Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
14 июнь , 22:06

Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА. Тамга. Повесть (3)

Дүрт яктан да урман белән уратылган Наратлыкка бүре ияләште. Башта күмәк хуҗалыкның мең баш сарыгын бугазлады алар. Ә беркөнне күзе-башы акайган көтүче Нуретдин авылга кайтып егылды. Аны коедан тарткан салкын су сибеп кенә айныттылар.

Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА. Тамга. Повесть (3)
Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА. Тамга. Повесть (3)

2

...1970 елда дүрт яктан да урман белән уратылган Наратлыкка бүре ияләште. Авыл тыкрык саен туктап ял итәрлек дәрәҗәдә әкәмәт зур иде. Халыкны урман туендырды. Күрше базарларда кемнәр чиләк-чиләк гөлҗимеш, балан, шомырт, җиләк, капчык-капчык чикләвек сата — Наратлык хатыннары. Капка төбе саен кемдә сап-сары сатлык бура — Наратлык ирләрендә. Иң оста үләнчеләр кайда — тагын Наратлыкта. Шушы гөрләп барган тормышны каяндыр пәйда булган явыз бүре өере пыран-заран китерде. Башта күмәк хуҗалыкның мең баш сарыгын бугазлады алар. Ә беркөнне күзе-башы акайган көтүче Нуретдин авылга кайтып егылды. Аны коедан тарткан салкын су сибеп кенә айныттылар.

— Кырдылар, барысын да кырдылар! Сыңар сыер да калмады. Мин нишләтим, чыбыркы атмый бит, җәмәгать! — дип үкерде ул.

Наратлыкта йорт саен өчәр баш сыер иде. Халык зар елады. Ирләр, балта-сәнәк белән коралланып, өч көн урманны тарады. Әмма бүре өере җир йоткандай юкка чыккан иде.

Ул көннәрдә аучы Миннехан туктаусыз тәмәке төтәтте. Аның мылтыгы ничә ел келәттә тузан йотып, тутыгып ята иде. Борын тишегеннән бөркелгән әче төтен аучының йөзенә сара, гүя Миннехан үзе дә утсыз-ялкынсыз гына пыскып яна иде. Атаның авылдагы мәхшәргә пошынмавы ундүрт яшьлек үсмергә һич кенә дә аңлашылмый иде. Җиңсә, Миннехан аучы гына ерткычларны җиңәчәк, чөнки ул гына бүре аулауның хикмәтләрен белә, аннан күрмәк Нурихан да ау серләренә төшенеп килә иде. Бүре оясына тыгылып, йомры йомгакларны капчыкка тутыру нинди кызык шөгыль иде! Ә ана бүрене эзәрлекли-эзәрлекли көн-төн чапкач, бичараның тәмам йончып авуы, һәм әтисенең аны яланкул тотуы малайның әле дә күз алдыннан китми.

— Әти, кешеләр бүреләрне тапмый икән. Тегеләр искәртмәстән һөҗүм итә дә урман авызында ук эри икән, — диде үсмер төтенләгән атасына.

— Һе, бүре хәйләкәр зат, улым.

— Син аларны качырмас идең, иеме, әти?

— Мин бүредән хәйләкәррәк бит, улым.

— Алайса, ник юл күрсәтмисең, әти? Абзыйларга булышсаң, рәхмәт яудырырлар иде.

— Хәтерлисеңме, шул абзыйларың өченче ел атаңны бүредән дә яман өзгәләде. Урман каравылчысы Билалетдин җыенда: «Миннеханны авылдан куарга кирәк», — дигән фәрман укыды. Без, имеш, нәселебез белән кан койдык, без — җәллад, Наратлыкта, имеш, безгә урын юк! Ник берсе шунда мине якласын! Кууын кумадылар, вәләкин өч ел капкабызга кеше орынмады, бездән йөз чөерделәр. Моңа күңел бә-әк әрни, улым. Юкса бүрегә ирек бирергә ярамый, ул чүп үләне төсле әрсез, ара-тирә йолкымасаң, урман-кырларны баса. «Син бүреләрнең тамырын корытасың», — диде Билалетдин. Корытмыйм, иту, бүресез урман — күлмәксез катын ул. Әрсез тамырның көчен какшатам мин. Әле дә ерткычларның өер башын гына чүпләдем. Башсыз өер авыл ягына карап иснәнми дә, улым.

— Әти, урманда бөрлегән кызарган, ди. Кыз-кыркын барырга шүрли. Бүре мыжлаган, диләр.

— Быел Наратлык хатыннары базарда күкрәк киереп саталмый икән, — диде төтенләгән ата.

— Әти! Эләктер инде шул өер башын! Кызлар... кызлар сиңа әйтергә кушты, әти! — дип өзгәләнде үсмер.

«Кызлар», билгеле, күплек санда, бергә калдырсаң, ул Озын толым иде. Авылда иң җитез җиләкче Шәрифә иде бит. Дөрес, Озын толым Нуриханга зар түкми, коңгырт күзеннән нур сирпеп, елмаеп кына карап ала. Икәү төнге күктән йолдыз санаганда да, урманчы кызы сызлануларын яшерә. Кем-кем, ә Шәрифә урмансыз кибә-сула. Кырыс Билалетдин абзый кызын нигәдер үзе белән йөртми. Аның күрше авылда сөяркәсе бар, имеш. Ярты гомере аның йортында уза, имеш.

Җиләк-бөрлегәннән тыш Шәрифә дару үләннәре белән мавыга, кыш-яз тирә-яклардан, сырхавына дәва эзләп, кыз янына авырулар агыла, Билалетдиннарның капка төбеннән үк бөтнек, мәтрүшкә, юкә чәчәге исе аңкып тора иде. Шәрифәгә урмансыз яшәү, ә үсмер егеткә аның керфек каккан саен моң түгелгән сагышлы күзләрен күрү авыр, бик авыр иде.

Ата тәмәке төпчеген кытыршы учына басып сүндерде.

— Бүре синең хәсрәт түгел, улым. Тамагың тук, өстең бөтен, кеше кайгысы кайгыртма.

— Әти, бир мылтыкны, мин үзем өерне туздырам, — диде Нурихан.

Аучы Миннехан, зәһәр карашы белән аны яндырып-көйдереп:

— Әтәчләнмә, малай! Син бүре хәйләсен үрәнмәдең әле! — диде.

— Соң... соң үзең бар әлсә. Рас мактаулы бүрече икән син, — дип чәпчеде үсмер.

— Ник мин үземне мыскыллаган халыкка хезмәт итим ди, малай актыгы! Җыенда бугаз ярдылар ничек, җә! Миннехан аталарын үтергәнмени!

— Син... син... әти, бүреләрнең тиресен туный идең.

— Һи, башсыз! — Миннехан черт итеп җиргә төкерде. — Башсыз малай. Акча бит ул. Сезнең тамакны туйдырырлык акча! Мин бит базарда җиләк сатарга катын-кыз түгел. Солтанбәк ирләре, алдырса, эредән алдыра, колагыңа киртлә моны, малай актыгы!

Ә бер кичне аучы озак-озак мылтыгын чистартты.

— Атмаса да көйле торсын, — диде.

Әмма ата исәптә-уйда иде. Бүреләр көннән-көн оятсызлана: авылдагы этләр сафы да сирәгәя. Шул төндә әтисе өйдә йокламады. Нурихан печәнлекне тикшерде — ата анда да юк иде. Үсмер келәткә йөгерде — мылтык элгән зур кадак та буш иде... «Бүре эзләргә киткән», — диде Нурихан. Күзенә яшь тыгылды. Малай өер башлыгы белән көрәшергә әзер, атаның ым кагуын гына көтә иде. Алмады, алмады... Нурихан Озын толым каршында ике сүәм үсәчәк иде ләбаса! Батыр егетләрне кызлар «кит» дип кумый. Әнә Шәрифә, аны малайсытып, «аяк астында чуалма» итенә.

Нурихан, кая барып бәрелергә белмичә йөргәндә, ике кызның бакча буенда гәпләшеп утырганын абайлады. Берсе — Шәрифә, икенчесе сары чәчле Сафринә иде. Зимагур Шакирның сабый килеш карт әнкәсенә кайтарып ташлаган үги кызы ул. Озын толым бу шаркылдык белән ни-нәрсә турында сөйләшә икән? Моңарчы алар бер-берсен өнәмиләр иде бит.

Абзар читенә посып, үсмер «сердәшләр»не күзәтте. Чү, Шәрифә кинәт аркан ауды. Ә Сафринәсе, бот чабып көлә-көлә, аның авызына нидер тутыра. Җәядәге ук кебек бакча башына очты егет. Аны күргәч, сары чәч шыпан-шыпан артка чигенде.

— Ул үзе тилебәрән ашады, үзе! — дип чыркылдады кыз. — Мин өстәдем генә!

Җансыз гәүдәне күтәреп, Фәсыйләләргә чапты Нурихан. Табанын нәрсәдер кисте, нәрсәдер кадалды, ә ул чапты да чапты. Бәхетенә, кендек әбисе — имче Фәсыйлә өйдә иде.

— Яшәүдән бизгән мәллә Билалетдин кызы? — дип әрли-әрли, ул Шәрифәне караватка яткырды. — Син, җегетем, минем идәнемне кан белән таплама. Мә чүпрәк, аягыңны юып бәйлә.

Баскычка чүмәшеп аягын караса, Нуриханның күзе шакмакланды. Табанын зур гына пыяла кисәге ярып кергән иде. Аны тартып алгач, кан сиптерде. Егет, сыңар аякта гына сикергәләп, бәрәңге бакчасына чыкты да ярасына учлап-учлап туфрак сипте. «Туйга кадәр төзәлә», — диләр картлар. Шәрифә генә терелсен иде! Тилебәрән орлыгының агу икәнен үләнче кыз белмәде микәнни?!

Имче Фәсыйлә титаклый-титаклый ишегалдын әйләнгән Нуриханга тәрәзәдән башын тыгып боерды:

— Ата каз сымак чирәмемне таптама, өеңә тай! Билалетдин кызы үлми, монак күзен ачтырдым, — диде.

Егет яралы аягын сөйрәтеп кенә Сафринәләр турыннан узганда, бияләй хәтле авызын ерган чая кыз капкаларына сөялгән иде.

— Нәстә ыржаясың, марҗа чәч! — диде Нурихан, җенләнеп.

— Теге имгәкне күмеп үк кайтышың мәллә, аксак карга? — дип телләште Сафринә.

Нурихан җирдән таш эзләде. Шаркылдыкның ерык авызын ямасаң, бәлки, бүтән сайрамас иде.

— Әй күтәрде дә чапты тегене! Ха-ха-ха.

Ачуы кабарган үсмер, йодрыгын төйнәп, Сафринәгә ыргылды. Кыз качмады, капкага ныграк терәлеп басты.

— Кил, кил, иркәм. — Аның күзеннән дәртле очкыннар чәчри иде. — Кил... Мин синнән ике яшькә олырак. Миңа быел уналты. Синең беләкләрең таза да, матур да, билемнән уратып кочаклачы, иркәм.

Нурихан бу тәкъдимнән югалып калды. Йодрыкка укмашкан бармаклар үзеннән-үзе язылды. Шәрифәнең күлмәк җиңенә кул тидерергә ярамаганда, күр, бу марҗа чәч «кочакла» ди!

— Яле, иркәм, тотып кара, минем йомрыларым нинди зур, нинди тыгыз, — дип, күкрәген калкыткан кызны Нурихан җирәнеп этеп җибәрде:

— Фу, синнән сасы ис килә! Сафринә үпкәләмәде, коймага эленгән идән чүпрәге белән култык астын сөртә-сөртә:

— Җитлекмәгән икән әле син, аучы малае, — диде. — Тәккә ымсындым сиңа. Ничава, соңрак яратышырбыз. Әбекәй туңкайса, ишекне бикләмәм.

Кызык, Сафринәнең чытлыкланып сөйләшүләре дә, килеш-килбәте дә күрше Орловка авылы марҗаларыныкына охшаган. Наратлык кызлары үзләре әдәпле, үзләре тыйнак. Егетләргә башлап сүз катарга да ояла алар.

Ләкин, үпкәләмәсә дә, чая кыз — кара елан — йөрәккә каты чакты:

— Син, аучы малае, салам сыйрак Шәрфә дип саргайма, җәме? Аның сине җене сөйми. Күтәреп чаптың чабуын, иркәм. Мин тилебәрән белән тыгындырдым аны, мин! Нурихан җүнсез аркасында үләсем килә, дигәч, үлсен, мәйтәм. Авыл урамнары сулышка иркенәер.

Нурихан аксый-туксый китеп барды.

Күңелсез хәбәр иде бу. Ни өчен Шәрифә аны күралмый икән? Ни өчен? Нишләгән ул кадәр Нурихан?

 

(Дәвамы бар)

 

Фото: kiziltan.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: