Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
11 июнь , 21:09

Марсель СӘЛИМОВ. Искиткеч китап (Курорт романы түгел) (Ахыры)

Әгәр диңгез буенда тишекле таш тапсаң, бәхетле буласың, ди. Ниһаять, тапты ул үзенең бәхет ташын — Мәхәббәтен!

Марсель СӘЛИМОВ. Искиткеч китап (Курорт романы түгел) (Ахыры)
Марсель СӘЛИМОВ. Искиткеч китап (Курорт романы түгел) (Ахыры)

10

Ишек шакыдылар.

— Керегез!

Керүче булмады. Янә шакыдылар.

Мазһар барып ачса, ишек төбендә Виктория басып тора.

— Нигә кермисез? Үтегез, — дип, аны бүлмәсенә чакырды Мазһар.

Виктория кермәде. Сынаулы карашын Мазһарга төбәде дә, бик әһәмиятле яңалык ачкандай:

— Оксана китә, — диде. — Их, син, Мозгар!

Яңгыр сибәләп тора иде.

Мазһар киенеп тышка чыкты. Шунда ул беренче мәртәбә Оксананың «мактаулы» ирен күрде. Валентин Мазһарны белми. Шуңа күрә аңа игътибар итмәде. Таксидан төшү белән хатыны янына йөгереп килде. Оксананың сөйләвенә караганда, Мазһар аны бик килбәтсез кеше итеп күз алдына китергән иде. Алай ук түгел икән. Өстенә кигән күн курткасы да килешеп тора үзенә. Менә ул Оксананың кулыннан чемоданын алып, таксига илтеп куйды.

Шул арада Оксана борылып Мазһарга карады. Аның бу карашы Мазһарның күңелендә уелып калды. Ничектер моңсыз, төссез иде ул. Әллә нинди битараф, бернәрсә дә аңлатмаучы җансыз караш...

Оксана таксига утырырга ашыкмады. Тәгәрмәч янында җыелып яткан яңгыр суына туфлиен пычратудан курыкты, ахры, машинага якын бармады. Валентин хатынын күтәреп алды да таксига кертеп утыртты.

Мазһарның моңа исе китте. Менә сиңа хөрт ир! Оксана сөйләгәнгә якын да килми. Әллә бер дә юкка хурлаган инде аны?

Китүчеләрне Виктория белән Остап Трезвый озатып калды. Машина кузгалганда, Мазһар үзе дә сизмәстән кул болгады. Ләкин Оксана әйләнеп карамады.

— Нәрсә, мәхәббәтең белән хушлашасыңмы?

Мазһар дертләп китте. Каршысында яшь кенә чибәр ир басып тора иде. Мазһар аны шунда ук таныды. Диңгез буенда Оксана белән икесенә очраган кеше иде бу. Әллә нигә ул Мазһарга ошамады. Шуңа аның белән сөйләшергә теләмәде.

Ә теге тел бистәсенең, әйтерсең лә, теле кычыта, лыбырдапмы-лыбырдый:

— Менә шулай, коллега. Курорт романнарының ахыры гел бертөрле чишелеш белән бетә. Былтыр мин үзем синең рольне башкардым. Бу чибәркәй белән бик кызыклы роман китереп чыгарган идек... — Ул, алтын тешен күрсәтеп, авызын ерды. — Финалы гына күңелсез булды. Ире килеп тотты. Быел, күрәсең, шуңа ялгызын җибәрмәгән. Ышанычны бер югалтсаң, шулай инде ул...

Мазһар бу бәндәгә җирәнеп карады. Ләкин теге игътибар итмәде, сөйләнүен белде:

— Ире янында булса да, кимен куймады бугай, — диде. — Хәер, хатын-кызны бәйдә тотып буламы! Үзләре ирләрен гаеплиләр, ә үзләре, җае килгәндә... — Теге, кеткелдәп, Мазһарның иңбашыннан какты. — Безнең ишеләргә шундыйлар кирәк тә! Шәп кош бит, әйеме?

Мазһарның башкача түзәрлек хәле калмады. Эчендә кайнаган нәфрәте тышка ургылып чыкты.

— Кабәхәт! — дип, тегенең якасыннан эләктерде. Җан ачуы белән, мөгаен, тукмап ташлар иде, ярый әле Трезвый аралап калды.

— Эчсәгез, буегызга сеңдерегез, — диде ул, боларга бармак янап. — Монда сезгә шахта юк. Бу иҗат йорты. Культурный урын. Һәрчак трезвый булырга кирәк! Менә, минем кебек.

Чибәр ир күлмәген каккалады да Мазһарга ябышты:

— Хулиган! Күрсәтермен әле мин сиңа күрмәгәнеңне!

— Бар, бар, юлында бул! — диде аңа Мазһар.

Алар икесе ике якка китте. Остап Трезвый гына, аек башын кайда илтеп тыгарга белмичә, аптырап басып калды. «Ичмасам, рестораны да юк бит. Иҗат йорты, имеш!» — дип тиргәнде ул, ачуы килеп.

 

11

Мазһарны директорга чакырдылар. Хулиганлыкта гаепләп, иҗат йортыннан куып кайтару белән янадылар. Һәм шулай иткән дә булырлар иде, бәлки, әгәр дә мәгәр әлеге дә баягы татар дусы яклашмаса. Ул инде, рәхмәт төшкере, Мазһарны коткарып калу өчен ниләр генә эшләмәде! Директор белән әйбәтләп тә сөйләште, аңа ялынды да, ялварды да.

— Ярый, сезнең хакка калдырабыз, — диде азак директор, йомшарып.

Ә Мазһарның күңелендә давыл... Оксана белән очрашкан өчен Әлфия алдында чиксез гаепле сизә үзен. Әлфия бер генә секундка да аның күз алдыннан китми. Эшлим дисә, бәләкәй генә булып, өстәл өстендә утыра сымак, диңгезгә караса, дулкыннар арасында йөзеп йөргән кебек күренә. Әллә нәрсә эшләде Мазһар. Бер суз язарга да кулы бармый. Уенда — гел Әлфия.

Ә Оксананы онытты... Юк, алай ук түгел әлегә.

Дөресен әйткәндә, аны онытырга тырыша, күңеленнән бөтенләйгә чыгарып ташларга тели. Мөмкин булса әгәр... Ничек болай килеп чыкты соң? Мазһарның тотанаксызлыгыннанмы, бозыклыгыннанмы? Әллә моңарчы чын мәхәббәткә очраганы булмадымы аның? Бәй, алайса, Әлфияне юри яратканмыни? Ә юри яратып була микән?.. Яраткан кешеңне беркайчан да, беркемгә дә алмаштырып булмыйдыр ул. Мазһар өчен хәзер дөньяда бер генә хатын-кыз — Әлфия генә бар. Аның хакындагы уй-хыяллары белән генә яши ул.

Мазһар әллә нишләп Әлфиядән хат көтә башлады. Язарга кушмаса да, барыбер хаты килер дип өметләнде. Көненә унар, егермешәр, ә, бәлки, йөз тапкырдыр, почта ящигын барып карады. Тик хат юк та юк.

Ә беркөнне татар дусы кереп:

— Сөенче! Сиңа хат бар, — дигән хәбәр салды.

— Кая, бир тизрәк!

— Барып ал. Анысы үзе бер бәхет ул!

Мазһар шулкадәр куанган иде... Тик куанычы бушка булды. Хат Мәкәримнән икән.

Иҗат йортына киткәндә Мәкәрим дусы аның адресын алып калган иде.

— Көньякта чыгымнар күп була ул, гонорар алгач, азрак акча салып җибәрермен, — дигән иде.

Мазһар аның хатын укыгач, рәхәтләнеп көлде. Мәкәрим үзе акча сораган. «Сине анда бушка ашаталар, ә мин монда ачка койрык чәнчеп ятам», дип язган, имансыз.

Әлфиядән, көтеп-көтеп тә хат килмәгәч, Мазһар кайтыр юлга әзерләнде. Арытабан иҗат йортында булуның мәгънәсе калмаган иде аның өчен. Хуш, язылмаган китап язылмаган...

 

* * *

Юлга чыгар алдыннан Мазһар татар язучысы белән бергәләп соңгы тапкыр диңгез буена килде.

Диңгез тыныч иде. Давыл вакытында дулкыннар яр читенә әллә никадәр ташлар чыгарып ташлаган. Ниндиләре генә юк аларның! Эресе-вагы, карасы-агы, аласы-коласы...

— Беләсеңме, энем, — диде татар абзый, — әгәр диңгез буенда тишекле таш тапсаң, бәхетле буласың, ди.

— Тишекле? Андый таш та буламыни?

— Була шул. Ләкин сирәк очрый. Шуңа аны бәхетле кешеләр генә таба.

— Алайса, миңа эзләп торасы да юк икән.

— Ник эзләмәскә, эзлә! Бәхет үзе килми ул. Аны эзләп табарга кирәк!

Яр читендәге ташларны актара-актара озак йөрде алар. Өметне өзеп, инде киттек дигәндә генә эзләгәннәренә тап булдылар.

Нечкә генә тишекле, җәйпәк соры ташны кулына алгач, Мазһар алтын тапкандай шатланды.

— Мин бәхетле! Бәхетле! — дип, бала-чага сымак, куанычыннан сикеренде ул. — Таптым! Ниһаять, таптым!

Соңгы сүзләрен Мазһар үзенә генә аңлаешлы мәгънәдә әйтте. Әйе, чынлап та, тапты ул. Үз янында гына булган нәрсәне Кара диңгез буена килеп тапты. Әлфия белән бергә вакытта күрә алмаган икән аны. Күзе ачылмаган булган. Кайчак шулай читкә китеп, чит кичерешләргә, ят тойгыларга бирелеп алу да үзеңнең чын хисләреңне ачарга ярдәм итә шул.

Ниһаять, тапты ул үзенең бәхет ташын — Мәхәббәтен!

 

 

12

Иҗат йортыннан кайткач, Мазһар фатирына да кереп тормыйча, туры Әлфияләргә йөгерде. Әлфия, аны күргәч, аптырап калды.

— Ни булды? Нигә болай иртә? — дип сорау алырга кереште. — Илаһым, әллә өенә дә кермәгән... — Мазһар, гомердә булмаганча, Әлфиягә бер кочак чәчкә тоттыргач, тәмам аптырады.

— Нишләвең бу, Мазһар, акылдан яздыңмы әллә?

Егет, кызны кочаклап, үбеп алды.

— Киресенчә... Акылга утырдым, — диде. — Сагынып кайттым үзеңне. Ә син?.. — Ул Әлфиягә сырышты. — Син мине сагындыңмы соң?

— Сагынып үлә яздым...

— Чынмы? Нигә хат язмадың алайса?

— Үзең язмаска куштың ич.

— Минме? Мин шулай дидемме?

— Әйе, син. Миңа иҗадый эшләргә комачаулама, дидең.

— Әйтсәм ни... Мин әйтермен ул. Барыбер язарга кирәк иде.

— Мин бит сиңа язган хатымны җибәрмәдем, — диде Әлфия гаепле тавыш белән. — Ә син шуңа күрә ашыгып кайттыңмыни?

— Әйе... Юк...

— Бернәрсә дә аңламыйм, — диде кыз, отыры гаҗәпләнеп.

Аңламаслык та шул. Әллә ни булган бу Мазһарга. Әлфияне беренче күргәндәй кылана. Карашлары сөйкемле...

— Эшең беттеме соң? — дип сорады кыз. — Искиткеч шәп китап яза алдыңмы?

Мазһар аңа бер бит кәгазь сузды:

— Менә барча язганым!

— Пәрәмәч! Ничәмә көн буена бер бит нәрсә яздыңмы? Аның да яртысы сызылган. Чынлап та, шуннан ары язмадыңмыни?

— Әйттем бит, юк, дидем.

— Соң, шул гомер нишләп яттың анда? Тукта, тукта, әллә...

— Әйе, гашыйк булдым!

Әлфия уйга калды.

— Кемгә? — дип сорады ул әкрен генә.

— Сиңа, кадерлем, сиңа! — Мазһар, Әлфиянең шөбһәле уйларын таратырлык итеп, мөлаем елмайды. — Син минем искиткеч шәп китабым!.. Син минем мәңгелек мәхәббәтем!..

Ул авызыннан нинди сүзләр чыкканын да шәйләмәде. Әмма бөтен әйткәне ихлас иде.

 

* * *

Иртәгә Әлфия Мазһар янына күчеп киләчәк. Ул килгәнче дип, Мазһар өен җыештырды. Өстәлдә яткан «искиткеч китаб»ын вак кына кисәкләргә бүлгәләп ертты да чүп кәрзиненә ыргытты һәм җиңел сулап куйды. Бу китап беркайчан да дөнья күрмәячәк. Кирәге юк чөнки.

Мазһар Әлфиянең фотосын алып, бик озак карап торды.

Әлфия... Әллә нинди Оксаналарга якын да килмәгән!..

Ә бит беренче очратканда Мазһар шул хатынны Әлфиягә охшаткан иде... Хәтта аны Әлфиядән артыграк итеп күргән иде. Төс-башы ягыннан, бәлки, шулайдыр да. Әмма эш андамыни! Бу ике хатынның аермасы — җир белән күк арасы!

Әлфия — бөтенләй икенче кеше. Әйе, Кеше!..

Мазһар Кара диңгез буеннан тапкан тишекле ташны кадерләп кенә кулына алды да караваты өстенә элеп куйды. Торсын әйдә шунда бәхет теләп!

Иртәгә бу өйгә хуҗабикә киләчәк...

 

Фото: Фрепик.ру

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: