Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
11 июнь , 08:42

Рәзиф ЗЫЯТДИНОВ. Агыйделдә пар акчарлак (1)

Марат чыгып китте. Бүлмəдə авыр тынлык урнашты.– Бу йолкыш нишлəп йөри монда?– Нəфисəнең авылдашы бит, килə инде….– Чəчəклəре кемгə?– Китергəн инде.– Чыгарып ат!– Ничек чыгарып атыйм ди. Кеше аны күпме акча түгеп алган. Белəсеңме, базарда алар күпме тора?– Ə мин əйтəм чыгарып ат! – Үзеңнең чəчəк китергəнең юк бит, Рəфис, нигə кеше чəчəгенə бəйлəнəсең?– Без чəчəк ташый торган түгел, без күмер ташыйбыз. Без простой кеше. Андыйга өйрəнмəгəн.– Яратсаң өйрəнер идең, яратуың шулдыр, чəчəккə кадəр җитмидер.– Йə ярый, əйдə авылга кайтабыз!– Ə мин кайтмыйм, мин күмер түгел синең күмер машинаңа утырырга.– Алай булгач, ярый, хуш!Рəфис ишекне каты ябып чыгып ките. Рəфисə мендəренə капланып елап калды.

Рәзиф ЗЫЯТДИНОВ. Агыйделдә пар акчарлак (1)
Рәзиф ЗЫЯТДИНОВ. Агыйделдә пар акчарлак (1)

Рəфисə аны бүген көтə иде. Җомга
көнне педагогия училещесында
дəреслəр иртə тəмамлана, укучылар
ул көнне көтеп алалар, чөнки аларны
бүген авыл, əти-əни көтə. Рəфисəнең
исə ике шатлык: сөйгəн егете Рəфисне
Уфага җибəрəлəр. Хəер, башка берəүне
җибəрергə тиеш булсалар да, Рəфис ул
кеше урынына үзе сорап бара.


Төнемне көн иттең,
Көнемне төн иттең.
Нишлəттең син мине, мəхəббəт?


Стенадагы радио аша өченче кат шу-
шы җырны кабатлыйлар. Рəфисə бик
ярата аны. Нəкъ əнə шул җыр аның
халəтенə туры килə кебек.
Тик күңеле тыныч түгел кызның.
Югыйсə, моның өчен бер генə сəбəп
тə юк кебек. Бер кечкенə вакыйганы
исəплəмəгəндə.


* * *
Бервакыт алар бүлмəдəше Нəфисə
белəн кинога барганнар иде. Кинодан
соң аларга Нəфисəнең авылдашы,
авыл хуҗалыгы институты студенты
Марат ияреп кайтты. Маратның үзенə
карата битраф булмаганын сизə иде
Рəфисə. Начар егет тə түгел үзе. Юаш
кына тəртипле генə, бик яхшы укый.
Бүлмəгə килеп керə дə, юк-бар тема-
га сүз кузгата. Марат начар егет түгел,
тик Рəфисəнең үз егете – Рəфисе бар.
Ə аларның мəхəббəт тарихы – йөз ел!
Бераздан Марат көндезлəрен дə килə
башлады, ничектер шулай килеп чыга –
Марат килгəн вакытта Нəфисə бүлмəдə
булмый.
Ахирəтенең авылдашын куып чыгара
алмый бит инде Рəфисə. Ə бер көнне
Марат белəн икəүлəп үзəк базарга
да барып килделəр. "Əйберлəреңне
күтəрешеп кайтырмын", – дип аңлатты
Марат. – Синнəн авыр сумка күтəртеп
йөрергə ярыймы соң?
Бергəлəп йөреп кайттылар. Ə
беркөнне чəчкə букеты тотып килгəн.
– Марат, син болай йөрмə, миңа яңа
Ромео кирəкми, минем Ромеом бар ин-
де, Рəфис исемле ул.
– Əй кызларда егет бетəмени, əнə
Нəфисəнең өчəү, үзе əйтмешли, берсе
коча, икенчесе оча, өченчесе запаста.
Шулай сөйлəшеп алдылар. Маратның
үзенə гашыйк булганыннан Рəфисə зы-
ян күрми, бер Маратның гына җылы
карашын тоймый ул Уфада, аңа күз
атучылар бар əле. Тик авылда Рəфисе
көтə бит.
Рəфис белəн алар Агыйдел елгасы
буена сыенып утырган кечкенə авылда
кулга-кул тотынышып үстелəр. Баш-
лангыч сыйныфларда бергə укыды-
лар. Аларның бер-берсен яратуларын
үзлəреннəн алда авыл халкы белгəн
иде инде. Əле Рəфис үзенең сөюен
Рəфисəгə əйтмəгəн, халыкта:
– Бигрəк пар килгəннəр инде.
– Агыйделдə пар акчарлак кебек…
– Ходай кавыштыра күрсен! – дип
сөйлилəр иде.
Армиягə китəр алдыннан, кичен
Агыйделнең комлы ярында төне буе
җитəклəшеп йөрделəр. Гаҗəп матур
төн иде. Елга өстендə бакеннар яна.
Яр буендагы əрəмəлəр карасу булып
серле һəм куркыныч утыралар. Кошлар
тынган. Серле һəм сихерле дөнья. Ул
дөньяда чалгы белəн печəн чабу да,
яңгыр астында колхоз бəрəңгесен алу
да, кибет тирəсенə җыелган ярым исе-
рек агайлар да юк. Ул дөньяда күктəге
егет белəн кызның мəхəббəтенə со-
кланган йолдызлар, аларның тын аккан
елгадагы чагылышы гына бар. Авыл-
дагы һəм əрəмəдəге тавышлар тынган
да, бары тик ике йөрəк кенə бер-берсен
аңлап тибə. Мəхəббəт өчен купшы
сүзлəр кирəкми, мəхəббəт йə бар йə
юк, ə бер-берсен яраткан ике йөрəк аны
кичке тынлыкта да тоя, төнлə йөрəклəр
теле генə сөйли.
– Ике ел күп түгел инде, Рəфисə.
Рəфис кулын сак кына сөйгəненең
биленə сала. Тəннəр чымырдап китə,
əйтерсең, куллар кызның нəфис
гəүдəсенə түгел, бəллүр вазага тигəн
дə, аның ватылу ихтималы бар. Егетнең
тəне буйлап электр тогы үтеп киткəн
кебек була. Дөньяда менə шушы озын
чəчле, чандыр гəүдəле, əле күкрəклəре
калкып кына килгəн тулы иренле Агый-
дел кызыннан башка Галактикада
бер гүзəл зат та юк Рəфис өчен. Əгəр
Рəфисə егеткə: "Бар, Агыйделнең теге
ярыннан чəчəк алып чыгып бир!", дисə,
Рəфис чишенми-нитми караңгы зур һəм
куркыныч елгага ташланачак.
Вəгъдəлəшеп аерылыштылар.
Рəфисə педучилищега укырга китте.
Бөредə шоферлар курсын тəмамлаган
егет хəрби гимнастерка киде.
Хəрби хезмəттəн кайтканны көтеп
алды кыз. Очрашулар дөньяда иң
бəхетле мизгел булгандыр. Армиядəн
кайтышлый, Рəфис гомум ятакка керде.
Рəфисə бүлмəдəшлəренең берсенə дə
игътибар итми аның кочагына атылды.
Ни хикмəттер, күзеннəн яшь атылып
чыкты. Үзе егетне кочаклый, үбə, үзе
кычкырып елый. Йə Ходай бəхет өчен
дə шулкадəр күз яше бирерсең икəн!
Шушы яшьлəр ике ел буена җыелган
хəсрəтлəрне, көтү газапларын гайбəт
сүзлəрне юып төшерде дə куйды.
Рəхмəт сиңа Ходай, бəхет өчен күз яше
биргəнсең, кайгы өчен дə күз яшьлəрен
кызганмыйсың.
Көнəре дə төнəре дə бергə булды.
Ике ел буена атнасына икешəр хат язып
та əйтелмəгəн сүзлəре калган, алар ай-
ларга, елларга җитəрлек икəн.
Рəфис колхозда шофер булып эшли
башлады. Иске генə машинаны ремонт-
лап аякка бастырды, колхозда аның ха-
кында мактау сүзлəре аз булмады. Егет
белəн кыз һəр шимбə көнне көтеп ала-
лар, ə очрашу сəгатьлəре күз йомган
арада үтə дə китə.
Бу Марат каян килеп чыкты соң əле?!
Үзе начар егет тə түгел. Быел диплом
алып үзенең Дүртөйлесенə кайтып
китəргə тиеш. Икəүдəн-икəү ялгыз кал-
гач, беркөнне Рəфисəгə əйтеп ташла-
масынмы егет.
– Əйдə, Рəфисə, диплом алгач,
безнең якка кайтып китəбез.
– Əллə син мине кияүгə чыгарга
чакырасың инде, Марат?
– Ə нигə чакырмаска! Мин сине яра-
там. Кызлар өчен иң беренче чират-
та егетлəрнең яратуы кирəкмимени?
Авылда минем өчен йорт салып ку-
елган. Яшəрбез гөрлəшеп, син урта
мəктəптə укытырсың.
– Ə Рəфисне кая куярбыз?
– Шофер кешегə багана төбе саен
кыз очрый инде ул.
Шаярып сөйлəшеп алганнар иде
шулай. Менə бүген кыз Рəфисне көтə.
Иртəн тугызда авылдан чыкса, Уфа-
га ике сəгатьтəн килеп җитəчəк. Димəк
унберлəр тирəсендə тулай торакта бу-
лачак. Ишек шакыдылар. Марат икəн,
янə чəчəклəр тотып килгəн, колхоз
рəисе малаеның акчасы күп шул. Бик
вакытсыз килеп чыкты бит əле ул.
– 8 март белəн сине, Рəфисə гүзəлкəй!
Марат чəчəклəрне Рəфисəгə сузган
гына иде, ишек ачылып китте һəм буса-
гадан Рəфис күренде.
"Юраган юш килə" дигəннəре шул бу-
ладыр инде. Рəфисə коелды да төште.
– Исəнмесез!
– Рəфис, менə таныш булыгыз. Ма-
рат.
Рəфис кул биреп тормады. Юлда аны
автоинспекторлар туктатып штраф та
салганнар иде. Кəефе юк иде аның.
– Ярар, Рəфисə, минем барасы
җирем бар, иртəгə күрешкəнгə кадəр.
Марат чыгып китте. Бүлмəдə авыр
тынлык урнашты.
– Бу йолкыш нишлəп йөри монда?
– Нəфисəнең авылдашы бит, килə ин-
де….
– Чəчəклəре кемгə?
– Китергəн инде.
– Чыгарып ат!
– Ничек чыгарып атыйм ди. Кеше аны
күпме акча түгеп алган. Белəсеңме, ба-
зарда алар күпме тора?
– Ə мин əйтəм чыгарып ат!
– Үзеңнең чəчəк китергəнең юк
бит, Рəфис, нигə кеше чəчəгенə
бəйлəнəсең?
– Без чəчəк ташый торган түгел, без
күмер ташыйбыз. Без простой кеше.
Андыйга өйрəнмəгəн.
– Яратсаң өйрəнер идең, яратуың
шулдыр, чəчəккə кадəр җитмидер.
– Йə ярый, əйдə авылга кайтабыз!
– Ə мин кайтмыйм, мин күмер түгел
синең күмер машинаңа утырырга.
– Алай булгач, ярый, хуш!
Рəфис ишекне каты ябып чыгып ки-
те. Рəфисə мендəренə капланып елап
калды.
Их син яшьлек юлəрлеге! Төймə кебек
кенə сəбəплəрдəн дə дөя кадəр кайгы
килеп чыгарга тора. Нигə инде юкка та-
выш чыгарырга, нигə бер-берсенə юл
куймаска? Чəчəклəр дə яз саен утыр-
тыла бит.
Рəфисне авылда төпле егет дип
белəлəр иде. Армиядəн кайткач та эш-
ли башлады. Шофер егетне колхозда
да яраталар. Машинасын карап йөртə.
Кешелəргə ихлас ярдəмлəшə, кемгə
утын, кемгə печəн алып кайтып бирергə
кирəк. Тəкъдим иткəн аракыны эчми,
акчаны алмый.
Кызлар Рəфискə гашыйк. Бигрəк тə
Нурания өтəлəнə. Колхозда бухгалтер
булып эшлəүче, ныклы гəүдəле, һəр
җире ир-егетлəр борылып карарлык
матурлыкка җитешкəн кыз Рəфисне
ярата иде. Тегенди-мондый сəбəп та-
бып, егетнең каршысына килеп чыга.
Рəфислəр янында гына су колонкасы
бар. Вакыты булса, көянтəлəрен алып,
гел суга бара.
Əнисе Хəмдия апа, шаярып:
– Ярар инде, кызым, буш чилəк кал-
мады бит инде, – ди.
Су кирəкми Нураниягə. Тик бер тап-
кыр булса да Рəфисне күреп калырга
кирəк…
Клубка чыкса, ул Рəфис яныннан
урын алырга тырыша. Кич кайтырга
чыксалар да аңа иярə.
– Рəфис абый, кара ничек төн матур,
əйдə туктап торыйк əле.
– Иртəгə Уфага чыгасы бар бит, Ну-
рания, рейска чыгар алдыннан ял итеп
алырга иде.
Рəфиснең үз планнары бар. Менə
өй салып керергə иде. Үз йортың, үз
бакчаң, үз йортыңда шаулап йөргəн
балаларың. Яныңда яраткан хатының.
Ул – Рəфисə.
И дөнья! Əгəр хыялы булмаса, кеше
ничек яшəр иде икəн? Рəфис күз ал-
дына зур матур йорт, алма исе килеп
торган ихатаны, əти кайтты, əти кайтты
дип, муенына асылынган балаларны
күз алдына китерде. Менə ул эштəн
кайта, болдырга Рəфисə чыгып баскан.
Ул иренең кулына комганнан су сала,
аңа мəхəббəт белəн карый.
Менə шундый уйлар белəн барган
иде Уфага Рəфис.
Ул машинаны авылга таба куды.
Ярый автоинспектор килеп чыкмады,
тизлек бик каты иде, югыйсə.
Менə бит ничек килеп чыкты. Рəфисə
аңа хыянəт иткəн. Кем уйлаган шу-
лай булып чыгар дип. Күрəсең, күптəн
йөрилəрдер. Шулай булмаса, чəчкə
бирерлəр идемени кызга. Куып кы-
на чыгарыр иде егетне. Əнə нəрсə ди,
имеш, синең күмер машинаңа утыр-
мыйм. Утырмасаң, утыра торганнары
да табылыр.
Ачу белəн кайтты Рəфис.

(Дәвамы бар.)

Рәзиф ЗЫЯТДИНОВ. Агыйделдә пар акчарлак (1)
Рәзиф ЗЫЯТДИНОВ. Агыйделдә пар акчарлак (1)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: