Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
9 июнь , 22:49

Марсель СӘЛИМОВ. Искиткеч китап (Курорт романы түгел) (7)

Кем соң бу чибәркәй? Сүзендә тора белмәүче, характерсыз кешеме? Җиңел холыклы хатынмы? Бозык күңелле бичәме?.. Юк, юк, боларның берсе дә түгел! Нигә үзе аңа сырышып бара, ни өчен аны ымсындыра? Әллә миһербансыз иренә үч итәме?..

Марсель СӘЛИМОВ. Искиткеч китап (Курорт романы түгел) (7)
Марсель СӘЛИМОВ. Искиткеч китап (Курорт романы түгел) (7)

7

Алар кич күрештеләр. Оксана, гадәттәгечә, йончу иде. Мазһар:

— Диңгез буена чыгыйк, — дигәнгә дә ризалашмады.

— Үлә язып арыдым, — диде, балтырына массаж ясап. — Көне буе биек үкчәдә йөреп кара!

— Ә нигә андый туфли киясең, сине кем мәҗбүр итә?

— Валентин. Кыска буйлы хатыннарны яратмый ул.

— Син болай да кыска түгелсең ич.

— Валик өчен кыскарак шул.

— Кызык! — диде Мазһар, башка сүз тапмагач. — Аңа ошар өчен шулай газапланып йөрисеңмени?

— Аның нәрсәсе кызык? Валентин алдында миңа яшь күренергә кирәк. Юкса ул «әби» дип мыскыллый. Битемнең җыерчыкланганын, күз төпләренең күгәргәнен күрсәтмәс өчен буянырга туры килә.

Менә ничек! Мазһар аны купшылыктан шулай бизәнә дип уйлый иде. Алай түгел икән ләбаса.

— Диңгез буенда ямьле бүген, — диде Мазһар. — Әйдә, йөреп керик. Аягың авыртса, җай гына атларбыз.

Оксана кыстауга килмәде.

— Юк, чыга алмыйм, — дип кырт кисте.

— Нәрсә, әллә...

— Әйе, Валентин шылтыратырга тиеш. Зинһар, үпкәләмә, яме. Бар, үзең генә чыгып, башыңны җилләтеп кер.

— Минем башта болай да җил уйнап тора.

— Алай димә! — Оксана Мазһарның мәгънәсез шаяруын ошатмады. — Сиңа теләсә нәрсә сөйләү килешми. Син бит язучы. Беркайчан да башыңны югалтырга тиеш түгелсең.

Мазһар, гаепле малай сымак, дәшми генә тыңлады.

— Ярый, бар кит, аппагым, — диде Оксана, аның башыннан сыйпап. — Соңрак шылтыратырмын. Ә син шылтыратма! Виктория чирли.

 

* * *

Унике тулар алдыннан Мазһарның телефоны шылтырады. Оксана икән дип, куанып трубканы алса, ул булып чыкмады. Теге таныш татар язучысы иде.

— Нихәл, энем? — диде ул.

— Әйбәт, абзый.

— Син ник әле өйдә?

— Ә кайда булырга тиешмен?

— Син, энем, миннән яшермә. Мин барсын да күреп торам ич. Шәп абыстай каптыргансың.

— Нинди абыстай? — Мазһар юри аңламаган булып кыланды.

— Нинди дисең, әллә ычкындырдыңмы?

— Әлләче. Белмим.

— Мәтри, малай! Шундый абыстайны кулдан ычкындырсаң, «егет» димәм үзеңне! Чынлап әйтәм. Күпме сайланырга була? Сакалың билеңә җиткәнче, оялмыйча «буйдак» исеме күтәреп йөрмәссең бит! Бигрәк пар килгәнсез. Бая сокланып туя алмадым үзегезгә.

Кара син аны, очлы күз! Шул арада шәйләп калган. Инде ни, әлбәттә, аннан яшереп маташуның мәгънәсе юк.

— Ну, абзый, күпне күрәсең мәгәр!

— Халык күзе күп күрә ул, энем. Ә мин халык вәкиле.

— Йә, тагы нәрсә әйтерең бар, халык вәкиле?

— Тагы шуны әйтәм, энем: башкалар эләктергәнче, өйләнеп кал син аңа! Ялгыш кияүдә-мазар түгелдер бит?

— «Ялгыш» түгел, тыныч бул!

— Менә бит, бирим дигән колына чыгарып куйган юлына.

— Амин!

— Син анда амин тотып утырма. Кыймылда!

— Нәрсә эшләргә боерасың, галиҗәнап?

— Эсвидәнҗәгә чакыр. Үзең тартынсаң, миңа куш. Кайда әле ул? Бүлмәсендәме?

— Шулай дип фараз итик.

— Әйт номерын. Шылтыратам.

— Мәшәкать арттырма, абзый. Кеше йокларга яткандыр.

— Хуш, алайса. Бигайбә!

Телефоннан сөйләшеп беткәч тә, Мазһар коридорга чыкты. Шыпырт кына барып, Оксаналарның ишегенә колак салды. Тып-тын. Бүлмәдә ут юк. Димәк, йоклыйлар. Оксана шылтыратмады инде, болай булгач...

Мазһарның хәтере калды. Ичмасам, «шылтыратырмын» дип алдамасын иде.

Кем соң ул Оксана? Сүзендә тора белмәүче, характерсыз кешеме? Җиңел холыклы хатынмы? Бозык күңелле бичәме?.. Юк, юк, боларның берсе дә түгел! Бәлки, ул Мазһарны ошатмыйдыр? Бәлки, Мазһар аның игътибарына лаек кеше түгелдер? Алай дисәң, нигә үзе аңа сырышып бара, ни өчен аны ымсындыра? Әллә миһербансыз иренә үч итәме?.. Әгәр шулай булса... Гарьлегеңнән егыл да үл! Кем син, Оксана?.. Мазһар төне буе аны уйлап, саташып чыкты.

 

 

8

Иртүк телефон шылтырады.

— Хәерле иртә, аппагым!

Мазһар бераз эндәшми трубканы тотып торды. Телефоннан Оксананың тын алганы ишетелде.

— Эндәш инде... Ачуланма... — диде ул ялварулы тавыш белән.

— Ә син мине алдадыңмы?

— Алдамадым, аппагым. Кичә бик арыганмын. Азрак ял итеп алыйм дисәм, йоклап киткәнмен. Гафу ит.

Мазһарның бөтен шиге, һавага таралган төтендәй, юкка чыкты.

— Ә мин, юләр, нәрсәләр генә уйлап бетмәдем... — диде ул, Оксана турында начар уйлаганы өчен үзен-үзе битәрләп:

— Гафу итәсеңме мине? — дип кабат сорады Оксана.

— Итәм... Иттем бит инде! — диде Мазһар, дулкынланудан тотлыгып.

— Син нинди әйбәтсең! Мәрхәмәтлесең... Ә мин гафу итмәссең, пыр туздырып тиргәп ташларсың дип курыккан идем. Нинди миһербанлы кеше икәнсең! Әйт әле, нык ачуландыңмы?

— Бетте бит инде. Оныттык.

— Оныттык, аппагым!..

Мазһар аның җылы сулышын тойгандай булды.

— Мин сине диңгез буена чакырам, — диде Оксана. — Чыгасыңмы?

— Чыгам! Чыгам!

 

* * *

Оксананың кәефе шәп иде. Мазһарны култыклап алды. Мазһар, уңайсызланып:

— Кеше күрер бит, — диде.

— Күрсен! — диде Оксана, батыраеп. — Мин беркемнән дә курыкмыйм.

— Әгәр Валик килеп чыкса?

— Килми ул. Төшкә кадәр миңа ял бирде.

— Ничек алай мәрхәмәтле булып китте әле?

— Кичә күн куртка алдык бит үзенә. Бүген шул шатлыгыннан мине тынычлыкта калдырды.

— Курткасын юамы?

— Юк, ул эчми.

— Хәер, вакчыл бәндәләр аракыга да акча жәлли шул.

— Ә син жәлләмисеңме?

— Юк. Ипи белән аракыга беркайчан да акча кызганмадым.

— Исәр! — диде Оксана. — Икмәк — изге нәрсә, ә син аны аракы белән бер рәткә куясың.

— Мин бит үткән заманда сөйлим. Элек, чынлап та, «сыек» икмәк имеп кенә яши идем.

— Әнә шул гомереңне кызган!

— Кызганам, һәм дә сине элегрәк очратмавымны...

— Очратсаң да, берни булмас иде.

— Алай димә. — Мазһар Оксананың кулыннан кысып тотты.

— Беләсеңме, әгәр мөмкин булса, мин синең белән Кавказны урап чыгар идем.

— Җәяүме?

— Нигә көләсең? Экскурсиягә йөрергә яратмыйсыңмыни?

Оксана көрсенеп куйды.

— Эш минем яратудамыни? Валентин ничек теләсә, шулай булачак. Ул миннән кая барырга, нәрсә эшләргә сорап тормый.

— Бәй, син аның колы түгелсеңдер ич?

— Кол түгелмен дип, нишлим соң?

— Ул кыерсытканда, су уртлама. Телең бар бит.

— Телем бар дип, тәүге мәлдә телләшеп караган идем, чак өзеп ыргытмады. Хәзер каршы эндәшергә куркам.

— Оксана, нигә син шундый кеше белән торып газапланасың?

— Тормый, кая барыйм?

— Аерыл.

— Эх, Мозгар, Мозгар! Ялгыз яшәве рәхәт дисеңме әллә? Балам бар бит минем.

— Булса! Азмыни бездә атасыз бала үстерүче хатыннар. Явыз ирләрен ташлап китәргә көч тапканнар ич.

— Мин алай көчле була алмадым шул.

— Кызганыч.

— Кызганма, Мозгар. Минем язмышым хәл ителгән инде. Үзеңне уйла... —Ул башын Мазһарның күкрәгенә куйды. — Валикның отпускасы бетте. Бәлки, кайтып китәр. Эх, өч көнгә булса да калдырып китсә! Без синең белән... — Ул әйтеп бетермәде. Хәер, болай да аңлашыла.

Мазһар аны кочагына алды.

Шулчак әллә кайдан яшь кенә бер чибәр ир килеп чыкты.

— Нәрсә, мәхәббәт яңартабызмы? — диде ул Оксанага, мыскыллы караш ташлап.

Оксана кып-кызыл булды. Сүзсез генә Мазһарны читкә алып китте. Теге ир алар артыннан көлеп калды.

— Кем ул? — дип сорады Мазһар.

— Курыкма, — диде Оксана, йөзен чытып. — Ирем түгел.

Бу очрашу Мазһарның күңелендә төер калдырса да, артыгын төпченмәде.

 

(Дәвамы бар)

 

Фото: bangkokbook.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: