Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
8 июнь , 11:11

Марсель СӘЛИМОВ. Искиткеч китап (Курорт романы түгел) (6)

Их, шушы минутта күзгә күренмәүче кеше сурәтендә Оксананың бүлмәсенә кереп, ничек йоклаганын карап торасы иде! Ә нигә әле күзгә күренмәүче кеше? Оксананың ире булса икән ул! Төне буе керфек тә какмый саклап чыгар иде. Бу мәлдә Мазһар өчен Оксанадан да кадерле кеше юк иде дөньяда.

Марсель СӘЛИМОВ. Искиткеч китап (Курорт романы түгел) (6)
Марсель СӘЛИМОВ. Искиткеч китап (Курорт романы түгел) (6)

6

Алар кич күрешергә сүз куешкан иде. Мазһар кичне җиткерә алмый азапланды. Озын көнне җыен юк-бар белән үткәрде. Иртән иртүк ул Остап Трезвый янына кергән иде. Анысы үзе бер әкәмәт булды. Аек баштан Остап аны танымады.

— Вәгъдә — иман. Менә, сүземдә тордым: килеп тә җиттем, — дигән иде Мазһар, тегенең күзе дүрт булды.

— Нинди вәгъдә? Син кем? Нигә килдең? — дип сорады, коты очып.

Мазһар, төнге очрашуны аның хәтеренә төшерергә тырышып:

— Оныттыгызмыни, бер «ярты»га килешкән идек, — дип әйтеп карады, тик Остап мыек та бормады. — Фу, хәтереңне песи ашагыры! — диде Мазһар, ачуы чыгып. — Шөрепләреңне әзрәк кыймылдатып кара әле, бәлки, исеңә төшәр. Йә, йә... Хәтерлисеңме? Күршең, ягъни якташыңда бар иде... — Мазһар Оксананың исемен телгә алмыйча гына аңлатмакчы булган иде дә, барып чыкмады. Остап, аңгыра сымак, авызын ачып, шаккатып карап тик торды.

— Ннди күрше? Нинди якташ?

— Нинди, нинди! — Мазһарның түземлеге бетте. — Әйтсәм әйтим инде, Оксана! Кичә бит аннан «ярты» таләп иткән идең.

Остапның бертуктаусыз эчүдән шешенгән күзләре шар шикелле бүлтәеп чыкты. Менә-менә тәгәрәп төшәр сымак иде алар.

— Мин бернинди дә Оксананы белмим! «Ярты» түгел, «чирек» тә сораганым юк синең Оксанаңнан! Кеше хатынына бәйләнергә мине кем дип беләсең?! Синең хатыныңны күргәнем дә юк. Гаепсезгә бәйләнмә миңа!

— Бәйләнмим, — диде Мазһар, аны ничек көйләргә белми. — Вәгъдә иткән «ярты»ны гына эчәрбезме әллә дигән идем.

— Таң атмас борын нинди эчү ди ул! Син мине алкаш дисеңме әллә? Мин бит Остап Трезвый!

Мазһар, нәрсә әйтергә белми, катып калды. Менә әкәмәт, ишетмәсәң — ишет! Ул тизрәк чыгып ычкыну ягын карады.

— Борчыганым өчен гафу ит, Трезвый иптәш, — дип, ишеккә юнәлде.

— Тукта! — диде шулчак Остап. — Алай бик башың авырткач, коры китмә инде. — Ул суыткычтан шешә тартып чыгарды. — Менә, төбендә бераз калган. Кил, бушатып куйыйк.

Ләкин Мазһар тыңламады.

— Юк, юк, рәхмәт, — дип, чыгып йөгерде. Остап аның артыннан тиргәнеп калды:

— Таң тишегеннән аракы эзләп йөри, ә үзе эчмәгән була. Алкоголик!

 

* * *

Кич җитте. Мазһар Оксана янына ашыкты. Ул кергәндә, Оксана ятып тора иде.

— Арып киттеңме әллә? —диде Мазһар, аның янына утырып.

Оксананың йөзе ап-ак кәгазь төсле иде. Ул, кызу күмер кебек янып торган иреннәрен көчкә кыймылда¬тып:

— Авырыйм, — диде.

Мазһар аның маңгаена кулын тидерде.

— Йөрәк... диде Оксана. — Анавы даруны бир әле.

Мазһар өстәл өстендәге валидолны алып бирде. Оксана таблетка кабып, берникадәр хәрәкәтсез ятты. Мазһар тын да алмый янында басып торды.

— Файдасы бармы? — дип сорады ул бераздан, Оксананың хәле арулангандай булгач. — Тагы берне капмыйсыңмы?

— Әлегә җитәр. Бая да эчкән идем. — Оксана тирән сулап куйды. — Соңгы арада еш борчый башлады әле бу йөрәк.

— Дулкынлангансыздыр.

— Дулкынланмый гына яшәп буламыни? Әнә, диңгез дә дулкынлана.

— Аның йөрәге юк, ичмасам.

— Йөрәксезләргә рәхәтрәк... — Оксананың керфекләре чыланды. — Үлсәм, кызым кала... Оленька... — Керфекләрендәге кара буяу, күз яшьләре белән юылып, танау чите буйлап агып төште. — Оленькам минем!..

Мазһар, аны тынычландырырга тырышып:

— Борчылма, берни дә булмас, — диде.

—  Кирәкми, юатма, — диде Оксана. — Үз хәлемне үзем беләм. Мин бит медик.

— Ә мин медик булмасам да, беләм: тиздән савыгачаксың.

Оксананың сулышы җиңеләйде, күзләренең нуры терелде. Ул, көлемсерәп, Мазһарның чәченнән сыйпады.

— Кайдан беләсең?

— Йөрәгем сизә. Син әле яшәргә, озак-озак яшәргә тиешсең. Оленькаң өчен. Һәм минем өчен дә...

 Соңгы  сүзләренең ничек авызыннан чыгып киткәнен Мазһар сизми дә калды. Үзеннән-үзе шулай әйтелде дә куелды инде. Ә шушы гади генә сүзләр Оксанага иң шифалы дарудан да яхшырак тәэсир итте.

— Рәхмәт, аппагым, син минем...

Оксана Мазһарга нидер әйтергә теләгән иде, бүленеп калды: телефон шылтырады. Мазһар трубкага тотынып өлгермәде, Оксана сикереп торды.

— Үзем сөйләшәм. — Телефон трубкасын алгач та, аның йөзе үзгәрде. — Нәрсә сөйлисең, мин бит авырып ятам. Акылыңа кил, исәр...

«Ире әлбәттә, — дип фараз итте Мазһар. — Башка кем булсын!»

— ...Ярар, барырбыз. Сиңа куртка алырга кирәк бит. Ничек тә тырышырмын... Иртән шылтыратырсың... Хәзер ятам... Тыныч йокы...

Оксана трубканы куйды да, күкрәген тотып, урынына килеп ятты.

— Валентин шылтыратты, — диде ул. — Нигә трубканы тиз генә алмыйсың, ирләр белән ятасыңмыни, ди. Иртәгә базарга барырга сөйләштек.

— Ничек? Син бит чирлисең.

— Иртәгә, бәлки, аруланырмын.

— Сиңа урыныңнан кузгалырга ярамый. Йөрәк белән шаярмыйлар.

— Анысын беләм лә ул, — диде Оксана, көрсенеп. — Бармый булмый. Валикка куртка кирәк. Әгәр хәзер алмасак, азак бәгыремне телгәләячәк.

— Шул каһәр суккан куртка кайгысымыни әле синдә?! — диде Мазһар, үрсәләнеп. — Башта савыгырга кирәк, шуннан чүпрәк-чапрак артыннан чабарсың!

— Нишлим соң? — Оксананың күзләреннән яшь атылып чыкты. Берсен дә ошатмый бит. Сайлана да сайлана. Кешегә яраган кием аңа ярамый.

Оксана тагы дару алып эчте.

— Хәлең җиңеләймиме?

— Юк. Инфаркт симптомы.

— «Ашыгыч ярдәм» чакыртырга кирәк. Хәзер! — дип, Мазһар чыгып йөгерергә иткән иде, Оксана туктатты. Кирәкми. Хастаханәгә салсалар, кырык көн яткырачаклар. Ә минем тизрәк кайтып Оленькамны күрәсе килә.

— Алайса, нәрсә эшлибез?

— Дәвасын беләм. Тик горчичник кирәк.

— Кемдә бар соң ул?

— Викториянеке юк микән?

— Ә ул үзе кайда әле?

— Вестибюльдә телевизор карыйм, дигән иде. Мазһар йөгереп кенә Викториядән сорап килде Тик аның горчичнигы булмады. Дежур медсестраны чакырырга иткән иде, Оксана каршы төште.

— Андагы дару үземдә дә бар, — диде. — Горчичнигы гына булмаса...

 

* * *

Медпунктка барып, горчичник сорау белән, шәфкать туташы Мазһарны бөреп алды:

— Кемгә кирәк? Нигә кирәк?

Мазһар кинәт югалып калды. Нәрсә дияргә белмәде.  Әгәр дөресен әйтсә, хәзер үк «ашыгыч ярдәм» чакыртып, Оксананы алып китәчәкләр. Ничек алдарга соң?

— Үземә кирәк, — диде ул, ниһаять, хәйләсен табып.

— Утырыгыз. Хәзер мин сезгә сыек горчичник ясыйм. Кайсы җирегез авырта? — дип, шәфкать туташы аны дәваларга да җыенды.

— Миңа сез ясаган горчичник кирәкми.

— Мин бит аны рецепт кушканча әзерлим. — Шәфкать туташы, Мазһар аңа ышанмый икән, дип уйлады һәм үзенең осталыгын теле белән исбатларга тырышты: — Шундый шәп процедура эшлим сезгә, чирегез диңгез суы белән юып алгандай бетәчәк!

— Миңа бернәрсә дә эшләргә кирәкми. Горчичник кына бирегез.

— Әйтеп торам ләбаса, хәзер үзем дәвалыйм. Күрсәтегез әле, кай җирегез авырта?

Шәфкать туташы бик бәйләнә башлагач, Мазһар:

— Бер җирем дә авыртмый, — дип әйтергә мәҗбүр

— Кемнеке авырта, алайса? — дип төпченде шәфкать туташы.

— Иптәшемнеке.

— Нинди иптәш? Кайсы бүлмәдә?

Мазһар күп уйлап тормады, тотты да Татарстаннан килгән таныш язучыны әйтте. Ләкин барыбер бәйләнчек медицина әһеленнән котыла алмады.

— Аңа нигә горчичник кирәк? Кайсы җире авырта? —дип яңадан сорау алырга кереште ул.

Мазһар ык-мык итә башлаган иде, шәфкать туташы телефоннан татар язучысына шылтыратты:

— Авырып киттегезмени?

Язучы:

— Юк, — дигәч, шәфкать туташы аннан:

— Ә нигә горчичник кирәк? — дип сорады.

Язучы үзенең сау-сәламәт икәнлеген һәм бернинди дә дару кирәкмәгәнен әйткәч, шәфкать туташы Мазһарга гаҗәпләнеп карады. Мазһар исә, үпкәләп:

— Бәләкәй генә йомыш өчен нинди зур бюрократия! — диде. —Сездән теләнә-теләнә чынлап авыруга сабышуың ихтимал.

— Сез үзегез бик сәер. Кемгә, нигә кирәген яшерәсез, — диде шәфкать туташы. — Ә безгә даруны авыру ни өчен кулланганын белгән очракта гына бирергә рөхсәт ителә.

— Ох, бу бюрократизмны! Медицинадан да көчлерәк! — дип ачынып әйтеп куйды Мазһар. — Йә, бирсәгез бирегез дә...

— Кайдан алыйм? Юк бит ул бездә.

— Нигә аны башта ук әйтмисез? Баш катырасыз...

— Сез үзегез юк нәрсә таптырып, минем башымны катырасыз.

— Ә кайда бар соң ул?

Бу минутта Мазһар бигрәк мескен кыяфәттә иде.

Шәфкать туташы әллә аны кызганды:

— Сорашып карыйм әле, берәрсендә юк микән? — дип, чыгып китте.

Әмма ул буш кул белән әйләнеп керде.

— Беркемдә дә юк.

Мазһар күңелсез генә Оксана янына кайтты. Аның хәле элеккечә мөшкел иде.

— Ярый, син кит, эшеңне бүлмә, — диде ул. — Мин бераз ятып торам.

— Ә мин синең янында утырам, — дип караган иде дә Мазһар, Оксана баш тартты:

— Зинһар, бүлмәңә чык.

Шунда гына Мазһарга барып җитте: мөгаен, Оксана ирем килеп керер дип куркадыр әле! Әйе, әйе, әлбәттә, шулай. «Валиг»ы аның авырганын белде бит. Хатыны авыр хәлдә ятканда, җаны булган нинди ир аның янына бармый түзсен? Ә Оксананың, билгеле, аларны очраштырасы килми. Мазһар аңлый моны. Шуңа күрә артык кыешып, Оксананың теңкәсенә тимәде. Итагатьле генә итеп:

— Ярый, алайса, тынычлап ят, — диде. — Мин чыгам. Оксана ягымлы карашы белән озатып калды.

— Хәлем әйбәтләнсә, унбердә шылтыратырмын.

 

* * *

Бүлмәсенә чыккач, Мазһар, язышмакчы булып, өстәл артына утырып караган иде, ләкин кулы эшкә бармады. Кайда инде! Шундый чакта...

Ул плащын киде дә урамга чыкты. Очраган беренче таксины туктатып:

— Кадерлем, сиңа бик зур үтенечем бар, — диде. — Дусым авыр хәлдә, тиз генә дару алып кайтырга кирәк.

— Аптека сигезгә чаклы эшли, ә хәзер, беләсезме, вакыт күпме? — диде таксист, сәгатенә карап. — Ун тулып килә.

— Дежур аптека юкмыни?

— Бездә юк шул. — Таксист бераз уйланып торды да: — Шәһәрдә бар, — диде.

— Киттек шунда!

— Ул ерак кына.

— Беләм, — диде Мазһар. — Хакында тормам. Тизрәк йөр!

— Очтык!

Таксист, выжылдатып, аны утыз чакрым ераклыктагы шәһәргә алып китте һәм сәгать унбер тулганчы кайтарып та җиткерде.

Мазһар берничә данә горчичникны, әҗәл даруындай күреп, кул очына гына тотты да бүлмәсенә керде һәм түземсезлек белән Оксананың шылтыратканын көтә башлады. Ул, сәгатенә карап, секунд угының йөрешен күзәтте. Көткәндә секундлар да бик озак үтә шул. Менә унбер тулды. Биш... ун... унбиш секунд үтте... Ниһаять, телефон!

— Оксана!..

— Юк, Виктория мин.

— Оксана кайда?

— Ул дару эчте дә йоклап китте. Сәгать унбердә сезгә шылтыратырга кушкан иде.

«Акыллы хатын, — дип уйлады Мазһар. — Минем борчылганымны белеп, шулай әйткән бит ул!»

— Аның янына беркемдә килмәдеме?—дип сорады Мазһар.

— Ә кем килергә тиеш иде?

— Ире.

— Юк, ул килмәде.

— Мин Оксанага горчичник таптым, — диде Мазһар. — Ишек ачыгыз. Кертәм.

Аларның бүлмәсендә ут сүнгән иде. Виктория ишек аша гына кулын сузып, горчичникларны алды да янә бикләнде.

Мазһар башта тынычланган сымак иде. Әмма соңыннан тагын кайгыра башлады. Оксананың хәле ничек икән? Табиб та чакырттырмады, ичмасам. Мазһарга, бәлки, аны тыңларга кирәкмәгәндер? Әгәр төнлә Оксана белән бер-бер хәл була калса? Йоклаган көенә (тәүбә-тәүбә!) үлеп китсә?.. Кереп, пульсын тотып та карамады, ичмасам. Викториягә әйтергә дә башына килмәгән... Мазһар, коты очып, телефон трубкасына үрелде. Ләкин шунда ук уеннан кире кайтты. Ярамый, Оксананы уятуың бар. Ничек хәлен белергә? Их, шушы минутта күзгә күренмәүче кеше сурәтендә Оксананың бүлмәсенә кереп, ничек йоклаганын карап торасы иде! Ә нигә әле күзгә күренмәүче кеше? Оксананың ире булса икән ул! Төне буе керфек тә какмый саклап чыгар иде. Бу мәлдә Мазһар өчен Оксанадан да кадерле кеше юк иде дөньяда. Аны уйлый-уйлый иртәнге якта гына йоклап китте. Утырган килеш. Язылмаган китабына башын салып...

Мазһар телефон шалтыравына уянды. Тиз генә трубканы алды. Оксана!.. Исән!..

— Кичәгедән әйбәтрәк тоям үземне, — диде ул. — Хәзер базарга китәбез. Валик вестибюльдә көтеп утыра. Кич кайткач шылтыратырмын.

 

(Дәвамы бар)

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: