Чәчмә әсәр
15 Июня 2024, 16:37

Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА. Тамга. Повесть (4)

Шәрифә гомер алмагачының бердәнбер һәм соңгы багалмасы... Үрелә, үрелә Нурихан, ә багалма иң биектә, менә өзәм, менә өзәм дигәндә генә, ботак, кулдан ычкынып, һавага атыла...

Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА. Тамга. Повесть (4)Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА. Тамга. Повесть (4)
Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА. Тамга. Повесть (4)

...Аучы Миннехан өч көннән әйләнеп кайтты. Киеме ертылган, куллары тырналып беткән иде.

— Кая, су бирегез! — диде ул, тамак төбен гырылдатып.

Изүенә агыза-агыза ярты тустаган су эчкәч, ата, канәгать елмаеп:

— Каптырдым, — диде. — Миннән калмады. Читәндә алар, улым, — диде.

Нурихан урамга атылды. Басу капкасы янында җыелган халык читәнгә атландырган ике симез бүрене тамаша кыла иде:

— Гайрәтле инде Миннехан!

— Ничек авылга кадәр өстерәгән боларны? Көч үзендә, ә!

— Ай-һай таза бүреләр!

— Катыннар, иртән урманга барабыз!

Шәрифә дә килгән иде. Ул, башын иеп егет яныннан үткәндә, «рәхмәт» дип пышылдады. Нәрсәгә «рәхмәт» ди Озын толым?! Юньсез Нурихан ниндидер билгесез сәбәпләр белән аны үлемгә этәргән ди бит! Үсмер андый ук җебегән түгел иде. Тыкрыкта Шәрифәне куып тотып, беләгеннән кысты:

— Ник тилебәрән орлыгы ашадың, Шәрифә?

— Апа, диген, мәнсез! Мин вчүтеки синнән ике яшькә зуррак, — диде кыз, кулын йолыккалап. — Җибәр, синең бармакларың тимер кебек каты.

— Минем өчен үлмәкче идеңмени, Шәрифә?

— Кем әйтә? Уф, менә хәзер мин егылып үләрмен бугай. Сафринә саескан очырдымы? Ул алдакчыга ышансаң, кәкре каенга терәтер. — Шәрифәнең аксыл йөзен тимгел-тимгел бизәкләр чуарлады. — Нәстә миңа бәбәгеңне тасрайттың?! Тилебәрәннең тәмен татыдым, вәйт шул! Кичке уенда: «Әйдә биибез», — дип эндәш кенә, үтерәм! Хуш, энекәш!

Озын толым, аккош муенын сузып, тыкрыктан «йөзеп» китте. Җенең сөймәү шушыдыр, мөгаен. Олы егетләр белән болай дорфа сөйләшми кызлар. Могҗиза иясе: «Яшеңне арттырыйммы?» — дисә, Нурихан бишкуллап ризалашыр иде. Югыйсә буй да озын, басудагы сирәк уҗым кебек мыек та төрткән...

Бәрәкәтле урманга юл әрчелгән иде, хатын-кызлар, кояш белән бергә уянып, табигать нигъмәтләренә ашыкты. Тиздән тирә-як базарларны Наратлык бичәләре яулаячак иде.

Миннехан аучы, урман тарафларына күз ташлап:

— Хуп, — диде. — Хуп.

Әтисенә рәнҗегән үсмер эченнән генә: «Әйе, сиңа хуп», — дип мыгырдады. Ауга ияртмәде киребеткән ата! Бүген авыл Нуриханны тетеп мактар, бүген Шәрифә аның белән биер өчен иң матур күлмәген кияр иде.

— Ат җик әле, улым, — диде Миннехан. — Алатыр почмагына дәү капкын беркеткән идем. Бүрегә дип. Кирәге дә чыкмады үзе. Аулагын аулак, ул тирәләрдә кеше-фәлән дә болганмас, шулай да барып алыйм. Сакланганны саклармын, дигән Ходай.

Үсмернең ике күзе ут янды.

— Аңа да бүре эләксә?!

Батырлык эшләргә беркайчан да соң түгел. Нурихан бүре тоткан, диячәкләр бит!

— Ерткыч көтүе белән чуаш урманнарына олакты, улым, — диде аучы, горурланып. — Билалетдин миңа теш кайрыйдыр. Ул бүкәнгә урман тапталмасын, агач туралмасын. Наратлык баяры!

Әтисе белән Билалетдин арасыннан йөгергән кара мәченең эзләре тирәнәя иде. Миннехан көндәшенең җыендагы галәмәтләрен мыек очына чорнаган, һаман шуны әрнеп-сызланып искә төшерә иде. Ә алга таба хәлләр тагын да катлауланды. Монысын инде берничек тә төзәтеп булмый, монысы дошманнарны маңгайга-маңгай чәкештерде. Капкын барыбер корбан сораган: Билалетдин аңа аягын кыстырган иде. Кирәк бит Алатыр почмагындагы чытырманлыкта буталып йөрергә!

— Арбага яткызып кайттым. Киреләнде, бүлнискә илттермәде, — диде әтисе. — Каны күп аккан. Их, корт чаккыры, кешесе туры килүен күр син!

Кешесе кеше түгел иде шул. Билалетдин кич белән хәл белергә кергән әтисен бусагасыннан да атлатмаган:

— Терелсәм, мин сине авылдан сөрәм, ерткычлар газраиле, — дигән.

Миннехан аучы, Наратлыктан куылудан битәр, бүре капкынына кеше эләгүенә борчыла һәм моны ачыктан-ачык сиздереп:

— Их, корт чаккыры, ничекләр ялгыштым соң! — дип, бармагы белән маңгаена чүки иде.

Ә Нурихан эчтән сызды: ул әнә Шәрифәне югалтты... Кыз күралмауның соңгы дәрәҗәсенә җитте бугай, кичке уеннан да бизде. Сафринә исә, форсаттан файдаланып, тилгән кебек егетне сагалый иде. Ул төнге урамның кайсыдыр тыкрыгыннан тып итеп каршыга чыга да калку күкрәген егеткә китереп тери:

— Кочакла инде, аучы малае! Тилмертмә инде...

Нурихан сүзсез генә Сафринәне юл кырыена бастыра да эре-эре адымнар белән караңгылык эченә томырыла. Ә артыннан барыбер үзәк өзгеч сүзләр куып җитә:

— Шәрфә сине яратмы-ый!

Энә күзе хәтле бәла, зурая-зурая, дөя хәтле хәсрәткә әверелә икән: Билалетдин чиреннән мантымыйча үлеп китте. Кабер казырга барган атаны ирләр зиратка кертмәде:

— Син Билалетдин белән гадел исәп-хисап ясамадың, хәрәмләштең! — диде мулла. Әйтерсең капкын ниндидер мәкер белән нәкъ менә урманчыга атап куелган иде.

Миннехан аучы акланмады, көрәген улына сузып:

— Абзаңнарга булыш, — диде.

Көнозын үсмернең колак төбендә мулланың кисәтүе яңгырады: «Гадел исәп-хисап ясамадың, хәрәмләштең!» Атаның урманчы белән сату-алуларда катнашканы да, уртак мал табып, үзара бүлешкәне дә юк иде.

— Әти, мулла бабай нәрсәгә төрттерде ул? — диде егет.

Миннехан черек утын яккан мич төсле төтенли иде, илтифатсыз гына:

— Яшьлектәге йөрәк эшенә эчләре поша, улым, — диде.

— Нинди «йөрәк эше», әти?

— Аптыратма, улым. Бу авылда яшәрлек рәт юк икән безгә.

— Мин Наратлыктан беркая да күченмим, әти.

— Сиңа кем күченәбез ди, малай актыгы! Зиратның ярты ягында Солтанбәк нәселе!

Карт-коры: «Билалетдин әҗәл таягын кайсыбызга ыргытты икән?» — дип кыбырсыды. Авылда бүген-иртәгә үлем көтеп, хәл эчендә ятучылар байтак иде, ә таяк... таяк шапылдамыйча гына Нуриханнар йортына төште. Баскан саен аяк астында җир калтыраткан сау-сәламәт ата, «йөрәк пешә» дип, өч көн ятакта аунады һәм бер сәер гадәте белән өнне алды. Төннәрен ул саташып бүре булып улый, бу улау җәйге авылның котын очыра иде.

Үләр алдыннан Миннехан улына дәште:

— Нурихан... Бүреләргә тимә... Ерткыч аулау миңа Ходайдан бирелгән җәза ие... Безнең нәсел каядыр каргалгандыр... Җүнле адәм кәсеп итеп таба малны... Наратлыкта яшәмә, еракка кит... Минем җәсәд зиратта Солтанбәкләрнең соңгысы булсын... Теге йөрәк эше дигәнем... Йөрәк эше... Улым, син Билалетдин кызын сүмә, син бит...

Миннехан аучының кинәт кенә сулышы киселде. Нәрсә әйтергә теләде ата? Алар безнең дошман, дидеме? Син кыздан яшьрәк, дидеме? Хикмәт яшьтә идемени? Ярату өчен дөньяда бернинди киртәләр юк. Атаның үлеме дә хисләрне сүндермәде. Ул кайгылы күз яшьләренә коенган мизгелләрдә дә Озын толым турында уйлады.

 

3

...Мирзабәк елмаеп уянды. Яхшы фал иде бу, яхшы фал. Димәк, йорт иясе нарасыйны ят итмәде. Бала үзе дә ата кулына бик тиз ияләшергә охшап тора. Җан тартмаса, кан тарта, ә монда тамгалы малайның җаны да җиңел генә нәсел җебенә ялганыр шикелле. Тик аның кайсы туфракта шытканын уйласаң гына укшыта башлый. Йөз белән чуалган хатынга ул якынаерга да тиеш түгел иде. Тагын бер тапкыр үкенечле ялгыш белән бәрелешмәс өчен нишләргә соң хәзер? Солтанбәк ирләренә генә хас кирелекне ничек сындырырга? «Малай минеке түгел!» дип инкяр иткән Нурихан, сүзен таптап, «юк, минеке икән» дисә, нинди фаҗига! Әһә, Солтанбәк оныгы очсыз хатыннар белән мәшгуль, диячәкләр. Яратмасалар да, әле Наратлыкта аның дәрәҗәсе югары иде. Ул гаярь аучы төпчеге ләса.

Ниһаять, Шәрифә... Гомер алмагачының бердәнбер һәм соңгы багалмасы... Үрелә, үрелә Нурихан, ә багалма иң биектә, менә өзәм, менә өзәм дигәндә генә, ботак, кулдан ычкынып, һавага атыла...

— Әйдә, улым, битеңне юабыз да ботка ашыйбыз, — диде әти кеше, малайны кочаклап. — Син яламасын өчен мин аны куе итеп пешердем.

Бала, иренен бөрештереп:

— Ау, ау, — диде.

— Өйдәш йонлачны сорыйсыңмы, улым? Ул бездә төн кунды. Аның үз дөньясы, синең үз дөньяң, улым. Ә, юк, савытка борын тыкма, төз утыр, туры утыр. Мә кашык. Сине адәми сыйфатларга күнектерәсе бар шул, кыргый. Җәле, ач авызыңны. Җә, чәйнә, улым. Вәт маладис! Сиңа кием бөтәйтәсе иде, улым. Әтисе күлмәгенә уранып үсми инде тәти егетләр. Бер-ике сәгать уйнасаң, күрше авыл кибетеннән сиңа ярардай күлмәк-ыштан җыеп кайта инде әтиең анысы. Хәзер уенчыклар кертәм.

«Уенчыклар» бер тартма ядрә иде. Нурихан бу байлыкны пәрәвез сарган тузанлы иске келәттән тапты. Утыз ел хуҗасыз картайган йортта энәгә дә кагылмаганнар, ни азгын малай-шалайны да аучы йорты кызыктырмаган иде.

— Олысы-кечесе сезнең йорттан шикләнде, олан, — диде Фәсыйлә карчык. Наратлыкта Нурихан белән ул гына ачылып сөйләшә иде. — Нигезегез җенле ие, олан. Төннәрен ялгыз бүре җылый ие анда.

— Сез, урман астында яшәп, акылдан язгансыз, — диде ир.

— Язырсың да, олан. Авылда адәм заты әзәя, зират зурайган саен зурая, — дип уфтанды кендек әбисе.

Малай, ни хикмәт, «уенчыклар»ны күргәч, сөенечле авазлар чыгарып бытылдарга кереште. Күр инде син! Нәни чагында Нурихан да ядрәләр белән уйнарга ярата иде. 

— Син тимерләр белән юан, улым, — диде ир, киенә-киенә. — Бабаң боларның рәхәтен күрмәде. Әҗәл комачаулады, әҗәл...

 

(Дәвамы бар)

 

(Фото: apastovo.ru)

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас