Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
8 июнь , 09:25

Аида ХӘЙРТДИНОВА. Тормыштагы борылыш (5)

Авылда кайтыр кешелəре калмаган, нигезлəре суынганнар “мəңгелек йорт“та мəңгелек йокыга талган газизлəренең каберлəрен тəрбиялəргə, чəчəклəр утыртырга булса да, елына бер-ике кайтып урыйлар...

Аида ХӘЙРТДИНОВА. Тормыштагы борылыш (5)
Аида ХӘЙРТДИНОВА. Тормыштагы борылыш (5)

Агымга каршы
– Их, əти, бəндə дигəннəре нигə бу
тормышта бер дə сабак алмый икəн?
– Данис өзгəлəнүен əтисе белəн урта-
клашты.
– Акча, дəрəҗə артыннан куу,
нəфесне тыя белмəү аздыра бəндəне,
улым. Эшнең, эшлəгəн кешенең ка-
дере бетте. Без, ярый инде, пенсиягə
чыгып кала алдык. Менə сезгə авыр.
Сезнең өчен борчылам.
– Эшлəгəнемə еллар буе акча алга-
ным юк. Минем кебеклəр ничə кеше
авылда?! Рəиснең үзеннəн сорау
ярдəм итмəде. Прокуратура көчсез.
Əллə, əти, Лилия Җəүдəтовна дигəн
кешегə барып яхшылап кына сүз ку-
шып карыйм микəн? Бəлки, берəр
киңəш бирер?
– Белмим, улым. Дөньялар бутал-
ды. Берсенə дə ышанып карый торган
түгел. Яхшыга өметлəнмə, авыр сүз
ишетергə əзерлəнеп бар,– диде Закир
карт улына.
Данис иртəгəсенə район үзəгенə
юл тотты. Хакимият бинасының икен-
че катында урнашкан кабинетның
ишеге ярымачык булганга, Лилия
Җəүдəтовнаның телефон трубка-
сына сөйлəгəн һəр сүзе аерымачык
ишетелə.
– …Соң сез дигəндə без инде,
Сөлəйман Сəйфуллович! Яхшы
кешелəр өчен берни жəл түгел. Үзегез
кешелекле бит сез. Миңа кирəк чакта
ничек ярдəм иттегез. Яхшылык оны-
тылмый. Адым саен очрамый бит
сездəй кешелəр. Эһе-һе-е...
Минем эш - тиешле документлар
тутырып җибəрү генə. Районнан сез
генə, əйе. Күкрəгегезгə билгесен тагып
кайткач, бер утырып юарбыз. Бəйрəм
ясарбыз. Эш тə булмакчы үзегезгə,
монысын сер итеп кенə тишүем.
Ярый, əлегə хушыгыз, атказанган
авыл хуҗалыгы хезмəткəре Сөлəйман
Сəйфуллович!..
Данис аптырап калды.
Əллə кереп тормый кайтып кына
китəсе? Бер килгəч, алай ярамас.
– Саумысыз, керергə мөмкинме?
– Əйе, əйе, үтегез, – диде кабинет
түрендəге ханым.
– Лилия Җəүдəтовна, мин
Тормыштан Данис исемле кеше бу-
лам…– дип, кыюсыз гына сүз башлады
Данис.
– Тыңлыйм. Əмма миңа ни йомыш
белəн килүеңне аңламыйм. – Җитəкче
ханым механизаторны салкын каршы-
лады. – Җитəкчелеккə каршы сөйлəп,
халыкны бутап йөри дилəр сине анда!
– Ни сөйлисез, Лилия Җəүдəтовна?
Нишлəп халыкны бутыйм? Киресенчə,
авыл шундый аянычлы көнгə калганга
борчылып, җаным тынычлык тапмый.
– Тынычлык тапмас шул. Бер дə
аптырыйсы түгел. Рəис тикле рəискə
каршы сөйлəп, башка төрле булуы
мөмкин түгел.
– Ялгышасыз, мин беркайчан да
беркемгə дə каршы сөйлəп, эшлəп
йөрмəдем.
– Безгə барысы да мəгълүм, Данис
энем!
– Кеше булып яшим мин, Лилия
Җəүдəтовна, Сезгə дə ышаныч белəн
килгəн идем. Күрəсең, ялгышканмын.
Гафу итегез, башкача борчымам…
Лилия Җəүдəтовна аптырабрак кал-
ды. Тавышына ясалма йомшаклык чы-
гарып:
– Данис, дөрес аңла, агымга каршы
бара торган вакыт түгел. Башкалар
урлый икəн, син дə урла. Урлый
алмыйсың икəн, кешенекен күрмə,
синекенə кул сузалармыни? Ишетмə
дə, белмə дə берсен дə…
– Аңладым тел төбегезне, Лилия
Җəүдəтовна. Хушыгыз.


Билгесезлек
Шушы көнгə төшүен телəп калды-
мыни Данис туган авылында? Сөйгəне
Наилə белəн Тормышны гел генə зур,
яңа матур өйлəр тезелеп киткəн, киң,
иркен урамлы, якты килəчəкле авыл
итеп күз алдына китерделəр. Ə бүген?
Игез кызлары, Галия белəн Гөлиялəре
үсеп килəлəр. Наилə эшлəгəн фер-
ма бетерелгəч, хатынына эш урыны
калмады. Əнə, дусты Илһам түзмəде,
гаилəсен алып, читкə чыгып китте.
Авылда тормыш сүрелде. Күплəр
эчкечелекə бирелде. Суррогат эзлəп
ерак йөрисе түгел. Тутыя карчык белəн
Рəҗимəнең ишеге тəүлек əйлəнəсенə
ябылмый. Төнлə ишек ачып тормас
өчен, ишеклəрнең аскы ягын кистереп,
кул сыярлык зурлыкта тишек ясаткан-
нар, дилəр. Ə “тауар” белəн Сөлəйман
Сəйфулловичның кешелəре өзлексез
тəэмин итеп тора. Эшсез дə, акчасыз
да калган ялгызаклар тормыш ямен
эчкечелектəн тапты. Шул агуны эчеп,
Тормышның дистəлəрчə кешесе якты
дөнья белəн хушлашып, салкын гүргə
кереп ятты. Бер елда авылның типсə
тимер өзəрдəй ундүрт ире ахирəткə
күчсен инде?! Дəртлəнеп дөнья
көтəрлек, типсə тимер өзəрлек ир-
егетлəр. Күплəренең япь-яшь бала-
лары калды… Ярый əле, акыл белəн
яшəгəн, юньчел ир-егетлəре дə бар
авылның. Шундыйлар, вакытында
кузгалып, төрле якларга эшкə чыгып
китеп, акча юнəтеп, трактор, йөк ма-
шинасы ише техника хəстəрлəп кала
алдылар. Печəн чабу, китерү, утын
кайтару, бакча сөрү алар ярдəмендə
эшлəнə.
Кызык та, кызганыч та бу дөнья.
Чит җирлəрдə төплəнеп гомер иткəн
авылдашлар Тормыш белəн элемтəне
бөтенлəй өзеп бетермилəр. Авылда
кайтыр кешелəре калмаган, нигезлəре
суынганнар “мəңгелек йорт“та
мəңгелек йокыга талган газизлəренең
каберлəрен тəрбиялəргə, чəчəклəр
утыртырга булса да, елына бер-ике
кайтып урыйлар. Туган йортларын-
да көтəр кешелəре булганнар инде,
күбəлəклəр оча башлау белəн, авыл
урамнарына тузан төшермилəр, ял
көннəре саен берсеннəн-берсе затлы
автомашиналарда кайтып җыелалар.
Əти-əнилəренə, туганнарына бак-
ча утыртышу, печəн хəзерлəшү, көтү
көтешү, утын хəстəрлəү, бакча казышу
ише мəшəкатьлəрдə ярдəмлəшəлəр.
Кичлəрен табигать кочагына чыгалар.
Данисның классташы Илгиз,
Себердəн кайтып төшсə, авылдаш
ир-егетлəрен җыеп, атна буе табигать
кочагына алып чыгып сыйлый. Һəр
күрешкəн саен: “Авыл бетə бит, нигə
болай?” – дип, Даниска беркатлы сора-
вын бирə. Яшьлəр мəктəпне тəмамлау
белəн бер-бер артлы читкə чыгып ки-
теп баргач, ул авыл кая барсын?
Кояшлы җəй. Ял көне. Авыл гөр ки-
леп тора. Əби-бабайларның читтəн
балалары, оныклары кайтып җыелган.
Җиңел машиналардагы радиоалгыч-
лардан, магнитофон тасмасыннан
җыр агыла. Кеше аңламаган чит ил көе
дə, урыс җырлары да түгел. Үзебезнең
җырлар! Əнə, югары очтан Фəн
Вəлиəхмəтов башкарган йөрəклəрне
тетрəндерерлек җыр яңгырый:
…Туган йортта безне көтəлəрдер,
Көтəр кеше барда кайткалыйк.
Əти картка – күлмəк, əнигə – шəл,
Күчтəнəчкə тəмле чəй алыйк…
Аңа Илфак Смаков тавышы кушыла:


…Зəңгəр томаннар артында,
Бик еракларда калсам да,
Мин җырлармын өзелеп-өзелеп,
Туган ягым, сине сагынып,
Йөрəккəем əрнеп янганда…


Аннан Рəис Вəгыйзов җырлый:


…Су буенда учак яна,
Кем кабызган ул учакны?
Төшсəм əгəр, су буена,
Табармын күк бала чакны…


(Дәвамы бар.)

Фото: freepik.

Аида ХӘЙРТДИНОВА. Тормыштагы борылыш (5)
Аида ХӘЙРТДИНОВА. Тормыштагы борылыш (5)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: