Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
7 июнь , 10:05

Юныс МИҢНЕМӨХƏММƏТОВ. Әни кайтты. Хикәя (2)

Гүзәл төнгә каршы гына, аягын чак сөйрәп, ишек алдына кереп ауды. Лаякыл исерек иде ул.

Юныс МИҢНЕМӨХƏММƏТОВ. Әни кайтты. Хикәя (2)
Юныс МИҢНЕМӨХƏММƏТОВ. Әни кайтты. Хикәя (2)

(Дәвамы.)

«Гүзәл, җитте!» – диде ул, елау катыш. Әмма Гүзәл туктарга уйламады да: участковыйның кулыннан теге портфельне тартып алып, Илмирга ыргытты. «Мә, ал. Киеп йөре инде хәзер! Әтиеңне үтергәч!» Бик зәһәр яңгырады бу сүзләр. Илмир, әле берни дә аңламаса да, бар тәне белән калтырана башлады, күз аллары караңгыланып китте, чатырдап күрше апасының беләгенә ябышты. Лүзә дә аңлады баланың хәлен: Илмирны кулларына күтәреп алып, үзләренә алып чыгып китте. Гүзәл бер сүз дә дәшмәде. Диванга утырып, дөньядан ваз кичкән сыман нурсыз калган күзләре белән стенага карап калды...

Әтисен башка күрмәде Илмир. Әйе, икенче көнне аларның өен, ихатасын тутырып туганнары, авылдашлары килде. Ниндидер ябык тартма кертеп куйдылар өй уртасына. Кешеләрнең сүзләрен ишетеп, бу тартмада әтисе ятканын белсә дә, сабый күңеле ышанмады. Ничек инде аның озын, көчле, мәһабәт гәүдәле әтисе шушы зур булмаган тартмага сыйсын, ди. Алдыйлар олылар, менә әтисе кайтып керер дә, «Ник минем улымны алдыйсыз?», – дип, барысын да орышыр. Кайтыр әтисе, һичшиксез кайтыр. Әнисен дә, Илмирны дә ярата бит ул. Алар да әтиләрен үлеп ярата.

Дәү әнисе килгән булса, барысын да аңлатыр иде дә соң. Йөрәге авыртып, дәваханәгә салганнар дәү әниеңне, диде күрше апасы. Лүзә апаларында йоклады ул үткән төнне. Әле дә гел үзе янында гына тота күрше апасы малайны. Әнисе янына барган иделәр дә, эндәшеп тә карамады аларга Гүзәл.

Бөтен туганнары да, күрше абый-апалар, әле Илмир бер тапкыр да күрмәгән ят-ят кешеләр дә, малайны күргәч, күзләрен читкә яшерәләр. Әле берсе, әле икенчесе Илмирның башыннан сыйпаган була, авыр итеп көрсенеп куя. Озак та үтмәде, дүрт ир кеше өй уртасында торган тартманы ихатага алып чыктылар. Бар җыелган халык урам якка чыга торган капкалар ягына барып басты. Күрше апасы Илмирны да шул якка алып китте. Ап-ак киемдәге ак сакаллы бер бабай ниндидер моңлы көйгә Илмир аңламаган телдә нидер сөйли башлады. Әнисенең кечерәеп калган гәүдәсенә, елаудан шешенгән йөзенә карап, малай да елаудан чак тыелып калды. Әнисен барып кочаклыйсы килде аның, тик ике адым атлау белән Гүзәлнең усал карашын күрүгә, кирегә Лүзә апасына елышты малай. Күрше апасы да елый иде. Илмирны арттан кочаклап басты ул. Түбәтәйле бабай сөйләп бетергәч, тиен акчалар таратты туганнары. Әнисе дә таратты, тик Илмирга якын килмәде. Аннары ирләр теге тартманы күтәреп чыгып киттеләр. Ә малайны Лүзә апасы кабаттан үзләренә алып чыгып китте.

Икенче көнне күрше апасы әнисе янына кереп бик озак кына сөйләшеп чыкты. «Өйгә кайтам, әти дә кайткандыр инде», – дип елаган Илмирны ничек тынычландырырга белми аптыраган Лүзә, ничек итсә итте, әмма баланы әнисе янына кертмәде. Ул төнне дә күрше йортта йоклады Илмир. Иртән инде дәү әнисе килеп керде Лүзә апаларына. Ничек сөенгәнен белсәгез Илмирның! Малайны күрү белән, кочагына алды Закирә дәү әнисе. «Балакаем, бәбкәм, сабыем!» – дип күз яшьләре аша такмаклый-такмаклый сөйде ул оныгын. Күрше апасының кызы Рәйлә Илмирны чәй эчергән арада, Закирә белән Лүзә олы якта Гүзәлнең үз-үзен тотышын, шушы ике көндә малайга карата булган мөнәсәбәте турында сөйләштеләр.

«Кичә Гүзәл белән сөйләшим, дип кергән идем, Закирә апа, – дип башлады сүзен хатынкай. – Диванга капланып яткан, мин кергәч, борылып та карамады. Үлгән артыннан үлеп булмый, сабыр итәргә кирәк. Улың бар, аны аякка бастырырга кирәк, Гүзәл, дидем. Чәй куям, әйдә, тамак ялгап ал. Малларыңны да карарга кирәк, булышырбыз, дидем. Тик бернинди дә җавап булмады, Закирә апа. Илмирны алып керәм, бала бит өенә кайтырга тели, сине күрәсе килә, дидем. Шушы сүзләрдән соң гына торып утырды Гүзәл. «Миңа кирәкми ул, әнә, балалар йортына алып китсеннәр. Салаваттан башка яшисем килми минем, Салават шул малай аркасында юкка чыкты», –  диде. «Ни сөйлисең син, Гүзәл.Акылыңа кил, зинһар. Бер гөнаһсыз сабыеңны нигә рәнҗетәсең? Салаватның гомере шулай гына булган инде, язмышы» «Язмыш, дип сөйләп торма монда, Лүзә апа. Ишетәсем дә килми! Яшисем дә килми!» Кычкырып елап, кабаттан диванга капланды Гүзәл. Мин исә, чыгып малларына су эчереп, печән салдым да, кабат өйгә чыктым. Илмирның өенә кайтасы килә, Закирә апа. Нишләрсез икән соң инде?» – дип, Лүзә Закирәгә карап тын калды. «Белмим инде, Лүзә сеңлем. Кияүнең үлемен ишеткәч тә, йөрәгем тотты. Ярый әле күршеләрем әйбәт, шундук дәваханәгә илттеләр. Бүген исә иртә белән килеп җиткәннәр хәл белергә. Табибтан да сорап тормыйча, монда киттек алар белән. Газизләрем бу кайгыны ничек күтәрделәр, нишлиләр икән, дип. Ә монда шушындый хәлләр... Әйе, Гүзәлне күрдем мин, башта бит анда кердем. Миңа да шул ук сүзләрне сөйләде ул. Күршеләремә өемне карап торырга кушып килдем. Берәр атна монда торырмын әлегә, ничек тә Гүзәлне акылына китерергә инде. Кияүкәемне уйламаган бер минутым да юк, бигрәк уңган, булдыклы иде, мәрхүмкәем». Закирә кулъяулык белән күзләрен сөртте. «Дәү әни, өйгә кайтыйк инде», – диде Илмир, олылар сөйләшкән якның ишегеннән башын тыгып. «Хәзер, хәзер, бәбкәм. Лүзә, сеңлем, рәхмәт сиңа, кабат күрешербез әле», – дип, Закирә оныгын җитәкләп, Гүзәлләрнең өенә таба юл тотты...

Бик авыр атна булды ул. Гүзәл яткан диваныннан тормады да диярлек баштагы өч көндә. Закирә шушы көннәрдә кызына ничек тә аңласын, үз – үзен кулга алсын, дип, киңәшләр бирде, сабыр итәргә өндәде, Илмирның гаепсез икәнен кабатлады. Дүртенче көнне иртә белән Гүзәл юкка чыкты. Башта куркып калды Закирә. Кызы үзен харап итеп куймасын дип борчылды. Ихата, сарай тирәләрен, бакча башларын, елга буен урап чыкты, тик кызын гына таба алмады. Аптырагач, күршеләре Лүзәгә кереп китте. Бергәләп Гүзәлнең аралашкан кешеләренә телефоннан шалтыратып сораштылар. Югары урамда күрүчеләр булган икән кызын. Анда өч ахирәте яшәгәнен дә белә Закирә. Димәк, Гүзәл ахирәтләренең берсендә. Әйдә, сөйләшеп, күңелен бушатып кайтсын, бәлки файдасы булыр, дип уйлады ул, шуңар артыннан баруны кирәк тапмады.

Гүзәл төнгә каршы гына, аягын чак сөйрәп, ишек алдына кереп ауды. Лаякыл исерек иде ул. Шулвакытта да түзде Закирә, тиргәмәде. Кайгысыннан эчкәндер, беренче һәм соңгы тапкыр булыр бу хәл, дип уйлады. Эх, белсә иде икән ул, шушы беренче исерү Гүзәлне хәмер сазлыгына муенына кадәр батырачагын! Беренче һәм соңгысы булмады шул бу, ә көндәлек хәлгә әйләнде. Атнага дип килгән Закирә, кызы янында яшәп үк калды. Өен бикләп, монда күченде ул. Оныгы бар бит, аны укырга бирәсе, өстен-башын карап, тамагын туйдырасы бар. Кызын да җәлли Закирә. Үгетләп тә, тиргәп тә карады, тик Гүзәл беркемне ишетми дә, күрми дә иде шикелле. Теге юлы югары урамга ахирәтләренә бармаган булып чыкты ул, ә бар нәрсәдән хәмерне өстен күрүче Сара исемле хатында кунак булган. Хәзер инде көн дә иртән шуңа китеп исереп кайта. Кайта да, елый-елый язмышына зарлана. Ә Илмирны күреп калса, бәйдән ычкынган эт кебек ыргыла башлый. Малайны каргап, тиргәп бер була. Закирә оныгы өчен курка да башлады соңгы арада, сугып я имгәтер, я үтереп куяр исерек чагында. Шуңа да оныгын бер минутка да күз уңыннан ычкындырмаска тырыша.

Беренче сентябрьдә Илмирне мәктәпкә дәү әнисе илтте. Алар йокыдан уянганчы ук, әнисе шешәдәш дустына чыгып киткән иде инде. Теге вакыт базардан бергә сайлап алган костюмны кидерде Закирә оныгына, аркасына исә авариядә янмыйча калган портфельне асты...

Салаватның үлеменә бер ел үтеп тә китте. Гүзәл үзенчә яшәде бу гомер эчендә.

(Дәвамы бар.)

Фото: Freepik.

Юныс МИҢНЕМӨХƏММƏТОВ. Әни кайтты. Хикәя (2)
Юныс МИҢНЕМӨХƏММƏТОВ. Әни кайтты. Хикәя (2)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: