3
Мазһар Оксананы көне буе күрмәде. Кичке ашка да Виктория ялгызы гына килде. Мазһар аннан Оксананы сорарга иткән иде дә, тыелып калды, әллә нигә яхшысынмады.
Кичке аштан соң егет, гадәттәгечә, һава суларга диңгез буена чыкты. Кичә йөргән эзләрдән үтте. Дельфин урынында юк иде инде.
Сәер кеше бу Оксана. Юк, ул гади хатын түгел. Ай-һай, катлаулы! Сер диңгезе! Әллә юри шулай серле булып кылана микән? Кыланмагае тагы, Мазһар өчен... Нигә апе, эш арттырып, юк-бар уйлар белән баш катыра? Йөрсен әйдә юлында, һәркемнең үз сукмагы дигәндәй. Аның ире, баласы бар. Ә Мазһарның — ялгыз башы... Ярый әле карап торган бер Әлфиясе бар.
Әлфиясе? Аның Әлфиясеме соң ул? Һәм, гомумән, Мазһарга кирәге бармы аның? Дөрес, Әлфия үзе Мазһар өчен үлә язып тора... Һи, тормагае тагы! Кияүгә чыкканчы кызлар шулай инде ул. Ничек тә үзенеке итәргә тырыша. Ә аннан соң, бер өйләнсәң, күрсәтә алар күрмәгәнеңне! Шуңа Мазһарның бик исе дә китми Әлфиягә.
Әллә шул Әлфияне онытып, бераз җилләнеп аласы инде? Гомер үтә бит. Әле рәхәтләнеп яшәп калмасаң, азак соң булыр. Комың коелгач, кемгә кирәк син! Ничек «кемгә»? Әлфиягә! Фу, шайтан, кайдан килеп керде соң әле аның башына әллә нинди юньсез уйлар? Моннан биш ел элек үк миенә сеңдереп куйган иде бит инде ул: Әлфиядән башка — беркемне дә, беркайчан да! Эх син, Мозгар!..
Ә шулай да Оксана Әлфиядән шәбрәк. Төсе-башы белән генә түгел, кыланышлары белән дә. Әле кайда йөри икән ул? Диңгез буенда күренми...
* * *
Мазһар ишекне бикләп куйды да өстәл артына утырды. Бетмәс монда Оксаналар! Эшләргә кирәк. Болай да биш көнен югалтты. Көненә берәр бит кенә язсаң да, биш бит дигән сүз бит бу!
Хәер, ул хәтле үкенергә ярамыйдыр, бәлки. «Адаптация» дигән нәрсә дә бар бит әле. Яңа шартларга яраклашмыйча, җитештерүчәнле эшләп буламы соң? Юк, әлбәттә. Китап язу — таш вату түгел. Кизәнеп тә сугып кына булмый. Бер сүзне язганчы ун мәртәбә уйларга кирәк. Әйе, китап язу — таш вату түгел, баш вату ул!
Мазһар монда килгәч кенә аңлады: бу әсәрен язу өчен әле ныклап әзерләнмәгән икән. Булачак китабын күз алдына китереп карый да, йә бер җирен ошатмый, йә икенче җирен яратмый. Тормышта булганча гына язсаң, кызыклы килеп чыкмас шикелле тоела. Сәнгатьчә бизәкләр дә өстәргә туры килер, ахры. Ә бит ул мәхәббәт хакында үтә тормышчан китап язарга уйлаган иде!..
Шулчак өстәл читендә яткан телефон белешмәсе күзенә чалынды. Үзе дә сизмәстән, шуны алып, карарга тотынды. Менә Оксаналарның номеры! Күп уйлап тормады, шылтыратты. Трубканы Оксана алды.
— Китап сөючеләргә сәлам!
Оксана, күрәсең, аның шылтыратуын көтмәгән, аптырап калды.
— Ә-ә... Сезмени?
— Ачуланмасагыз, мин.
— Ә сез безнең номерны кайдан белдегез?
— Өстәлдәге белешмәдән. Әле нәрсә эшлисез?
— Китап укыйбыз.
— Берәр язучы автографлы китап бүләк иттеме әллә?
— Юк шул.
— Телисезме, мин бүләк итәм?
— Сез? Сезнең китабыгыз бармыни?
— Сезнең өчен берәү генә бар.
— Соң, алайса, нигә сорап торган буласыз? Кертегез тизрәк!
Мазһар, урыс телендә чыккан юка гына китабын тотып, Оксаналарга юнәлде.
* * *
Оксана аның автографын укыгач, кызарып китте.
— Нәрсә, ошамыймы әллә? — диде Мазһар. — Ошамаса, яңадан язып бирәм.
— Юк, юк... Ошый. Рәхмәт, — диде Оксана. — Бу минем автографлы тәүге китабым.
Виктория китапны алып, актарып карады да:
— Ну, Оксана, күз карасы кебек сакла инде, — диде. — Валик күреп калмасын!
— Ә мин аны чемодан төбенә салып куям.
— Юк, мин моңа риза түгел, — диде Мазһар. — Сандыкка бикләр өчен бирмәдем, укырга бирдем.
— Укырмын, һичшиксез!
— Ә кем ул Валик?
— Ирем. Валентин.
— Аңлашылды, — диде Мазһар, гәрчә үзе күп нәрсәне аңламаса да. Ягъни мәсәлән, менә шуны: ни өчен әле Оксана аның китабын иреннән яшерергә тиеш? Киресенчә, моның белән горурланырга кирәк ләбаса! Язучылардан автограф алуның ни гаебе бар? Аннан соң: Мазһар китабына кешегә күрсәтмәслек сүзләр дә язмады. Дөрес, «Оксана кадерлем!» дип куйды куюын. Шуннан ни була? Әнә, Мазһарның шагыйрь дусы бөтен хатын-кызга «җаным» дип эндәшә, берсенең дә укасы коелмый! Кызык, бик кызык... Шулай да Мазһар төпченмәде. Әйдә сер булып калсын, вакыты җиткәч, үзеннән-үзе чишелер әле, дип уйлады.
Виктория чәй әзерләде.
— Утырыгыз, — диде ул Мазһарга. — Кайткач, ичмасам, язучылар белән бергә чәй эчтек, дип сөйләргә калсын.
— Бәлки, ул үзе дә безнең турыда берәр хикәя язып ташлар, — диде Оксана.
— Хикәя генә аз, — дип көлде Виктория. — Безнең тормышны язар өчен, кимендә, роман кирәк!
— Әле сез нәрсә язасыз? — дип сорады Оксана Мазһардан.
— Мәхәббәт турында...
— О! Мин нәкъ шундый китап яратам. Сөйләгез әле, зинһар.
Мазһар башта ризалашмаса да, Оксана бик сорагач, китабының эчтәлеген кыскача сөйләп бирде.
— Бу әсәр мәңгелек мәхәббәт хакында, — диде ул.
— Очучы егет бер кызга үлеп гашыйк була. Кыз да ярата. Ару гына йөргәч, егет аңа тәкъдим ясый. Ләкин кыз кияүгә чыгарга ризалык бирми.
— Ни өчен?
— Беләсезме, кызга егетнең эше ошамый. Булачак иренең самолетта очуын теләми. «Синең өчен куркам, — ди. — Көне-төне исәнме, егылып төшмәде микән дип кайгырып торырга түземлегем җитми», — ди. Кыз шундый шарт куя: «Очучы хезмәтен ташласаң гына сиңа чыгам, —ди. — Йә мин, йә авиация!» Ләкин егет яраткан хезмәтен ташламый. Ә кыз моңа үчегеп, аның белән араны өзә. Һәм уйлап-нитеп тормый, кызулык белән, очраган берәүгә кияүгә чыга.
— Ә егет? Ул ни эшли?
— Ул ни, бичара, һаман шул кызга, ягъни хатынга гашыйк.
— Шуннан? Шуннан ничек?
— Хатын өзгәләнә. Ирен яратмый. Ә егет исә һаман аны сөя. Рейстан кайткан саен аның ишек төбенә чәчкәләр салып китә. Үзенең сау-сәламәт икәнлеген сөйгәненә шулай белдерә...
— Менә, ичмасам, мәхәббәт! — дип әйтеп куйды шулчак Оксана.
— Андый мәхәббәт китапта гына була шул, тормышта юк, — диде Виктория. — Минем ир дә башта бик яраткан булып кыланды. Иртән йокыдан торуыма базардан тере чәчкәләр алып кайта иде. Әмма аның бу яратуы бер елга да җитмәде. Кайда сиңа мәңгелек мәхәббәт?! Дөньяда юк нәрсә бит ул!
— Ә ирегез? Бармы соң ул дөньяда? — дип сорады Мазһар.
— Булмый, кая олаксын! Йөридер әле шунда ава-түнә. Убыр кебек эчә башлагач, аерылдым мин аннан. Ир-атның башына җитүче шул бер нәрсәкәй бар бит дөньяда!
— Берәү генә түгел, икәү әле алар — ирләрнең башын әйләндерүчеләр, — диде Оксана.
— Беренчесе аракы булса, икенчесе нәрсә соң?
— Чибәр хатыннар!
Анысы да хак, — диде Виктория.
Апарның шулай ачыктан-ачык сөйләшүе Мазһарны уйланырга мәҗбүр итте. Әүлиядер бу хатын-кыз! Ирләрнең бөтен йомшаклыгын, рентгеннан караган кебек, үтәли күреп тора. Ә ир-ат, бичара, әнә шул шешәбикә белән тәтибикәләрне артык яратуы аркасында әрәм була да инде!
— Минем героем, кызганычка каршы, эчкегә сабыша, — дип сөйләвен дәвам итте Мазһар. — Шул сәбәпле яраткан хезмәтеннән аерылырга мәҗбүр була. Авиациядән китеп, тыныч эшкә урнаша.
— Шулай итеп, мәхәббәтен хәмергә алмаштыра инде, ә?
— Юк, сөйгәне белән һәрчак очрашып тора. Хатын да авыр минутларында аны ташламый. Тик аларның очрашканын ире белеп кала.
Шулчак Оксана:
— Китабыгызның азагы бигрәк күңелсез икән, — дип әйтеп куйды.
— Бөтен әсәр дә күңелле тәмамланмый шул, — диде Мазһар.
— Ә сез күңелле итеп бетерегез.
— Ничек?
— Өйләндерегез аларны.
— Мөмкин түгел.
— Нишләп? Хатын аерылсын!
— Гаилә таркатыйммы? Болай да бездә аерылганнар җитәрлек!
— Алайса, ирен үтерегез.
— У-у, нинди каты бәгырьлесез!
— Чирләп үлсен, була торган хәл, — дип, ахирәтенең фикерен яклады Виктория. — Хәзер бит ирләр теге дөньяга ашыгыбрак китә.
— Ярый, уйлап карармын.
— Ә балалары бармы аларның? — дип сорады Оксана.
— Бер кызлары бар.
— Анысы начар икән.
— Нигә начар?
— Яратмаган кешедән бала табу — бәхетсезлек бит ул.
— Анысы шулай, — дип килеште Мазһар.
— Соң, шулай булгач, нигә кешене күрәләтә бәхетсез итәргә?
— Ярар инде, бәйләнмә, —диде Виктория, ахирәтен тыеп. — Язучыларга кеше күңелен тетрәтерлек кискен конфликтлы, тирән драматизм белән сугарылган әсәр тудырырга кирәк. Ә син монда үз көеңне көйләтеп булашасың. Языгыз әйдә, язучы иптәш, үзегез теләгәнчә языгыз. Әмма ләкин яхшы китап языгыз. Без укырлык булсын!
— Азагын барыбер үзгәртегез. Яраткан кешеләр бергә калырга тиеш! — диде Оксана.
Мазһар нәрсә әйтергә белмәде. Ник сөйләгәненә үкенеп куйды. Болай булырын белсә, авызын да ачмас иде.
— Чәегезне эчегез, — дип кыстады Виктория. — Суына бит.
— Чәй янына күчтәнәчем бар иде. — Мазһар урыныннан кузгалды. — Мин хәзер...
(Дәвамы бар)