(Дәвамы.)
Аны табарына ихлас ышанса да, онытылып барган йөзен исенә төшерергә тырышса да, бәләкәй йөрәгенә еш-еш кына курку хисе үрмәли торган булды. Ул хис тыпырдап биегән чагында үзен күзәткән урта яшьләрдәге ир белән хатынның күз карашлары белән очрашканда тагын да ныгый, куәтләнә барды. Үз дөньясына, үз кайгысына бикләнгән ана исә кызының шөбһәләрен сизмәде.
15
"Ялгыз булырга кирәклеген яхшы беләм бит. Нәрсә дип якын китердем шул телсезне?! Шуның баласын! Жәлләдем. имеш... Әллә кайда калган Әлфиягә охшаттым, имеш! Сантый! Минем кемнедер кызганырга хакым бармы соң инде?! Күңел дигән нәрсәнең чүплектә кирәге бармы? Нечкә күңелле кеше чүплек Бригадиры буламы соң?! Әй, сантый? Кемгә кирәк ул синең күңелең? Әнә! Телсез хәерчегә дә кирәкми бит ул! Төкерде ул синең изгелегеңә! Шуның белән бергә яшәп карарга уйладым, имеш... Юләр! Сантый!!!» Митька үзен тирги-тирги, үзеннән көлә-көлә, эчте дә эчте...
Ә бүген аның шеф янына бара торган, чүплекнең туктаусыз эшчәнлегеннән кергән акчаларны илтеп тапшыра торган көне. Ул моны хәтта исерек килеш тә онытмый. Онытып кара! Онытмавың хәерле...
Митька аның белән бик күп еллар элек, эшсез, ач һәм хәлсез, яшәр урынсыз, бер чарасыз вакытында танышты. Шеф ул заманда – бәләкәй генә бер предприятиенең хуҗасы, ә Мостафа яңа гына төрмәдән котылып, эш эзләп төрле оешма бусагаларын таптап йөрүче бер мескен иде. Тап-таза, хөкем ителмәгән, укыган яшьләр эш таба алмаган заманда әлегә тиклем башы төрмәдән чыкмаган бер бәндәне кем эшкә алсын соң?! Мостафа моны аңлаган, төшенкелеккә бирелә башлаган иде инде. Күзләренә дә зәһәр ачу, нәфрәт хисе кунган иде. Чүплекнең Бригадирсыз калган кемнәрдер үтереп ташлаганнар иде.
Митьканың башка барыр урыны юк иде.
Шеф – берсүзле кеше. Һәм бер хиссез кеше. Чүплектәге һәм чүплек белән шеф арасындагы мөнәсәбәтләр тик акчага һәм каты кулга корылган. Митька белән икесенең арасында да нинди дә булса хиснең эзе дә юк. Монда нәфрәткә дә, хөрмәткә дә урын каралмаган. Бары буйсынучының яшәү теләге генә бар. Бригадир белән хәерчеләр арасында да бернинди мөнәсәбәтләр дә юк. Булмаска тиеш... Бары яшәү теләге... Бүген – бар, иртәгә – юк.
«Сантый бит мин. Бу хатын белән бала турында ул белеп калса... Телсез булуына карап тормас... Минем дә баштан сыйпамас... Әле дә озак яшәтте. Аның чүплеккә кысылышын бер мин генә беләм бит. Ул бит актан ак, пакьтан пакь... Аның туймас нәфесе, түрә куллары чүплек пычрагына буялганын беркем белми. Сак булырга кирәк...”
Бу уйлары Мостафаны айнытып җибәрде. Ул ашыга-ашыга үзен тәртипкә китерә башлады – шәһәргә барырлык хәлгә, хуҗа алдына басарлык кыяфәткә. «Бу тормышта әкияткә урын юк: Әлфияне телсез хәерче алыштыра алмый, узган гомерне дә, бүгенге чынбарлыкны да үзгәртеп булмый. Чүплеккә бер килеп эләккәнсең, тормышның төбенә, пычрак чокырына бер төшкәнсең икән – кире чыгам дип өметләнмә. Ошыймы, ошамыймы көн күр, яшәргә тырыш. Синең хыялланырга хакың юк. Шеф кебек кешеләргә карата йөрәгеңдә бер хис тә уятмавың хәерлерәктер... Йөрәк дигәнеңдә дә чүплек әле ул: уе да, хисе дә, теләге дә тәртипсез бер хәлдә...” Мостафа, куышыннан чыгып, үзен шәһәр ягына атларга мәҗбүр итте.
16
Рәкыяның әнисе, алтмыш бишенче яше белән барган ялгыз карчык, ел да кызы белән киявендә Яңа ел бәйрәмнәрен уздырып, ике-өч ай кунак булып кайтып китә. Быел да элекке Октябрь бәйрәмендә әйтми-нитми килеп төшкән иде, өйрәнелгәнчә, ике ае үтүгә, нишләптер, декабрь азагының чатнама суыкларына да игътибар итми, кайтырга җыенды. Елдагыча, бу юлы да, ветеран кенәгәсен күрсәтеп, поездга бушлай утырып кайтып китүне хуп күрде. Затлы тунга төренеп тә тиз арада өшеп өлгергән утыз дүрт яшьлек иркә кыз, әнисе утырган поездга кулын болгагандай итте дә, машинасына юнәлде. Ашыгуына карамастан, Рәкыяның игътибарын уң як мәйданда бер төркемгә Җыелган халыкның дәррәү алкышлары җәлеп итте. Юк– барга исе китми торган гадәтен онытып, Рәкыя түгәрәкнең уртасына үтте. Илһамланып, очып биегән кызчык җыя иде әлеге алкышларны. Хисләренә бирелеп түгел, аек акылының сәгать кебек эшләвенә буйсынып, хатын таштай катып калды. Аның башында искиткеч зур планнар барлыкка килде. Теләкләрен иренә генә җиткерәсе калды. Затлы күлмәк, алтын-көмешләр сораганда «юк» дигән сүзне белмәгән ире – Төмән өлкәсенең күренекле эшкуары Марис Талипович, кирәк икән, тауларны да күчереп куя ала.
Рәкыя – әнисенең бердәнбер кызы, бер бөртек баласы. Әтисе булгандырмы, юктырмы, ул аны хәтерләми дә, белми дә. Үзе бик иркә, тәкәббер, үзсүзле булып үссә дә, кырыс әнисеннән һәрчак шөрли торган булды. Шуңа, бәләкәйрәк чагында әтисе турында бик сораштырасы килсә дә, әнисенә мөрәҗәгать итәргә базнат итмәде. Ә үсеп җиткәч, янында әтисен, бабасын, әбисен кем кирәксә, шуны алмаштырырлык гайрәтле әнисе булгангамы, өендә аның карамагында телевизор, видеосы, музыкаль үзәге, чит ил кассеталары, затлы киеме күңеле ни тели, шул булгангамы, әти дигән кешенең кирәклеген дә сизмәде. Мәктәпкә йөрисе килгәндә генә йөреп, күп вакытын өйдә берүзе «телик” йә «видик» карап кына ятса да, икеле, өчлелек кенә белемнәре янына әнисе ярдәмендә шыр бишлеле аттестат һәм алтын медаль эләктереп, гомуми-мәҗбүри укуны тәмамлагач, башкача укып мәшәкатьләнмәде бачак бай кияүне көтеп, тыныч кына, бер үзгәрешсез тормышын дәвам итте. Табигать биргән акылы, сәләте булса да, алар Рәкыяның яхшы сыйфатына әверелмәделәр, ә киресенчә, кинәт баш күтәреп, холкының тискәре якларына булышлык иттеләр. Аның дөнья белән кызыксынуы чәч буяу, маникюр, педикюр, массаж, маска, бизәнү-төзәнүдән ерак китмәде. Әмма бу өлкәдә ул унҗиде яшендә үк «спец» иде инде. Өйгә килеп аны хезмәтләндергән чәчтараш, модель кебек кешеләрдән башка ул беркем белән дә аралашмады. Начар компанияләрдән куркып, әнисе бердәнберен кич чыгармады, дискотекаларга йөртмәде. Японнарның видеоаппаратурасы урамны да, җәмгыятьне дә алыштырырына инанган, кызын пычрак, авыр дөньядан араларга тырышкан ана үзенең дөрес тәрбия бирүенә бер минут та шикләнмәде. Шуңа да Рәкыя үз яшьтәшләре белән аралаша алмады: бәләкәй чагында кызлар-малайлар белән тиргәшеп-сугышып кайта иде, соңрак сыйныфташлары аны күралмас булдылар, ә Рәкыя әнисеннән башкаларга өстән аска гына карарга, йә бөтенләй игътибар итмәскә өйрәнде.
Ходай Тәгалә аңарга матурлыкны да чама белән генә биргән иде. Чәчнең чама белән җитен кебек нечкә, төссезен, борынның – зур һәм кәкресен, күзләрнең тычкан күзе кебек бәләкәен, тән тиресенең – майлы, сарысын. Төссез каш-керфекләр, иреннәр урынында – нәзек кенә сызык. Гәүдәсенә дә ни бил, ни күкрәк биреп мәшәкатьләнмәгән Тәңре. Тик ирләр затының игътибарына беркайчан да зарланмаган, күп еллар банк управляющие вазыйфасында эшләгән, шәһәрнең иң гүзәл, бай, булдыклы, үз дәрәҗәсен үзе бик яхшы белгән хатыннарының берсе булып саналган Сания Галимовна Рәкыяның әнисе кызының төссез бер бала булып тууына да, күз карамас ямьсез булып үсеп килүенә дә артык көймәде. "Табигать балаларда ял итә”, – дип, инде күп тапкыр тормыш исбат иткән хакыйкатьне кабатлады да эшкә кереште. Купшы кара чәчләрен модалы биек прическага куйган, кыйгач кара кашлы, биек ак маңгайлы, кара сөрмә күзле, нәзек кызыл иренле башын өскә чөеп, кызын чибәрләндерү буенча эшлекле чаралар күрергә тотынды. Буш башына физика, математика законнарын һич кертергә ашыкмаган кыз көзге алдында боргалану фәнендә һәркөн яңа уңышларга иреште. Килешле париклар ярдәмендә сирәк чәчен, зур танавын күрсәтмәү, төрле маска, пудра, кремнар ярдәмендә бит тиресен кеше сокланырлык дәрәҗәгә китерү, төсләрне бөек рәссам кебек оста кулланып күзләрне бизәү, кысканы озынайтып, юанны ябык итеп күрсәтерлек фасонлы, бизәкле күлмәк, чалбар, итек, туфлиләр сайлау өлкәләрендә эзмә-эзлекле, иртәдән кичкә хәтле сынаулар үткәргәнлектән, Рәкыя үзен кеше күзе төшәрлек төскә китерде, гомеренә җитәрлек тәҗрибә туплады. Искиткеч авыр, күп вакытны таләп иткән хезмәтенең җимешен келәмнәр һәм яхшыдан-яхшы картиналар эленгән стеналардан, төнгә таба гына өенә кайткан әнисеннән башка беркем күрмәгәнгә ул артык көенмәде. Дөньяда үз урынын ныклы тоткан әнисенә киләчәген шултиклем ышанып тапшырган иде ки, ул мәхәббәт, егет, ир, гаилә кору кебек балалыктан чыгу белән һәр кыз-кыркынны борчыган бик катмарлы мәсьәләләрне башына да китермәде.
Үзе дә бердәнбер баласын соң гына тапканлыктан, Сания Галимовна да артык ашыкмады. Бары тик илле бишкә җитеп, пенсиягә китәр көннәре якынлашкач кына уйга чумды. Өенә кунарга гына кайтып, бөтен гомерен үз ирке белән ялгыз бүре булып уздырган хатын көннәр буе бер фатир эчендә кем беләндер бергә яшәрен күз алдына да китерә алмый иде, хәтта ул кеше кызы булса да. Өстәвенә, эштән киткәч, кулыңда банк булмагач, юньле-рәтле кияү табам да димә. Ашаган тәлинкәсен дә юып куя белмәгән кызны кем көтеп тора. Шуңа да Сания Галимовна ашыгыч рәвештә егерме җиде яшьлек кызына кияү эзли башлады. Кияү булырлык малай үстерүче таныш-белешләренең исемнәрен компьютерга язып кертте дә тикшерергә кереште.
Кырыс табигатьле, бай җирле Себер, туган җирләрен төрле сәбәпләр аркасында ташлап, бәхет һәм байлык эзләп чыгып киткән адәм балаларын үзенә сыендырып, мариен да, татарын, урысын да, башкортын, удмуртын, үзбәк-әрмәнен дә укмаштырып, кеше итеп яшәтте. Гомер буе кешеләр белән милләтенә түгел, тоткан урын-дәрәҗәсе һәм кесә калынлыгына карап аралашкан Сания Галимовна, нишләптер, кызына татар кияве эзләде. Бәлки, моңа үз тәҗрибәсе сәбәпче булгандыр. Кайчандыр үзен алтын-көмешкә күмеп, бала ясап, ире булып яшәгән сөяркәсен Грузия якларыннан хатынының туганнары килеп, алып кайтып киттеләр.
Бәлки, үзенең әнисенең, уңган гади татар хатынының, урысларны өнәмәвен хәтеренә төшергәндер, тик компьютердагы исемлектән милләте татар булмаган гаиләләр сызылгач, фамилияләр тезмәсе бик фәкыйрьләнде. Егетнең ата-анасы белән бергә яши алмаячагын да, ирне кулда тотып, тормыш кора алмаячагын да аңлый иде ул кызының. Шундый уйларга бирелеп, сызгаланып беткән исемлеккә карап озак утырды Сания Галимовна. Тик килеп туган мәсьәләне чишмәсә, авырлыктан чыгу юлын тапмаса, үзен отылышта калдырмаячагына ышанмаса, аның исеме Сания Галимовна да булмас иде. Компьютерын сүндереп, кинәт урыныннан торып, телефонга барып ябышкан хатынның күзләре, авыр хәлдән чыгу юлы табылганын күрсәтеп, шат елмаялар иде.
(Дәвамы бар.)
Фото: stockking; Freepik.