Чәчмә әсәр
6 Июня 2024, 05:05

Юныс МИҢНЕМӨХƏММƏТОВ. Әни кайтты. Хикәя (1)

Әнисенең кычкырып елаганын ишетеп сискәнеп торып утырды ул. Кулына Илмирның портфелен тоткан ят ир кешене, күршедә яшәүче Лүзә апасын һәм ике кулы белән йөзен каплап елап торган әнисен күрде.

Юныс МИҢНЕМӨХƏММƏТОВ. Әни кайтты. Хикәя (1)Юныс МИҢНЕМӨХƏММƏТОВ. Әни кайтты. Хикәя (1)
Юныс МИҢНЕМӨХƏММƏТОВ. Әни кайтты. Хикәя (1)

Тәрәзә пыяласы буйлап агып төшкән яңгыр тамчыларына карап озак кына утырды Илмир. Бигрәк шыксыз көн булды бу. Мәктәпкә барганда да, кайтканда да сибәләп җанына үтте. Иртән бигрәк салкын җил дә исә иде әле, өйгә кайткан вакытта ансы басылган иде инде. Дәү әнисе өйдә булмагач, бер ямь дә юк. Искә төшерүе булды, Илмирның күңеле тулып, күзләренә яшьләр тыгылды. «Кайчан кайтасың инде, дәү әни? Ял көненә кадәр чыгарырлар, дигән идең киткән чакта». Ике эре яшь тамчысы малайның чигәләре буйлап агып төшеп идәнгә тәгәрәделәр. Бик сагынды бит ул дәү әнисен. Атна тулып узды бит инде. Мәктәптә чакта дәресләр, иптәшләре белән аралашу оныттырып тора сагынуын, ә менә өйгә кайтырга чыккач та, нәни күңеле тула да китә. Әле дә шулай булды. Уйларына бирелеп тыкрыктан үз урамнарына чыкты малай. Әнисе тагын исеректер инде бүген, өйдә булса бер хәл, шул үзенең эчә торган ахирәтендә кунактадыр. Шушы ачы чынбарлыкны исенә төшерү белән, Илмирның иреннәре дерелди, аяклары калтырый башлый. Дәү әнисе булмагач, шыксыз булып тоелган туган йортына кайтасы килми аның, тик малайга мал-туарга, кош-кортка күз-колак булырга кирәк. Аягы тартмаса да, туры өенә кайта ул. Ихатага килеп керешли үк, бакча ягына алып чыга торган капканың ачыкмы, юкмы икәненә игътибар итә. Әнисе шул капкадан гына йөри, бакча буйлап елга буена төшә, андагы басмадан чыгып тыкрык буйлап икенче урамдагы ахирәтенә юл тота. Бакча капкасы ябык икән, димәк, әнисе өйдә юк. Ул беркайчан да капканы ябып йөрми, аның артыннан гел ачык кала капка. Иртән дә ачык калган иде, Илмир мәктәпкә барырга чыккач, әйбәтләп ябып китте. Бу юлы капка шар ачык иде. Шушы мизгелдә малайның башында икенче сорау туа: аекмы, исерекме әнисе? «И, Ходаем, әнә бит Камил белән Нилнең әниләре эчми, ник минеке генә эчә соң?» Җавап тапмый Илмир. Аек булса ярый иде, дигән өмет белән өйгә керә торган ишеккә үрелде ул. Ишекне ачуы булды, өйдә кычкырып эшләп утырган телевизор тавышын ишетте. Исерек! Ишекне кирегә япканын сизми дә калды малай. Аякларын чолан идәненә кадак белән кагып куйдылар диярсең, катты да калды. Йоклаган булса ярый да әнисе, йокламаган булса тагы әллә нинди сораулар биреп каныгачак! Илмир бар ихтыяр көчен бергә туплап, янәдән ишек тоткасына үрелде. Сак кына ишекне ачты, потлы гер аскан кебек авырайган аякларын чак кыймылдатып бусага аша атлап өйгә үтте...

Әле бит күптән түгел, Илмир беренче сыйныфка барырга әзерләнгән чорда гына, бик бәхетле гаилә иде бит алар. Әнисе дә мондый түгел иде. Матур, һәрчак көлеп кенә тора торган, тәмле-тәмле ашлар, салатлар белән сыйлый иде әтисе белән икесен. Әтисе дә Илмирны һәрвакыт үзеннән калдырмый иде. Ихата тирәсендә, бакчада эш булсын дисеңме, кайдадыр җәяү я машина белән барырга чыксынмы, «Әйдә, улым!» диюен ишетүгә, Илмир шатлыгыннан авызын ерып әтисе артыннан чаба иде. Сабыр гына бөтен сорауларына җавап биреп, үзе тотынган һәр эш хакында нәни улы аңларлык итеп сөйли, өйрәтә иде. Ә инде кичләрен барысы да ниндидер кызыклы уен табып көлә-көлә өйне яңгыратып уйнаулары хәзер инде еракта калган татлы төш сыман булып тоела.

Август урталарында әтисе, әнисе бергәләп мәктәп кирәк-яраклары алырга дип район үзәгендәге базарга юнәлделәр. Илмирга бик матур костюм, күлмәкләр, аркага аса торган, чагу машина сүрәте төшкән портфель, ручка, дәфтәрләр алдылар. Кайтышлый, күрше авылда яшәгән дәү әниләренә керделәр. Илмир яраткан дәү әнисенә яңа гына алынган бар байлыгын да күрсәтеп, сөенече белән уртаклашты. Аеруча, портфелен күрсәтәсе килде аның әбисенә. Аркасына асып та, эчен, бар кесәләрен ачып та күрсәтте портфеленең. Әбисе исә, оныгының шатлыгын чын күңеленнән уртаклашты. Яңа гына пешергән коймаклары белән чәй эчереп, авылларына озатып калды кызы, кияве һәм оныгын.

Калган юлда машина тәрәзәсеннән олы юлны, каршы яктан зур тизлектә узып киткән машиналарны күзәтеп кайтты Илмир. Капка төпләренә килеп туктагач та, үзе янында яткан әйбер тулы пакетлар арасыннан портфелен алып аркасына такмакчы булды. Тик таба гына алмады. Шушы вакытта гына яраткан портфелен дәү әнисенең диван башында калдырганы исенә төште малайның. Исенә төшүе булды, кычкырып елап та җибәрде. Үзара нидер хакында акрын гына сөйләшә-сөйләшә багажниктагы әйберләрне бушата башлаган әтисе белән әнисе аптырап киттеләр. «Улым, ни булды? Әллә берәр җиреңне авырттырдың?»- дип сорады әтисе, малайны кочагына алып. «Портфель...» – диде Илмир, борынын тарта-тарта, күлмәк җиңе белән яшьләрен сөртеп. «Портфелеңә ни булган, әллә ошатмадың. Дәү әниеңдә бик шатланып күрсәткән идең бит!» «Дәү әнидә калдырганмын!» –дип, кабаттан еларга тотынды малай. «Тапкансың елар әйбер. Ят кешедә калмаган бит, дәү әниеңдә калган. Дәү әниең синең портфелеңне тагып йөрми инде, алып кайтырбыз, улым. Әле укырга башларга унбиш көн бар. Тукта инде, елама», – дип әнисе улының чәчләреннән сыйпады. «Миңа портфелем кирәк!» Илмир елаудан туктарга уйламады да. Моңа кадәр берәр җирен авыртканда да бик сирәк кенә елаган улларының болай кәҗәләнеп елап торганын күреп, әти-әнисе бер-беренә карашып алдылар. «Ярар, улым, әйдә, әйберләрне бушатып бетерик тә, дәү әниеңә барып, портфелеңне алып кайтырмын», – диде әтисе. Малай елавыннан туктап, әтисен барып кочаклап алды. «Иртәгә барыр идең әле, бүген арыдың да бит инде, юлда да техника күп. Зур малай бит инде, елар да, туктар әле» – дип карышып маташкан әниләренең сүзенә дә колак салмады әтисе. Базарда алган әйберләрнең барын да өйгә ташып бетергәч, чәй генә эчеп алды да, кабаттан күрше авылга, портфель артыннан юл тотты. Илмирны да аласы иде үзе белән, тик малай артык арыган булды, күрәсең, олылар чәй эчкән аралыкта, өс киемнәрен дә салмыйча, түр яктагы диванга ятып, әвен базарына киткән иде.

Күпме йоклаганын анык кына хәтерләми малай. Әнисенең кычкырып елаганын ишетеп сискәнеп торып утырды ул. Кулына Илмирның портфелен тоткан ят ир кешене, күршедә яшәүче Лүзә апасын һәм ике кулы белән йөзен каплап елап торган әнисен күрде Илмир. «Кайсы тирәдә булган бу хәл? Чыннан да Салават янганмы?» «Машинаның номеры буенча тикшерттек. Сезнең машина булып чыга. Салонда бер генә кеше булган. Кайтып барганда, арткы көпчәге шартлап, юл читенә очып төшкән һәм шунда янып киткән. Юл буеннан менә шушы портфельне генә таптык, машина шартлаган чакта, читкә очкандыр. Янмаган бердәнбер әйбер – шушы». Участковый булып чыкты теге ир. Әтисенең исемен ишеткән Илмир, олыларның ни хакында сөйләгәннәрен аңламаса да, нәни йөрәген әйтеп аңлатып булмый торган шом басканын тоемлады. Куркыныч булып китте аңа. «Әни, әти кайда? Кем янган?» – дип сорады ул. Участковый әйткән сүзләрдән соң, күршесе Лүзәне кочаклап елап торган Гүзәл, улының тавышын ишетеп, сискәнеп китте. Алмаштырдылар, диярсең, секунд эчендә Илмир яткан диван янына барып җитеп, малайны җилтерәтеп аягына бастырды. «Әтиеңнең башына җиттең! Портфель, портфель, дип, Салаватны юкка чыгардың!» Бу көтелмәгән хәлне читтән күзәтеп торган Лүзә апасы белән участковый булмаса, нишләтер иде икән Гүзәл улын. «Гүзәл, тынычлан, баланың монда нинди гаебе бар? Җибәр баланың кулын, куркытасың бит улыңны»,  – дип Лүзә, Илмирне әнисенең кулларыннан аерып алды, участковый да ике арага басты. «Ул гаепле, – дип кычкырды Гүзәл, елый-елый, Илмирга төртеп күрсәтеп. – Портфелен дәү әнисендә онытып калдырмаса, Салават исән булыр иде. Кайткач та бит, елый-елый портфелен таптырды. Шулкадәр җибәрәсе килмәгән иде кире юлга. Күңелем сизенгән инде!» Илмир әнисенең кыланмышыннан куркып, агарынып катты. Дер-дер калтыраган малайны Лүзә ничек юатырга, тынычландырырга белми иде.

(Дәвамы бар.)

***

Автор турында

Юныс Әгъләм улы Миңнемөхәммәтов 1977 елның 26 декабрендә Тәтешле районы Кашкак авылында дөньяга килә. Туган авылында мәктәпне уңышлы тәмамлагач, Екатеринбург шәһәрендәге Урал дәүләт педагогия университетын тәмамлый. 20 елга якын балаларга рус теле һәм әдәбияте дәресләрен укыта, югары категорияле укытучы.

Иҗатка шигырьләр һәм җыр сүзләре авторы буларак килә. Юныс Әгъләм улының шигырьләренә язылган җырлар Башкортстан һәм Татарстанның билгеле җырчылары башкаруында “Татар җыры”, “Татар моңы”, “Сандугач – Соловей” (Казан),  “Эмпорио Мьюзик фест» (Мәскәү), “Башкорт йыры”, “Идел”, “Юлдаш йыры”,  “Тургай”, “Сәләт”, “Юлдаш хит” (Уфа) фестиваль һәм Халыкара конкурслары лауреаты булды. Бүгенге көндә аның сүзләренә язылган 200дән артык җыр бар.

2010 елда, Казан шәһәрендә, Бөек Җиңүнең 65 еллыгына арналган әдәби бәйгедә –  2нче дәрәҗә диплом, 2012 елда Татарстан Республикасының Матбугат чаралары үткәргән “Интеркаләм” әдәби бәйгесендә – 1нче дәрәҗә диплом, Башкортстан Республикасының “Юлдаш” (БСТ) телевидениесы үткәргән “Йылмайлик” иҗат бәйгесендә –  2нче дәрәҗә диплом, Башкорстанның халык шагыйре Әнгам Атнабаевның туган авылы Иске Күрдемдә узган “Күрдем чишмәләре – 2015” шигърият фестиваленең Гран-при иясе, XVII Төбәк-ара “Илһам шишмәләре - 2019” шигърият фестиваленең II премия лауреаты. 2023 елда Бөтенрусия  “Лебеди над Челнами”, төбәкара “Тылсымлы каләм” һәм шагыйрь Расих Ханнанов истәлегенә арналган “Ак күгәрчен” әдәби конкурслары җиңүчесе, “Күңел түреннән” Русиякүләм иҗади конкурсының 2нче дәрәҗә диплом лауреаты. “Өмет” гәзитенең Нәзирә Бәширова исемендәге премиясе (2016) һәм “Тулпар” журналының (2018) лауреаты. Ул шулай ук Башкортстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының, Мәдәният һәм милли сәясәт министрлыгының,  “Туган тел” телеканалының – Рәхмәт хатларына, ә 2022 елда Башкортстанның халык шагыйре Әнгам Касыйм улы Атнабаев исемендәге премиягә лаек булды.

Юныс Әгъләм улы шигырьләрдән тыш хикәяләр дә яза.

 

 

Юныс МИҢНЕМӨХƏММƏТОВ. Әни кайтты. Хикәя (1)
Юныс МИҢНЕМӨХƏММƏТОВ. Әни кайтты. Хикәя (1)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас