7
Ә яшәү чылбыры әкрен генә бала белән тоташа иде. Баксаң, Нурихан туганнан бирле икенче бер җан иясе өчен яшәгән. Атасы үлгәч калага китүләр, буйдак тормыш, кире авыл туфрагына аяк басулар, хәтта Шәрифәнең яшьтән үк өнәмәүләре гел малай файдасына икән. Хәзер алар икәү: чәче чаларган ир һәм «әттә» дип тәтелдәгән Мирзабәк.
— Улың тач син, — дип сөендерә картлар. — Бу җегет нәселегезгә асыл өстәмә.
Яңаклары суырылып эчкә баткан малай, үсеп-тазарып, буй калкытты. Нурихан килгән саен, карт белән карчык исәп-хисап тоталар иде:
— Кашык белән ашый...
— Эт кебек шыңшымый...
— Мунча ярата...
— Аш түгелсә, күлмәген юдырта...
— Рәсемле китаплар «укый»...
— Телевизордан әкиятләр карый...
— «Әттә» сүзен еш әйтә...
— Сине сагына, Нурихан...
Сагынадыр, ул бит аның әтисе. Кыш үз җырын җырлады, алда сандугачлары белән яз моңлана. Малайны өйгә алып кайтырга вакыт. Быел Нурихан алмагач үсентеләрен Йосыф аланына утыртты. Ике ир-ат — берсе озын, берсе кыска — бакчада кайнашырлар. Әйе, алып кайтырга вакыт. Шәрифә дип очына-очына яралы канатларны җилписе түгел инде. Ул ире белән үзәктә көн итә. Ә авыл халкы иң биек таудан гайбәт чанасына утырып шусын! Аңа кемнән куркасы әле. «Бүреләр урлаган малай» Сафринәнең исендә дә юк. Сәрхуш хатын Мирзабәкне күргән очракта да танымас иде. Ә Нурихан, аталап, аны Сафринә белән мәңге күрештермәячәк. Ходай да иргә булыша: хатын менә-менә үзәккә күченәчәк, ди. Димәк, чуалган төен үзеннән-үзе чишелә. Әгәр сәрхуш түти баланы әз-мәз төсмерләп шик белдерә икән, зарар юк. Авылда аракы колының «авышкан» дигән аты-чаты бар. Аңа беркем ышанмаячак.
Уйларына чумган ир Сафринәнең бүрәнә өстенә килеп утырганын сизмичә калды.
— Кем белән сөйләшәсең, иркәм? Иреннәрең кыймылдый, — диде хатын, күлмәк итәген тезенә кадәр сыпырып.
— Үзем белән, — диде Нурихан.
— Менәтерәк мәзәк! Нишләп алай, иркәм? — Акыллы кеше белән сөйләшүе рәхәт.
Сафринә тешсез авызын ерып кеткелдәде:
— Җенләнмәгәнсең икән әле, иркәм.
— Итәгеңне төшер, Сафринә. Синең җүн тауар кызыксындырмый.
— И, тәүфыйклы песи дә инде син, иркәм. Сиңа зарланыйм дим бераз, иркәм. Авылда мине санламыйлар, минем белән беркем дә исәнләшми. Рәхмәт, син, йөзеңне чытып булса да, бер-ике кәлимә әйтәсең.
— Кайчан күченәсең, Сафринә?
— Бригат Фазыл, иртәгә дә иртәгә, дия. Әйберләремне җыйдым, көтәм мона, иркәм. Ул үзәккә аягым да тартмый мона.
Сәрхуш ни сабын, ни тарак күрмичә майланып укмашкан сары чәчен бармаклары белән аралады.
— Ирексез баштан күчмә, — диде ир, сүз юктан сүз ясап. Һай, киңәшен теш арасында гына кысып калдырса икән!
— Үзәктән Орловка якын шул, иркәм. Анда минем чын дуслар, иркәм. Питыр, Лексей, Машалар анда. Нишләптер, ул аулда чиркәү чаңы какканда, күңелем тулып җылыйм мин, иркәм. Үксепләр-үксепләр җылыйм. Татар башым белән, иркәм! — дип мышкылдаган хатын, үзенең марҗа икәнен искәртеп, Нуриханның баш түбәсенә чүкеч белән кыйный иде. — Син, иркәм, көлмә, яме! Абау, чыраең караңгыланды! Миннән җирәнәсең, ахры, иркәм? Тәки миңа күз атмадың, җегет. Ә мин сине өзелепләр сөйдем. Хәзер дә сөям, иркәм. Мона син настояшный ир хет. Буй дисәң — буй, көч дисәң — көч. Кочагыма каен утыннары ягып иркәләр идем. Хәтерлисеңме, теге төндә без...
Нуриханның ачудан муен тамырлары чатнады.
— Авызыңны яп! — диде ул. — Авызыңны яп!
— Ярар, ярар, иркәм. — Сафринә читкәрәк этелде. — Син бүтәнне сөйдең шул. Әле ишеттеңме соң, Шәрфә Наратлыкта ич. Ире белән тынышмаганнар, ди. И ызбасын чистарта, и чистарта. Гайнанга ул наз күрсәтмәде, шуңа ире эчте дә аның. Җә, иркәм, бригат Фазыл килмәде микән?
Нурихан бу яңалыкка исе китмәгән кыяфәт чыгарды. Кыштан бирле ул Шәрифә белән күрешмәгән иде. Эрегән тәрәзәләр тагын бозланды, капка төбен тагын кар күмде. Йөрәктә дә боз дәрьясы иде. Ичмасам, өзеп-кисеп: «Мин сине яратмыйм», — дисә икән!
Йөздә — ис китмәү, ә күңелдә өермә иде. Менә ул Нуриханны бөтереп алды да күкләргә кадәр очырды. Ә болытлар йом-йомшак. Шәрифә куллары шикелле бугай... Озын толымның аны беркайчан да иркәләп сыйпаганы юк... Ире белән тынышмаган алайса.
...Йосыф аланында кодрәт Шәрифә белән кабат очраштырды. Сукмак тар, бер-береңә бәрелмәс өчен, кемдер юл бирергә тиеш. Нурихан җитди, ә Озын толым елмая...
— Нихәл, Нурихан?
— Аллага шөкер, — диде ир.
— Алма бакчаң бигрәк матур...
Акыл «оныт» дип язган карарны йөрәк бер минут эчендә аркылы-торкылы сызды.
— Урманда нишләп йөреш, Шәрифә?
Хатын кулындагы бәләкәй киндер капчыгына ымлады:
— Минем шул инде, дару үләннәре. Май ахырында барча үлән дәва, дияр иде әбекәй.
— Кая, миңа дигәне юкмы?
— Сиңа нәрсәдән кирәк соң? Кай төшең авырта?
— Миңамы? — Нурихан бармагын күкрәгенә табан бөкте. — Йөрәк минем...
— Духтырлар сәбәбен әйттеләрме соң?
— Алар белми. Яратуны бастыра торган хикмәтле үлән кирәк миңа...
Каушаган Шәрифә капчык бавын бер чиште, бер бәйләде.
— Син нәрсә, Нурихан... Андый үлән дөньясында юк. Мин дә... мин дә синең сыман ышанган идем. Сафринә тилебәрән орлыгы ашаткан иде. Биздерә ул, яратуны бетерә, дип. Син мине, ярым үле хәлемдә күтәреп, Фәсыйлә әбиләргә чапкансың...
Ир хатынның дерелдәгән иңнәреннән кочты.
— Йә, кемнән бизмәкче идең инде син?
Озын толым ике арага капчыгын кыстырды:
— Артык якынаясың, Нурихан.
— Бүре түгел, тешләмәм, Шәрифә.
— Бүре дигәннән, аларны тәки урманнан кудың син. Алланың рәхмәте яусын!
Шәрифә шома гына баягы сораудан кача иде.
— Җә, җавап бир, киребеткән.
— Зинһар, җөдәтмә, Нурихан! Синнән, бик төпченсәң, синнән!
— Нигә, Шәрифә? Хатынның йөзе боекты.
— Кем белгән аны... Сиңа гел киреләнәсем килеп тора иде. Сафринә миннән чибәррәк, ул тутырган тавык төсле тулы гәүдәле, ә мин ябык чебеш идем. Янәсе, ник әле син миңа кызыгасың.
— Йөрәк эше бит бу, Шәрифә! Минем өчен авылда иң чибәр кыз син идең.
— Аннары... аннары әти дә гел каршы иде. Солтанбәк кавемен җир йотсын, дия иде.
— Алай икән...
— Язмыштан узмыш юк, Нурихан. Безнең сәгать сукмагандыр. Иртәгә кил... Кичкырын кил. Яшь карлыган яфрагы белән чәй эчәрбез.
— Киләбез, — диде Нурихан, һич кыстатмыйча. Ул күкрәгенә терәлгән капчыкны алмакчы булды, әмма Шәрифә аны кысып тоткан иде. — Шәт, чәй белән генә чикләнмәбез, ә? Мин бит буш китмәм, бирнәләреңне әзерләп куй.
Әллә моңарчы урман телсез-моңсыз иде микән, һәр агачның һәр ботагында тирбәлеп кошлар сайрый башлады. Юк, кошлар гына түгел, күңел җырлый иде. Ә ир-ат күңелендәге җыру бөтенләй үзгә ул!
Шәрифә куаклар эченә кереп күмелгәнче урыныннан селкенмәде Нурихан, аны күз нурлары белән коендырып, иркәләп-сөеп озатып җибәрде. «Иртәгә кичкырын кил...» Мәхәббәтнең башы, азагы юк. Алар һаман бер-берсен ярата. «Иртәгә кичкырын кил...» — «Киләбез». Нурихан ике ир-егет исеменнән вәгъдә бирде. Дулкынланган хатын, мөгаен, «без»нең ниләр аңлатканын уена да китермәгәндер. Ихлас яратса, берьюлы икесенә дә наз-җылысын өләшер. Яратмаса?.. Көндәш — әрем әчесе, ә көндәш баласы — икеләтә әрем әчесе, диләр. Шәрифәдә сабырлык һәм миһербанлык ни чамадыр бит.
Тыкрыктагы бүрәнәләр өеменә тагын Сафринә менеп кунаклаган иде.
— Зарыгып-зарыгып сине көтәм, иркәм, — диде ул, мутланып. — Күзләрем талды мона.
— Ни йомыш, Сафринә?
— Иртәгә тучны апкитә Фазыл.
— Хуп, — диде Нурихан, туктамыйча гына.
Бу хатынның җанында ниндидер астыртын мәкер бөреләнә кебек иде.
— Кабаланма, чү, иркәм! — Хатын туп төсле аның алдына сикерде. — Кабаланма, мин сиңа теге серне тишәм. Китә-нитә калсам, ишет мона.
— Нинди сер?! Башымны әйләндермә, Сафринә.
— Тишек сер, иркәм! Әйдә ызбаңа. — Сәрхуш аның беләгенә сарылды. — Әйдә, иркәм. Аерылышу хөрмәтенә соңгы тапкыр назлармын үзеңне. Аһ, иркәм, никләр сөймәдең син мине?
— Узынма, — диде Нурихан. — Ачуымны китерсәң...
— Нишләтерсең, иркәм? Сөякләремне шыгырдатып бер кочакларсыңмы? — дип ыржайды Сафринә. — Сукмыйсың син. Сезнекеләр кыз-катынга йомшак халык. Шуңа бәхетсез дә сезнекеләр. Мона син Шәрфәгә өйләнә алмыйсың. Шулай дигән идемме элгәрерәк? Исеңдәме? Бу сер мәрхүмә әбекәй белән миндә генә. Әбекәй, берәүгә дә әйтмә, итуса, сине Миннеханның малае атып үтерә, диде үлгәндә. Атасың, пычагым!
Салмыш хатын егылмас өчен бүрәнә башына таянды.
— Тыңла, иркәм. Борын-борын заманда, кәҗә команда, сарык... әй, әкият түгел бит әле, кызганыч бәян. Кыскасы, иркәм, моннан фәлән-фәлән еллар элек, әле дөнҗада син дә юк, мин дә юк, Наратлык урманында егет белән кыз төн куна. Безнең әбекәй иртүк каен себеркесе кисәргә бара да күрә боларның кочаклашып имән төбендә йоклаганын. Әбекәй инде ах та вах. Җегет, билгеле, кайнар, әбекәйнең чигәсенә мылтык тери. Әгәр дә мәгәр авылда кыңгырау шылтыратсаң, бүре урынына атып дөмектерәм, ди. Әбекәй, авызыма йозак салам, дип ант итә. Озакламый кыз икенче җегеткә кияүгә чыга. Урман пәриләренең исемнәрен әйтимме? Җегет — синең атаң, кыз — Шәрифәнең анасы.
Хатын-кыз гайбәтен тыңлап торган ир чүпрәк инде ул. Билалетдин абзый хатыныннан кара көнләшү белән көнләшә иде. Имәндә икән чикләвек! Ләкин үпкән-кочкан — җилгә очкан. Яшь чакта кем кемгә гыйшык тотмас.
— Тукта, мыскыллап елмайма, сернең төбе бик тирән, иркәм. Кыз иренә көмәне белән килә. Урмандагы кыеш-мыешлар эзсез узмый. Кыскасы, шул, иркәм: Шәрифә — Миннехан кызы! Шәрифә — синең апаң! Сез — туганнар!
(Дәвамы бар)
Фото: stihi.ru