Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
12 июнь , 09:25

Рәзиф ЗЫЯТДИНОВ. Агыйделдә пар акчарлак (2)

Иртəн Рəфис кемнеңдер мышык-мышык елаган тавышыннан уянып китте. Күзен ачып караса, янында эчке күлмəктəн генə Нурания утырып тора иде.– Ни булды, Нурания, ни дип елыйсың?– Шулай мыскыл итмəсəң дə булыр иде инде, Рəфис абый, ничек мин хəзер кеше каршысына чыгыйм!– Аңламыйм, мин ни эшлəгəнмен?– Кичə урын җəйгəндə мине урын өстенə төртеп ектыгыз да...– Шуннан?Нурания кычкырып елый башлады, бер кулы белəн ертылган җиңен ялгарга маташты.Егет аптырап калды. Дөньяда шундый хəллəр була: өченче кеше анда шаһит түгел.

Рәзиф ЗЫЯТДИНОВ. Агыйделдә пар акчарлак (2)
Рәзиф ЗЫЯТДИНОВ. Агыйделдә пар акчарлак (2)

(Ахыры.)

Машинасын капка төбенə китереп туктаткан
иде, күршесе Фатыйх абый кергəн.
– Рəфис, Идел арьягыннан бер йөк
печəн алып кайтыйк əле.
Рəфис дəшми-тынмый кабинага ке-
реп утырды.
Печəнне бик тиз төяделəр. Рəфис
кулына сəнəк алып бөтен ачуын эш
белəн чыгарырга телəгəндəй, печəн
күбəлəрен кузовка атты да бəрде, атты
да бəрде. Ташып торган энергияне, көч-
куəтне, бигрəк тə Рəфисəгə булган ачу-
ны ничек тə чыгарарга кирəк иде. Капка
төбендə аларны Нурания каршы алды.
– Кызым, Рəфискə ашарга əзерлə
əле.
Нурания йөгереп табын əзерлəде.
Уңган кыз шул. Андыйларны "кар
өстендə казан кайната", дилəр.
– Рəфис улым, əйдə, берəрне тотып
җибəрик əле.
Монысы Нураниянең əтисе Фатыйх
абзый икəн. Нигə тотмаска, берне түгел
икене тотабыз аны, янган йөрəкне
нəрсə белəн басасың. Бер артыннан
ике, аннан өч... Калганын Рəфис томан
аша гына хəтерли.
– Кайтып тормассың инде, Рəфис, йə
берəр бəла-казага тарырсың. Əнə чо-
ланда җəелгəн урын бар, ят та йокла!
Иртəн Рəфис кемнеңдер мышык-мы-
шык елаган тавышыннан уянып кит-
те. Күзен ачып караса, янында эчке
күлмəктəн генə Нурания утырып тора
иде.
– Ни булды, Нурания, ни дип
елыйсың?
– Шулай мыскыл итмəсəң дə булыр
иде инде, Рəфис абый, ничек мин хəзер
кеше каршысына чыгыйм.
– Аңламыйм, мин ни эшлəгəнмен?
– Кичə урын җəйгəндə мине урын
өстенə төртеп ектыгыз да...
– Шуннан?
Нурания кычыкырып елый башлады,
бер кулы белəн ертылган җиңен ялгарга
маташты.
Егет аптырап калды. Дөньяда шун-
дый хəллəр була: өченче кеше анда
шаһит түгел. Кибеттəн сдача алмый
чыгып китеп, хəтергə төшкəч, кереп ка-
ра – сатучы синең күзеңə карап, сдача
алдың, ди. Исбат ит син алмаганыңны.
Рəфиснең дə хəле шундый иде. Нура-
ния дə кызганыч. Ни хикмəттер, авылда
мулла булып, никах укып йөргəн элекке
келəт мөдире Хəйбер карт та Фатыйх-
ларда булып чыкты. Эшне озакка суз-
мадылар. Туйны əллə ни зурламады-
лар. Фатыйх та, əле өй саласыгыз бар,
артык чыгым кирəкми дип, якын-тирəне
җыеп аш-су үткəрүне хуплады. Авылда
янə бер яшь гаилə артты.
Рəфиснең өйлəнүен ишетү Рəфисəгə
бик авыр булды. Бер атна дəрескə бара
алмады. Агыйдел елгасы буенда, Сала-
ват Юлаев һəйкəле турысында бик озак
уйланып утырды. Бу дөньяда яшəүнең
мəгънəсе дə калмаган бугай инде. Кичə
генə сине иркəлəп кочкан куллар бүген
икенче берəүне кочсын, сиңа гына ма-
тур сүзлəр сөйлəгəн иренəр башканы
үпсен. Рəфис белəн Нуранияне коча-
клашып торган итеп күз алдына китерүе
була, күз аллары караңгылана, аңы
томалана. Аяклар үзлəреннəн үзлəре
мамыкка əйлəнəлəр дə куялар. Башка
бертөрлерəк уйлар килə.
– Рəфис, син нишлəдең, мəхəббəткə
шулай җиңел карыйлармыни? Кайда
синең Агыйдел буендагы вəгъдəлəрең?
Кайда ялгыштык?
Мең төрле сорау килə. Ни өчендер
иң гаепле кеше Рəфис, ə Рəфисə үзе
түгелдер кебек. Кыз кеше ни əйтмəс, аңа
карап, акыллы егет сөюне сызып таш-
лармыни. Их, бер кара-каршы утырып
аңлашасы иде дə бит. Кая инде, аның
авылга кайтыр юлы бикле. Кешелəр ни
əйтер, ташланган кыз, бəясе төшкəн
тауар кебек дип əйтмəслəрме? Рəфис
белəн бергə йөргəн сукмаклар, Агыйдел
буе таллары, бакеннар, яр буендагы чу-
ерташларны күреп йөрəге ярылмасмы?
Алар Марат белəн Дүртөйлегə кай-
тып киттелəр. Хəер, кайтып киттелəр
дип əйтүе генə, Рəфисəнең гəүдəсе
генə ул якка кайта, җаны белəн ул бу
дөнья кешесе түгел иде инде. Башында
берни дə юк. Ул Маратның мəхəббəтле
сүзлəрен дə ишетми, кая атлаганын
да белми. Карашларында бертөрле дə
аеклык та юк.
Рəфисə, əйтерсең, сабый бала. Ул
Маратка кияүгə чыгып бəхетле бул-
маячагын да белə. Əмма башка юл
да юк кебек. Барыбер кияүгə чыгар-
га кирəк, авылдашлары каршында да
кешегə ярамаган булып каласы килми.
Рəфискə карата бер үчлек тə бар сы-
ман. Тик кияүгə чыгарга кирəк. Маратка-
мы, Кəбиргəме, Саматкамы – барыбер.
Тик Рəфистəн башка ул беркемне дə
ярата алмаячак.
Колхоз рəисе малаеның туен зурлап
уткəрделəр. Чыгымнарны да үзлəре
күтəрде. Марат йөгереп кенə йөрде. Ул
Рəфисəнең кулын тиз ватыла торган
пыяла кебек итеп тоткан, бер минут-
ка да җибəрми. Рəфисə исə каткан да
калган. ЗАГСта кемнəрдер нəрсə ту-
рындадыр сөйлəделəр, бармакка бал-
дак киертелде. Марат белəн үбешергə
кирəк иде. Ə иреннəр бер нəрсə дə
сизми. Тирə-якта барсы да биилəр,
җырлыйлар, əллə нинди матур сузлəр
əйтəлəр, телəклəр телилəр – кəлəшкə
берсе дə барып җитми.
Туйдан соң кияү белəн кəлəш
үзлəренең алты почмаклы яңа йорт-
ларына күчтелəр. Туйга бүлəк итеп
бирелгəн "Жигули" да, гарнитур да,
əллə никадəр башка байлыклар да
Рəфисəне шатландырмады.
* * *
– Рəфис, соңгы вакытта тамагыңнан
калдың, кадерлем, əллə авырып
торасыңмы?
– Юк, Нурания, нигəдер кəефем юк.
Рəфис ятак читенə таба шуыша. Яшəп
китүлəренең рəте булмады. Рəфиснең
Нураниягə карата бертөрле дə начар
уе юк. Төскə-башка матур, уңганлыгы
күренеп тора, тагын ни кирəк? Рəфисне
үлеп ярата. Тик кияүнең кəлəшкə генə
күңеле ятмый. Көндезлəрен эштə бул-
ганда ярыйсы. Шуңа Рəфис эшкə бик
иртə кузгала, кич соң кайта. Төннəрен
үткəрүе авыр. Нураниягə куллары бар-
мый. Аның урынында Рəфисəне күрəсе
килə. Төн уртасында юрганын ачып
торып китə дə, болдырга чыгып утыра.
Еракта Агыйдел елгасы, таныш ярлар,
əрəмə, бакеннар, яр буенда чайкал-
ган көймəлəр – барысы да мəхəббəт
кичлəрен хəтергə төшереп торалар.
Күңелдə ут. Йөрəктə ут. Кайдадыр,
күрше районда синең яраткан кешең
чит кеше кочагында ятсын да – ничек
тыныч булып калырга мөмкин! Авызы-
на моңарчы тəмəке алмаган Рəфис тар-
тырга өйрəнеп китте. Төн уртасында то-
рып ике-өч сигарет кабызмый булдыра
алмый башлады.
– Күпме шулай утырып була инде,
Рəфис?
– Йокы килми минем, Нурания.
– Ялгыз йокларга дип кияүгə чыктым-
мыни инде мин?
– Шулай булачагын белдең бит ин-
де…
– Рəфис кире кайтыр җир юк, оныт
инде син аны. Бер киселгəн икмəк кире
ябышмый бит.
Акыл белəн караганда, килешеп кенə
дə яшəргə иде бит, йөрəк кенə аңламый
шул.
Мондый төнге тарткалашлар акрын-
лап тирəнгəрəк керде. Көннəрдəн бер
көнне яшь хатын əтисе йортына кайтып
китте. Ике-өч көннəн Фатыйх абзый янə
керде.
– Кияү, дөресен əйткəндə, мин дə
яшь вакытта кызлар өчен ут йотып
йөрдем, сөйгəн кызым белəн кавы-
ша алмаганга муенга элмəк тə кидем.
Ярый, яхшы кешелəр туры килде, тар-
тып төшерделəр. Əле менə карчыгым
белəн əйбəт кенə яшəп ятабыз. Тере
кешегə бит яшəргə кирəк.
– Нураниягə бер дə күңелем ятмый,
бабай. Күз алдымда гел Рəфисə тора.
Икесенə бер литр аракы эчеп
бетерделəр – уртак фикергə килə ал-
мадылар. Бер атнадан, төнлə яны-
на ятамаган ирен ташлап, Нурания
яңадан кайтып китте. Рəфис исə
аны барып алырга уйламады, бабай
җитəклəп китермəде. Яшь гаилə яши
башламас борын таралды да куйды.
Авылда моның өчен гаҗəплəнүче бул-
мады, чөнки барысы да аның шулай
тəмамланачагын белə иде.
* * *
Сабира апа эштəн кайтканда ишек
бусагасында чит-ят туфли күреп алды.
Кем килде икəн, дип уйлады ул. Бүген
төнлə əллə нинди яман төшлəр күргəн
иде. "Юньлегə түгел!", дип юрап та куй-
ган иде үзенчə. Ишекне ачып керсə,
өстəл кырыенда Рəфисə утыра.
– Ничек кайттың балам, Марат кияү
ни хəлдə?
– Əни, мин бөтенлəйга кайттым.
– Авызыңнан җил алсын, кызым, ни-
чек итеп шундый дөньяны ташлап кайт-
мак кирəк? Əткəң белəн илле ел торып
та ул кадəр байлыкны җыя алмадык
та без. Башка бер кыз булса, андый
кияүнең үкчəсен үбеп торыр иде. Үзе
акыллы, үзе синең өчен өтəлəнеп тора.
Əкият китабыннан төшкəн дип уйларга
да була бит.
– Əни миңа ул байлыкның берсе дə
күренми бит, Мин Маратны яратмыйм.
– Нəрсə, кыерсытамы, бианаң усал-
мы?
– Бары да əйбəтлəр, əни, минем өчен
үлеп торалар.
Ана белəн кыз бик озак сөйлəшеп
утырдылар. Аннары кич җитте.
Рəфисəнең əтисе Хəмит абзый да кайт-
ты. Анысы кызының кияүдəн кайтуын
хупламады.
– Без, кызым, сине аңлыйбыз ла ул,
кеше алдында оят бит, кияүдəн аеры-
лып кайткан дип əйтүлəре ни тора!
Кич булып төн җитте. Ут алдылар.
Менə беразаман тышта сызгырган
тавыш ишетеледе. Рəфисə, үзе дə
сизмəстəн, сикереп торды.
– Əни, бу бит Рəфис сызгыруы, əллə
чыгыйм микəн?
– Юк, кызым кеше ни əйтер, əле
синең кайтуыңны белүче юк.
Сабира апаның сүзе раска килде.
Иртəн торып көтүгə мал чыгарырга
дип йорт алдына чыкса, капка төбендə
берəү утыра.
– Марат кияү, син түгелме соң?
– Əйе, əби, төнлə килдем дə менə
Рəфисəне уятмыйм дип ишек шакып
тормадым, əйдə, сыерларны көтүгə ку-
ыйк əле.
Кызны Маратка ияртеп җибəрделəр.
Əмма бер атнадан ул яңадан кайтты.
Марат аны яңадан килеп алды. Өченче
килүендə Хəмит карт, кияүгə туры кара-
мый гына, болай диде:
– Кияү, кызның күңеле сиңа ятмый
торгандыр инде, мин аны кыстый ал-
мыйм. Аны да җəберлəмə, күңелеңнəн
чыгар аны.
Икенче көнне Рəфис килде. Күтəрмə
алдына чыгып утырдылар. Сөйлəшер
сүз күп иде.
– Гафу ит син мине, Рəфисə!
– Син үзең мине гафу ит, Рəфис!
Иреннəр, ничектер, үзлəренəн үзлəре
бер-берсен эзлəп таптылар, кочаклар
ачылды.
– Бəхетем син минем...
Икесенең дə күзендə яшь. Ничə ел-
лар сакланган хислəр буасы ерылган
елга кебек ташкан да чыккан. Бəхет
яшьлəре алар. Караңгы төндə дə энҗе
бөртеклəре кебек ялтырыйлар. Ə
йөрəккə җыелган сүзлəрне əйтеп бете-
реп буламыни.
Бераздан алар Агыйдел буена
төшеп киттелəр. Ə елга, озак яшəп
акыл, тəҗрибə туплаган карт шикел-
ле, салмак кына ага да ага. Бернəрсə
дə үзгəрмəгəн шикелле, əмма яшьлəр
аның сүзлəрен ишетəлəр: "Тормыш
дəвам итə, инде гомерне минем кебек
салмак ашыкмый һəр адымыгызны уй-
лап үткəрегез", – ди кебек.
Яр буендагы көймəдə бер-берсенə
сыенып утырган ике җан əнə шул хакта
уйлана. Мəхəббəтлəрен маяк итеп той-
ган ике йөрəк, ялгышса да, бер-берсенə
юлны таба икəн...

Рәзиф ЗЫЯТДИНОВ. Агыйделдә пар акчарлак (2)
Рәзиф ЗЫЯТДИНОВ. Агыйделдә пар акчарлак (2)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: