Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
10 июнь , 22:07

Дилә БУЛГАКОВА. Хәтер

Бер алманы бишкә бүләек, Беребез өчен беребез үләек...

Дилә БУЛГАКОВА. Хәтер
Дилә БУЛГАКОВА. Хәтер

Аңа хәтер дип эндәшсәләр дә, ул кайдан һәм кайчан килгәнен хәтерләми. Бик озак кала читендә йөреп арыгач, биек өйләр арасындагы арка аша кереп яңа гына буялган тимер чүп савытлары янына килде. Шунда яртылаш бөгелеп чүп-чарда казынган иргә сәлам бирде. Тегесе сайлаган төргәкләрен өстерәп чыгаргач, сораулы карашын яңа тнышына төбәде:

– Мин Саша булам. Ә син?

– Ә мин Хәтер.

– Яхшы. Хәтер, өстеңдәге плащың матур гына күренә... Миңа бирерсең. Сине үземә алып кайтырмын, – дип кулларын кәзгазь ертыкларына сөрткәләп, токчаен күтәрде дә, Хәтерне үзе белән  ияртеп алып китте.

Кала читендәге ярымҗимерек баракларның караңгы бүлмәсенә үттеләр.

– Я, рәхим ит! Плащыңны сал! Менә бушлат, ул җылы.

Шул итеп исемен дә оныткан урта яшьләрдәге ир чүплек кырында танышкан Саша янында торып калды. Икәү яшәп, чүп савытларыннан тапкан ризык калдыкларын бүлешеп ашап, тамак туйдырдылар, көн күрделәр.

Ә бер көнне Хәтер токчаен алып, үзе генә биек өйләр янындагы чүплеккә килде. Анда яртылаш киселгән карбыз, туракланган банан, алма кисәкләре һәм чүп тартмасы янында яткан түгәрәк ипине күреп алды. Тирә-ягына күз салгач, җирдә аунап яткан, асты азрак күгәргән ипекәйне күтәреп алып, бушлат куенына яшерде. Карбыз, банан, алма кисәкләрен дә токчаена салгач, ашыга-ашыга китеп барды.

Саша аны күтәрмәдә каршылады.

– Нәрсә, Хәтер, юлың уңдымы? Мин аякларым язылсын дип чыктым, хәзер керермен. Бу арада аякларны көзән җыерып җәфалый. Ризык артыннан сиңа гына йөрергә туры килер... – дип Хәтернең артыннан сөйләнеп калды.

Хәтер керү белән куенына яшергән түгәрәк ипине сак кына алып өстәлгә куйды. Аннан токчайдагы ризыкларны зур табакка бушатты. Кулларын сабынлап югач, өстәлдәге ипине кулына алып, күгәргән җирен кырды. Ут ягып, ипине мичкә кыздырырга куйды. Ул арада бүлмәгә тәмле ипи исе таралды. Икмәк, уңган күмәчтәй, кабарып ук китте. Хәтта телгә килгәндәй булды. “Мине сөеп, кадерләп кулларыңа алуыңа рәхмәт, җылындым”, – дигән төсле тоелды.

Хәтер җимешләрне дә чистартып, матурлап тәлинкәгә тезде дә өстәлгә куйды.

Мичтән ипекәйне алгач, күкрәгенә кысып бераз торды. Ә аннан соң сабыйларча куанып, читен сндырып алды һәм тәмләп авызына капты.

 – Нинди тәмле! Сине кызганмый кемнәр чүплеккә ташлаганнардыр?.. Минем ризыгыма насыйп булгансыңдыр... Ипине әнием дә шулай түгәрәк, зур итеп пешерә иде...

Кулындагы ипи белән кеше кебек онытылып ят телдә сөйләшкән Хәтергә карап Саша аптырап калды.

Аны күргәч, Хәтер:

– Я табынга уз! Өстәл тулы ризык! Ә иң мөһиме, җылы ипекәй бар! – диде.

Аптыраган Саша Хәтергә карап торуын белде:

– Егет, нәрсә булды сиңа? Нинди телдә сөйләшәсең син? –диде.

–Үз телемдә, татар телендә, – дип куйды Хәтер сөенеп. – Икмәк тоткач, исемә төште – мин татар бит!

– Бәлки кайсы яклардан килеп чыкканыңны да хәтерлисеңдер?

Хәтер тынып калды. Бераз сүзсез торгач:

– Юк, дускаем, бер ни дә хәтерләмим... – диде. – Бары башымның нык итеп авыртканы гына истә...

– Борчылма, Хәтер, минем бер танышым бар. Ул да татар бугай. Аны чакырырбыз, син ризамы?

Хәтер ризалашты. Тамак туйдыргач, Саша түзмәде, таныныш алып килергә булды. Ул киенеп таякка таянп, чатанлый-чатанлый кала ягына юл алды. Ә Хәтер үз телен артык сагынгангамы, акрын гына җырлап җибәрде:

Бер алманы бишкә бүләек,

Беребез өчен беребез үләек...

Бүлмә эчендәге караңгы шом каядыр югалгандай булды, әйтерсең җилдән яртылаш ачылган тәрәзәдән чыгып ук китте. Аннан кергән саф һава Хәтернең моңлы тавышына бәвелде. Аны туган теле икмәк аша эзләп тапты, җуелган хәтерен яңартты. Туган төяге дә исенә төшеп, җыр аны шунда җитәкләде.

Канда да ул, җанда да ул

Туган тел!

Матур да ул, батыр да ул,

Җыйнак та ул, тыйнак та ул

Туган тел!..

 

Фото: stihi.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: