Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
7 июнь , 23:08

Марсель СӘЛИМОВ. Искиткеч китап (Курорт романы түгел) (5)

Оксана аяк очына басып, Мазһар янына килде. Тәрәзәдән төшкән ай яктысында озын халат кигән Оксананың гәүдәсе бигрәк тә зифа күренде. Пальма... юк, кипарис шикелле.

Марсель СӘЛИМОВ. Искиткеч китап (Курорт романы түгел) (5)
Марсель СӘЛИМОВ. Искиткеч китап (Курорт романы түгел) (5)

5

Көндез алар очрашмады. Оксана кич соң кайтты.

Төнге уникеләрдә Мазһар аңа шылтыратты:

— Сезнең белән сөйләшергә иде.

— Нәрсә хакында? — Оксананың йончыганлыгы тавышына чыккан, телефоннан теләр-теләмәс кенә сөйләшә.

— Мәхәббәт турында, — диде Мазһар һәм үзе шунда ук төзәтеп тә куйды: — Геройларымның мәхәббәте турында...

— Хәзер чыгам, — диде Оксана.

Мазһар аны коридорда көтте. Анда беркем дә юк иде. Шулай да утны сүндерде. Яман күзләр күрмәсен!

Оксана нигәдер озаклады. Әллә кире уйлады инде? Мазһарның йөрәге, күкрәген тишеп чыгардай булып, дөп-дөп тибә. Ул кыймылдарга да куркып, Оксаналар бүлмәсе янында басып тора. Менә ишек ачылды.

Оксана аны ябып бетермәде, аяк очына басып, Мазһар янына килде. Тәрәзәдән төшкән ай яктысында озын халат кигән Оксананың гәүдәсе бигрәк тә зифа күренде. Пальма... юк, кипарис шикелле.

Ул, Мазһарга карап, елмайды да тәрәзә төбенә барып утырды.

— Ишекне нигә япмыйсыз? — дип сорады Мазһар.

— Тс-с... Виктория йоклый, — диде Оксана, пышылдап кына. — Хәзер Валик шылтыратырга тиеш. Унике тулгач, шылтыратып, миңа «тыныч йокы» тели ул. Йоклаган булсам, уятып әйтә.

— Хәтәр игътибарлы ир икән!

— Игътибарлы шул. Төнлә дә тикшереп мәшәкатьләнә.

— Бәлки, шулай ышанычлырак булыр дип уйлыйдыр.

— Ышанмаучанлык үзе хыянәткә этәрә. Ә бит яраткан кешеңә ышанмый мөмкин түгел.

Шулчак телефон шылтырады. Оксана сикереп торды да ишеккә йөгерде. Ләкин кереп тормады, кире борылды. Күршеләрнеке икән. Каты йоклыйлар. Телефон озак кына зыңгырдады.

Оксана, тынычланып, урынына килеп утырды. Алар беравык тулы айга карап, диңгез шаулавын тыңлап тордылар.

— Коридордагы утны мин сүндердем, —диде Мазһар бераздан.

— Бик яхшы. Башыгыз эшли, Мозгар!

— Караңгыда курыкмыйсызмы?

— Куркам, — диде Оксана, иркәләнеп.

Мазһар аның иңбашына кулын куярга иткән иде дә, кыюлыгы җитми калды. Чак кына...

— Мин сезне төштә күрдем, — диде ул ахырда.

— Ничек? Сөйләгез әле.

— Сөйләве кызык түгел шул, каравы кызык аны.

— Үзең күргән төшне кешегә күрсәтеп булмый бит. Шуңа сөйләргә генә кала инде.

— Беләсезме, без икәү самшит урманында адашып йөрдек. Шундый куе агачлар, ерып үтәрлек түгел.

— Үтә алдыкмы соң?

— Үттек. Диңгез буена барып чыктык. Ә диңгез шундый матур! Дулкыннары төрле-төрле төстә. Юк, аны сөйләп аңлатырлык түгел, мотлак күрергә кирәк! Без шунда су кердек. Син йөзә белмисең, имеш. Диңгез төбенә төшеп киттең дигәндә генә тотып калдым үзеңне.

— Менә сиңа... Дөрес бит!

— Нәрсәсе дөрес?

— Мин, чынлап та, йөзә белмим.

— Кит әй! Нәрсәгә булыр икән бу төш?

— Әйдә, бернәрсәгә дә юрамыйк, — диде Оксана, кәефе китеп.

— Ярый, алайса, юрамыйк, — дип килеште Мазһар.

— Ә сез мине төштә күрмәдегезме?

— Юк. Монда бөтенләй төш күргәнем юк.

— Мине уйламадыгыз дамы?

— Уйладым, — диде Оксана. — Көндез безнең бүлмәгә Валик килгән иде. Шул чакта шылтыратмасагыз ярар иде, дип теләдем. Валентинга күрсәтми генә телефон трубкасын алып куйдым хәтта.

— Әле ул шылтыратмасын өчен телефонны өзеп куймадыгызмы соң?

— Юк ла ул. Нигәдер соңлабрак китте әле җанкисәгем. Контрольне йомшартты.

— Әнә, шылтырата.

— Юк, күршеләрнең телефоны. Өйдә юклар, ахры. Шултикле шылтырауга үлгән кеше дә сикереп торыр!

— Кем яши икән бу бүлмәдә?

— Кем булсын, безнең «айнык» якташ!

— Ә-ә, Трезвыймы? Күңелле күршегә туры килгәнсез.

— Күңелле! Бушлай концерт тыңлап ятабыз.

Кинәт коридор балкып китте. Кемдер ут яндырды.

Бәй, теге «айнык» кеше ләбаса! Ул, гадәтенчә, алпан-тилпән атлап, бүлмәсенә юнәлде. Мыгырдана-мыгырдана кесәләрен капшады. Шактый эзләгәч, тапты ачкычын. Инде ишекне ачып, кереп китте дигәндә генә артына борылып карамасынмы! Менә мәлгунь, тәки күрде! Оксана Мазһар артына качып та өлгерә алмады.

Остап Трезвыйга, әйтерсең, шул гына кирәк, колачын җәеп, алар янына килә башлады.

— Ба-батюшки! — диде ул, телен көчкә әйләндереп.

— Күрми дә торам яшьләрне... — Ул авызын зур ачып иснәде дә тотлыга-тотлыга бытылдарга тотынды: — Сез миннән кур-курыкмагыз. Мин ышанычлы кеше... Үзем исерек булсам да, ис-семем аек минем. Шуңа фик-керем аек! Курыкма, мин сине иреңә әләк-ләкләмәм. Бер «ярты» куйсаң, әлбәттә. — Ул, күзләрен тыҗырайтып, Мазһарга карады. — Сиңа әйтәм, аңладыңмы?

Мазһар, тизрәк аннан котылырга теләп:

— Аңладым, аңладым, — диде. — Бар, кереп ят, бүгенге нормаңны арттырып үтәгәнсең бит.

— Арттырып? — Остап, чайкалып, чак егылып китмәде. — Юк! Миңа беркайчан да артык булганы юк. Күпме эчсәм дә, буема сеңдерәм. Чөнки мин Тр-трез-вый!

— Бар инде, Тр-трезвый туган, тавышланып йөрмә, — дип, төрткәләп, көчкә бүлмәсенә кертеп җибәрде аны Мазһар.

— Ә бит аның чынлап та Валентинга әйтүе ихтимал, — диде Оксана, борчылып.

— Алайса, чынлап «ярты» куярга туры килә инде, — дип көлде Мазһар.

Әмма Оксанада шаяру кайгысы юк иде.

— Әгәр әйтсә... Бетте... Барысы да...

— Куегыз әле, юкка котыгыз очмасын. — Оксананың кайгысын басарга теләп, Мазһар үзенчә юаткан булды. — Куркырлык сәбәп юк.

— Барыбер куркам. — диде Оксана. — Валентин белеп калса, башкача очраша алмаячакбыз.

Ә-ә, менә ни өчен хафалана икән ул! Аңламый да тора Мазһар.

— Иртәгә Трезвый белән ирләрчә сөйләшермен. Аек баштан, — дип тынычландырды ул Оксананы. — Минемчә, аңларга тиеш.

Оксана елмаеп куйды:

— Һи, ерунда! — диде, кул селтәп. — Әйтсә тагы! Бик исем китми әле! Юкка борчылмыйк. Йәгез, үзегезнең хәлне сөйләгез. Китап языламы?

— Юк шул. Миндә яңа китап туа, ахры.

— Анысы нәрсә хакында?

— Сезнең турыда.

Кинәт Оксананың йөзе үзгәрде, аны янә моңсулык басты.

— Юк, кирәкми, — диде ул. — Бик күңелсез китап булачак. Зинһар, язмагыз...

Сөйләшә-сөйләшә, алар вакыт үткәнен дә сизмәде. Оксана төнге өчтә генә бүлмәсенә кереп китте.

Хушлашканда Мазһар аның кулын кысты. Шундый да йомшак куллар булыр икән!

 

(Дәвамы бар)

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: