Чәчмә әсәр
6 Июня 2024, 04:25

Аида ХӘЙРТДИНОВА. Тормыштагы борылыш (3)

Хезмəт хакын түлəү онытылды. Тормышта кемнең кайда эшлəве рəисне кызыксындырмады. Килеп, бригада җыеннары үткəрүне дə кирəк тапмады...

Аида ХӘЙРТДИНОВА. Тормыштагы борылыш (3)Аида ХӘЙРТДИНОВА. Тормыштагы борылыш (3)
Аида ХӘЙРТДИНОВА. Тормыштагы борылыш (3)

Кыл өстендə
Алдагы атнада хуҗалыкларны
берлəштерделəр. Авыл Советына
биш-алты кешене җыеп, фəлəн кадəр
кеше катнашты, кушылырга ризалы-
кларын белдерде дип, протокол ту-
тырып, рəсмилəштереп тə куйдылар.
Борылыштагы элекке рəисне район-
га үрлəттелəр, рəис итеп Сөлəйман
Сəйфуллович дигəн бер иптəшне куй-
дылар. Ə колхозны районда гына түгел,
тирə-якка яхшы яктан таныткан, пен-
сия яшендə булса да яшьлəрчə дəрт
белəн эшлəгəн Җəмил Хəбировичны
лаеклы ялга озаттылар.
Сөлəйман Сəйфуллович, кырыкның
өстендə генə булуына карамастан,
чəчлəре чаларган, таза гəүдəле.
Район үзəгеннəн көн саен йөреп
эшлəячəк. Кешегə каты бəрелеп бар-
мый. Килешеп, аңлашып эшлəп булыр
дип өметлəнде тормышлар. Бəхетне
эштəн тапкан, кешегə үзлəре ышанган
колхозчылар рəис вазифасында яхшы
кеше күрергə телəделəр. Өметлəре
генə акланмады. Күп тə үтмəде, ул
өметлəрне икелəнү, шик алыштырды.
Беренче эше итеп, рəис Тормышның
ындыр табагын “тазарттырды” – ту-
планган орлыклык ашлыкны, фуражны
Борылышка күчерттерде. Экономия
булсын дип, машина-трактор паркын-
дагы җылылык торбаларын өздертте.
Төзек техниканы Борылышка күчертə
башлады. Хезмəт хакын түлəү оны-
тылды. Тормышта кемнең кайда
эшлəве рəисне кызыксындырмады.
Килеп, бригада җыеннары үткəрүне дə
кирəк тапмады. Эш барышы үз агымы-
на куелды. Аның каравы, тормышлар
эшлəде – борылышлар хезмəт хакы
алды… Авыл клубындагы бильярд
өстəле шашка, шахмат, домино уй-
нау өчен алынган уеннар – барсы да
Борылыш клубына күчерелеп бетте.
Ни хəл итсен бəндə, түзгəннəр түзде,
түзə алмаганнар чыгып китү ягын ка-
рады. Төзек “Т-150”, “ГАЗ-53”лəрне
Борылышка алып киткəч, эшсез кал-
ган ир-егетлəр кайсы район үзəгенə,
кайсы шəһəр тирəсенə тəүдə үзлəре
барып эшкə урнаштылар, тора-бара
гаилəлəрен дə яннарына алдылар.
Чыгып киткəн кешелəр хезмəт хакы
юллап килсəлəр, рəис төрле юньсез
сүзлəр белəн мəсхəрəлəп кайтар-
ды. Бер төркемнең прокуратурага
мөрəҗəгать итүе дə файда бирмəде.
Чират мəктəпкə җитте. Мəктəп ди-
ректорын район үзəгенə əледəн-əле
чакыртып алып эшкəрттелəр.
– Үзегезгə эш булачак, Индус
Гайниевич. Мəктəпне таратмый бул-
мый. Перспективасыз авылда андый
белем учагы тоту үзен акламый, чы-
гымнарыгыз зур. Укытучыларыгызны
əзерли башлагыз. Чыгып китəлəрме,
җир алып эшкəртəлəрме, мал, умарта
үрчетəлəрме – алар эше. Агымга кар-
шы бара торган мəл түгел. Аңлы кеше
бит сез. Аңларга тиешсез. Курыкмагыз,
барысы да без əйткəнчə булса, үзегез
эшсез калмаячаксыз. Менə тиздəн
мəгариф бүлегендə бер урын бушая-
чак. Килерсез, рəхим итеп... Алдагы
уку елына мəктəпнең ишеклəре ябы-
лачак! – диде соңгы сөйлəшүдə район
вəкиле Лилия Җəүдəтовна.
– Ни бит əле, Лилия Җəүдəтовна...
Безнекеннəн дə күбрəк чыгымлы
мəктəплəр бар. Бəлки, ашыктырмый
торырсыз?
– Икеле-микеле уйларга урын юк.
Башлык тормышларга бик ачулы. Аның
сүзеннəн чыгып булмый. Бер-ике атна-
дан комиссия барачак. Белгечлəрегез
əзер булсыннар. Сөйлəшү тəмам, сау
булыгыз! – диде җитəкче ханым.
Директор шул ук көнне педагогик
совет җыеп хəлне аңлатты. Юаш кол-
лектив тын да алмый тыңлады да,
баш иеп таралышты. Республикадагы
гына түгел, Мəскəү, Санкт-Петербург,
Пермьдəге дəрəҗəле югары уку йорт-
ларына укырга керерлек укучылар
тəрбиялəгəн Тормыш мəктəбенең яз-
мышы кыл өстенə куелды.
Ике атнадан белем учагына комис-
сия килде. Санэпидстанция, янгын
инспекциясен, энергия надзорыннан
белгечлəр – кем генə юк иде аның со-
ставында... Уку, спорт, сəнгать, əдəп,
əхлак ягыннан районда бер Тормыш
мəктəбеннəн нинди җитешсезлек
табып булсын? Була икəн шул, бик
телəгəндə! Таптылар! Белгечлəр
мəктəп бинасын дистəлəрчə кат йөреп
чыктылар да, папкалары өстенə ак
кəгазьлəр куеп, актлар тутырдылар.
Агач бинага телəсə нинди вакытта
янгын куркынычы яный икəн, спорт
залы, ашханə стандарт талəплəренə
җавап бирми, химия кабинетының
канализациясенə яз саен кар сулары
төшə икəн... Бу мəктəптə укыту хəвеф
тудыра икəн... Комиссия рəисе Лилия
Җəүдəтовна җыелыш җыйды.
– Мондый шартларда укыту белəн
шөгыльлəнү җинаятькə тиң. Шулай
булгач, ул-бу килеп чыгып, бəла-каза
туганчы бер генə юл кала – мəктəпне
ябу.
Гаяз килешмəвен белдереп сүз баш-
лаган иде, Лилия Җəүдəтовна күркə
кебек кабарынды, болай булсаң, безгə
каршы сөйлəсəң, сиңа районда эш
түгел, яшəр көн дə калмаячак, дип яна-
ды. Егет шым булды. Кунак, тавышын
йомшартып дəвам итте:
– Алдагы көннəрдə һəркайсыгызга
кыскартылу турында кəгазьлəр тараты-
лачак. Барысы да законлы эшлəнəчəк.
Беркадəр вакытка халыкны эш белəн
тəэмин итү үзəгенə исəпкə куела-
чаксыз. Бу – өйдə утырып акча алу
дигəн сүз түгел. Кайдадыр эшлəргə,
эш урыны эзлəргə туры килəчəк ба-
рыгызга да. – Бер генə мөгаллимнең
дə канəгатьсезлек белдермəвенə
сəерсенеп торгандай итте дə өстəп
əйтте: – Йə, кайсыгыз кая барачак? Эш
эзлəдегезме?
– Əйе... Əйе, – диеште белгечлəр.
– Менə бит нинди яхшы! Шулай бу-
лырга тиеш тə! – Лилия Җəүдəтовна,
сүзне озакка сузмый, салкын гына
саубуллашты да күтəренке кəеф
белəн кайтыр юлга кузгалды. Барысы
да майлап куйгандай җайлы барды.
Уведомлениелəр таратылды, мəктəп
ябылды. Бер ел элек кенə кайтартыл-
ган өр-яңа парталар, өстəллəр, такта-
лар, спорт инвентаре – һəммəсе җəйге
айларда Борылыш мəктəбенə ташыл-
ды.
Элекке директорны яңа уку елы
алдыннан район үзəгенə эшкə ал-
дылар… Ул ике атналап кына йөреп
эшлəде дə, фатир юнəтеп, гаилəсен дə
үзе янына күчерде. Лилия Җəүдəтовна
белəн мөнəсəбəтлəре бик якын икəн
дигəн төрле имеш-мимешлəр дə дə
ишетелгəлəде. Тормыш халкы андый
урам сүзлəрен игътбарга алмады.
Кеше ни генə сөйлəмəс? Алтмыштан
артык баланы ун чакрым арада урнаш-
кан авылдагы урта мəктəпкə йөртеп
укытырга иске генə автобус бирделəр.
Ул һəр көнне икешəр-өчəр рейс
ясый. Төзек булганда. Төзек булма-
ган көннəрдə дистəлəгəн бала дəрес
калдыра. Торып укырга элекке интер-
натлар юк… Белем учагының бетүе –
авылның бетүенə туры юл. Таралды
авыл. Бер җəйдə генə дүрт укытучы
гаилəсе авылдан күченеп китте.

 

Туры сүзле булганың өчен...


Ризаны яңа рəис төшке аш алдын-
нан Борылышка чакыртып алды. Илле
сигез яшьлек ферма мөдиренə алты
чакрым араны җəяүлəп атларга туры
килде.
– Утыр, – диде, дорфа кыяфəттə
рəис, өс-башы юешлəнгəн Ризага
каш астыннан караш ташлап, сигарет
төтенен түшəмгə өреп. Гомерендə си-
гез рəис белəн сүзгə килми эшлəгəн
Риза, аптырабрак калса да, үзен кулга
алды. Рəис сүзне кыска тотты:
– Тормыш фермасындагы үгез мал-
ларын Борылышка чыгарырга туры
килəчəк...
– Аңламадым...
– Нəрсəсен аңламадың? Фермадагы
үгез малларын Борылышка чыгара-
быз. Бүген кичкə машина җибəрəм.
– Терлеклəрне ник кузгатырга,
Сөлəйман Сəйфулович? Тормышлар
əйбəт карыйлар. Əле дүрт-биш кешегə
эш урыны бар...
Рəис тыңларга да телəмəде:
– Син нəрсə, каршы сөйлəргə
чыктыңмы? Синең белəн сүз
көрəштерегə минем башка эшем юк
дип уйлыйсыңмы? Борылышларга
хезмəт хакы түлəргə кирəк! – Иелеп,
Ризага шундый якынайды, авызыннан
килгəн тəмəке катыш ис укшыткыч иде.
– Нишлəп Тормышлар караган мал-
ларны сатып, Борылышлар хезмəт
хакы алырга тиеш? – Риза кызып
киткəнен сизми дə калды.
– Анысында эшең булмасын! Бар,
кайт, отчетыңны өлгерт. Калганы
– безнең кулда! – Риза ишеккə ба-
рып җиткəндə өстəп əйтте: “Туры
сүзле кешелəрне яратмыйм мин.
Отчетларыңны тапшырып бетергəч,
өеңə кайтырсың...”
Гарьлəнеп, саруы кайнап чыкты
рəис бүлмəсеннəн Риза. “Мондый
хəсрəт белəн эшлəп башыңны бəлага
уравың бар. Хəерлегə булсын кыла-
нышлары...”
Борылыш белəн кушылганнан соң
айлар дəвамында алмаган хезмəт
хакын юллап, февраль аенда Данис
белəн Илһам да идарəгə юл тоттылар.
Җəяүлəп. Алты чакрым ара сизелми
дə калды.
– Шушы юлдан өч ел җəяүлəп йөреп
укыдык бит, ə?
– Да-а-а, бар иде заманалар! Җəмил
Хəбирович очраса, машинасына ала
иде.
– Əйдəгез, егетлəр! – дип, ишеген
киң ачып, салонга төйи иде безне.
Урыны булмаса да сыйдыра иде.
– Əйе. “Тере сөяк сыя ул. Туктамый,
утыртмый узып китсəм, Аллаһы сугар.
Сез бит – авылның килəчəге, тоткасы“,
дияр иде.
– Андый кешелəр йөз елга бер туа-
дыр...
– Шулайдыр...
...Сөлəйман Сəйфуллович егетлəрне
салкын каршы алды, урын да тəкъдим
итмəде. Алай гына ди əле, йөзеннəн
каны качты, ачуы чыраена чыкты.
– Нəрсə соң ул акча? Үземнең сигез ай
акча күргəнем юк. Менə йөрим бит, чи-
тем дə кителмəгəн. Эшлəгез, йөрмəгез
юкны эзлəп! – диде дорфа кыяфəттə.
Кешелеклелек дигəннең мыскалы да
юк. Аның каравы, кирелек, кешегə мы-
скыллы караш хəттин ашкан. Йөзенə
карап: “Хəсрəтлəр! Сезнең кайгы гына
иде монда! Йөрисез канны кыздырып,
болайрак булсагыз, күрсəтермен əле
мин сезгə күрмəгəнегезне!” дигəнрəк
сүзлəрне укырга була. Башларын иеп
чыгып барганда, урыныннан торды да,
Илһамга карап:
– Син Рəмис Ярмуллин ич əле,
əйеме? – диде. Егетлəр аптырап кал-
дылар.
– Нигə, син шул кеше түгелмени? –
дип кабатлады рəис.
– Соң, Рəмис Ярмуллинның вафа-
тына дүрт ай бит инде. Узган елның
октябрь башында җирлəдек… Аның
да аласы хезмəт хакы байтак калды,
– диделəр. Бу җавапны ишеткəч, түрə
баскан урынында таптанып торды да:
– Ə, шулай булдымыни əле?.. – дип
мыгырданып алды…
– Кемнең кемлеген белмəсəгез
дə, еллар буена Тормышта туплан-
ган мөлкəтне уңга-сулга таратырга
белəсез, – диде Илһам.
Сөлəйман Сəйфуллович, кинəт
йөзен җыерып, өстəл артындагы
кəнəфиенə бөтен гəүдəсе белəн батып
утырды, сигаретын кабызды. Тирəн
итеп төтен суырганнан соң ярсуын
җиңеп:
– Нəрсə əйтмəкче буласың, дəвам
ит,– диде.
– Барысын да аңлыйсыз, иптəш
рəис. Кирəк икəн, əйтəм: Тормыштагы
машина-трактор паркының җылылык
системасын өздердегез. Эшлəргə ме-
ханизаторлары бар килеш төзек трак-
торларны Борылышка чыгарттыгыз…
Ике “ДТ, бер “Беларусь”ны бер-бер
артлы читкə озаттыгыз…
– Бер колхозга ике гараж нəрсəгə?
Эшлисегез килсə, йөреп эшлəгез
Борылышка, бер каршылыгым да юк.
– Тормыш халкында ни үчегез бар?
Бер түгел, өч тракторны озатырга ни
оятыгыз җитте?
– Берлəшкəндə җитəкчелəргə каршы
сөйлəгəндə бу хакта уйламаган иде-
гезмени? – Рəис, иронияле елмаеп,
дəвам итте: – Шул көнгə калырыгызны
алдан тоемламадыгызмыни? – Төтен
суырып, күзлəре акайгач та туктамады:
– Ə техника дигəнегез бурыч түлəргə
китте. Андый черек тимер өемен алган
кешегə рəхмəт əйтергə тиешсез...
Данис та бəхəскə кушылды:
– Беренчедəн, алар барысы да
эшли торган техника иде, икенчедəн,
Тормышның бер кешегə дə бурычы юк.
– Борылышныкы бар.
– Нишлəп борылышлар өчен
Тормыштагы техниканы сатасыз?
Рəис, ярсып, тавышын күтəреп:
– Анысы синең эш түгел!
Кадрларыгыз юк. Эшлəргə кеше генə
дə юк бит Тормышта, – дип, сүзгə икен-
че юнəлеш бирде.
– Без сезгə кеше түгелмени?
– Сез монда причем? Бүгеннəн фер-
ма мөдирен алыштырырга кеше кирəк.
Кеше тапмасак, фермагыз да ябыла-
чак!
– Əлегəчə эшлəгəн кешегə ни бул-
ган?
– Ошамый ул бəндəгез миңа. О-ша-
мый! Аңладыңмы, Алла бəндəсе?
– Бүлмəсенə төтен боҗраларын
борхыта-борхыта сигаретын комсыз-
ланып суырды-суырды да серен ачып
салды: – Дөрес, бер адəм рəтле кеше-
се бар Тормышның. Анысы да сезне-
ке түгел, килгəн кеше. Шуңа да кеше
сүзен сүз итə. – Сүзсез торгач, өстəп
куйды: – Рəҗимə Юнировнаны əйтəм.
– Еллар буе эшлəгəн кешене урам-
га чыгарып җибəрү гадел буламы да,
кеше язмышы белəн шулай шаяру
җитəкче кеше эшеме? – диештелəр
Илһам белəн Данис.
– Төкердем гаделлегегезгə,
тəҗрибəгезгə дə, үзегезгə дə! Җир
астыннан эзлəгез сез боларны, бəлки,
табарсыз! Ха-ха-ха! Хезмəт хакы юл-
лап прокуратурага да йөреп карады бит
кайберəүлəрегез. Нəрсəгə ирештегез?
Тоттырдылармы акчаны? Учлапмы?
Ха-ха-ха! – Аннары йөзен сытып: –
Йөрмəгез баш катырып, юкны тапты-
рып. Əнə, эшкəртегез җирлəрегезне!
– Ниһаять, тартып беткəн сигаретын
өстəл өстендəге көл савытына басып
сүндерде дə, котырынып, ишекне ачты
һəм егетлəрне этəреп дигəндəй чыга-
рып җибəрде.
– Иблис затыннандыр, адəм түгелдер
бу, – диде Илһам, урамга чыккач.
– Кем килеп хуҗа булды асыл
җирлəребезгə, безгə кадəргелəр бул-
дырган байлыкка... – дип ярсыды
Данис.
– Болай булмый, бирешергə түгел.
Хезмəт хакын да бирмичə, түлəмичə
булдыра алмас. Ала каргадан аласың
булсын, дигəндəй, үч итеп, эшлəргə
тырышырга, җирлəрне эшкəртергə.
Булган техниканы, икебез кулындагы
“ДТ”ларны эшлəтергə, – дигəн уртак
фикергə килеп, кайтыр юлдан атлады-
лар.
Борылышны чыгып, берничə йөз
метр ара гына үткəннəр иде, каршы-
ларына сəлəмə киемле ир очрады.
Якынайгач таныдылар. Əнвəр икəн.
– Егетлəр, үтермəгез, бирегез бер
шешə сыралык рəт...
– Биреп куйганың бармы əллə? –
диде Тормыш егетлəре.
– Ярар инде. Күп сөйлəмəгез, үлəм
бит, үлəм. Баш чатный, үзегез белəсез
бит, хəллəрем хөрт икəнен, хатын да
куып чыгарды. Эшсез ирнең кадере
юк инде. Ну, бирəсезме, юкмы? Сездə
анлык кына бар бит инде, белəм...–
Əнвəр, калтыранган кулларын сузып,
егетлəргə табан атлады.
– Йөрмə җан үртəп, югал күз алдым-
нан! – диде Илһам.
– Дусларың күп бит синең.
Үтермəслəр. Тормыш клубындагы
музыка коралларын, кино аппаратын
озаттың,– дип өстəде Данис.
– И-и-их, шул кино аппаратын
Борылышларга биреп хур гына бул-
дым! Бер яртыга биреп хурлар бул-
дым. Исəр баш! Анда да баш чат-
ный иде шул! Яртыга алдылар да,
төсле металлга тапшырып куйдылар.
Башларың эшлəмəгəч, у-у-у-х...
– Җир бит! Югал күз алдыннан! –
диде егетлəр беравыздан.
Əнвəр, абына-сөртенə Борылышка
табан йөгерде...

(Дәвамы бар.)

Фото: freepik.

Аида ХӘЙРТДИНОВА. Тормыштагы борылыш (3)
Аида ХӘЙРТДИНОВА. Тормыштагы борылыш (3)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас