Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
13 июнь , 23:29

Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА. Тамга. Повесть (2)

Төптәнрәк уйласаң, тәннәр чемерди, Солтанбәкләр оныгын эт имезеп үлемнән йолган

Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА. Тамга. Повесть (2)
Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА. Тамга. Повесть (2)

Солтанбәкләр нәселе егылып бала яратты... Комсыз ярату белән яратты. Әүвәлге никахтагы хатыны өч кенә бөртек белән чикләнгәч, бабасы икенчегә, аннары өченчегә, дүртенчегә өйләнә. Яраткан нәрсәне Ходай әз-әзләп кенә тамыза икән: ул бичәләрдән туган балалар берәм-берәм кызамык чиреннән тәгәри...

— Җәйләр җиткәч, без синең белән урманнар айкарбыз, улым. Мин сине поши малайлары белән таныштырырмын, улым. Ачуланма, улым, әллә кайчан сине үземә тәрбияләргә иде дә... Ышанмадым мин ул лыгырдыкка. Анаң — мир хатыны. Бетте ул бүгеннән синең өчен, улым. Синең анаң Шәрифә булырга тиеш иде. Үскәч аң бул, улым. Яраткан кешеңә үчләшеп, бүтәннәр белән бәйләнмә. Үрмәкүч акылы кирәк без ир-атларга. Ул әнә, дошманына пәрәвез корса да, үз капкынына үзе эләкми. Кыз-хатын хәйләкәр үрмәкүч сыңары, валлаһи. Безне әсир итә, ә үзе иректә йөри.

Нурихан кар ерып урамнан атлаганда шулай сөйләнде. Менә ул шып туктап калды. Тагын кемдер аның белән төн бүлешә иде. Бүре! Артына борылмады ир, борын канатларын киереп, салкын һава сулады. Юк, бүрегә охшамаган. Эт исе килә. Баягы йонлач эт исе. Нурихан уң аягы белән җиргә типте:

— Пшал, аңгыра!

Әмма эт аңгыра түгел, ул адәмнән дә акыллырак иде. Хайван баланы кая алып барганнарын белергә тели. Аның моңа тулы хакы бар! Ул әни вазифасын үтәгән, ул аны ачлыктан һәм суыктан саклаган.

Төптәнрәк уйласаң, тәннәр чемерди, Солтанбәкләр оныгын эт имезеп үлемнән йолган.

— Рәхмәт, хайван, — диде ир, йомшарып. — Син бел дә, мин бел бу гыйбрәтне, яме? Ярый син телсез әле. Бар, кайт инде. Урманнан бүреләр чыкмагае. Кечкенә Мирзабәк өчен борчылма, ул — минем улым. Солтанбәкләр үз баласыннан ваз кичми.

Тун эчендә йоклаган малай өйгә керү белән уянды. Аны караватка илтеп салгач, чишенеп тә тормыйча, тәрәзә пәрдәләрен тартты хуҗа.

— Вәйт, улым, син үз өеңдә. Бу — Солтанбәкләр нәселе нигезе. Җиде буын бабаңнар, ызбасын ипли-сипли, шушында гомер чиккән.

Бала, нәни йодрыгы белән күзләрен уа-уа, шыңшып елап җибәрде. Нурихан, аны куәтләп:

— Җыла, улым, җыла! — диде. — Ызба бүрәнәләренең яшь бала җылаганын ишетмәгәненә бишбылтыр! Әйдә, диварларны селкет, улым! Яле, улым!

Ул малайны көчле кулларына күтәреп түшәмгә чөйде. Шыр сөяк, күбәләк төсле югарыда пырхылдап, кире учына төшкән мәлдә өйдә кояш балкый иде. Бала нуры, бала яктысы! Комсызланып бала сөйгән Солтанбәк нәселенең чылбыры Нуриханда өзелми, дәвам итә!

Малай елаудан туктады һәм, иренен очлайтып, эт сыман уларга кереште.

— Әһә, тамагың ач. — Ир, мич авызындагы чүлмәктән тары өйрәсе салып, Мирзабәкнең алдына куйды. — Мә, улым, аша. Суынмаган. Кашыкны тәти кулыңа тот. Хәзер ипи кисәбез. Җегет кеше умыртып ашый, җир җимертеп эшли, улым.

Бала кашыкны, артык әйбергә санап, идәнгә атып бәрде дә йөзе белән савытка тыгылды. Ул лач та лоч теле белән шулпа ялый иде. Күкрәгенә терәгән ипиен кисмичә, шаккатып малайның кыланышын күзәтте ир. Ай-һай, монда хәлләр хәтәр икән. Бөкрене турайтканда шактый чиләнерсең, ахры, Нурихан. Кыргыйланган малай бик озакка кул-аягыңны бәйләр, мөгаен. Ә бакча? Быел язгы айларда корыган йөз төп алмагачка алмашка яңа үсентеләр утыртырга хыялланган идең син.

— Җә, уңган җегет, тукландыңмы? Безнең яккан мунча да бар бит. Эссесе сүрелсә дә, суы кайнардыр әле. Без кайбер эшләрне, кеше күзенә чалынмыйча, төнлә кайнаштырыйк, — диде Нурихан, иң беренче чиратта Фәсыйлә кортканы уйлап. Һәр сүзне энәгә җеп итеп саплаган карчык истә-тында юк чакта гына капка дөбердәтә иде.

Үзен әвеш-тәвеш китергән дәү абыйдан ятсынмады малай, юрганга күндәм генә сузылып ятты, аяккулларын турайтып, төрергә дә рөхсәт бирде. Нуриханның гына ташып аккан аталык хисе ярларына кайтып саега башлаган кебек иде. Бу бәләкәчнең мәшәкате, ай-һай, болытларга ашкан тау хәтле икән лә. Әнкәсе итәгенә юеш борынын сөртеп йөрер яшьтә генә бит әле ул. Хатын-кыз ярдәменнән башка моны ничек карап бетермәк кирәк! Әзрәк ялгышты шикелле Нурихан...

Ләкин ләүкәдә малайның ат ялына әйләнгән чәчен кыркыганда тагын колак очындагы таныш миңгә кагылгач, тоныкланган-саеккан хисләр яңадан ярыннан ташыды. Җанның һәр почмагын шатлык-сөенеч биләде. Моннан соң зар да юк, уфтану-үкенү дә юк. Ул Солтанбәк нәселе кыйпылчыгын һич авырсынмыйча үстерергә тиеш иде. Нурихан: «Хатын белән килешмәдек», — дип, балаларын ташлаган ирләрне беркайчан да акламый иде. Атага әманәт — бала, балага әманәт — ата, бу хакыйкать борын заманнардан ук ташка чокылган иде.

— Бак, улым, нинди чибәр халык без, ә! — дип тел шартлатты әти кеше. — Яле, йә, мунчаланы сабынлап, аркаларыңны юыйк. Шапшакның өч табигый күлмәге бар, ди, синдә алар ничәү икән? Туганнан бирле тәнең пакьләнмәгән, ахры, синең, улым.

Бер савыт өйрә чөмергән малай болай да авырайган иде, мунча да өстәлгәч, тәмам изрәде бугай, коендырганда ул яртылаш йоклый иде инде. Кайтарып, үзе белән янәшә түшәккә салгач, битләре алсуланган балага сокланып һәм горурланып карап торды Нурихан. «Читен дип... башта читен булыр, әлбәттә. Авыл ни сөйләр тагы. Ил авызына иләк капламассың: телләре кычыта икән — сөйләсеннәр. Шәрифә нәрсә дияр менә. Һәй, Шәрифә, имеш! Әйтерсең моңарчы ике пар күгәрчендәй уртак ояда парлашып яшәделәр. Озын толым, Нуриханны күрмәс өчен, ак көннәрне кара төнгә алмаштырыр иде. Барыбер Шәрифә ни дияр икән? Тыштан битараф кыланса да, эче ут янар, бәлки? Ир бит аны алдады, алдады! Сафринә белән гыйшык уйнамадым, дип, ант сулары эчкән Нурихан көннәрдән бер көнне балалы әтигә әйләнсен инде, йә! Күктән иңгән малайны кемнеке дип әйтергә соң хәзер?!

Нуриханның йомшак мендәре ташка әверелде, уйдан кабарган баш чүмече чатнап-чатнап сызлый иде. Шәрифәсез яшәү яшәүмени ул... Ярата аны ир. Хатын бәгыренә кырык усал шырпы кадаса да, ярасыннан арынырга теләмичә ярата. Һәр күзәнәгенә нәфрәт тулган Шәрифә дә ирне ярата. Тик әлеге нәфрәтен генә җиңә алмый. Аның шунысы куркыныч икән: бер үк вакытта яратасың да, бер үк вакытта нәфрәттән дә газапланасың. Кодрәтеннән килсә, Шәрифә Солтанбәк оныгын Каф тауларына олактырыр иде. Нурихан кан дошманыннан да артыграк иде бугай. Югыйсә алар бер-берсенә насыйп яр иде. Кем аяк чалды да, кем, йөрәкләрне елатып, ике якка аерды соң? Кемгә йодрык янарга тиеш Нурихан? Урмандагы капкынгамы? Азгын Сафринә белән «кавышкан» хәерсез төнгәме?

Ир бармакларын чәченә батырды. Сызлый баш, сызлый! Әллә үзе, бары тик үзе генә гаепле микән? Адәм баласы, гадәттә, хаталарның җеп очын бүтәннәрдән эзли. Йөз кешегә йөз гаепләү ярлыгы тага да, фәрештә сыйфатлары белән бизәп, үзен сөттән ак, судан пакь ясый. Моңарчы Нурихан да кешедән күрде. Түгәрәк бәхетенең кырыен кемдер кимереп алган төсле иде. Кем? Менә син шуңа җавап тап хәзер!

Ир, малайның юрганын рәтләп, утны сүндереп килде. Пәрдәләрне кырыйга шудырды. Салкын йолдыз нурында җемелдәгән кар яктысы диварларга буй-буй ак эз сызды. Сәер, бу төн тыныч уза. Кичә генә авылга көтүе белән бүре төшкән иде. Эт җенесе оясында гына ырылдады. Терәүле капкалар, тишек-тошыгы чүпрәк белән томаланган сәләмә абзар-куралар ерткыч өчен киртә түгел. Егерме хуҗалыкка калган Наратлыкта мал-туарның исеме дә онытылган, карт-коры кәҗә дә асрамый. Ә бүре азык сорый. Аларны бу якларга тамак нужасы куып китерде. Көнбатышта урманнар тунала, биләмәләр кечерәя, элеккеге урыс авылларының нигезендә җил уйный. Ачлыкка киселгән бүре нишләсен, кешеләргә ташлана. Үткәннәр яңадан кабатлана, ахрысы. Чү, бүреләр өлеше генә кабатлана. Чөнки аучы Миннеханны кабереннән кузгатып терелтерлек кодрәт иясе җирдә юк. Иртә күзен йомды ата. Аның гомерен рәнҗеш кыскартты микәнни? Яшь чагында «рәнҗү» дигән сүздән, «әбиләр әкияте» дип, Нурихан кычкырып көлә иде. Яшьлектә бөтен нәрсәне дә көлкегә борасың шул. Бүген исә икенче төрле уйландыра. Бер канаты белән Нуриханга да орынды бит ул рәнҗү! Тикмәгә генә чит җирләрдә каңгырамады ир, тикмәгә генә җылы кочаклардан мәхрүм булмады. Тик менә кем күбрәк Солтанбәкләр нәселен каргады икән? Тере килеш тиресе туналган бүреләрме? Әллә...

Нурихан колагын сагайтты. Кемдер шатыр-шотыр өйалды ишеген тырный иде. Исереп кайткан Сафринә, өендә баласын күрмәгәч, монда чапты микән? Бу сиңа бүре генә түгел, атам да котылам димә. «Малайны урлады», — дип, бөтен авылны җыячак. Ә тавыш Нурихан өчен соңгы нокта: шул минутта ук ул Шәрифәне югалтачак. Йоклаган сабыйны кулына тоттырып җибәрергә мәллә? Аннан сыналган саклану чарасына күчәсең: «Бала минеке түгел».

Ир улының өстенә иелде. Мирзабәкнең бәрхет сулышы кытыршы яңакны иркәләде. Юк, малай аныкы! Сулышына хәтле якын хәтта!

«Буып үтерәм мин сине, хәшәрәт хатын, — диде ул, иңенә тунын ташлап. — Баланы имгәтүең генә җитмәгән, Нуриханның да тормышын чатнатасың».

Ул бар куәтенә тышкы ишекне эткән иде, эт чинап карга тәгәрәде.

— Фу, хайван, син икән, — диде Нурихан. — Ни пычагыма ишектә тырнагыңны үткенлисең, ә? Мирзабәк минеке, бар, өеңә элдер!

Эт түше белән аңа табан шуышты да өч тапкыр ләң-ләң өрде.

— Әһә, аңладым, хайван. — Хуҗа урман буенда селкенгән кара тапларны шәйләп өлгергән иде инде. — Бу юлысы болар санаусыз. Син миннән ярдәм сорыйсыңмы? Көчле дисеңме Нуриханны? Җүләр мылтык шартлатыр анысы. Тик миңа атарга ярамый, туган. Җә, курыксаң, өйалдына кереп ят. Безнең йортка борын тыкмый алар. Солтанбәк нәселе белән бәрелешсәң, эш харап икәнен чамалыйлар. Бүре хәтере буыннан буынга күчә.

Нурихан ишек ачылмасын өчен келәсен шудырды. Дөньяның пеләш маңгаена төкереп, җылы өйдә малай йоклый. Иртәгәсе хәлләр турында уйламаска тырышып, ир дә баш төртте. Ә мендәр һаман таш, уйлар һаман бәйләнчек иде.

 

(Дәвамы бар)

 

Фото: Cadela-chora.вр

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: