алмый төнне чак үткәрде Фәридә. Иртәгәсен кичне, соңгы, өченче мәртәбә бәдрәфкә барыр вакытын җиткерә алмый интекте: "Сатылмаса гына ярар иде! Беркем дә алмаса гына ярар иде ал күлмәкле курчакны!"

Ниһаять, көн кичкә авышты. Фәридә киоск янына килде. Шаккаткан сатучыга бишйөзлек акча сузды. Милиционерны хатынның борын төбенә эзләп карангалый башлаган йодрыгын тыкты да, курчакка төртеп күрсәтте. Курчакны тун эченә тыгып, сырган ыштанының биленә кыстырды. Аннан, калган акчасын алып, вокзал эченә йөгерде. Бөтен кесәләренә тәмле пирожки, печенье, кәнфит, су шешәләре алып тутырды, бәләкәй шәмнәр, куертылган сөт сатып алды.

Берни сиздерми генә, урынына барып, сакчыларга сату акчасын тапшырды да, арбасын этәреп, кызын ияртеп чүплеккә юлланды.

Кайтып куышны җылытты. Кызын булган киемнәрнең иң матурына киендереп, чәченә күбәләк итеп тасма такты. Аннары алган тәм-томнарын фанер тартма өстенә тезде. Гади дүртпочмаклы печеньеларга куертылган сөтне ягып, торт кебек итеп өйде дә өстен шоколад кәнфитләрне ваклап бизәде. Барын да аңлап шат елмайган Әдилә төрле төстәге матур шәмнәрне кулына алды. Ана да, кыз да торт өстенә ничә шәм кадарга белмичә, бер-берсенә карашып, уйга калдылар. Аптырагач, Фәридә кәгазь кисәкләренә «5”, «6", «7”, «8” саннарын язып бөкләде дә бер савытка салып бутады. Савытны кызына сузды. Әдилә тартып чыгарган кәгазьдә «6» саны язылган иде. Фәридә алты шәмне торт өстенә тезеп кабызды да, яшергән җиреннән алып кызына бүләген бирде.

Әдилә, кулларын сузарга да куркып, бу көтелмәгән бәхетенә ышана алмый, мөлдерәмә күзләрен әнисенә төбәде. Фәридә, кызының чәчләреннән сыйпап, бит алмаларын үпте, бүләкне сабыеның кочагына салып, бәләкәй куллары белән тоттырып куйды. Курчагын күкрәгенә кысып, кымшанырга да куркып озак утырды Әдилә. Нәни бармаклары белән бүләкне сыйпарга, сөяргә, тотып карарга керешкән баласын саклык белән генә кочагыннан ычкындырып, Фәридә чәй әзерли башлады. Үзе ягымлы әбигә бертуктаусыз рәхмәт укыды. «Җирдә изге күңелле кешеләр дә бар бит! Их, Әдиләм! Бу чүплекләрдән котыласы, бу кара көннәрне ямьсез төш кебек кенә онытасы да шундый изге кешеләр арасында яшисе иде! Үзең дә киң күңелле буласы, гел яхшылык эшлисе иде! Менә бу чүплекләрне бетерерлек көчең булса икән ул! Их! Бу дөньяда явызлык һәм пычраклык кына түгел, изгелек, шәфкатьлелек дигән төшенчәләр дә барын сөйлисе иде сиңа, кызым!"

Фәридә бу уйларының коры хыял гына түгелен дә эчке бер тоемлау белән сизә иде. Бар аның көче! Теләге дә бар! Нишләп теләге булмасын – ул әни кеше бит! Шушы баскан урынында биеп торган, күзләреннән шатлык нурлары сибелгән газиз баласының чүплектә калачагы белән кайсы ана килешер! Күкрәгендә ана йөрәге типкән бер кеше дә баласына бу язмышны теләмәс! Шушы уйлары бүген Фәридәгә яшәргә көч бирә түгелме соң? Югыйсә, чүплеккә килеп эләккән бәндәләрнең йөзләрен дә исендә калдырып өлгерми ул. Юкка чыгып кына торалар бит... Алышынып кына торалар...

...Курчак һаман җырлый. Әдилә аңа кушылып бии иде. Фәридә, кызына сиздерми генә, торт өстендә янып беткән шәмнәрне яңаларына алыштырды.

(Дәвамы бар.)

Гөл МИРҺАДИ. Чүплек. Повесть (11)
Гөл МИРҺАДИ. Чүплек. Повесть (11)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас