Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
9 июнь , 09:25

Аида ХӘЙРТДИНОВА. Тормыштагы борылыш (6)

Шулай итеп, Данис язга Себер тарафларына юл тотарга булды...

Аида ХӘЙРТДИНОВА. Тормыштагы борылыш (6)
Аида ХӘЙРТДИНОВА. Тормыштагы борылыш (6)

(Ахыры.)

“Əйдə, Данис, Себергə!”
Бер ялда Илгиз белəн Данис таби-
гать кочагына – əрəмəлеккə чыгып
əйлəнергə булдылар.
– …Ел саен кайтам, Данис, белəсең
бит, – диде Илгиз.
– Ел саен кайтам, авылдашларны
эчереп, хəллəрен алам, диген.
– Ə-ə-ə… Аны əйтəсеңме? – Машина
капоты өстенə “табын” корып маташ-
кан Илгиз уйланып торды. – Белсəң
иде, Данис, мин бит аларны суррогат
эчемлеклəр эчеп агуланмасыннар
дигəн телəктəн сыйлыйм. Күңелемнəн,
алдагы көндə шайтан суына тартылма-
сыннар иде, дип телим. Бəлки, кайчан
да булса берəр файдасы тияр, безнең
авылдашлар да тəүбə итəр… Кичə
зиратка бардым. Бөтен авыл шунда
күчеп беткəн кебек, Данис, ə?!
– Күпмесе читкə чыгып китте?!. –
Монысын Данис төрттерергə телəп
əйтте. – Шулай булгач, бетə инде
авыл, бетə-ə-ə…
– Бетермибез əле без аны! – Илгиз,
башындагы түбəтəен батырыбрак киде
дə əйтеп салды: – Əйдə, Данис, син дə
Себергə! Бөтенлəйгə түгел, күп булса,
берничə ел эшлəрсең. Акча җыярсың.
Балаларыңны аякка бастырасың бар
бит. Синең кебек кулыннан эш килгəн
кешелəр Себердə бик кирəк. Үзем ур-
наштырам, яшəр урын хəстəрлəшəм…
Классташының ихлас сүзлəре
Данисның күңелен кузгатып җибəрде.
– Берəр нəрсə уйламый булмас,
яшьти.
– Уйлыйк, яшьти. Бергə булыйк.
Беренче эш итеп басуларыбызга җан
кертик. Алыйк техника, башка кирəк-
ярак. Ягулыкка, запас частька кытлык
булмас. Үзем инвестор булам!
– Оһо-һо-о-о! Нəрсə, яшьти, җен
алыштырдымы əллə үзеңне?
– Себернең ачы җиллəрендə җаның
өтелсə, аңлыйсың ул, Данис... – Күңеле
тулудан күзлəре яшьлəнгəн Илгиз яңа
шешəне башлап, рюмкага коеп, күп
итеп уртлады. – Дөрес, анда акча бар.
Мал табарга була. Лəкин мондагы ир-
кенлек, шушы əрəмəлəр, чылтырап
аккан инеш, көмеш сулы чишмəлəр
юк. Гүргə керүлəре дə кыйммəт анда.
Гомерең буе ачы җилдə киселеп
җыйганың да җитмəскə мөмкин. Исəн
булып, балаларны аякка бастыра ал-
сам, кайтам мин, яшьти. Кайтыр юл-
лар ябылмаган бит! Үзем читтə булсам
да, йөрəгем, җаным Тормышта минем,
Данис…
Бераз тын торганнан соң, күзен
бер ноктага төбəп, əйтеп куйды:
– Əйдə, талап куанганнар куанып
яшəсеннəр. Авылның шундый аяныч
хəлгə төшүе оятсызлар, битсезлəр
намусында. Бердəм булмавыбыз, та-
рау яшəвебез, чит кешелəргə артык
ышануыбыз белəн күпне югалттык.
Инде берлəшергə, таралганны кабат
тергезергə вакыт безгə, Данис. Вакыт.
– Килешəм дə бит, нəрсə эшли ала-
быз соң?
– Элек, бабаларыбыз урман
төплəп, ышна күтəреп чəчүлек яса-
ган, хуҗалыклар оештырган. Без дə
оештырыйк, Данис. Үзебезчə! Яңача
итеп оештырыйк! Авылны трактор
гөрелтесенə күмик. Чəчик, урыйк,
сугыйк, җилгəрик, эшкəртик! Бер
тегермəн корып җибəрербез, Тормыш
авылында җитештерелгəн он чыгара
башларбыз… Аннан башкасына тоты-
нырбыз. Кичə Җəмил Хəбирович, Риза
абый янында булып, алар белəн дə
киңəш кордым.
Җаваплы вазифада эшлəгəн, акча-
ны авылдашлары əйткəндəй, “көрəп
алган” яшьтиенең ихлас сүзлəре
Данисны гүя уятып җибəрде:
– Син сөйлисеңме бу сүзлəрне?
Чынмы бу? – диде Илгизгə. Бу сорауда
гаҗəплəнү дə, сөенү дə, инде өзелеп
бетеп барган өмет хисе дə бергə ку-
шылган иде.
– Мин сөйлим, яшьти, барысы да
чын! Бу тормыштан күпне алырга
өлгердем. Инде кайтара да башларга
вакыттыр. Күп өлкəлəрдəн танышла-
рым үзлəренең туган якларында авыл
хуҗалыгын күтəрə башладылар. –
Даниска карап торды да янə сорады:
– Йә, барасыңмы Себергə, əйт!
– Килештек!


Хушлашам, вакытлыча…
Шулай итеп, Данис язга Себер та-
рафларына юл тотарга булды.
...Апрель тугач, медицина
белешмəсе юллап, район больница-
сына барды. Поликлиника коридоры
халык белəн тулы. Терапевтка керергə
торганда култык таяклы бер ир килеп
аңа сүз кушты:
– Ни хəллəр бар Тормышта, туган?
Тормышлар анда миңа рəнҗеп ятмый-
лармы? – диде, кулын сузып.
Бу кеше үзен берəрсе белəн бутый
торгандыр, дип, күтəрелеп караса,
каршында Сөлəйман Сəйфуллович
басып тора! Аягын сындырып таякка
калган, əле табибка күренергə килгəн.
Олыгаеп, кечерəеп киткəн, башында-
гы чал чəчлəре күренеп сирəгəйгəн,
пелəшлəнгəн. Өс киеме таушалган.
– Əйтə алмыйм, Сөлəйман
Сəйфуллович, нигə алай дисез?
– Аптырап əйтəм инде, туган,
тормышның, яшəүнең бер дə рəте
калмады əле, менə аякны да сындыр-
дым, хатын да кайтып китте… Хəзер
балаларга да кирəгем калмады. –
Əңгəмəдəше авыр көрсенде: – Син
алай сөзеп карама инде миңа. Мин
башкача булдыра алмый идем сездə
эшлəгəндə. Минем урында башка
берəү булса да, əллə нилəр майтара
алмас иде, дəвере шундый иде…
– Тормышта яшəүче бар кеше өчен
дə җавап бирə алмыйм, Сəйфуллович.
Без хөкемдар түгел. Барысы да Аллаһ
кодрəтендə.
– Төкерим алдагысына! Миңа
бүгенгесе кыйммəт! Энем... –
Сөлəйман Сəйфуллович, як-ягына ка-
ранып алды да, пышылдауга күчте:
– Үтермə, дус, бир бер шөреплек
акча. Җаным, тəнем сызлый. Түзəр
хəл юк... – Мескенлек тулы күзлəре
белəн Даниска карап, калтыранган ку-
лын сузды.
Данис, читкə тайпылып:
– Борылышта синең дусларың.
Алардан сора, – диде дə юлында бул-
ды.
Коридор уртасына җиткəн иде,
хирург бүлмəсенең ишеге алдын-
дагы эскəмиядə утырган Җəмил
Хəбировичка тап булды.
– Апаң белəн килгəн идек. Илһам
алып килде. Авыл башына Риза белəн
Фəһимə чыгып баскан иде, алар да
безгə элəктелəр. Хəзер үзем руль ар-
тында йөри алмыйм, энем. Дарулар
алырга килəбез, дигəннəр иде
Ризалар. Сабира апаң да алар белəн.
Йомышы беткəндер инде, – дип, ул
гардеробка юнəлде. Данис та аның ар-
тыннан атлады.
Җəмил Хəбирович киемнəрен алып
киенеп бетүгə ишектə Илһам күренде.
Ишекне киң ачып, фойега Риза белəн
Фəһимəне, Сабираны үткəрде.
– Кая карама үзебезнең кешелəр.
Болай булгач, яшибез əле, – дип ша-
яртты Риза.
– Керə алдыңмы, Җəмил? Безнең эш
бетте. Кайтсак та була. Менə күпме да-
рулар алдым, безгə җитə əле ул, – дип,
янчыгындагы даруларын кыштырдат-
ты Сабира.
Илһам белəн Данис тышка чыкты-
лар:
– Күптəн күрешкəн дə юк. Чит җирлəр
төс бирəме? Озаккамы? – дип, Данис
авылдашына кулын сузды.
– Чит җир чит җир инде, Данис.
Озакка түгел, иртəгə юлга чыгам. Бергə
хезмəт иткəн егет белəн бит мин. Ул
бездə баш инженер. Списать ителгəн
ике трактор кайтарырга иде авылга.
Нефтьчелəрдə берничə сезон гына
эшлəгəн техника безнең басуларны
əллə ничə ел сөрер əле. Бүген төнлə
кайтарып җиткерергə тиешлəр.
– Кара əле, Илһам, син минем белəн
бер уйда икəн бит. Без анда Илгиз
белəн дə еш сөйлəшеп торабыз.
Аларның сүзен хастаханəдəн чыккан
өлкəннəр дə ишетте. Тынып калып,
керфеклəрен селкетергə дə куркып,
яхшы сүз тыңладылар, күзлəрендə
яшь тамчылары.
– Бар өмет сездə инде, балалар, –
диде Риза.
Җəмил Хəбирович тамагын кырып
алды:
– Без саклый алмадык... Сезгə
икелəтə авыр, егетлəр... Яхшы кешелəр
генə очрап торса иде үзегезгə...
* * *
Май башында юлга чыгарга бул-
ды Данис. Кулына юл сумкасы тотып,
көтү артыннан ук олы урамнан атлады.
Көн томанлы. Зират буеннан каршы-
сына берəү килə. Зөфəр Хəкимович
икəн. Көтү озаткач, һəр көнне шу-
лай, каңгырган каз кебек, авылны
əйлəнеп чыга ул. Аларны укыткандагы,
дəрес саен авыл тормышына каршы
сөйлəргə яраткан, сезнең кебек укуга
исе китмəгəннəргə авылда эш урынна-
ры калмаячак дип кабатлаган Зөфəр
Хəкимович түгел инде хəзер. Бөкресе
чыккан, таякка калган.
– Кем дисəм, ялгышмам икəн, сау
гынамы, юлчы? Еракка юл тотасыңмы?
– Мин бу, Зөфəр Хəкимович, укучы-
гыз Данис. Ерак юлга чыгуым. Себер
тарафларына юл алуым.
– И улым, син дə чыгып киткəч, авыл
бөтенлəй ятимсерəп кала ласа. Карап
торган бер кешебез идең…
– Җирлəребезгə чүп үлəннəре хуҗа,
фермаларыбыз буш. Йөрəк əрни,
Зөфəр Хəкимович...
– Аны син əйтəсеңме, мин əйтимме,
улым…
– Укыганда дөрес əйткəнсез, абый,
авылда яшьлəргə урын калмады. Тик
менə укыган инженерларга да эш юк
бит. Басуларда заманча техника да
күренми…
– Заманча түгел, искесе дə калмады
бит. Да-а-а, талагач, таладылар. Нинди
авыл иде. Ни көнгə калдык, ə? – Томса
карашын яшь иргə төбəп-төбəп торды
да, əйтеп куйды: – Алар бəхетлелəр,
авыл гөрлəп торганда кайтып киттелəр
дə, хəзер җаннары тынычтыр, – диде,
зиратка ишарəлəп… – Без үлə-нитə
калсак, кабер казырга да кеше калмый
бит…
– Үзегез авылда калмаска
үгетлəдегез бит, абый.
– Кем аны бу көннəргə төшəрбез дип
уйлаган… – Бер элекке укучысына,
бер авылга карап, аксакал дəвам итте:
– Сөйлəвеңə караганда, кайтыр
исəп белəн сəфəр чыгасың икəн, алай-
са?! – Картның нуры сүнеп барган
күзлəрендə өмет чаткылары чагылды.
– Кайтыр исəп белəн, Зөфəр
Хəкимович! Кем белə, бəлки, комбайн
белəн чəчү агрегаты алырлык эшлəп
булыр?! Көчтəн килгəн кадəр җир
алып, эшкəртеп, үз көнебезне үзебез
күрə алыр идек. Без – җир кешелəре
бит.
Томан арасына кереп югалган ялгыз
юлчы күздəн югалганчы Зөфəр карт,
тешсез авызын ачып-йомып, бер үк
сүзлəрне кабатлады да кабатлады:
– Уй-ниятлəрең изге икəн. Хəерле
сəгатьтə чыккан сəфəрең уң булсын,
балам! Уң булсын! Уң булсын!

Фото: freepik.

Аида ХӘЙРТДИНОВА. Тормыштагы борылыш (6)
Аида ХӘЙРТДИНОВА. Тормыштагы борылыш (6)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: