Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
6 июнь , 23:13

Марсель СӘЛИМОВ. Искиткеч китап (Курорт романы түгел) (4)

Аракы эчми, тәмәке тартмый. Миннән өч яшькә кече булуына карамастан, сагыз сымак ябеште бит, әй! Бер адым да артымнан калмады. «Сиңа үзең ише кызлар беткәнмени, өйлән шуларга», — дип карадым. Колагына да элмәде. «Синнән башка миңа беркем дә кирәкми», — дип кенә җибәрде. Ризалаштым инде. Мин аны таяныч булыр дип уйлаган идем. Ә ул... аяныч булып чыкты.

Марсель СӘЛИМОВ. Искиткеч китап (Курорт романы түгел) (4)
Марсель СӘЛИМОВ. Искиткеч китап (Курорт романы түгел) (4)

4

— Йәгез, кызлар, башкорт балыннан авыз итегез, — диде Мазһар, банканы өстәлгә куеп.

— Рәхмәт, — диде Виктория.

Ә Оксана, караватында аякларын бөкләп, күңелсез генә утырды. Йөзе шундый боек, менә-менә күз яшьләре тамып төшәр төсле. Берничә минут эчендә, әйтерсең, аны җен алмаштырган.

— Нәрсә, әллә шул арада сагынып та өлгердегезме? — диде Мазһар, шаярып.

Оксана моңсу гына карап алды да, гадәтенчә, тулы иреннәрен матурайтып елмайды.

— Кызымны сагындым, —диде.

— Бик бәләкәймени?

— Дүрттә.

— Үзегезгә ничә яшь соң? Гафу итегез, хатын-кызның яшен сорарга ярамый бугай.

— Нигә ярамый?

— Анысын белмим. Әмма бер шагыйрәнең алтмышын үткәргәндә, ничә яшьтә икәнен әйтмәгән иделәр.

— Алтмышка җиткәч, яшеңне яшерсәң дә була, әлбәттә! — дип көлде Оксана. — Ләкин миңа алтмышка ерак әле. Утыз бишем генә тулды.

Мазһар моңа бик гаҗәпләнде.

— Сезгә утыз бишме? — дип сорады, ышанырга теләми.

— Нигә аптырадыгыз? Бик карт күренәммени?

— Киресенчә, бик яшь, — диде Мазһар, хатынның буялган керфекләренә, иреннәренә, тырнакларына игътибар итеп. Оксана, аның бу карашыннан уңайсызланып:

— Косметика яшәртә безне, — диде.

Бизәнгән-төзәнгән хатын-кыз Мазһарга бервакытта да ошамады. Андыйларга ул ташкурчак итеп кенә карады. Шунысы гаҗәп: Оксана битенә-кузенә әллә нинди куе буяулар ягып бетерсә дә, килешеп тора. Буянмаса, мөгаен, ул бик карт күренер иде. Ни өчен хатын-кыз халкының картаюдан шулхәтле коты оча икән? Табигый хәл ләбаса, нигә аннан куркырга! Кызганычка каршы, бу мәсьәләдә хатыннар ирләргә капма-каршы фикердә шул...

— Чәегез суынып бетте инде, — диде Виктория. — Эчмәдегез. Яңадан кайнатып алыйм әле. — Ул, чәйнеген күтәреп, чыгып китте.

Оксана белән икәү генә калгач, Мазһар отыры кыюланды. Үзен кызыксындырган бар нәрсәгә дә җавап алырга теләп, бер-бер артлы сорау яудырды:

— Кызыгыз әле кайда?

— Өйдә.

— Ирегез белән калдымы?

— Юк. Валентин үзе монда.

— Иҗат йортындамы?

— Кунакханәдә.

— Нигә анда?

— Монда урнаштырмадылар.

— Путевкасы бар идеме?

— Юк шул. Миңа гына бирделәр. Ә ул ялгызымны җибәрмәде.

— Нык ярата, күрәсең.

— Без бер путевканы икебезгә бүлеп, ярты вакытын гына файдаланырбыз дигән идек. Рөхсәт итмәделәр. Путевка кемгә бирелсә, шул кеше азакка тиклем ял итәргә тиеш, диделәр. Валентин кайтып китмәде.

— Бер үзегезне калдырырга курыктымыни?

— Чынлап та шулай. Әле менә, шылтыратып, кәефне бозды. Бүген нигә свиданиегә бармадың, ди.

— Нинди свидание?

— Кичә без диңгез буенда йөргәндә, ул өч тапкыр шылтыраткан. Кайда шулай озак югалып тордың, берәр ир янында булдыңмы, дип тиргәде соңыннан. Диңгез буена чыгарыбызны әйтеп тормаган идем.

— Ә сез аңа һәр адымыгызны әйтеп барасызмыни?

— Шулай итмәсәң, ачулана. Уемда булмаган әллә нинди нахак бәлаләр тага. Кич җитте исә, ярты сәгать саен шылтыратып, нәрсә эшләвемне сораша.

Мазһарның исе китте. Нәрсә бу: шашып яратумы, әллә көнчеллек чиреме? Һәрхәлдә, яраткан кешегә ышаналар түгелме соң?

— Ә бүген көне буе кайда булдыгыз, ашарга да килмәдегез?

— Магазиннарда йөрдек. Валентинга күн пинжәк эзләдек.

— Таптыгызмы?

— Табылып тора ла ул. Тик Валикка әле төсе, әле тегелеше ошамый. Килгәннән бирле магазин саен аңа кием карап йөри-йөри ялкып беттем инде.

Чегән кебек күтәренеп йөрүләренең сере менә нидә икән! Ай-Һай, көнчел... юк, вакчыл кеше син, Валентин! Синең белән яшәп газапланган хатынга Ходай түземлек бирсен!

— Күптән өйләнештегезме?

— Биш ел торабыз, — диде Оксана. — Биш ел... Коточкыч!

— Кияүгә соңлап чыккансыз, ә нишләп сайлый белмәдегез соң?

— Сайланырга хакым юк иде. Ул минем икенче ирем.

— Беренчесеннән аерылган идегезме?

— Юк. Мотоциклдан егылып үлде. Унсигез яшемдә чыккан идем аңа. Бер ел гына торып калдык. Балабыз булырга өлгермәде. Ун елдан артык беркемгә дә карамадым. Кулымны сораучылар күп булды. Барысын да кире бордым. Ә утызга җиткәндә Валентинны очраттым. Ул вакытта типсә тимер өзәрлек пәһлеван егет иде. сс Хәзер мине «кеше калдыгы» дип җәберли.

— Аһ, кабәхәт!

Мазһарның үзе бер тапкыр да күрмәгән бу оятсыз бәндәгә ачуы килде. Оксананы кыерсытканы өчен аны тотып тукмардай булды. Оксана, моны сизгәндәй:

— Теләсә нинди әшәке сүзләр әйтеп кимсетә дә, соңыннан гафу үтенә, — дип зарланды.

— Юха елан! — диде Мазһар, үзе дә сизмәстән йодрыкларын төйнәп.

— Сез алай борчылмагыз. — Оксана Мазһарны тынычландырырга тырышты. — Дулкынланырга ярамый. Йөрәгегез нормадамы?

— Төрле чагы булгалый.

— Ә мин, юләр, үз кайгымны сөйләп, сезгә инфаркт ясатырмын әле.

— Бәгырьсез бәндәләрне җаным сөйми.

— Мин үзем турында бытылдыйм да бытылдыйм, — диде бераздан Оксана, — ә сез үзегез хакында ләм-мим.

— Мин сезгә бөтен язмышымны сөйләп бирдем. Язачак әсәремдәге теге егет — үзем бит инде.

Мазһар бу хәбәре белән Оксананы шаккатырырмын дип уйлаган иде. Ләкин Оксана исе китми генә:

— Шулайдыр дип фараз иткән идем лә, — диде.

— Ничек белдегез?

— Бик ихлас сөйләдегез бит. Хәл-вакыйгаларның йөрәгегез аша үткәне сизелеп тора. Китапның азагын үзгәртергә теләмәвегез дә шуннан килә, минемчә. Ә сез аны үзгәртмәгез әйдә. Үзегезчә калдырыгыз.

Мазһар Оксананың зирәклегенә сокланды, һушлы хатын! Кызганыч, язмышыннан уңмаган. Хәер, язмыштан узмыш юк, дигәндәй, язганы шул булгандыр. Менә бит, Мазһар үзе дә...

 

* * *

Ниһаять, чәйнеген тотып, Виктория керде. Боларның икесен генә калдырып, юри шулай озак йөрде ул. Чәй әзерләве дә сыныкка сылтау сымак кына. Ә Мазһар белән Оксанага тишекле тиенгә дә кирәге юк чәйнең! Болай да сүзләре ялганып бара.

Утырмый килешми, әлбәттә. Алар, башкорт балын мактый-мактый, чәй эчтеләр. Сүз иярә сүз чыгып, тагын Оксананың тормышы турында сөйләшүгә күчтеләр.

— Кызыгызны кем янында калдырдыгыз? — дип сорады Мазһар.

— Әнием белән.

— Бәй, сез бит әти-әниемне белмим дигән идегез.

— Бу үз әнием түгел. Ул мине детдомнан алып, тәрбияләп үстерде.

— Балалары юк идемени?

— Юк. Мине тәрбиягә алгач, күп тә үтмәде, ире үлеп китте. Шулай итеп, утыз яшендә тол булып, минем белән генә торып калды. Әнием ул чакта бик чибәр иде. Әти үлгәч, аны кияүгә чыгарга кодалаучылар күп булды. Ләкин ул бик шәп ирләрнең дә мәхәббәтен кире какты. Мине ятим итәсе килмәде. Үз баласы кебек карады. Күпләр аның туган әнием түгеллеген дә белми хәтта.

— Валентин беләдер бит?

— Әйе, аңа ышанып, бу серне ачкан идем. Тик ул үзенчә аңлады. «Үз әниеңнең кемлеген дә белмисең, бәлки, син чегән кызыдыр әле!» — дип әрләшә хәзер. Әниемне кабәхәт сүзләр белән тирги. Беркайчан да аңа «әни» дип дәшкәне булмады. Ә бездә, украиннарда, кияү кеше үзенең хатынының әнисенә шулай дип дәшергә тиеш. Валентинның бөтен кимчелеген, кабәхәтлеген кичерсәм дә, әниемне рәнҗетүен беркайчан да гафу итмәячәкмен. Минем өчен яшьлеген жәлләмәгән кешене җәберли бит ул, оятсыз.

— Әниегез кайда тора?

— Безнең белән яши. Дөресрәге, без — аның белән. Әнием фатирында торабыз.

— Бәй, әбисендә торган көенә көйсезләнәмени кияү кеше?

— Шунысы гаҗәп шул менә.

— Бәлки, әниегез сезнең тормышка кысыладыр? Гадәттә, каенана халкы шулай кыланырга яратучан була.

— Юк, минем әни андый түгел. Кечкенә Оленьканы караудан башканы белми.

— Кияве холыксызланса да бер сүз дә әйтмиме?

— Ул җәберли башласа, авыз йомып утырмый, әлбәттә, мине яклаша. Валентин шуңа үчегеп китә.

— Ирең «төшерергә» яратамы?

— Юк, эчкече түгел ул. Ләкин аракы эчмәү генә ирләрнең әйбәт булуын аңлатмый әле.

Аларның сөйләшүенә Виктория үзенчә йомгак ясады:

— Мин ирем эчкәнгә үземне бәхетсез саный идем, син миннән дә бәхетсезрәк икәнсең, ахирәткәем.

 

* * *

Йоклап китә алмый озак интекте Мазһар. Аптырагач, яңадан торып утырды. Эшләп булмасмы дип, кулына ручка алды.

Ләкин анысы да барып чыкмады. Яза башлаган җөмләсен тәмамларга да хәле җитмәде. Оксананы очратканнан соң әллә нишләде ул. Гашыйк булып куйса әгәр? Юк, юк! Әлфиясе бар аның. Әлфия... Ләкин ул бит аныкы түгел, һәм, гомумән, Әлфия аның хатыны булырлык кеше микән әле? Мазһарның күңелендә тәү тапкыр Әлфиягә карата шик туды. Мөгаен, моңа Оксана сәбәпче булгандыр. Кем соң ул Оксана? Ирдән уңмаган бер бичара җанмы? Әллә Мазһарның башын бутап, күңелендә гауга куптаручы гынамы? Мазһар аны белми әле. Аның каравы, Әлфияне яхшы белә. Ул беркайчан да Мазһарга караңгы чырай күрсәтмәде, һәрчак аңа яхшылык эшләргә генә тырышты. Ә изгелеккә явызлык белән җавап кайтарырга ярыймы? Әхлаксызлык була түгелме бу?!.

Күпме уйланса да, Мазһар уйларының очына чыга алмады. Таң алдыннан гына йоклап китте ул. Ә төшендә Оксананы күрде.

 

(Дәамы бар)

 

Фото: newsweek.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: