Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
8 июнь , 10:05

Юныс МИҢНЕМӨХƏММƏТОВ. Әни кайтты. Хикәя (3)

Ярый әле дәү әнисе пенсиясен икесе генә белгән җиргә куя, шул акчага икмәк ала малай...

Юныс МИҢНЕМӨХƏММƏТОВ. Әни кайтты. Хикәя (3)
Юныс МИҢНЕМӨХƏММƏТОВ. Әни кайтты. Хикәя (3)

(Дәвамы.)

Әнисе, туганнары, авыл хакимияте башлыгы да, мәктәп директоры белән улының укытучысы да сөйләшеп карады аның белән, бәйләп диярлек алып китеп дәвалап та карадылар. Тик файдасы гына булмады. Шушы бер ел эчендә аек булган көннәре бер айга да тулмыйдыр. Бик ябыкты, таушалды ул. Элекке чибәр, җитез Гүзәлдән шәүлә генә торып калды. Исерек чактагы елаулар, кычкырулар да сирәгәйде. Закирә дә күзгә күренеп биреште, әмма ничек тә оныгы хакына үзендә көч табып, шушы дөньяны тартырга тырыша иде. Бәрәңгеләр алып беткәч, кабаттан йөрәк өянәге тотып, дәваханәгә салдылар аны. Бу хәл бераз Гүзәлгә дә тәэссир итте булса кирәк, дүрт көн эчмәде ул, беркая да чыкмады. Әмма түземлеге шушыннан артыкка җитмәде булса кирәк, бишенче көнне таң белән бакча артлап Сарага юл тотты. Менә инде өченче көн өенә исереп кайтып, диванга аркылы төшеп йоклый...

Аяк очларына гына басып зал ягына үтте Илмир. Әйе, ялгышмаган малай, бу юлы да әнисе исерек. Мондый чагында таңга кадәр уянмый ул. Берни ишетми дә. Илмир барып телевизорны сүндерде. Кухня ягына чыгып чәй кайнатып эчте. Ярый әле дәү әнисе пенсиясен икесе генә белгән җиргә куя, шул акчага икмәк ала малай. Чәйдән соң, бозауларга су эчереп, ашарга салды Илмир. Аннан кереп өй эшләрен эшләде. Иртәгә буласы дәресләр өчен китапларын салырга дип портфеленә үрелде. Машина сурәте төшкән портфель, әтисенең истәлеге. Күңеле тулды малайның, тавыш-тынсыз гына елый башлады ул. Бик сагына Илмир әтисен. Башта бик көтте ул аны. Урамнан машина үткән саен, йөгереп чыга иде. Бәлки әтисе кайткандыр... Дәү әнисе зиратка алып барып каберен күрсәткәч кенә, урамга йөгерми башлады. Ничек кенә булмасын, малайның күңеле әтисенең җир астында ятканына ышанмый иде. Киресенчә, әтисе аны күктән карап, күзәтеп тора сыман тоела иде. Бу хакта дәү әнисенә дә әйтте ул. «И, балам, әтиеңнең тәне җир астында булса да, җаны күктә. Әйе, алар безне күрә, без генә аларны күрмибез. Алар һәрвакыт безнең янда. Шуңа күрә дә гел генә яхшылык эшләргә тырыш, бәбкәм. Әтиең синең изге йөрәкле икәнен күреп сөенер!» Шуннан башлап Илмир әтисенең гел янында икәненә бар булмышы белән ышанды. «Ни генә булса да, әти миңа ярдәм итәчәк! Мин гел генә әйбәт булырмын, әти, синең кебек көчле булып үсәрмен!»

Кулы белән күзләрен сөртте малай. Әтисе: «Минем улым елак икән», – димәсен әле. «Тукта әле, әтигә хат язып куйыйм, укыр да, минем төшемә керер», – дигән уй килде малайның башына. Кәгазь бите алып тырыша-тырыша язарга тотынды ул. «Әти, бик нык сагындым сине. Әни дә сине сагына. Синең хакта сөйли башлый да, елый. Мин дә елыйм. Шушы портфелемне онытмаган булсам, син дәү әнигә кирегә китмәс идең. Ул вакытта үлмәгән дә булыр идең». Малайның тагы да күңеле тулды. Күз яшьләре берәм- берәм тәгәрәп төшеп, алдында яткан кәгазь битенә төштеләр. «Әти, нигә теге вакытта мине уятып үзең белән алмадың? Синең белән бергә булыр идем мин дә! Кайтып ал мине, әти!» Шулвакыт әнисе ыңгырашып куйды. Илмир, куркуыннан, портфелен дә, хатын да алмыйча, үз бүлмәсенә кереп йөгерде...

Бик озак ыңгырашты әнисе, әллә инде берәр җире авыртты, әллә саташу булды. Тыңлап ята-ята Илмир йокыга талганын сизми дә калды. Төшләр дә күрде сыман, әтисенең сыны чагылып киткән кебек булды төшендә. Бүлмә яктыра башлауга, уянып китте ул. Стенадагы сәгатькә күз ташлады малай: иртәнге сигезенче ярты җитеп килә. Зал ягына чыкты, әнисенең диваны буш иде. Тагын чыгып киткән, дигән уй килде малайның башына. Шулчакны өй ишеге ачылып, кемдер керде дә, кухняга үтте. Әллә дәү әнисе кайттымы? Илмир йөгереп диярлек шунда ташланды. Кухняга килеп тә керде, әнисен күреп тораташ булып катып та калды. Катып калмаслык мени: әнисе бит аңа карап елмаеп басып тора! «Улым, балакаем, кил әле яныма», – дип кулларын сузып, Илмирга якынлашты Гүзәл. Малайның аяк-куллары тыңлашмый иде. Гүзәл малайның битләреннән, чәченнән сыйпады, аннары каты итеп кочагына кысты. «Улым, кичер мине, зинһар, ел буе синең барлыгыңны да белмәгән өчен. Кичер, балам!» Әнисе елый иде. Илмирның да күзләре яшькә манчылды. Җан кергәндәй булды малайга. Ул да әнисен нәни куллары белән кочаклап алды. «Әни!» «Балакаем, күпме рәнҗеттем мин сине! Зинһар өчен оныта күр барын да. Шайтан котырткандыр инде, әтиеңнең үлеменнән соң, нәрсә эшләгәнемне дә төгәл генә хәтерләмим. Бүгенге көнгә кадәр кемдер колагыма әллә нәрсәләр пышылдап, котыртып торган кебек иде. Аңым да томаланган, күңелем дә каткан булган ахрысы. Улым, бердәнберем минем». Әнисе тезләнеп кабаттан Илмирны кочагына алды. Шашып-шашып маңгаеннан, битләреннән үбә башлады. «Иртән торгач әллә нигә тәрәзәгә таба бардым да, урамга карадым. Әтиеңне күрдем улым, ап-ак атка атланып безнең өй янына килеп туктады. Алдында син утыра идең, улым. Елмаеп миңа таба карады да, сине күтәреп чирәмгә төшерде. Саташам бугай мин, дип, күзләремне уа-уа кабаттан карасам, берни дә юк иде инде. Аннан кухняга таба киттем. Үтеп барышлый синең портфелеңә абындым. Алып, мичкә атыйм, дисәм, әтиеңә язган хатыңны күреп калдым. Улым, кичер мине, кичер. Саташу булмаган әтиең, эчүем, кыерсытуым белән сине генә түгел, аның җанын да рәнҗеткәнмен. Моннан соң барысы да икенче төрле булачак, балам. Матур итеп, әтиең исән чактагы кебек яши башлаячакбыз. Син туен да, мәктәпкә бар, ә мин хәзер малларны карыйм, аннары синең яраткан кыстыбыйларыңны пешерермен. Әйдә, улым, чәй эч». Гүзәл улына чәй ясый башлады. Илмир бу хәлнең чынмы, түгелме икәненә әле булса да ышанмый иде.

Чәй эчеп алганнан соң, Гүзәл улын мәктәпкә озатырга дип капка төбенә үк чыкты. Аларның шатлыгын уртаклашкан төсле, сентябрь ахыры булуына карамастан, кояш инде җәйге көндәге кебек җир өстен җылытып та өлгергән иде. «Әйбәт укы, улым, бишлеләр генә алып кайт!» – диде Гүзәл, елмаеп, малайның аркасыннан сөеп. «Әни, мине сине нык итеп яратам!» – дип кочаклап алды Илмир әнисен, аннары шатлана-шатлана мәктәпкә таба йөгерде. Тыкрыкка кереп күздән югалганчыга кадәр карап калды улы артыннан Гүзәл, аннан инде маллары янына кереп китте. Кош-кортына ашарга биргәч, урам якка күз ташлаган Лүзә, үзе теләмәсә дә, шушы соңгы хәлләрнең шаһиты булды. «И, Ходаем, кодрәтең киң синең, алга таба да рәхим-шәфкатеңнән аерма бу ана белән улны», – дип, сөенеп, үз алдына елмаеп өенә юнәлде күрше хатыны.

Дәресләр беткәнен түземсезләнеп көтте Илмир. Өч бишле билгесе дә алды. Шатлыгы эченә сыймый иде малайның. Соңгы дәрес тәмамлану белән, өенә чапты. Эх, әнисе сүзендә торсын иде! Бөтен сүзен тыңлармын, бар йомышын да үтәрмен, дип сүз бирде малай үз-үзенә кайткан чакта. Тик капка төпләренә җитү белән никтер хәле бетте. Җиңел генә ачыла торган капкаларын да чак ачты ул бу юлы. Ихатага керүгә, гадәттәгечә бакча капкасына карады. Ансы ябык иде. Хәл кереп китте Илмирга. Өй ишеген ачуы булды, борынына бик тәмле ис килеп бәрелде: кыстыбый! Канат куйдылар мени малайга, очып диярлек керде ул өйгә. «Әни!» Көтелмәгәндә яңгыраган бу сүздән кухня ягындагылар сискәнеп китте булса кирәк: ниндидер савыт-саба идәнгә төшеп шалтырады. Каушаудан абына-сөрлегә башта дәү әнисе (ул төш вакытында дәваханәдән кайтып төшкән иде), аннары элекке кебек матурланып киткән(Илмирга шулай тоелды), бик килешле күлмәк кигән әнисе килеп чыктылар. «Әни, дәү әни, мин сезне яратам!» Илмир йөгереп барып иң якын кешеләрен кочаклап алды. Гүзәл дә, Закирә дә малайны ике яклап кочакладылар. Бик бәхетле көн иде бу, өч яралы җанны кабаттан берләштергән көн!

Фото: Freepik.

Юныс МИҢНЕМӨХƏММƏТОВ. Әни кайтты. Хикәя (3)
Юныс МИҢНЕМӨХƏММƏТОВ. Әни кайтты. Хикәя (3)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: