Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
7 июнь , 09:25

Аида ХӘЙРТДИНОВА. Тормыштагы борылыш (4)

– Үзеңə кирəкмəгəн җирдə кысылып йөреп, авылның да яманатын сатып бетердең, и битсез нəрсə! – дип, авызыннан ут көлтəсе бөркеде Данис артыннан Рəҗимə…

Аида ХӘЙРТДИНОВА. Тормыштагы борылыш (4)
Аида ХӘЙРТДИНОВА. Тормыштагы борылыш (4)

(Дәвамы.)

Рəҗимə
Яшьлектə сөйгəн егете белəн ара-
сы суынгач, ялгыз калмыйм дип
кенə язмышын бəйлəгəн иде Рəҗəп
белəн. Шул Рəҗəпкə таянып, теле ни
сөйлəгəнне колагы ишетмəгəн кешегə
əйлəнде Рəҗимə.
…Илдарлары район үзəгендəге
урта мəктəпнең унынчы классында
белем алган мəл иде. Язгы каникулга
авылга кайтты. Көн саен клубка чыга.
Соң гына кайта. Ялга каршы Рəҗимə
улының өс киемнəрен алып юарга уй-
лады. Кулын чалбар кесəсенə тыгып
караса, кабы белəн ят əйбер килеп
төште! Əнисенең янəшəсендə басып
торган Илдар, исе дə китми, авызын-
дагы сагызын лач-лоч чəйни-чəйни,
теге нəрсəне тартып алды да, костюм
кесəсенə салып куйды.
Ана кеше акыл өйрəтə башлаган
иде:
– Нəрсə, үзеңне тотып егыйммы? –
дип ажгырды.
– Чукын, Алла каргаган нəрсə!
Дөньяга син яралганчы бер эт ярал-
са, бəндəгə игелек китерер иде! –
диде рəнҗүеннəн Рəҗимə…Тамчы
да үкенмəде үз баласын каргавына.
Ана булган көнендə сабыен күкрəгенə
китереп салгач та, чит итте нарасый-
ны. “Яраткан кешемнəн түгел бит бу
бала. Ни хəл яратмак кирəк моны?”
Сабый, əйтерсең, үзенə гомер биргəн
кешесенең уйларын укыды, əни
кешенең имчəген авызына да алма-
ды. Ах, ул көннəр?! Əйтерсең, үзенең
газизен түгел, ниндидер чит, ят əйбер
китереп тоттырдылар! Аналык хисе,
дилəр. Андый хиснең əсəре дə юк иде
Рəҗимəдə. Сөте дə төшмəде. Ə сабый-
ны тəрбиялəү Рəҗəпнең өлкəн яшьтəге
əнисенə калды. Малайга тугыз яшь
тулгач, ул да вафат булды. Дөрес, ни
сораса, шуны алып бирделəр, авыл
балалары арасында иң затлы кием,
заманча радиотехника аңарда гына
булды… Бəгырьсез, үзсүзле булып
үсте Илдарлары. Рəҗəбен дə яратма-
ды Рəҗимə. Ул гомумəн аның белəн
түгел, ə иренең дəрəҗəсе, исеме
белəн яшəде. Ире мəктəпкə эшкə ур-
наштыргач та, хезмəттəшлəрен кай-
тып сөйлəде, зарланды, елап ышан-
дырды. Хатын сүзен сүз иткəн Рəҗəп,
билəгəн вазифасыннан файдаланып,
хатынына кирəкмəгəн, “юлына аркылы
төшкəн” күплəрне тавыш-тынсыз очыр-
тып килде.
Илдар үз-үзен һəлак итеп, улларын
җирлəгəч, Рəҗəпкə инсульт булды.
Ярты ел буе хастаханəлəрдə йөртеп
тə юньгə кертə алмадылар. Телдəн
калып, берничə ай урын өстендə ятты
да, ахирəткə күчте. Бала кайгысы шу-
лай итте аны.
…Рəҗимəгə пенсиягə чыгарга ике
ел бар əле. Мəктəп бетерелгəннəн
соң исəптə торды торуын. Инде аның
да вакыты үтте. Ирен югалткач, җан
асравы җиңелдəн түгел. Тазалыгына
зарланмый. Эш кирəк аңа. Исем өчен
бер эш. Нəтиҗə дə талəп итмəсеннəр,
җаваплылыгы да булмасын. Өйдə
ятып, үзен-үзе торган саен ныграк
бетерə. Моны ул үзе дə аңлый. Адашып
йөргəн төрле уйлар җанына тынгы
бирми. Бар кеше дə аңа каршы уйда-
дыр кебек. Үзе дə кешелəрне ярат-
мый гына түгел, күралмый. Яраткан
кешесе белəн иңне-иңгə куеп яшисе,
тормыш дигəн дəрьяда бергə кушы-
лып агасы килгəн иде Рəҗимəнең.
Булмады. Ир назы көтеп, саргаеп кар-
таеп килгəн хатын ул. Нинди аяныч!
Их, бу уйлар... Богаулап булса икəн
сезне!? Озак уйланып йөргəннəн соң,
бар тəвəккəллеген җигеп, беркөнне
Сөлəйман Сəйфулловичка шылты-
ратты, хəллəрен сорашты, мактады,
үзенең көнкүрешеннəн зарланды.
– Бик урынлы булды əле шылты-
ратуыгыз, Рəҗимə ханым. Үзем дə
Сезнең белəн бəйлəнешкə керермен
дип тора идем, – диде рəис. – Тормыш
фермасына мөдир эзлəп баш ваткан
чак. Сездəн дə кулай кандидатура юк
һəм булмас та.
– Ни бит əле… Сөлəйман
Сəйфуллович…– Ханым, үзенə генə
хас хəйлə белəн, сүзен өзеп торды.
– Нəрсə, Рəҗимə Юнировна?
– Ул эштə тəҗрибə дə юк, диимме…
– Кирəкми бернинди тəҗрибə дə!
Сез үзегез кирəк! Ике көннəн ферма-
да җыелыш ясап, билгелəрбез. Ярый,
əлегə хушыгыз…
Ике көннəн, сөйлəшенгəн тəртиптə,
Рəҗимə Юнировна ферма мөдире
итеп билгелəнде. Җыелыш шау-шулы
булды. Гомере буе терлекчелек тар-
магына җитəкчелек иткəн Ризаны,
пенсиягə чыгарына бер ел калгач,
эштəн азат итте рəис. Тормышлар,
гаделсезлек бит бу, дип ризасызлык
белдергəч, Сөлəйман Сəйфуллович:
– Өендə утырыр! Мин əйткəнчə эшли
белмəде, миңа буйсынмады ул кеше-
гез! – дип җикерде.
Риза исə, тыныч кына тыңлады да,
рəискə соңгы сүзен əйтте: “Рəхмəт,
энем, игелек күр...”


Чебен дулап пыяла вата алмый


Кояштан иртə кузгалып эшкə барыр-
га күнеккəн Даниска ферма янына са-
лам тарттырырга наряд бирелгəн иде.
Иртə белəн паркка килеп тракторын
заправкалый башлауга, күптəн биредə
таптанган Сөлəйман Сəйфуллович
тавыш чыгарды. Үз кирəге белəн юлы
төшкəндə генə Тормышка килеп ураган
рəиснең бу юлы да берəр мəшəкате
барлыгына шиге юк иде Данисның.
Дөрес сиземлəгəн. Ягулык-майлау
материалларын күп сарыф итəсең,
төшкəнне-тамганны белмисең, болай
булсаң, өстеңə ташлыйм, түлəтəм, ди.
– Тормыш паркыннан уңга-сулга та-
раткан ягулыкны үзегезнең өскə яза-
сызмы? – диде җан ачуы кабарган
Данис.
– Күпне күрсəң, артыгын ишетсəң,
кыска гомерле булуың ихтимал.
Яшисең килсə, кайчак дəшми дə калга-
ла! – булды рəиснең җавап сүзе.
Көнозыны эшлəде Данис. …Соңгы
эскертне алырга урман буе басуы-
на юлланганда, көн кичкə авышкан
иде инде. Эскертне сөйрəтеп авылга
кергəндə эңгер-меңгер куерды. Шулчак
аның күзенə фермага артлатып кына
килеп туктаган ябулы КамАЗ маши-
насы чалынды. Тизлеген арттырып,
эскертен утарга урнаштырды да, ши-
кле урынга ашыкты. Монда КамАЗ
гына түгел, рəиснең УАЗы да бар.
– Алай-болай тавыш-мазар күтəрə
калсалар, иткə озатылды, диярсез,
Рəҗимə Юнировна. Ə исəп-хисапны
ит комбинаты тиз генə ясамый. Еллар
үтəргə мөмкин.
– Тапкансыз шиклəнер нəрсə,
күзлəрен дə ачырмыйм мин аларның.
– Аңлаган кеше белəн сөйлəшүе
дə башка шул. Егетлəр, икедəн
ким авырлыктагыларына тимибез.
Симерə торсыннар, – диде Сөлəйман
Сəйфуллович Борылыштан үз маши-
насына утыртып алып килгəн өч иргə. –
Тə-ə-əк, ун баш булды бүгенгə, барысы
да сөйлəшкəнчə инде, Рəҗимə ханым,
өч көннəн үз өлешегезне алырсыз…
– Нишлисез, оятсызлар? Күрəлəтə
талау бит бу! – дип ярсып кычкырды
боларга якынлашкан Данис.
Рəҗимə Юнировна югалып кал-
ды. Рəис, күрəсең, моның ише кырын
эшлəрдə тəҗрибəле иде. Артында ны-
клы терəге булуы да үз-үзен тотышын-
да ачыктан-ачык чагыла.
– Энем, чебен дулап пыяла ватка-
нын кайчан күргəнең бар? – диде дə,
исем китте синең ишелəр сүзенə дигəн
кыяфəттə машинасына кереп тə утыр-
ды.
– Үзеңə кирəкмəгəн җирдə кысылып
йөреп, авылның да яманатын сатып
бетердең, и битсез нəрсə! – дип, авы-
зыннан ут көлтəсе бөркеде Данис ар-
тыннан Рəҗимə…
Инде килеп симертүдəге маллар-
ны талыйлар. Күрəлəтə, кычкыртып
талыйлар. Их, нигə генə укымады
икəн Данис та? Хокук белгечлегенə
укыган булса, законга салыр иде ба-
рысын да. Əллə яши белмиме соң
ул? Нигə ул шултикле дə беркатлы?
Җан ачуыннан кайнап, кайтып əти-
əнисенə, Наилəсенə күңелсез хəбəрне
җиткерергə телəп авызын гына ачкан
иде, өйдəгелəр күптəн хəбəрдар икəн.
– Улым, болай барса, савым сыерла-
рына да чират җитəчəк. Риза абыегыз
Пермьнəн, Барда районыннан алып
кайткан кара-чуар токымлы таналар-
дан калганнар малларга. Бүгенге үгез
маллары да шулар токымы, – диде го-
мере буе савучы булып эшлəгəн əнисе.
– Алай гына түгел əле, улым.
Əнə, бүгенге гəзитне кара. Монда
җыелышка килгəн башлыкны калага
үрлəткəннəр. Хəзер элеккесеннəн дə
зуррак вазифа билəячəк. Калада аның
нинди кеше икəнен белеп бетермилəр,
күрəсең…– дип, əнисе өр-яңа гəзитне
улына сузды...
Данисның əнисе, əйтерсең лə,
күрəзəлек итте. Үгезлəрнең “кул арты”
җиңел булды. Бер-ике ай үтүгə, фер-
мадагы соңгы йөз егерме баш сыер-
ны да Борылышка алып киттелəр.
Савучылар маллар артыннан елый-
елый, рəнҗеп калдылар. “Кеше
бəддогасыннан курыкмаганнар эше
бу. Рəнҗеш дигəнең бер булмаса, бер
тота ул…”
Маллар калмагач, ферма да сүнде.
Күмəк хуҗалык мөлкəте “очланды”.
Алты дистə ел эчендə бөртеклəп
җыелган мөлкəтне юк итəргə ун ел да
кирəкмəде… Рəиснең кылыкларында
акланырлык сəбəплəр эзлəргə тырыш-
ты тормышлар: дөньялар буталган чак
бит, ул гына ни хəл кыла алсын?
Барысы да көйлəнер əле дип, алда
бер-бер яктылык күрергə телəп, өмет
белəн яшəргə тырыштылар. Əмма пар-
ктагы соңгы комбайнны да Борылышка
күчергəч, Тормыш халкы рəистəн дə,
башлыктан дə өметен өзде. Ул гы-
намыни, фермадагы салам парлау
җайланмасын сүтеп алып киттелəр.
Без капчыкта ятмый бит ул. Авылга
хəбəр килде, анысын башлык мун-
ча миче эшлəтеп саттырыр өчен бер
эшкуарга бирдергəн, имеш. Ə аның
хакына кемнең күпме аласы калган,
шуңа карап он, шикəр бирделəр. Кемгə
– ике, кемгəдер дүрт-биш капчык он,
шикəр элəкте...
…Карлы яңгыр явып торган күңелсез
көн. Район үзəгенə барып, йомышла-
рын йомышлап, кичлəтеп җəяүлəп кай-
тып килə иде Данис. Авылга кергəндə
ферма тирəсендə тимер каккан та-
вышлар ишетелде. Башыннан берен-
че йөгереп үткəн уй шул булды: “Əллə
фермага маллар китерделəрме?“.
Авыл башына чыгып баскан Риза
абыйсын күреп:
– Əллə ферманы тергезергə булган-
нармы? – дип сорады, өметлəнеп.
– Тергезə ди, улым, соңгы əйберне
– салам парлау җайланмасын сүтеп
алып китəлəр… – дип җаваплады
авылдашы.
Ул арада юлдагы баткакны ера-ера
КамАЗ атомашинасы үкереп килеп
чыкты һəм артыннан кара төтеннəр
калдырып, район үзəгенə табан юл-
ланды. Аның артыннан УАЗлар кузгал-
ды.
– Кемнең башына, уена килгəн бу
эш – шуның соңгы юлы шушыннан са-
лыныр. Болар бит – адəм хакы. Бəндə
хакы игелек китерми, – диде фермада
эшлəп хаклы ялга чыккан хатыннар. Бу
юрау алдагы кышны ук чынга да ашты.
Ял көн иде. Иртə таңнан тəрəзəлəре
караңгылатылган дистəгə якын
джип, артларына каргизгечлəр та-
гып, Тормыш урманына юнəлде. Ял
саен, бəйрəм саен мондый күренешкə
күнегеп беткəн Тормыш халкы маши-
налар артыннан сөйлəнеп калды:
– Тагын поши ауларга килəлəр…
Ике сəгать тə үтмəде, урманда
гөрселдəгəн ату тавышлары яңгырады.
Тормыш урманында сугыш барамы-
ни! Кояш чыгуга авыл өстендə кара
кошлар – козгыннар очып əйлəнде.
Тавышлары тавыш түгел. Чаң суккан
кебек.
– Юньлегə түгел бу, балалар.
Иртəдəн башлап авыл өстендəлəр.
Козгын кычкырса, авылга афəт килə,
дигəн борынгылар… – дип сөйлəнде
əбилəр.
Төш вакытында югары оч тыкрыгын-
нан төшеп килүче Тутыя күренде:
– Туктагыз, тукта-а-а-а! – дип
сөрəнлəде карчык. – Авылда мəет
бар!..
– Кем? – диеште аптырап калган
яшьлəр. Һəм башкалада зур вазифа-
да эшлəгəн элекке башлыкның һəлак
булуы турындагы хəбəрне ишеттелəр.
– Каргизеченнəн төшеп, атылган
поши янына беренче булып якынаюы
булган, соңгы тынын алганда, поши
тоягы белəн чигəсенə типкəн. Шундук
җан биргəн, бахыр… Асыл кеше иде,
бичара, килгəн саен керми китми тор-
ган иде, кайларга килеп харап бул-
ды...– Яшьле күзлəрен кульяулыгы
белəн сөртте Тутыя карчык...

(Дәвамы бар.)

Фото: freepik.

Аида ХӘЙРТДИНОВА. Тормыштагы борылыш (4)
Аида ХӘЙРТДИНОВА. Тормыштагы борылыш (4)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: