9
Мазһар Оксананың кайтканын тәрәзәдән күреп калды. Коридорга чыгып, аның лифтта менгәнен көтеп торды. Оксана кәефсез иде.
— Иртәгә китәбез, — диде ул.
Бу хәбәр Мазһарга Кавказ таулары ишелгәндәй тәэсир итте.
— Калмыйсыңмыни? Өч көнгә генә...
— Өч көнгә түгел, өч сәгатькә дә калдырмыйм, диде.
— Китәсең инде, димәк...
— Кайгырма, аппагым, — диде Оксана, Мазһарны юатып. — Хәзер үк түгел бит, иртәгә... Ә иртәгәгә чаклы төгәл бер төн бар. Ул безнеке.
— Әйдә, диңгез буена...
— Юк, әле ярамый. Виктория авырый, аның янында булырга кирәк. Ул йоклагач, чыгармын.
— Ә син аның йоклаганын көтеп, үзең әвен базарына китмәссеңме соң? Беркөнге кебек.
— Чынлап та... — диде Оксана, үзенә-үзе ышанмагандай.
— Ярый, мин сине уятырмын.
— Юк, юк, ишек шакырга да, шылтыратырга да кирәкми. Уникедә үзем чыгармын. Әгәр чыкмасам...
— Ул Мазһарны үзләренең ишек төбенә алып килде.
— Менә бу палас астында җеп булыр. Шуның очын тартырсың.
Мазһар аңламады.
— Ни өчен? —дип сорады.
— Җепнең икенче очын кулыма бәйләп ятармын. Мазһар көлеп җибәрде:
— Менә хәйлә, ичмасам! Болай эшләргә гомергә дә минем башыма килмәс иде.
— Өйрәнерсең әле, башың яшь. — Оксана, шаярып, бармагы белән аның маңгаена чиртте. — Миле кеше!.. Күрешкәнгә кадәр!
* * *
Төнге уникедә Мазһар коридорга чыкты. Аяк очына гына басып, Оксаналарның ишеге янына килде дә палас астын әйләндереп карады. Әһә, менә ул җеп! Мазһар аны тартырга иткән иде, ишек ачылып китте. Оксананың җеп бәйләгән кулын күргәч, ул көлеп җибәрде.
—Тс-с! — диде Оксана, бармагын ирененә тидереп.
— Уята күрмә! — Тавыш чыгармый гына ишекне бикләде дә ачкычны кесәсенә салды.
— Әгәр Виктория төнлә бүлмәдән чыгарга теләсә? — диде Мазһар.
— Бер ятса, торып йөрми ул. Иртәнгә кадәр кымшанмый да йоклый. — Оксана Мазһарның плащ җиңеннән тартты. — Нигә киендең?
— Ә без диңгез буена чыкмыйбызмыни?
— Юк, анда йөрергә вакыт тар. Безнең карамакта бер генә төн... Аңлыйсыңмы, соңгы төн!
Алар Мазһар бүлмәсенә керделәр. Оксана керү белән Мазһарның муенына сарылды.
— Каласың бит, аппагым... — диде ул, кайнар сулышын өреп. — Рәхәтләнеп яратып та булмады...
Мазһар, үзе дә сизмәстән, читкә тартылды.
— Гафу ит, Оксана, беренче иреңне ярата идеңме? — дип сорады көтмәгәндә.
— Бәлки, яратканмындыр да... Белмим. Ул вакытта яшь идем әле.
— Бәй, яратканыңны белмичә кияүгә чыктыңмыни?
— Аптырама. Унсигездә әллә нинди аксылсызлыклар да эшлисең.
Мазһар тирән уйга батты.
— Унсигездә мөмкиндер лә ул, — диде, бераз сүзсез утыргач. — Ә менә утыз сигездә...
— Утыз сигездә ни булган? Яраткан кешеңә хыянәт иттеңме әллә? — Оксана, аның уйларын сизенгәндәй, төпченә башлады: — Исеме ничек аның?
Дөресен әйткәндә, соңгы вакытта Мазһар Әлфияне исеннән чыгарып тора иде. Әле Оксана сорагач, кыенсынып куйды. Кыенсынырлык та шул... Эх, Оксана! Нигә искә төшерәсең аны? Яза алмаган китабы өчен дә Мазһар үзен Әлфия алдында гаепле тоя. Ә бит киткәндә, искиткеч китап язып кайтырмын, дип вәгъдә иткән иде. Нишләп болай килеп чыкты соң әле?
— Йә, әйт инде, исеме ничек? — диде Оксана, аңа елышып.
— Әлфия.
— Әлфия... — дип кабатлады Оксана. — Матур исем! Ә үзе чибәрме?
— Ярыйсы.
— Китабыңда аны, мөгаен, дөньядагы иң чибәр кыз итеп сүрәтләрсең әле. Шулаймы?
— Шулай, — диде Мазһар, теләмичә генә.
— Бәхетле кеше Әлфия! Аны яраталар, аның турында китап язалар.
— Кайгырма, синең хакта да язарлар әле.
— Кайда инде ул миңа! Уйлыйсы да юк. — Оксана шаян елмайды да: — Син генә язмасаң... — диде.
— Бәлки, язармын да.
— Башта Әлфия турындагы китабыңны тәмамла, аннан соң гына миңа чират.
— Нигә, чиратсыз ярамыймыни?
— Юк, мин кеше чиратына керергә яратмыйм, — диде Оксана, җитдиләнеп. — Ә син, чынлап та, минем хакта китап язарга җыенасыңмы? Бәлки, мин сине тормыш материалы буларак кына кызыксындырганмындыр?
— Ничек, ничек? — диде Мазһар, аны аңламыйча.
— Азак китап язар өчен генә минем белән очрашып йөрмәдеңме соң? Язучылар шулай итә ди бит.
Мазһар кинәт кабынып китте:
— Ярый, мин синең белән шуның өчен генә очраштым, ди. Ә син?.. Син иреңә үч итепме?
— Ниһаять, барып җитте! Үч итәм шул. — Оксана аның күзләренә сөмсезләнеп карады. — Шундый иргә хыянәт итмәгән хатынның эчендә җаны булмас!
Мазһарның тамак төбенә ачы төер утыргандай булды. Нинди түбәнчелек! Ул ишекне тутырып ачты да, каты басып, бүлмәдән чыгып китте.
— Җебегән! — дип калды Оксана аның артыннан.
* * *
Мазһар диңгез буена килде.
Төнге диңгезнең үз матурлыгы бар. Күпме карасаң да, сокланып туярлык түгел. Дулкыннар өстендә ай нурлары бәвелә. Җил бөтенләй юк диярлек. Ә диңгез барыбер тыныч түгел. Йокламый. Шаулый... Юк, шауламый, тын алуы шулай. Нигә тирән сулый ул? Нигә авыр көрсенә? Әллә Әлфияне уйлап ыңгырашамы?
— О, диңгез, нигә шулай тынычсызланасың?
— Әлфияңнән сора!..
Мазһар үзенең уйларына утырып кына Әлфиясен алып килде.
— Әлфия, Әлфия, кара әле, диңгез нинди киң!
— Әйе, Мазһар, киң. Ләкин аннан да киңрәк нәрсә бар дөньяда!
— Ә син әнә теге тауга кара: нинди биек!
— Әйе, биек. Ләкин аннан да биегрәк нәрсә бар дөньяда!
— Менә бу йөзьяшәр кипариска кара: нинди гүзәл!
— Әйе, гүзәл. Ләкин аннан да гүзәлрәк нәрсә бар дөньяда!
— Әйт, нәрсә ул, Әлфия?
— Мәхәббәт, Мазһар. Киңлекләрдән киңрәк, биеклекләрдән биегрәк, гүзәллекләрдән гүзәлрәк...
— Мин аңладым хәзер, Әлфия. Ишетәсеңме, аңладым!
Аның тавышын куәтләгәндәй, диңгез:
— Иш-ш-ш-шет! — дип шаулады.
(Дәвамы бар)