Чәчмә әсәр
17 Июня 2024, 06:09

Гөл МИРҺАДИ. Чүплек. Повесть (5)

– Әнкәй! Мамочка! Мама! Помогите-е! ...Фәридә аңына килгәндә, ярыйсы гына исергән Митька Әдиләне кочаклап аның янында утыра иде. Йөзендә бор­чылу да бар хәтта. Фәридә башта, куркыныч чынбарлык­ка кире кайтмаска тырышып, күзләрен чытырдатып йом­ды. Аннан үзәгенең иң төбеннән кайнап менгән нәфрәт аның аек акыл белән уйлау мөмкинлеген томалады: “Ух, хәшәрәт! Ничегрәк кыланып утыра”, – дип уйлап, зәһәр оч­кыннар чәчкән күзләрен Митькага төбәде. Аңын аракы пар­лары каплаган ир дә, кызы да Фәридәне аңламадылар. Ул, өстендәге юрганнарын ачып торып басты да, урын җайлап баласын яткырды. Кызы, көндәгечә үбәргә дә, чәчләреннән сыйпарга да оныткан әнисенә бераз үпкәләгәндәй итте дә, әнисендә бөтенләй үзенең кайгысы булмавын сизеп, боры­лып ятты. Тиздән йокыга талды.

Гөл МИРҺАДИ. Чүплек. Повесть (5)Гөл МИРҺАДИ. Чүплек. Повесть (5)
Гөл МИРҺАДИ. Чүплек. Повесть (5)

(Дәвамы.)

Онытып беткән идем бит – кемлегемне дә, Әлфияне дә... Барын да онытып беткән идем! И-их! Охшаган шул, охша­ган! Нәкъ минем Әлфиям! Башкача искә алып өзгәләнмәскә үземә сүз биргән идем бит... Язмышыңа булган рәнҗүеңне явыз битлек итеп йөзеңә киясең дә яшисең: җиңел генә, артыгын уйланмый, көенми... Их! Ә хәзер шул телсез күземә чалынган саен бушка узган гомерем, әйтерсең, бер аждаһага әверелеп, бөтен җанымны кузгатып, баш күтәрә. Күзләрем аны Әлфиям итеп күреп, кулларым тәнен наз­ларга үрелүе була, акылым: “Юк, юк! Ул Әлфия түгел! Син бит мәхәббәтеңнән яздың! Дөньяда Мостафа юк!” – дип, йөрәгемне телгәләп, шаша башлый. Күңелем шул хатынның Әлфия булмавына рәнҗи, үпкәли, гаепли... Нәфрәтләнеп тәнен йолыккалыйсы, җанын аласы килә шул мескеннең!”

Мостафа, йөрәгенең ярсуына түзә алмый, яткан җиреннән торып басты, йодрыкларын төйнәде. “Алырсың аның җанын! Башын күтәрсә, күзләре ут булып яна: эчеңә үтеп кереп, бөтен уйларыңны белер төсле... Каян гына ки­леп чыкты соң бу?! Күпме генә гомерем калгандыр. Шулай яшәр идем дә үләр идем әле. Әнә көненә йөзләгән адәмнәр вафат була, югала: дөньялыктан – чүплеккә, чүплектән – бакыйлыкка күчә ...”

Онытылган дип исәпләнгән хисләренең кузгалуы, урам­нан табылган бер телсез хәерчегә, аның баласына карата уянган ят тойгылар Митьканы куркыта, тынычсызландыра, гадәти генә аккан тормышын күнегелгән сукмагыннан читкә этәрә иде, ахры. Ул үз халәтен аңлап бетерә алмаганга тагын да ныграк җенләнә, котырына, кул астына эләккән мәхлуклардан үч ала башлый, тузына...

“Каян гына килеп чыкты соң бу телсез? Нишләтергә шул бәндәне? Нишләргә миңа?” Мостафаның куллары ирексездән тагын аракыга үрелде. Әнә шул яшел елан бе­разга гына булса да Мостафаны инде өйрәнгән халәтенә кайтара – Митька бит ул, явызлыгы белән чүплек илен дер калтыратып яшәгән Митька...

 

10

Митьканың үткәннәре гомер буе эзәрлекләп, онытылмый үзәгенә үтсә, Фәридә үзенең кем икәнлеген берничек тә белә алмый интекте. Юк, онытылмаган аның үткәне, якын­да гына, монда гына кебек. Әмма ничек кенә тырышмасын, истәлекләрен ябып куйган кара пәрдәне ача алмады ул. Нидер ачыкларга омтылган акылына йөрәге, тәне, күңеле каршы төште. Бәлки, сөйләшә алса, Әдиләсеннән сорашып, бергәләп уйлый торсалар, җаваплар табылыр да иде. Тик үткәннәрен искә төшереп газапланган хатынның тырышу­ларын ниндидер эчке бер курку, ниндидер йөрәк ярасы тук­тата да куя: күкрәге сызлап авырта башлый, йөрәге кагарга тотына. Аның бүгенге тормыш галәмәте дә бер челпәрәмә килеп ватылып төшәр сыман. Фәридә шулай кара пәрдә ар­тындагы үткәненнән дә, пыяла кебек тиз ватылырга торган бүгенгесеннән дә, бернинди ачыклыгы булмаган томанлы киләчәгеннән дә куркып яшәде. Ә беркөнне...

Беркөнне ул корсагында җан кергән сабыйның үзенең барлыгын белгертеп тибешкәнен сизде. “Йә, Хода!” Фәридә, көтелмәгән тетрәнүдән шыбыр тиргә батты, күз яшьләре бите буйлап тәгәрәп, шәленең йоннарына эләгеп бозга әйләнеп катты.

“Юк, юк, юк, кирәкми!” – дип кычкыра иде хатынның күзләре. Туңдырма алырга туктаган кешеләр акча сузган кулларын, Фәридәнең кыланышыннан куркып, кире алды­лар, артларына борылып карый-карый, китәргә ашыкты­лар. һәрвакыттагыча, вокзалның поездлар кузгала тор­ган платформалары ягыннан әтисен эзләп килеп яткан Әдилә, һушсызланып акрын гына чүгә барган әнисен күреп, нишләргә белми кычкыра башлады:

– Әнкәй! Мамочка! Мама! Помогите-е!

...Фәридә аңына килгәндә, ярыйсы гына исергән Митька Әдиләне кочаклап аның янында утыра иде. Йөзендә бор­чылу да бар хәтта. Фәридә башта, куркыныч чынбарлык­ка кире кайтмаска тырышып, күзләрен чытырдатып йом­ды. Аннан үзәгенең иң төбеннән кайнап менгән нәфрәт аның аек акыл белән уйлау мөмкинлеген томалады: “Ух, хәшәрәт! Ничегрәк кыланып утыра”, – дип уйлап, зәһәр оч­кыннар чәчкән күзләрен Митькага төбәде. Аңын аракы пар­лары каплаган ир дә, кызы да Фәридәне аңламадылар. Ул, өстендәге юрганнарын ачып торып басты да, урын җайлап баласын яткырды. Кызы, көндәгечә үбәргә дә, чәчләреннән сыйпарга да оныткан әнисенә бераз үпкәләгәндәй итте дә, әнисендә бөтенләй үзенең кайгысы булмавын сизеп, боры­лып ятты. Тиздән йокыга талды.

Митьканың селәгәйләрен агызып мышный-мышный көндәге “эшен” башкарып бетүен тешен кысып озак көтте бүген Фәридә. Башында бушлык, берни уйларлык хәле юк. Ниһаять, Бригадир йокыга талды. Дөньясын онытып гырылдаган канәгать иргә карагач, Фәридәнең башына бер генә уй: “Үтерергә!” дигән карар килде. Әллә нинди бер шәплек белән хатын өстәлдән пычакны барып алды, үткерлеген карады. Үзенә ошамады, ахрысы, янавыч алып, җан ачысын кушып ышкый башлады. Аннан пычакны ялты­раганчы күлмәк итәгенә сөртте дә, куышның аннан-моннан җәелгән идәненә сузылып яткан Митьканың йөрәгенә ту­рылап кизәнде. Фәридәдә бу минутта бер курку да, бер уй, бер хис тә юк иде.

Кинәт Әдиләсе төшендә “Әткәй!” дип кычкырып җибәрде. Хатынның күтәргән пычагы чак кулыннан төшеп китмәде. Йөрәге, тәне калтырады, тыны кысылды, тез буыннары тотмый башлады. Ул шуыша-шуыша кызының аяк очына барып егылып, буыла-буыла еларга кереште.

Шулай ничә сәгатьләр узгандыр, күз яшьләре бетеп, аек уй уйларлык хәлгә җиткәндә, куышның бәләкәй тәрәзәсенә таң сарысы төшә башлаган иде инде. Хатын: “Үтерергә! Белгертмәскә, әйтмәскә йөкле икәнемне! Үтерергә! Тик монда, бала янында түгел, кеше аяк басмаган, Бригадирның хәерчеләр керергә курыккан бүлмәләренең берсендә, яисә мунчада. Үтерергә, котылырга да, Әдиләне җитәкләп ни­чек тә качарга!” – дигән ныклы уйга, карарга килде. Шуннан агач сәке өстенә сузылып ятты. Аның бу карарын үтәргә бер нәрсә дә комачаулый алмаячак! Яшәлгән көннәренең коточкыч чылбырында беренче кабат киләчәккә ышаныч тоеп, татлы йокыга талганда, таңның саран кояшы җиргә беренче нурын сузды...

 

11

Фәридәнең күңеле таш булып катса да уйлары шул бер тирәдә буталчык, таркау рәвештә әйләнделәр дә әйләнделәр: “Үз-үземә кул салыр минутларым да күп бит, Әдиләм генә тота. И Ходаем, бер баланы карарга да мөмкинлегем юк, монсы нигә кирәк миңа – нәселсез– нәсәпсез, өйсез-йортсыз телсез бер хатынга? Кемнән бит, кемнән? Алма агачыннан ерак төшми, диләр... Ә ул белсә-ә?! Йә, Ходаем, бар икән күрәселәрем! Нишләп мин авырга калганмын? Карт бит мин, миндә бала табар яшьтәге хатын-кызга хас бернинди билге юк бит”, – дип өзгәләнде ул.

Чынлап та, асфальт юл читендә, “Төмән шәһәре” дип язылган казык буенда аңына килгәннән башлап Фәридә үзен карт хатын дип санады. Баштарак Әдиләсен дә оныгы­дыр дип йөри иде. Кызы бертуктаусыз: “Әнкәем, әнкәем, син нишләдең?” – дип тәтелдәгәч, бу уен үзгәртте. “Кара әле, картайгач таптым микәнни?” – дип уйлаган иде ул вакытта. Шул көннән алып аның бер кабат та күрем күргәне булма­ды, юкса, андый кирәкмәгән җайсызлык белән чүплектәге алкаш хатыннар да интегеп, сүгенеп йөриләр иде. Көзгегә карагач: “Мин – карт хатын”, – дигән уй инде аның миенә кире какмаслык, үзгәртә алмаслык хакыйкать булып кереп утырды. Шофер егетнең Төмәнгә килеп җиткәч: “Ну, хватит ехать, прибыли, милая!” – дип йокы урынын бүлеп куйган чаршауны ачкач, шаккатып күзләре акайганын да хәтерли Фәридә. “О, прости, мать, в темноте не разобрал, видать. Прости”, – дип, багана кырында калдырып качкан иде бит.

(Дәвамы бар.)

Фото: freepik.

Гөл МИРҺАДИ. Чүплек. Повесть (5)
Гөл МИРҺАДИ. Чүплек. Повесть (5)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас