Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
13 июнь , 10:39

Гөл МИРҺАДИ. Чүплек. Повесть (1)

Мостафа укырга гына яратмады. Атнасына бер-ике мәртәбә, мәҗбүри рәвештә мәктәпкә барып, көн үткәреп кайткан егетне, “өчле”ләр белән чак сигез классны тәмамлатып котылдылар да, аның турында оныттылар. Үзенә кирәген ул үзе баш ватып уйлап чыгарды, чутлады, интекте. Тик үзе эзләп тапкан саннарны, формулаларны бер дә онытмас булды. Мәктәптән котылгач, ул ныклап агач эшләренә тотынды, әтисенең уң кулына әверелде. Алар үз авылларыннан гына түгел, тирә-яктан да заказлар ала башладылар. Йомычка тулы йортта эш һәрчак кайнап торды. Көннәр айларга, айлар елларга тоташып ага бирде. Әлфия, унынчы классны тәмамлап, укытучылар әзерли торган училищега укырга барып керде. Көзен Мостафага да армиягә повестка килде...

Гөл МИРҺАДИ. Чүплек. Повесть (1)
Гөл МИРҺАДИ. Чүплек. Повесть (1)

ЭПИЛОГ

Пыяла кебек ялтырап яткан бозлавыктан зур тизлектә капма-каршы җилгән  ике машинаның фара утлары бергә кушылды да... киңәт сүнде.  Кычкырышкан, шина чыелдаган һәм тимер бәрелеп ватылган тавышлар һаваны ярды. Юлда шомлы тынлык урнашты.

Инде бернигә яраклыгы калмаган тимер-томыр арасыннан әнисен эзләп елаган яшь баланың үзәк өзгеч тавышы гына язгы салкын кичне, аннан төнне озак телгәләде.

...Баласының әнисе гәүдәсен селкетергә тырыша-тырыша бертуктаусыз үксүе әллә каян ерактан Фәридәнең аңына килеп керде.

 Күзләрен басып алган томанны хәлсез куллары белән куарга маташа-маташа, ул торып утырды. Елап шешенгән кызын бар бәлаләрдән  араларга теләп, күкрәгенә кысып, бер мизгелгә тын калды. Аннары, туңа башлаган аякларын көч-хәл белән кузгатып, мүкәли-мүкәли кемнедер эзләргә кереште. Тимер калдыклары астыннан сузылып чыгып бозга ябышкан нәрсәгәдер таянган куллары таеп китте. Ул, аңлар-аңламастан, сасы искә укшып куйды. Читтәрәк яткан гәүдә янына барырга ниятләвен сабые туктатты:

– Барма... Анда... Илдар абый... Ул... Ул... уянмый... – дип тотлыкты бала.

Күзләрен зур ачып, тешләрен кысып, аңын каплап алган куе ак томанга бирешмәскә тырышкан хатын икенче машинаның калдыкларына якынлашты. Ыңгырашкан хатын-кыз тавышы ишетелде. Фәридә, булган хәленчә тизрәк барып җитеп, кан арасында яткан, танымаслык булып үзгәргән кешенең йөзенә текәлде. Куркыныч йөз акрын гына күтәрелде дә нәфрәт тулы күзләрен Фәридәгә төбәп, теш арасыннан:

– Подстилка Муратова! – дип көч белән пышылдады һәм төшеп китеп, тимергә бәрелде.

Тавыш Фәридәгә таныш иде. Аның йөрәге мең энә кадалгандай чәнчеште. Аңын биләп алган томан акрынлап кара төскә керә барды да аны бөтенләйгә үз кочагына тартып алды.

Күпне кичергән яралы күңелгә бу нахак сүзләр соңгы тамчы булганын, хатынның, хәшәрәт дөньядан аңы белән аерылып, үзен ут артыннан утка салган шушы тормышны тәмам инкарь итеп, шаккаткан, берни аңламаган баласы алдына гөрселдәп ауганын тын калган җиһанда ялгыз ай белән өнсез йолдызлар гына күзәтте...

 

1

...Мороженое! Покупайте мороженое! Туңдырма алыгыз! Туңдырма...

Зур шәһәрнең кеше тулы тимер юл вокзалында, урыс һәм татар сүзләрен кушып, яңгыравык тавыш белән такмаклый-такмаклый сикергәләп, биш яшьләр тирәсендәге сары чәчле ябык кына кыз сатып алучыларны чакыра. Аннары беравык үз-үзенә такмак әйтеп биеп ала. Биегәндә, әйтерсең лә, арык гәүдәле, курку тулы карашлы кызчык югалып тора. Аның урынына: “Булдыра алам! Булдыра алам!” – дип куанган, күзләрендә шатлык һәм горурлык чаткылары уйнаган шат бер бала пәйда була. Бу тамаша әллә кайларга ашыккан вокзал халкын шултиклем үзенә тарта ки, әллә сабыйның шат күзләреннән, әллә җиңел басып, мөлаем елмаеп биюеннән кешеләр күзләрен ала алмый, барган юлларын, көткән дөньяларын, ашыгыч поездларын онытып, туктап калалар. Шул кыска мизгелдә биюче кызчык янында туңдырма сатып торган сәер хатынның да күзләрендә әйтеп бетерә алмаслык хисләр бураны чагыла. Әмма юлчылар, кинәт кенә һушларына килешеп, сабый алдына тиен акчалар салып таралышканда, хатынның күзләренә олы хәсрәт, чарасызлык кире кайта. Ул эчке бер ыңгырашу белән яңадан сатуына керешә. Ә нәни биюче ялт-йолт кына тирә-ягына каранып, акчаларны җитез җыеп, төсләре уңган, шактый таушалган күлмәгенең эчке кесәсенә салып куя. Аннары янында басып торган туңдырма сатучыны – телсез әнисен – кысып кочаклап, сөеп, үзе белгәнчә юата да, өйрәнелгән маршрут белән йөгерә-атлый вокзалны урап чыга. Өмет тулы күзләре белән вокзалдагы һәр ир-атның йөзенә карап уза. Ул әтисен эзли. Күрсә, ул аны һичшиксез таныр иде. Таныр иде дә әнисенең кинәт сөйләшми башлаганын, берни аңламаган кебек бер ноктага текәлеп утырганнарын, елаганнарын, күргән михнәтләрен түкми-чәчми сөйләп би-рер иде. Ә аннан... Ә аннан әтисе аларны Бригадирдан, аның шымчыларыннан качырып, кайчандыр алар бергәләп яшәгән өйләренә алып кайтыр иде...

 

2

...Фәридә туңдырманы, һәрвакыттагыча, бүген дә күп сатты. Әллә үзенең пөхтәлеге, әллә кызының шаянлыгы аның янына халыкны күп җыя. Хәтта сөйләшә алмавы да комачауламый. Ашыккан кешеләрнең әңгәмә корып торырга вакытлары юк, туңдырмаларын эләктерәләр дә юлларын дәвам итәләр. Фәридә инде күптән остарган хәрәкәтләр белән туңдырмасын бирә, тиененә тиклем, тиз арада күңелдән санап, сатып алучыларның акчаларын кайтара. Азактан: “Гафу итегез!” – дигән сыман, туңдырма алган һәр кешегә моңсу караш ташлап ала. Кайсы милиционерга бушка көненә күпме туңдырма бирергә, вокзал начальнигына сәгать ничәдә күпме акча кертергә дә белә Фәридә. Тик никадәр генә остармасын, эшеннән җирәнә, кешеләрдән гарьләнә, ояла хатын. Чөнки туңдырмаларның саклау вакыты чыккан. Ә ашыккан халыкның аны сорарга да, ул турыда уйларга да вакыты юк.

Менә инде бер ел чамасы Фәридә һәм аның кызы Әдилә чүплектә яшиләр. Чүплекнең үз законнары, анда бөтенләй башка дөнья, башка чынбарлык. Ике кабат кеше үтергәне өчен төрмәдә утырып чыккан Пеләш Митька – чүплекнең бригадиры. Аңа күптән инде монда берәү дә исеме белән дә, кушаматы белән дә эндәшә алмый. Чүплек илендә Бригадир – казый да, мулла да, кирәк икән – палач та. Эш бирүче дә, димәк, ачтан үтермәүче дә – ул. Зур шәһәрнең һәр тыкрыгында хәерче-юньсезләрне сагалаган куркынычлардан яклаучы да – шул каһәр суккан Бригадир үзе. Аның канэчкеч командасы – һәр эшчесен саклап эшләтүче шымчылары, әләкчеләре бар. Монда бер килеп эләктең исә, бер адым да читкә тайпыла алмыйсың, үзеңә бер тиен дә акча юнәтә алмыйсың. Сиңа документ та, чурт та кирәкми. Чүплектән тегендә – тәмле ашаган, матур киенгән, җылыда яшәгән кешеләр дөньясына күтәрелә алган бер адәм заты да юк. Чүплектән юл бер генә – үлем...

Көн кичкә авышты. Халык сирәгәйде. Август ае шулай үзенең якынлашканын сиздерә: кичкә таба һава салкыная, ерак офыклар кызара, кояш түбәнгә, офыкка тизрәк, ашыгыбрак тәгәри сыман. Бер хәрәкәтсез басып торып, иң элек – бармак очлары, аннан аяк табаннары, арка үзәге өши башлый. Кояш кыздырмагач, халыкта да туңдырма кайгысы калмый. Фәридә моның өчен куана гына. Чөнки, көнозын басып торып, аның аяклары арый, төн буе сызлап чыга.

Ул, ниһаять, сату әйберләрен җыйды. Бригадирның шымчысы аңа кайтырга рөхсәт биреп баш какты да күздән югалды. Фәридә, арбасын этеп, чүплеккә таба атлады. Бер алдына, бер артына чыгып сикергәләп йөргән кызы үз-үзенә нидер сөйләнә, көйли, ара-тирә әнисенә килеп сырпаланып, сөйдереп ала.

Арба шыгырдаган тавышка вагоннан канәгать йөзенә кызыллык йөгергән, чигәләреннән тир агып торган Бригадир чыкты. Фәридә белән Әдиләне күреп, елмаерга тырышып ыржайганда, аның кысык күзләре тагын да кысыла төште. Тагын эчкән, тагын бәйләнәчәк, дип уйлап өлгергән хатынның йөзеннән кара күләгә узды. Әнисенең күзләреннән нур качуын күргән сабый күңеле барын да сизде. Ул, тиз генә йөгереп барып, Бригадирның киң җилкәсенә асылынды.

– Менә без сезгә күпме акча эшләдек! Әллә-ә күпме-е, – дип тәтелди-тәтелди, мәңге бала күрмәгән, сөймәгән ирнең битләреннән сыйпап үбә-үбә, үзенең акчасын бирә башлады: – Мин аларны биеп алдым! Биеп күрсәтимме? Иллә-лиллә-лиллә-лиллә... – дип, Бригадир алдында бии дә башлады.

Ул арада Фәридә, сату әйберләрен склад дип йөртелгән землянкага бикләп, үз куышына кереп китте. Ә кыз биеде дә биеде. Азактан ир, хискә бирелепме, жәлләпме, кызга акчаларын кире сузды:

– Мә, җыеп куй! Кышкылыкка пималар алырсыз! – диде дә вагонына кереп китте.

3

Кеше гомерен чебен гомеренә дә күрмәгән Бригадирда да бар бит ул җан дигән нәрсә. Чүплекне йодрыгына төйнәп тоткан, төрмәләр узган, күптән инде татарлыгын онытып, беркемгә дә белдермәгән Митька булып та түгел, ә алтын куллы, төзүче Мостафа булып якын күрә бит ул Фәридә белән Әдиләне. Тик алар үзләре генә моны белми.

Мостафа бәләкәйдән агач эшенә әвәс булды. Дәрес әзерләр, өйгә бирелгән күнегүләрне үтәр урынга ул әтисе янында чуалды. Әтисе кулында уйнап кына торган кораллар астыннан җиргә коелган йомычкаларның никадәр хуш исле икәнен Мостафа гына белә иде кебек. Туп белән дә, кышын Тирәнкүл бозына чәкән тотып хоккей уйнарга барулары белән дә кызыктыра алмады аны күрше малайлары. Бәләкәй чагында, әтисе балта-пычкы тотарга рөхсәт итмәгәндә, Мостафа, юеш борынын тарта-тарта, җирдә аунаган бөдрә йомычкалардан, хуш исле такта кисәкләреннән ниләр генә төземәде: өйләр, абзарлар, йортлар. Дөньясын онытып эшкә чумган чем кара чәчле, үткер кара күзле малай янында гел генә тавыш-тынсыз, кояшта янып тагын да агара төшкән сары бөдрә чәчле, зәңгәр күзле, бәләкәй ябык гәүдәле күрше кызы Әлфия уралып йөрер иде. Бер-берсенә тамчы да охшамаган бу ике баланың дуслыгы беренче карашка сәер тоелса да, аларның гел бергә булуларына авыл халкы күптән күнегеп беткән. Киресенчә, Мостафаны Әлфиясез, Әлфияне Мостафасыз күрү кешеләрне аптырата. Мондый вакытта аларның әниләреннән:

– Мостафаң чирләдеме әллә?

– Әлфияң кая китте? – дип сорый торганнар иде.

Мостафаның һәр уй-хыялын тыңлаучы, хуплаучы да, баш кагып һәр сүзе белән ризалашучы да, шым гына янында басып торып, кирәкле тактасын, коралын биреп торучы да, бәләкәй өйләргә, атларга сокланучы, янып торган зәңгәр күзләрен Мостафага төбәп, аны мактаучы, ясаган әйберләрен кадерләп саклаучы да Әлфия булды. Ул Мостафага бер каршы дәшмәс, берсүзсез ышаныр, бер адым артыннан калмас иде. Читтән караганда кырыс кына күренгән малай да Әлфиясен бервакытта да кыерсытмас, сирәк кенә булса да эшеннән аерылып, аның төймәләрен каптырыр, кулларын җылытыр иде.

Гел генә күз алдында торган әйбергә күнегеп, аны күрмәс буласың. Алай гына да түгел, ул шулай тиештер кебек тоела башлый. Мостафа белән Әлфиянең дә үсеп җитүләрен, яшерен генә бер-берсенә серле карашлар ташлап алуларын, һаман да шул йомычкалар арасында мәш килгәндә, кайчак онытылып, сәгатьләр буе серләшеп торганнарын олылар күрмәделәр дә, ахры. Ә яшьләр үз хыялларында инде уенчык йортлар түгел, сөю тулы бәхет өе төзиләр иде.

Тәүге зур эшләрен дә Мостафа Әлфияләрдә башкарды. Кыз әнисе белән икәүдән-икәү генә яшәгәч, җимерелеп барган ихатада ир кешегә эш муеннан иде. Аз сүзле әти кеше дә моңа каршы килмәде: әйдә, өйрәнсен, кайда кул ныгытса да барыбер түгелме, өстәвенә, күрше хакы дигән нәрсә дә бар бит әле. Шулай итеп, Мостафа башта күршеләренең болдырын җайлады, аннан киртәсен тотты, күптән черегән тәрәзә яңакларын сукты, бер катлы гына булса да тәрәзә рамнары ясап бирде. Әлфиясенең очкын чәчкән күзләре бертуктаусыз Мостафаны назладылар, ул егет янында бөтерелеп кенә йөрде, аның теләкләрен алдан сизеп, белеп, үтәп торды.

Мостафа укырга гына яратмады. Атнасына бер-ике мәртәбә, мәҗбүри рәвештә мәктәпкә барып, көн үткәреп кайткан егетне, “өчле”ләр белән чак сигез классны тәмамлатып котылдылар да, аның турында оныттылар. Үзенә кирәген ул үзе баш ватып уйлап чыгарды, чутлады, интекте. Тик үзе эзләп тапкан саннарны, формулаларны бер дә онытмас булды. Мәктәптән котылгач, ул ныклап агач эшләренә тотынды, әтисенең уң кулына әверелде. Алар үз авылларыннан гына түгел, тирә-яктан да заказлар ала башладылар. Йомычка тулы йортта эш һәрчак кайнап торды.

Көннәр айларга, айлар елларга тоташып ага бирде. Әлфия, унынчы классны тәмамлап, укытучылар әзерли торган училищега укырга барып керде. Көзен Мостафага да армиягә повестка килде. Егетен озатырга кайткан кыз сагыш тулы күңеленә урын тапмады. Бүтән беркайчан да Мостафасын күрергә насыйп булмас кебек тоелды. Көне буе озату кичәсенә аш-су әзерләште, табаннары җиргә дә тимәде: йөгерде, пешерде, әзерләде, ә үзе бертуктаусыз яшь түкте. Күз яшьләре йөрәгенең сулкылдавын, күңелендәге авырлыкны юмады да, җиңеләйтмәде дә. Дөнья күргән апаларның:

– Елама! Елап озатма! Хәерлегә булмый. Бергә була алмассыз, – диюләре дә Әлфияне тыя алмады.

Мостафа җиң сызганып яшьтәшләрен көмешкә белән сыйлаганда да, тальянга кушылып җырлаганда да, нык кына исереп алган авыл егетләре, парларын кочаклап таралышканда да Әлфия томан эчендә кебек кенә йөрде.

...Ай нурына коенган төн иде.

Кызның чык тамчыларыдай саф күз яшьләре, алсу битләреннән йөгереп, егетнең күкрәгенә тамдылар да, ай нурында ялтырап, әллә Мостафаның йөрәгенә, әллә җанына терекөмештәй тәгәрәп кереп югалдылар. Әлфиянең үксүеннән тотлыга-тотлыга:

– Минем... синеке буласым... килә... Хәзер... – дигән соңгы сүзләрен төн җилендә шыбырдашкан тал яфракларының кыштырдавы каплады. Көзнең болыксу һавасы айны да, йолдызларны да йотты. Дөнья караңгылыкка чумды.

...Иртәгәсен, көтү куып азапланган әти-әнисен өнсез калдырып, зур абзарның хуш исле печән тулы сәндерәсеннән Әлфиясен җитәкләп Мостафа төште. Сөйгәнен иңбашыннан кочаклап:

– Менә  киленегез. Бүгеннән ул бездә яшәячәк! – диде.

Ишегалдында тынлык урнашты. Бу моңсу таңда тормыш очраштырып күзгә-күз терәткән бу дүртәүнең башыннан яшен тизлеге белән мең уй үтте, телләргә мең төрле сорау, сүз килеп төелде. Ләкин әллә бик вакытлы, әллә вакытсыз капка төбендә туктап сигнал биргән колхоз УАЗигы барысын сискәндереп җибәрде. Кирәкле сүзләр әйтелде, тиешле хәрәкәтләр ясалды. Мостафа газиз кешеләрен барысын берьюлы күкрәгенә кысты, оялуын җиңеп, Әлфиясен бөтен яшьлек ләртен кушып үпте дә, рюкзагын аркасына асып, эре-эре адымнар белән  туган йорт ихатасыннан чыгып китте.

Көннәр үтә торды. Ял көннәрендә, каникул вакытында авылга кайткан Әлфия ару белми ике йорт арасында йөгерде. Инде шактый картайган кайнана белән кайната баштарак бик салкын гына торсалар да, соңрак йомшардылар, Әлфияне үз балаларыдай күрә башладылар. Моңа әллә Әлфиянең чиксез уңганлыгы сәбәп булды, әллә Мостафаның барысына да исемләп язган хатларын бергәләп утырып укулар, әллә, кычкырып әйтелмәсә дә, Әлфиянең күзгә күренеп түгәрәкләнә башлаган корсагы сәбәпче иде, – Әлфия боларын төбенә тоз коеп, уйлап утырмады, тыныч кына, күп вакыт үзалдына елмаеп йөри бирде.

Тик Мостафасына гына бу яңалыкны хәбәр итә алмады: әллә курыкты, әллә оялды. Баштарак үзе дә ышаныр-ышанмас йөрде, аннары “нигә элегрәк язмадым”, дип, үзен битәрләде. Карынында сабые тибешә башлагач язган да иде, тик ул хатына нишләптер җавап килмәде. Авылга да хатлар килүдән тукталган, картлар ни дип әйтергә дә белмиләр иде...

(Дәвамы бар.)

Гөл Мирһади (Гөлнара Зиннәтнур кызы Шәймөхәммәтова)  1971 елның 23 апрелендә Башкортстанның Балтач районы Түбән Карыш авылында дөньяга килгән. Башкорт дәүләт педагогия институтын тәмамлый. Мәктәптә укыта, ”Балтач таңнары” район газетасы хәбәрчесе була, район мәдәният сарае директоры вазифасында эшли. Бүгенге көндә Балтач районының мәгариф бүлеге җитәкчесе. З. Биишева исемендәге "Китап" нәшриятында басылган берничә китап авторы. РФ һәм БР Язучылар берлеге әгъзасы. Башкортстанның мәгариф алдынгысы.

Гөл МИРҺАДИ. Чүплек. Повесть (1)
Гөл МИРҺАДИ. Чүплек. Повесть (1)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: