(Дәвамы.)
Уйлаган саен, таңдагы карарын тормышка ашырудан башка чара юк икәненә инанды хатын. Тик андый эшне кызу баштан түгел, аек, салкын акыл белән эшләргә, барын да алдан планлаштырырга кирәк иде. Шуңа да ул ашыкмыйча, җентекләп әзерләнергә тотынды. Беренче чорда әлегә сизелә генә башлаган корсагын кысып бәйләп куйды. Көндез беленмәсен. Фәридә белән Әдиләне күзләреннән бер минут та ычкындырмый саклаган, эшсезлектән нишләргә белми черек тешләре белән сагызларын чәйни– чәйни алардан бер адым да калмаган ике иргә – Типкун белән Готага сизелмәсен. Төннәрен Митькага караңгыда бар да йомшак, бар да бер әлегә. Ниндидер бер юан ирдән калып, чүплеккә китереп ташланган, чабуларын көя кискән, сарык тиресеннән тегелгән тун Фәридәгә бик җайлы булды: аның формасы күптән киткән – капчык та бер, ул да. Шул тунның эчке ягына Фәридә кичләрен керосин булганда – лампа, булмаганда – шәм яктысында сырып, ныклырак чүпрәкләрдән зур кесә текте дә, киптереп ипи катылары, ит, балык кисәкләре тутырды. Үзенең дә, Әдиләсенең дә пималарын төпләде. Чүплектә кирәкми дип җыелмый калган ертык свитерларны җыеп, икесенә дә ыштан-күлмәк юнәтте. Үтереп кача алмаган хәлдә Бригадир шымчыларының кулына эләгүнең дә, мондый чатнама декабрь суыгында куышсыз, азыксыз калуның да хәтәр булачагын хатын белә. Тик аның башка чарасы юк: көч җитмәслек авыр әйберләр күтәрүләргә дә, чүплектән тапкан даруларны учлап эчүгә дә бирешмәгән корсагы төшәргә уйламый да, үсүен дәвам итә иде.
Ниһаять, бар нәрсә дә әзер кебек булды. Фәридә, эштән кайтып җылынгач, тушенка салып, шулпа пешерде дә башта кызын ашатып туйдырды. Үзенең тамагына бер кабым ризык үтмәде. Шулпага әзерләп куйган бер уч йокы даруы салып эретте, сакчыларны чакырып ашатты, хуҗаның этенә салып бирде. Барысын да ашатып, табак-савытларны җыеп югач, куе итеп чәй эчте. Матур-матур кәгазьле затлы чәйләр Бригадирдан чыга аңа. Чәйне ләззәтләнеп, рәхәтләнеп эчә хатын, хәтта күп вакыт шикәр булмаса да, чүплеккә аударган сөтләр әчегән булса да. Соңгы вакытларда баскан җиреннән йоклап китә торганга әйләнгән Фәридәгә бүген куе чәй бик кирәк иде. Эчте дә, капта калган чәйне дә чүпрәккә төенләп, кызының телогрейкасына текте. Аның кыланышларын тын гына күзәткән кызы чишенеп йокларга ятарга уйлаган иде, әнисе аны кулларыннан тотып туктатты. Күзләре бер-берсен сүзсез аңладылар. Кызын йоклаткач, Фәридә, ишек төбендә йоклап яткан сакчылар яныннан шым гына үтеп, тышка чыкты. Башта утын җыйган булып, чүплек ягыннан йөреп килде. Тып-тын. Кеше-кара күренми. Ара-тирә мияулап куйган ташландык песиләрдән башка җан иясе юк. Аннан шәһәргә бара торган юл ягыннан урады. Хуҗа ишеге яныннан узганда, этенең тавышын да ишетмәде хатын. Кышкы салкын мулдан кермәсен өчен ишекне сызык кына ачып, бүлмәгә үтте. Йә, Хода, аның Митька янына керә торган минутларны бервакытта да болай түземсезләнеп көткәне юк иде, ахрысы. Тышка киеп чыккан тунын салып, Фәридә сырмасын эләктереп алды. Сырмасының эчке ягына пычагына ярашлы кесәне әллә кайчан теккән иде инде. Ул, Әдиләсен сөеп, юрганын җайлап япты да тагын бер кабат сакчыларның тын алышларына колак салды. Аннары акрын гына урта ишеккә юнәлде.
Коридорга төшкән уттан Фәридә Митьканың эш бүлмәсендә икәнлеген билгеләде. Беразга тукталып уйга калды: “Эш бүлмәсендә икән, димәк, айнык, каләм башын кимерә-кимерә нидер яза, чутлый. Димәк, тагын тын да алмый төн буе янында утырырга. Бүген салмыш булуы кулаерак булыр иде бит әле...” Әмма чигенер юл юк. Хатын алга атлады.
Хуҗа, чынлап та, бик уйчан, җитди кыяфәт белән нидер яза иде. Тын гына үтеп бер почмакка сеңгән Фәридә Бригадирның алдында графин белән эчемлек торганын шәйләде: “Аракымы, сумы?” Бер сүзсез, тынлыкта, каләм шыгырдаганын тыңлап күпме вакыт узгандыр, урынында оеп-оеп күзләре йомылып киткән хатын бермәлне үзенә Хуҗаның үткер кара күзләре төбәлеп карап торганын сизеп сискәнеп китте. Озак итеп, үзенең әллә нинди уйларына бирелеп, текәлеп карап утырды аңа Митька. “Их, хәерлегә генә булсын!” Аракы исе аңкыган, яхшы хәмердән дәрте кабынган, күзләренә кан сауган, еш-еш тын алган Митька түгел иде бүген хатын алдында. “Нинди сабыр йөз! Митька димәссең дә... Тынган, тынычланган төсле. Карашы да акыллы. Әйтерсең, озак уйланып бер төпле карарга килгән...” Митьканың йөзендә миһербанлылык эзләрен бик сирәк күргәнгә, хатын, аптырап, сагаеп, ирнең күзләренә бакты. Хуҗаның туры карашын күтәрә алмый, хатын күзләрен яшерде.
Тынлыкны ярып. Бригадирның: “Кил!” – дигән кыска сүзе яңгырады.
Фәридә, калтыранмаска тырышып, саклык белән генә сырмасын салып куйды. Ирнең алдына килеп басты... Митька хатынның йөзенә текәлде.
Нәрсәдер борчый бит сине... Тик нәрсә? Нишләп үзгәрдең соң әле син? Тулыланып киттең... Җыерчыкларың югалды... Кызык... – дип сөйләнә-сөйләнә, хатынның күлмәк төймәләрен ычкындыра башлады. Фәридәнең тәне, ирнең хәрәкәтләренә буйсынып, гадәттәгечә дерелдәп җавап бирде. Митька елмаеп куйды.
Ияртеп килгән кызың булмаса, мин сине фахишә дип уйлар идем, валлаһи. Кабынырга гына тора тәнең... Мине күралмавыңны яшерсәң дә, назга сусавыңны авызлыклый алмыйсың бит, әйеме? Син дә нәкъ минем кебек...
Ир хатынны кайнар кочагына алды.
Фәридә күзләрен йомды. Аның бу наз таләп иткән, наз бүләк иткән кулларга каршы торырлык көче юк иде. Хатын ул көчне эзләргә дә теләмәде, ахры...
Гомер буе сусап яшәгән назга бирелеп рәхәтлек кичергәндә ирнең йомык күзләренең алдында кем иде икән: Фәридә кебек зәңгәр күзле, бөдрәләнеп торган чәчле Әлфиясе – мәңге сагынган яшьлек мәхәббәтеме әллә?
Ике бәхетсез җанның шашкын мәхәббәт биюендә сөю дигән хис бар иде микән, әллә хайваный авазлар чыгарып, назны әнә шулай алар бер-берсеннән тарткалап, суырып алалар идеме? Ничек кенә булмасын, хатынның карынындагы сабыйга бу минутларда җиһаннан мәхәббәт һәм сөю дулкыннары гына агыла иде...
12
Вакыты-вакыты белән тәне буйлап таралган дулкыннарга елмаеп, рәхәткә оеп изрәгән хатын күзләрен ачканда, алар йокы бүлмәсенең киң караватында яталар иде. Шәрә ир ягымлы күзләре белән Фәридәнең уянуын көтеп, аның йөзенә баккан. Ләззәттән айныган хатынның күзләрендә аптырау чагылды. Митьканың мондый сәер чагын беренчегә күрә ул. Әлегә тиклем шашып яратышулардан соң йөрәк өзгеч җәберләүләр була иде. Алыштырып куйганнармы– ни...
Ир яңадан Фәридәнең иреннәренә үрелде...
Ниһаять, хатын, куенында изрәп йокыга талган ирнең башын, җайлап, мендәргә күчерде. Сөрмәле күзләре тыныч йомылып, кара керфекләр йөзенә күләгә төшергән. Тулы иреннәр төш күреп йоклаган балаларныкы кебек очлаеп чупылдап куя. Бу тыныч йөздә ерткыч Митьканың бер чагылышы да юк бит. Дөньяның яхшы бер җирендә, яхшы кешеләр арасында күрсә, Фәридә бу адәмнең кеше үтерә алырына һич тә ышанмас иде. “Үтерү... Тукта! Таң ата бит. Сакчылар уяна. Мин нишләдем? Онытылдым бит. Онытылдым?!! Пычагым кайда?!” – Фәридә, сикереп торып, киенә башлады. Эш бүлмәсеннән сырмасын, пималарын барып алды да кесәсеннән пычагын тартып чыгарды. Атламаска тырышкан аякларына чак басып тезләнде дә, калтыранган куллары белән пычакны ирнең гәүдәсе өстенә, йөрәгенә турылап күтәрде. Тешләрен кысып, күзләрен йомды. “Инде кададым!” дигәндә генә, хатынның күз алдына аңа төбәлгән ягымлы кара күзләр килеп басты. Фәридә, ыңгырашып, пычагын кире төшерде. Тагын күтәрде. Тагын кире төшерде. “Булдыра алмыйм...”. Хатын буылып еларга кереште. Күпме елагандыр, тик бермәлне ул ап-ачык итеп чүплектә казынган балаларын күз алдына китерде. Һәм, кыргый тәвәккәллек белән, уйларга вакыт калдырмыйча, Хуҗага хәнҗәрен кадады. Пычак йөрәк турысына төшеп кадалды дигәндә, аны ниндидер көч читкәрәк этәрде, шул минутта кинәт төшеннән өненә кайтарылган Митька, сул як кабыргалары тирәсеннән агып чыккан канны күреп, кычкырып җибәрде. Үзен ләззәт диңгезеннән кара упкынга төшеп эләккәндәй хис иткән ир берни аңламады. Хатын, үз куышына чыгып, тунын киеп, баласын эләктерде дә, мәрткә киткәндәй йоклаган сакчыларның гәүдәләре аша сикереп, иреккә чыгып качты.
(Дәвамы бар.)
Фото: freepik.