Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
10 июнь , 09:42

Гөлия ГӘРӘЕВА. Көзге бөреләр. Хикәя (1)

...Ә бер көн Зифа да әллә ничек үзен начар хис иткәндәй тойды. Бераз хәл итим дип караватына барып ятты. Әмма йокыга китә алмады ул, хәле начарланганнан-начарланды. Икенче көн дә карават өстендә узды. Үлеп китеп берүзең ятуың да бар! И Ходаем, инде җан тапшырганда балаларым янымда булсын иде, дип кабатлады карчык. Тәннәре янды, башы чатнауга түзә алмады ул. Йокы белән өн арасында саташканда күптән гүр иясе булган ирен дә күргән төсле булды. Бераздан авыр керфекләрен чак күтәреп, өстәл өстендә яткан телефонга үрелде. Төрле басмакларга басып караса да, телефон кабынырга уйламады...

Гөлия ГӘРӘЕВА. Көзге бөреләр. Хикәя (1)
Гөлия ГӘРӘЕВА. Көзге бөреләр. Хикәя (1)

Көз урталары җитсә дә, көннәр
һаман җылы торды. Бакчага чыксаң,
аяк астында сары юрган булып
җәелгән яфраклар, атлаган саен, ку-
анышып, бер-берсен бүлдереп, әллә
нинди хәбәрләр белән уртаклашкан
төсле. Көн аяз булгач, өйдә тора-
сы да килми. Зифа да һава сулыйм
дип, ихатадагы бакчасына юнәлде.
Карты белән утырткан агачлар
инде мәһабәт гәүдәле булып үсеп
җиткәннәр. Күптән түгел генә куе
булып утырган кайбер агачларның
ботаклары корып, җиргә төшә дә
башлады инде. Әйе, гомер дигәнең
бертуктаусыз ага да ага. Инде кар-
ты үлгәнгә дә дистәдән артык ел
үткән. Авылдашлары хәтерендә дә
ул акрынлап онытылып бара, әмма
Зифаның аны исенә төшермәгән
бер көне дә юк. Менә шушы бакчага
чыкса, олыгаеп барган агачлар аны
хәтерләтә сыман...
Чү, кара әле, тал ботакларын-
да бөреләр күренә түгелме соң?!
Бу тал берничә ел элек кенә монда
килеп чыкты. Бакчаны һәрвакыт чүп
үләннәреннән чистартып торса да,
бу үсентене йолкып ташларга кыз-
ганган иде Зифа. “И, мәхлук, син оза-
кламый кыш җитәсен белмисеңме
әллә? Янәшәңдәге агачлар күптән
инде яфрак койды, ә син бөреләнеп
утырасың? Салкын көннәр озак
көттермәс, туңарсың бит”, – дип
сөйләнде карчык.
Капка алдына килеп тукта-
ган машинаның тавышын ишетү
белән, Зифа, башындагы яулыгын
кысыбрак бәйли-бәйли тизрәк урам-
га ашыкты.
– Әни, син өйдәме, тизрәк каршы
ал! – дип кычкырды Зифаның кызы
Нурсилә. Ул арада оныгы Илдар
картәнисен кочаклап алды.
– Кайтырыгызны белмәдем, бе-
раз пешеренгән дә булыр идем, – дип
бөтерелә-бөтерелә чәй әзерләде
Зифа өйгә кергәч.
Авыл читендә утырган кечкенә
өйнең эче уен-көлке белән тулды,
өстәлгә тиз арада тәмле ризыклар
тезелде.
– Картәни, бер дә борчылма,
икенче кайткан чакта без сиңа алдан
ук хәбәр итәрбез. Менә шушы теле-
фон белән көн саен хәбәрләшеп
торырбыз хәзер, – диде ябык озын
гәүдәле Илдар, картәнисенә кесә те-
лефонын сузып. Әбинең алыргамы,
алмаскамы икән дип аптырап торга-
нын күргән кияве Азат:
– Ал, әни, ал. Бездә, шәһәрдә,
кесә телефоннары чыккач, хәтта
подъезд төбендә ләчтит сатып уты-
ручы әбиләр дә сирәгәйде, хәзер те-
лефоннан гына хәбәрләшеп яталар,
– дип шаяртты.
Зифа карчык төн җиткәнче
кызы белән сөйләшеп утырса да,
күңелендә җыелган барлык сүзләрне
җиткереп бетерә алмады. Бик еш
кайта алмыйлар шул балалары,
һәркемнең үз тормышы. Ялгы-
зы гына гомер кичерүче әниләрен
үзләре белән алып китәргә ничә
тапкыр үгетләп карасалар да, Зифа
аларга каршы килде. Ничек инде
ул гомер иткән авылын, әтиләре
белән төзегән йортын ташлап чы-
гып китсен? Гомер иткән өйнең нигез
ташы да кадерле диюләре шулдыр
инде. Әле үз көчендә булган көйгә
балаларын комачаулап йөрмәс бит.
“Чит җирләрдә җан бирсәм, әтиегез
кичерә алмас”, – диде ул. Теле
белән шушы сүзләрне әйтсә дә,
йөрәге белән балаларыннан аеры-
ласы килмәде ананың. Әйе, балала-
ры кайтып, бар эшләрен дә эшләп
китәләр, ләкин янында сөйләшер
бер кешесе дә юк шул аның. Төннәр
буе балаларын уйлап, алар өчен
борчылып чыккан чаклары да күп
ананың. Гомер дигәнең дә күпме
калгандыр инде, билгесез, ә бала-
ларга әйтәсе сүзләр бертуктаусыз
күңел төбендә җыела төсле.
Иртәгәсен көн кичкә авышканда
балалары яңадан шәһәргә кайтып
китте. Гөрләп торган йорт тагын
ятимсерәп, бушап калды. Җанына
урын таба алмаган Зифа бакчага
чыкты. Көзге салкын кояшка үрелгән
тал бөреләрен күргәч, күңелендә
ниндидер шатлык хисе барлыкка
килде. Агач төбен чүп-чардан та-
зартты, балчыгын йомшартты.
Икенче көнне дә Зифа иртән
иртүк торып бакчага юлланды. Тавык
чүпләсә дә бетми торган авыл эше
аны бик озак җибәрми торды. Төш
җитәр алдыннан гына Зифа өенә ке-
реп ял итәргә булды. Чәйнеген чыж-
латып җибәрде дә диванга барып
сөялде. Шул вакыт өстәл өстендәге
кесә телефонын күргәч, аптырап кал-
ды. Балалары ничек шылтыратырга
икәнен бик җентекләп өйрәткәннәр
иде дә соң, мондагы вак кына бас-
макларны исеңдә калдырырлык та
түгел. Зифа телефонны кулында
әйләндерде-әйләндерде дә, яңадан
өстәлгә куйды. Ул арада чәй дә кай-
нап чыкты. Шулвакыт ишеккә кемдер
шакыды.
– Исәнме, Зифа. Ишегең ачык
икәнен күргәч, кереп хәл белеп чы-
гыйм әле дидем.
– Әйдә, әйдә уз. Бик вакытлы
йөрисең, чәй эчәргә эзерләнә идем,
– диде Зифа, ишек алдында басып
торучы Рәхимне күргәч.
– Балаларың да кайткан иде,
ахры. Алар ничек яшәп яталар?–
диде карт, түргә узып.
– Аллаһыга шөкер, бар да яхшы.
Тик озакка кайталмыйлар шул.
Һәркемнең үз эше, үз дөньясы бит,
– диде Зифа карчык, тавышын бераз
калтыратып.
– Ничек булса да синең кайтыр
кешеләрең бар әле, – дип моңсу
гына җаваплады Рәхим карт.
Күршесенең кәефе төшкәнен си-
зеп алган Зифа йөгерә-йөгерә чәй
әзерли башлады. Ике ялгыз кешенең
сөйләшер сүзләре дә күп булды.
Әлбәттә, яшьлек вакытларын да
искә төшерми калмадылар.
Рәхим белән Зифаның тормыш
иптәше Сәгыйть яшь чакларында
аерылмас дуслар иде. Бергә уй-
нап үскән ике дус хәрби хезмәткә
дә бер вакытта алынды. Ил алдын-
да бурычларын үтәп кайткач, ике-
се дә колхозда эшли башладылар.
Зифа белән Сәгыйтьнең мәхәббәте
бөреләнүе дә Рәхимнең күз ал-
дында булды. Авылның иң чибәр
кызын карата алганы өчен дустын-
нан бераз көнләшсә дә, Сәгыйтькә
аяк чалмады, киресенчә аның өчен
чын күңелдән шат иде ул. Сәгыйть
белән Зифаның туеннан соң Рәхим
шәһәргә күчеп китте. Шәһәр тормы-
шы аны бик тиз үзенә суырып алды.
Булачак тормыш иптәшен дә шул ва-
кытта очратты ул. Ике дус бик еш оч-
раша алмаса да, күрешкән чаклары
чын бәйрәмгә әверелә иде аларның.
Рәхим авылга кайткан чагында
Сәгыйтьнең хәлен белмичә киткәне
юк иде. Шулай гомер акты да акты.
Зифа белән Сәгыйть дүрт балага го-
мер бирде, ә Рәхимнең өе бала та-
вышыннан мәхрүм иде. Җитмешкә
якынлашканда гомере буе яратып
яшәгән тормыш юлдашы да каты
авырудан соң бакыйлыкка күчте.
Рәхим бу дөньяда бөтенләй ялгыз
калды.
Олыгая бара туган як туфра-
гы үзенә суыра, диләр. Рәхим дә
соңгы вакытта авылы турында еш
уйланды. Озак та үтми шәһәрдәге
фатирын сатып, туып үскән авылы-
на кайтып та төште. Яшьлек дусты
Сәгыйтьләр янында гына буш өй
барлыгын белгәч, аеруча сөенде ул.
Ләкин дусты гына бу вакытта мәрхүм
иде инде.
Сәгыйтьне дә искә алдылар
Зифа белән Рәхим. Менә шушы
истәлекләр еш кына бу ике ялгызны
берләштерә дә иде инде. Шулвакыт
өстәл өстендә яткан телефон күзенә
чагылды.
– Әһә, Зифа да заманнан артта
калмый, хәзер күлмәк кесәсенә те-
лефон салып кына йөри, – дип ша-
яртты.
– Әйе, балалар алып кайттылар,
– диде Зифа, уңайсызланып. – Кул-
лана белмим шул, үзләре шылты-
ратса гына сөйләшә алам, – дип
кеткелдәде.
– Күрсәт әле, бәлки мин җаен та-
бармын.
Зифа телефонны Рәхимгә сузды.
– Менә бит монда барсының да
номеры язылган. Менә шунда гына
басарга кирәк, – дип аңлатып бир-
де Рәхим. – Әгәр дә онытсаң, миңа
эндәшерсең, – дип, өстәл артыннан
кузгалды ул.
Ике күрше шулай акрын гына дус-
лашып китте. Күршесендә генә ут
барлыгы Зифага да зур куаныч бул-
ды. Элек урамнар гөрләп тора иде, ә
хәзер яшьләр шәһәргә күчеп китүне
хуп күрә, авылда карт-коры гына то-
рып калып бара. Аларның да саны
елдан-ел кими.
Көзге кояш көннән-көн нурларын
сирәгрәк чәчте. Тын алуы авыр: су-
сыл салкын һава өстән баскан кебек
тоела. Ә бер көн Зифа да әллә ни-
чек үзен начар хис иткәндәй тойды.
Бераз хәл итим дип караватына ба-
рып ятты. Әмма йокыга китә алмады
ул, хәле начарланганнан начарлан-
ды. Икенче көн дә карават өстендә
узды. Үлеп китеп берүзең ятуың да
бар! И Ходаем, инде җан тапшыр-
ганда балаларым янымда булсын
иде, дип кабатлады карчык. Тәннәре
янды, башы чатнауга түзә алмады
ул. Йокы белән өн арасында саташ-
канда күптән гүр иясе булган ирен дә
күргән төсле булды.
Бераздан авыр керфекләрен чак
күтәреп, өстәл өстендә яткан теле-
фонга үрелде. Төрле басмакларга
басып караса да, телефон кабыныр-
га уйламады. Тән сызлауларыннан
тыш, күңелендә әллә нинди куркы-
ныч хисләр бөтерелде әбинең. “Их,
Сәгыйть, ни өчен мине бик иртә таш-
лап киттең. Балалар үсеп, бездән
таралышкач, ялгызым калырмын
дип уйлаганым да юк иде син исән
чакта”, дип, Зифа күңеленнән генә
карты белән сөйләште.
Шул вакыт ишек алдында аяк та-
вышлары ишетелде.
– Зифа, син өйдәме? Берничә
көн инде күренмисең, – диде Рәхим
карт, ишекне ачу белән.
– Әйдә, әйдә уз, өйдәмен, – дип
эчке бүлмәдән эндәште Зифа.
– Әллә авырыйсыңмы?
– Әллә нишләдем әле, – диде
Зифа карлыккан тавыш белән.
– Мин хәзер керәм, – дип, Рәхим
тиз генә чыгып китте. Берничә ми-
нуттан кулына төрле үләннәр кап-
чыгы тотып яңадан күренде. – Кар-
чыгым шәһәрдә үссә дә, шифалы
үләннәр белән кызыксына иде.
Аларны җыярга мине дә ул өйрәтте,
– дип сөйләнде Рәхим, Зифага чәй
әзерләгәндә.
Кайнар чәйдән соң Зифаның
хәле чыннан да бераз яхшырган
төсле булды. Рәхим дә күршесе са-
выкканчы көненә берничә тапкыр
кереп йөрде. Ә беркөнне Зифаны
бөтенләй уңайсыз хәлдә калдырды.
– Зифа, мин Сәгыйтьне бик ярата
идем. Дустымның шундый тормыш
иптәше барлыгына сөенеп туя ал-
мадым. Сез икегез дә минем өчен иң
кадерле кешеләр булдыгыз. Үземнең
тормыш иптәшемне дә җанымдай
күреп яшәдем. Ләкин картлык
көнебездә икебез дә ялгыз калдык.
Аларның рухлары һәрвакыт безнең
белән. Безнең ялгыз җәфалануны
күреп, алар да борчыладыр. Алда
күпме гомер барлыгы билгесез.
Олыгайган көндә таянырдай кешең
булмавы аеруча авыр икән ул. Бер-
беребезгә иптәш булсак, тормышы-
быз да тулыланып китәр иде, – дип,
тынып калды Рәхим.
Зифа бу сүзләрдән уңайсызланып
китте. Оялуыннан нәрсә дип әйтергә
дә белмәде ул. Бик озакка сузылган
төсле булды тынлык.
– Кит инде, күрше, картаеп беткәч
ни сөйлисең син! Балалар алдында
ояты ни тора, – дип кенә әйтә алды.
Рәхим карт артык сүз сөйләп тор-
мады, саубуллашып чыгып та китте.
Өйдә берүзе генә калгач та Зифа
Рәхимнең сүзләреннән байтак ва-
кыт кыенсынып йөрде. Олыгайган
көнендә яңадан кияүгә чыгармын
дип башына китергәне дә юк иде
аның. Ничә еллар бергә яшәгән
Сәгыйтенә хыянәт итәме соң ул!
Әлбәттә, юк.
Бу вакыйгадан соң берникадәр
вакыт үткәч, Рәхимнең сүзләрендә
хаклык та бар кебек тоела башла-
ды Зифага. Ике-өч көн йорт капкасы
ачылмый торган чаклар да күп. Кар-
тайгач, сөйләшер иптәшең, утырып
бергәләп чәй эчәр кешең булма-
выннан да начар нәрсә юк икән шул.
Яшь вакытта, балалар янда чакта
ялгызлык турында уйламыйсың
да, ә менә картайгач бу төшенчә
аеручы куркыныч булып тоела.
Күңел нечкәрә, үзеңне беркемгә дә
кирәксез итеп тоя башлыйсың икән.
Чыннан да, авырып киткәндә хәл
белүче, кирәк чакта җылы сүзе белән
юатучы, киңәшчесе юк бит аның.
Олы кешегә менә шуннан артыгы
кирәкми дә икән. Җаның чыкканда
бер калак суга тилмереп ятканнар да
җитәрлек. Әниләренең үлгәнен ба-
лалары белми калудан да куркыныч
нәрсә юк бит дөньяда, дип уйланды
Зифа карчык. Ләкин, олы яшьтә чит
кеше белән бергә яши башлаганына
кеше ничек карар соң? Ә балалары
моны дөрес аңларлармы ? Бу сорау-
га Зифа җавап таба алмады.
Икенче көнне, көтмәгәндә, Зифа
янына балалары кайтып керде.
– Әни, авырганыңны ник шылты-
ратып әйтмәдең? Үзеңә дә ничә көн
инде шылтыратып булмый. Ярый
әле Рәхим карт хәбәр итте, – дип
кызы ишек алдында ук әнисен коча-
клап алды.
– Ул телефонны эшләтә алмадым
мин, – диде Зифа, үз-үзен акларга
тырышкан сабый кебек. Ничә көн
инде бер тавыш та чыгармаган теле-
фонны кулына алган оныгы:
– Зарядкасы беткән булган бит, –
дип, шаркылдап көлеп җибәрде.
Әле күптән түгел генә әҗәл
йөргән өйгә яңадан җан кергән төсле
булды. Һәркем Зифага ярдәм итәргә
тырышты, төрле хәбәрләр белән ур-
таклашты.
– Әни, мин сиңа бер хәбәр
сөйлим әле, – диде кызы башка-
лар йокларга яткач. – Минем белән
бергә эшләгән Алсуның әтисе бер-
ике ел элек үлгән иде, ә әнисе үткән
атнада бер бабай белән кавышкан.
Ничә ел бергә яшәгән ире бик тиз
онытылган, ахры, – диде бераз ачу-
ланып. Бу сүзләрдән соң Зифа үзен
урлашкан вакытта тотылган кебек
итеп хис итте. Кызы аның күзләренә
карап җавап көтеп торганын күргәч:
– Ялгыз яшәве авыр шул, – дип
кенә әйтә алды.
– Картаеп беткәч нигә кирәк инде
ул бабай аңа? Балалары бар бит.
Алсу үзе дә моңа бик кыенсын-
ды. Әтинең урынын әллә нинди ят
кеше алды. Без туып-үскән өйдә чит
кешенең хуҗа булып йөрүе бигрәк
кыен. Әнине аңламыйм, дип, беркөн
миңа да ачынып сөйләде. Кызган-
дым үзен. Әниләре белән аралары
да суынган төсле хәзер, – дип сүзен
тәмамлады Нурсилә.
Икенче көнне төштән соң Зифа
карчык тагын бер ялгызы калды.
Күңел әрнүен басарга яңадан бак-
чага чыкты. Тышта суык, җир өсте
туңган, агачлар бәсләнгән. Шул-
вакыт күктән ап-ак ябалак кар ява
башлады. Кар бөртекләре һавада
бөтерелеп уйный да, Зифаның бит
очларына кунып су була. Ә күптән
түгел генә борынын төрткән тал
бөреләре кар бөртекләре белән боз-
ланып, җиргә коелды...

***

Автор үзе турында

Мин 1987 елның 13 гыйнварында Балтач районының Көнтүгеш авылында туганмын. Тәүдә шушы авылдагы – 9 еллык, аннары Иске Балтач авылының 1нче урта мәктәбен тәмамладым. Югары белемне Башкортстан дәүләт университетында алдым. Башкорт филологиясе һәм журналистика факультетын тәмамлап, журналист белгечлегенә ия булдым.

2009 елдан “Кызыл таң” гәзитендә эшлим. Тормыш иптәшем белән ул һәм кыз тәрбиялибез.

Хикәяләр, нәсерләр язу теләге картәнидән күчкәндер. Аның кулъязмаларын әле дә кадерләп саклыйбыз. 7 сыйныфта укыганда беренче язмаларым басма матбугатта дөнья күрде. 2016 елда Башкортстан “Китап” нәшриятының “Яшьләр тавышы” сериясендә  “Бәхетлесеңме, дип сорама” исемле китабым нәсер ителде.

Гөлия ГӘРӘЕВА. Көзге бөреләр. Хикәя (1)
Гөлия ГӘРӘЕВА. Көзге бөреләр. Хикәя (1)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: