(Дәвамы.)
13
Төн. Кичтән кара күк киңлеген тутырып сибелгән йолдызларны сыпырып җыеп алганнармыни. Кап-караңгы. Төртсәң дә күзгә берни күренми. Кар болытлары да тикмәгә килеп җыелмаган, күрәсең: төнлә чыккан ачы буран җиле баганаларны урап, электр чыбыкларына менеп кунаклап сызгыра– сызгыра да, төшеп, җирдәге кар өемнәрен кузгатып, тузгытып әллә кайларга алып китә. Кермәгән тишеге юк, рәхмәт төшкеренең. Ни арада кар салып киткән сукмактан Фәридә чак юлга барып җитте. Соңгы чакрымны атлаганда, хәлдән тайган Әдиләсен күтәрергә мәҗбүр булды. Машина юлына чыккач, адымнары шәбәйде юлчыларның. Утлары күренеп торган шәһәргә алар иртәнге ыгы-зыгы башлануга гына барып керделәр. Эшкә ашыккан халык агымына кушылып, шәһәрнең икенче як башына юл алдылар.
Озакламый Бригадирның шымчылары сибелеп, шәһәрнең астын-өскә китерәчәкләрен белә иде Фәридә. Шуңа да ул шәһәр читендәге шәхси йортлар ягына ашыкты. Кеше яшәмәгән бер иске йорт табып, аның шыгырдап торган капкасын каерып ачканда, төш вакыты җитеп килә иде инде. Өй артында тегеннән-моннан гына иске такталардан кагып эшләнгән сарай эчендә калдык-постык печән бар иде. Фәридә белән Әдилә, артларыннан сарай капкасын яхшылап яптылар да, печәнне чокып, икәүләшеп шунда кереп утыргач, кипкән ипи белән итне суырдылар һәм оеп йокыга талдылар.
Иртәгәсен, иртә белән уянган Фәридә: “Җәрәхәтен бәйләтеп буталып калдымы, бер нәзберек кенә хатын кулыннан яралангач, горурлыгы кушмадымы, әллә чыгып кача алмас дип сакчыларына ышандымы, әмма шундук кумады бит безнең арттан Митька. Куган булса, инде күптән тапкан булыр иде...”-дип уйлап, бөтенләй тынычланды.
Тын алырлык кына тишек калдырып печәнгә төренгән Фәридә белән Әдилә берни ишетмәделәр дә, күрмәделәр дә. Икесенең тын җылысы куышны җылытырга җитә иде. Төнлә чыгып, оеган аякларына ял биреп, йөреп алудан һәм үз йомышларын йомышлаудан калган вакытларын алар шул печән куышында үткәрделәр. Бер урында утырып торырга яратмаган шук Әдилә дә әнисенең курыккан күзләрен, калтырануын күреп тынды, көннәр буе Фәридәнең кочагында оеп утырды.
Атна чамасы вакыт үтүгә аларның саклап кына тоткан су һәм ипи запаслары тәмам бетте. “Инде эзләп туктаганнардыр, тынганнардыр”, – дип уйлаган хатынның башкача сарайда качып торырлык хәле калмады: ашамагач, тәнне суык та тиз ала иде.
Иртән алар таш өйләргә таба киттеләр. Фәридәнең исәбе – чүп савытларыннан ашарга яраклы калдыклар табып, кызын да, үзен дә туйдыру иде. Агачларга ышыкланып, эшкә баручы кешеләрне, мәктәпкә ашыгучы балаларны уздырдылар. Әдиләсенең аларның артыннан кызыгып карап калуы Фәридәнең йөрәген өтте. Күз яшьләренә төелгән хатын, баласын калдырып, урналар янына китте. Әле яңа гына түгелгән ипи, балык, сыр калдыклары туңып өлгермәгән иде. Бозга әйләнә башлаган сулы шешәләрне эретергә куенына тыкты. Аннан, күзенә чалынган ташландык китапларны һәм ашамлыкларны алып, Әдилә янына килде. Бер өйнең подъездына кереп, почмакка утырып туендылар да шәһәрнең институтлар урнашкан җирен эзләп киттеләр. Электән, чүплеккә тиклем яшәгән чордан башлап белә Фәридә студентлар йөргән урамнарны. Бу зур шәһәргә килеп эләккән язны, аны алыштырган җәйне аларның йөрмәгән, күрмәгән бер урамнары да калмагандыр. Шуннан калган кәсеп. Халык кирәге калмаган китапларны күп ташлый. Студент, профессор, укытучы халкы очсызлы гына иске китапларны теләп ала. Тик хәзерге киемнәре белән институт алларына барып утырулары гына гарьлек.
Бу шәһәрдә калса, иртәме-соңмы, Митька кулы астына, чүплеккә кире барып эләгерен яхшы белә Фәридә. Шуңа да аңа ничек тә юлга акча җыярга кирәк. “Автобускамы, электричкагамы эләгеп котылып булса икән”, – дип уйлый хатын.
Шулай көн дә кунарга керә торган подъездларны, сату урыннарын, урамдагы чүп савытларын алыштыра– алыштыра, тагын бер атна үтеп китте. Беркөнне Фәридә урнадан ручка табып: “Эш эзлим. Мин – телсез. Түләү көн дә”, – дип язып, кафе, бар, кибетләр буйлап китте. Күбесеннән кире борып чыгарсалар да, ниһаять, азык-төлек һәм эчемлекләр сата торган бер кибеттә аңа өч сәгатькә бер идән себереп юарга куштылар. Кибет тәүлек әйләнәсенә эшләгәнлектән, акчасын әллә ни күп түләмәсәләр дә, Фәридә, йоклар урын эзлисе юк дип кызыгып, иртәгәсен дә, аннан соң да тагын ике көн, ике төн шул бер урында эшләде. Тышка алып чыгып кибет алдында эчкән ир-егетләрдән сатарга шешә дә, тамак ялгарга калдык-постык ашамлык та кала иде.
Беркөн, юлга җитәрлек акча җыелган кебек булгач, кайсы тарафка булса да китәргә исәп тотып, Әдилә белән Фәридә автовокзалга юнәлделәр.
Вокзал тулы халык. Яңа ел бәйрәменә айга якын гына вакыт калганлыктан, почмак саен бизәлгән чыршылар, төсле утлар куелган. Зур-зур сумкалар күтәргән, артык затлы киенмәгән кешеләр белән тулган заллар гөж килеп тора. Барысы да каядыр ашыга, ашкына. Фәридә, дөньядан төшеп калган чит кешедәй, бу ыгы-зыгыга каушап, аптырап карап торды да акрын гына атлап билет кассасына юнәлде.
Тимер юл вокзалына якын килергә дә курыктылар алар. Монда да, йөрәгенә кергән шом хатынны куркытып, тирә– якны ялт-йолт күзәтергә мәҗбүр итте. Автобус кузгалыр вакытны игълан иткәч, алар платформага юнәлделәр. Автобуска менделәр. Менә аларның урыннары. Утырам дигәндә, кинәт салонга кып-кызыл битле, яланбаш, өс киемен дә каптырмаган ир килеп керде.
– Баламны алып качкан! Сөяркәсе янына! Кәнтәй!.. – дип кычкыра-кычкыра, алданган ир ролен уйнап, Фәридә белән Әдиләне кулларыннан эләктереп, ишеккә таба сөйри башлады. Хатынны ирдән аралар урынга, олы абый-апалар аны иргә кушылып сүгәргә, хәтта төрткәләргә тотындылар, яшьләр бөтенләй күрмәмешкә салышты. Көчле куллар аларны автобустан, өмет тулы автобустан таш платформага чыгарып ыргытты.
14
Хатынның күзләре Митьканың нәфрәт тулы, шашкан, акылсыз карашы белән очрашты.
Нәрсә, рәхәткә түзеп булмадымы? Симерүең җиттеме, кәнтәй?! Рәхмәтең шулмыни? Кирегә урамга кайтасың килдеме? Сине кем, кайда көтеп тора дип уйладың? – Ачулы да, әрнүле дә сүзләрен яудыра-яудыра, Митька үзенең язмышына да, Фәридәнең кыланышына да булган бар нәфрәтен, үчен хатыннан ала башлады. Авыр табанлы ботинкаларның да, зур йодрыкларның да һөҗүменнән сакланырга уйламады хатын. Аның көче дә, хәле дә, теләге дә юк иде. “Үзең гомер биргән балаң, үзең гомерен ал. Ал, ал, ал...” – үз гомере турында уйлап та карамаган, өметләре челпәрәмә килгәнлектән күңел әрнүе тән сызлауларын басып берни сизмәгән хатын шул уй белән яңадан караңгылыкка чумды.
...Теге дөньяда да бер дә рәхәт түгел икән. Әллә кая, җиһан киңлегенә очарга талпынган җанын җибәрмәскә тырышып алҗыган хатын, кызы янына кайтасы килеп, хәлсез аңы белән бертуктаусыз баласын чакырды, төссез биек стеналы лабиринттан чыгарга юл эзләп җәфаланды. Күм-күк йөзле, канга баткан әнисен кочаклап үксегән Әдиләне Митька берничек тә тартып ала алмады. Әнисе янына беркемне дә китерми йөрәк өзгеч тавыш белән кычкырган бала – инде өч көн, өч төн бер йотым да су капмый, бер минут та йокламый ничек шултиклем көч буладыр,– Фәридәне чишендереп, җайлап яткырырга килгән ничә ирнең битен ертып төшерде инде. Тотып бәйләп, кызны әнисеннән аерырга Митьканың кулы бармады. Беренче көннәрдән алып кызчык белән Бригадир арасында урнашкан җылы мөнәсәбәтнең эзе дә калмады. Әдилә иргә ач бүре баласы кебек, усал күзләре белән өтеп алган карашлар гына ташлады.
Кат-кат иске свитерлар өстеннән сырмасы, аның өстеннән җылы тун кигән хатынның өч көн буена җаны барлыгы беленмәсә дә, дүртенче төнне ул шыбыр суга батып, ыңгырашып аңына килде. Шатлыгының чиге булмаган бала нишләргә дә белмәде:
Энекәем! Энекәем! Мин сине нык сагындым бит! Син үлмәдең бит! Әлдә үлмәдең!!! Менә күрерсең, син терелерсең, без тагын элеккечә туңдырма сатарбыз. Мин биермен. Биеп алган акчага сиңа тәмле әйберләр алып ашатырмын. Курыкма! Тиеп кенә карасыннар! – дип, Митькага усал күзләре белән карый-карый үкседе. Үзе елады, үзе сөйләнде, үзе туктаусыз әнисен сөйде мескен бала. Аннары сикереп торып, дер калтыраган әнисенә йөгертеп алмаш киемнәрен китерде дә, бүлмәдән ирләрне куып чыгарды. Явыз эттәй котырынган, ачуы кабарган Бригадир да, аның иярченнәре дә сабый баланың кыланышларына җавап бирә алмый, дәшми чыгып киттеләр.
Икенче көнне таң белән: “Эшкә!” дип ишеккә китереп типкәннән соң, Фәридә белән Әдилә Митьканы очратмадылар. Шымчылар сагында көне буе эшләп кайткан хатын кичен дә, төнен дә куышның Хуҗа яшәгән ягыннан бер тавыш та ишетмәде. Әмма чүплектә һәрвакыттагыча тәртип: машиналар бушатыла, товарлар җыеп озатыла, артык кешеләр юк ителә, алар урынына яңалары килә. Димәк, Митька монда, куышында, бәлки, көндезләрен чыгып та йөридер. Тик ул Фәридәнең күзенә бер кабат та чалынмады. Бригадирның мондый сәер югалуының сәбәпләрен эзләмәде хатын. Авырлы килеш көнозын аякта басып тору үтә авыр булганлыктан, берөзлексез ашыйсы килеп торганлыктан, Фәридә бу дөньядан тәмам арыган иде. “Бу хәлләрнең очы ни булыр?” дигән уй аның күзен дә, аңын да томалады. Тәмам үз иркенә куелган Әдилә аптырап бетте. Килгән-киткән бер генә поездны да калдырмый тикшереп торды. Бәлки, әтисе килеп чыгар дип өметләнде. Тик әтисе күренмәде.
(Дәавмы бар.)
Фото: freepik.