(Дәвамы.)
Күмəк хуҗалыкның отчет
җыелышында ике хуҗалыкны
берлəштерү мəсьəлəсен күтəреп кара-
дылар. Лəкин районнан килгəн вəкил
кузгаткан фикер тормышлар тара-
фыннан хуплау да, яклау да тапмады.
Күпчелек кушылырга каршы булып
чыкты.
Берничə айдан халыкны клубка җыеп,
тагып җыен үткəрделəр. Бер килделəр,
ике килделəр... Тормыш халкы да исəр
түгел. Белə, аңлый эшнең кая таба
тəгəрəвен. Һəр килүлəрендə район
вəкиллəре кайнар телмəрлəр тотты-
лар. Алар җиткергəн хəбəр буенча,
Министрлар кабинетының карарына
ярашлы, көрчеккə терəлгəн колхозлар-
ны эрелəндерү сəясəте алып барыла
икəн. Халык килешмəде, ризасызлык
белдерде, без əле көрчеккə терəлгəн
хəлдə түгелбез, диде. Җитəкчелəр
дə бирешергə телəми, борылышлар
белəн кушылмасагыз, килəчəгегез
билгесез, дип яныйлар. Сəгатьлəр
буена сузылган сөйлəшүлəрнең
берсеннəн соң да уртак фикергə килə
алмагач, алдагы атнада кабат халык-
ны җыябыз, тагын бер тапкыр ныклап
уйлагыз, дип, кайтып киттелəр. Халык
тəмам буталды. “Чыбыксыз телефон-
нар” эшкə җигелде. Кибеткə керсəң дə,
клубка барсаң да, бер сүз: “Колхозны
Борылыш белəн берлəштерəчəклəр
икəн…” Əлеге хəбəргə ышанмаган-
нар, “күрəлəтə авыл язмышы белəн
шаярмаслар, дөреслек өстенлек итəр“
дигəн өмет белəн яшəүчелəр дə, көлеп
караучылар, дөньяны болгатып, коткы
таратучылар да табылды.
Күп сүзле, гомере буе колхоз
ашханəсендə пешекче булып эшлəгəн,
килде-киттене сыйлап куанган, инде
җиденче дистəне ваклаган Тутыя корт-
ка бу коткыга беренче булып бирелде.
“Кушылмасак, пенсия түлəүне туктата-
лар икəн, эшлəр харап буласы икəн,”
– дип сөйлəнеп, юк-бар хəбəр таратты.
…Бүген тагын авылда җыелыш.
Тагын шул ук сүзлəр. Яхшы костюмлы,
кырыс чырайлы ике ир, каш астыннан
карап, сүзне кыска тотмакчы булды-
лар. Алдан əзерлəнгəн сценарий бу-
енча барган сөйлəшүне халык тəүдə
сүзсез генə тыңлады. Аннары тормыш-
ларга сүз бирделəр. Залдан Тутыя кар-
чык күтəрелде.
– Кушылыйк, иптəшлəр! Бетсен
колхозның идарəсе дə, бухгалтериясе
дə, берсе дə кирəкми! Җылы урын-
да утырып, җайлы гына акча алып
өйрəнделəр, югыйсə…
– Шулай, шулай, апа, дөрес əйтəсез,
– дип куəтлəде аны йөзенə елмаю
сирпелгəн төпсə гəүдəле башлык. –
Ике бухгалтерия урынына бер бухгал-
терия калачак. Колхозга күпме эконо-
мия дигəн сүз бу… – Залдагы халык,
тынычсызланган умарта күчедəй, гөж
килеп алды.
Данис белəн Илһам түзмəделəр, то-
рып бастылар:
– Җəмил Хəбирович! Нигə əле сез
дəшми утырасыз? Без 7-8нче клас-
сларга җиткəч, класс сəгатьлəренə ке-
реп, һөнəрчелек училищесына укырга
барырга, авылга механизатор булып
кайтырга үгетлəдегез. Сезнең сүзне
тыңлап, хезмəт юлын авылда башла-
дык, шушында төплəндек. Борылыш
белəн кушылгач, безне нəрсə көтə?
Мəхшəрне хəтерлəткəн җыелыш
хуҗалык рəисе Җəмил Хəбировичны
да, күренеп тора, борчый. Үзенə юл-
ланган сораулардан йөзе бер кызар-
ды, бер агарды. Əкрен генə торып сүз
алды:
– Мин... иптəшлəр... мин олыгайдым
инде. Алай ук борчылмагыз. Барысы да
яхшы булыр, – диде, залга күтəрелеп
карамыйча гына. Кулындагы сигаре-
тын озак кына əйлəндереп, башын иеп
утыргач, чыгып китте.
Педагогия институтын тəмамлап
кайтып биология укыткан Гаяз да сүз
кушып карады. Башлык тыңлап та тор-
мады. “Синең чыгышны педсоветта
тыңларбыз”,– дип, урынына утыртты.
– Кино установкасын сүтеп алып
киттелəр. Иртəгəсе көндə безне камчы-
лап куарлармы? Нəрсə көтəргə безгə?
Кушылуның файдасыннан бигрəк зыя-
ны гына булачак бит! Безнең фураж,
орлык запасы җитəрлек. Ə Борылышта
ындыр табагы шыр буш. Барысын да
уртага салып, тагын бер тапкыр уйла-
шыйк, иптəшлəр, – Данис өстəп сүз
кушты. Сəхнə түрендəге өстəл артын-
да утырган мыеклы башлыкның чырае
сытылды, егеткə күзенең агы белəн
карады:
– Энем, ничə яшьтəсең? Колхозда
ничə ел эшлисең? – дип сорады.
Данисның җавабын ишеткəч: – Без
монда синең кебек юеш борыннар
белəн түгел, гомерлəре буе колхоз-
да эшлəгəн, колхозны күтəргəн, аның
язмышы, авылның килəчəге өчен
янып яшəгəн абый-апалар белəн
сөйлəшəбез. Тик кенə утыр! – дип
җикерде.
Алдагы рəтлəрдəн урын алып, сүзгə
кысылмый гына, “мулла песие” ке-
бек астыртын гына тыңлап утырган,
эшлəгəн елларында дəрес саен ба-
лаларны авылда калмаска үгетлəгəн,
килəчəктə авыл басуларын чит ил ком-
байннары гына иңлəячəк, аларга юга-
ры белемле инженерлар гына идарə
итəчəк, куйган һəр өчле билгесе саен,
сезнең кебек укуга исе китмəгəннəргə
көн бетəчəк, дип тукыган, һəр укучыны
бишле билгесенə генə укырга өндəгəн
пенсиядəге укытучы Зөфəр Хəкимович
та, бу сүзлəрне куəтлəп куйды: “Нəрсə,
ат дагалаганда бака ботын кыстырмый
кала алмыймыни, энем?” Бу мыскыл-
лы сүзлəр Данисны тагы да ныграк яр-
сытты – ул кабат торып басты:
– Киноустановканы алып киттелəр.
Иртəгə бухгалтерияне күчерерлəр.
Аннары машина-трактор паркына, ын-
дыр табагына, фермага чират җитəр!
Мəктəп тə читтə калмас! Таралу шун-
нан башлана!
Залдагылар күтəрелеп кул чабарга
керештелəр.
– Дөрес! Дөрес! Дөрес сөйли Данис!
– диеште яшьлəр. Ə президиумда
утырган ирлəр залдагыларның тыныч-
ланганын көттелəр дə, соңгы сүзлəргə
җавап биреп тормый гына:
– Тагын кемдə нинди сүз бар? –
диделəр.
Залга кереп-чыгып йөргəн Əнвəр дə
“ботын кыстырып калырга” ашыкты:
– Иптəшлəр, ул установканы күп
сөйлəдегез инде. Алты айда илле ту-
гыз сум акча керткəн кино установкасы
Тормышка нəрсəгə кирəк? Йə, əйтегез,
ник дəшмисез? – Сүз əйтүче табылма-
ды. Əнвəр дəвам итте: – Дөрес сүзгə
җавап юк. Аннан соң, колхоз, авыл
язмышы турында сүз барганда, кино
установкасының ни катнашы бар? – Бу
сүзлəр мыеклы башлыкның күңеленə
хуш килде:
– Дөрес, Əнвəр, дөрес! Бер кирəге
дə юк! – дип куəтлəде.
Данисның əтисе Закир карт та фике-
рен белдерергə уйлады:
– Кино установкасы кино установка-
сы инде. ярый. Сүзем ул турыда түгел.
Кырык ел колхозда эшлəдем, алдын-
гы булдым. Колхозны күтəргəн олы
яшьтəгелəр белəн сөйлəшəбез дигəн
сүзегезгə карата əйтəм: Борылыш
белəн кушылу дөрес түгел. Ризалык
бирмибез!
– Сезнең җыр җырланган инде.
Кайтып без түлəгəн пенсияңне генə
ашап ят! – булды башлыкның җавабы.
– Дөрес сəясəт алып барасыз,
хөрмəтле җитəкчелəр. Кушылу,
минемчə, иң дөрес юл булачак! –
Монысы авылдагы иң ялагай хатын
Рəҗимə Юнировна сүзе иде.
Мəктəп директоры Индус Гайниевич
та торып басты:
– Иптəшлəр, ник куркырга кушы-
лудан? Районда күпме хуҗалыклар
эрелəндерелде? Берсендə дə тормыш
тукталмады! Эшлəгəн кеше югалмый
ул. Чебеннəн фил ясап утырмыйк.
– Дөрес, дөрес! – диде башлык. –
Министрлар Кабинеты карарына без
дə каршы килə алмыйбыз, җəмəгать...
– Шулвакыт авылдагы ферма мөдире,
чал чəчле Риза сəхнəгə күтəрелде.
Авызы тулы кара кан булса да,
төкермəс, күңеленнəн нинди генə кы-
енлыклар кичергəндə дə башкаларга
авырлык китермəс, өлешенə төшкəн
хəсрəтне эченə йотып яши белгəн,
сүзен уйлап сөйлəгəн ипле кеше ул.
– Иптəшлəр! Бу иптəшлəр без-
не алдап сөйлилəр. Министрлар
Кабинетының карары менə кулымда.
Ике биттəн тора ул. Безгə аның аза-
гындагы юллары турында əйтмилəр.
Анда болай диелгəн, – дип, кычкы-
рып укып күрсəтте. – Бүгенге көндə
безнең колхозның, авылның язмы-
шы хəл ителə. Ялган сүзлəргə ыша-
нып, күрəлəтə ялгышлыкка бармыйк,
соңыннан үкенергə калмасын! Карарда
сүз бөлгенлеккə төшкəн хуҗалыкларны
берлəштерү турында бара!
Зал гөж килде. “Курыкмый да бу
Риза, ə?” “Нəрсəдəн курыксын?
Балалары кеше булып беткəн.
Мондагы түрəлəргə ни мохтаҗлыгы?
Дөньясы түгəрəк, тормышы җитеш”, –
диеште халык.
Ризаның сүзлəрен куəтлəп,
пенсиядəге механизатор Закир да
кабат басып нык кына əйткəлəгəч,
аларны яшьлəр дə куəтлəгəч, “куна-
клар” корт чаккандагыдай чəбəлəнə
башладылар, йөзлəре качты. Тиз-тиз
генə папкаларын җыйдылар да, халык
белəн саубуллашып та тормый, чыгып
киттелəр.
Иртəгə Тормышта тагын җыелыш
дигəн көнне Тутыя карчыкка, төн урта-
сы авышкач, номерлары салдырылган
автомашина килеп туктады. Аннан
капчыгы белəн он, шикəр, ярма, тар-
тмасы белəн чəй ише сый бушатылуы,
төпсə гəүдəле башлыкның:
– Апа, иртəгə безнең файдага
сөйлəсəң, изгелегең җирдə ятып кал-
мас, – дигəн шарт куюы күпмедер
вакыт үткəннəн соң, Тутыя карчык
сөенечен күтəрə алмый күрше карчы-
кларын чəйгə чакырып сыйлаганда
күңелен бушаткач кына билгеле булды.
* * *
Иренең кəефе кырылып кайтуын
Фəһимə шундук сизеп алды. Кайтып,
өс-башын алыштыруга, Риза үзенең
кан басымын үлчəде.
– Тагын күтəрелгəнме? – диде
Фəһимəсе.
– Күтəрелгəн...
– Фельдшерга йөреп уколлар ал,
булмаса.
– Шулай итми булмас, Фəһимə... –
Риза ыңгырашып куйды: – Колхозны
кушабыз, дилəр Борылыш белəн.
– И, һаман шуңа үртəлə икəн. Мир
кайгысы праздник, ди. Кешегə нəрсə
булса, безгə шул. Ни дип шулкадəр
борчылырга сиңа?
– Үзебезнең яшьлек үткəн, күпме көч
салынган колхоз бит.
– Булса соң?..
– Борылыш белəн кушсалар, оч-
лана бит Тормыш, очлана, Фəһимə,
аңлыйсыңмы?
– Аңлыйм, Риза, аңлыйм.
– Аңлагач!.. – диде карты, ачуланып,
һəм хатыны алдына утырткан ашны
ашавыннан туктап, уйланып алды.
Башкача сөйлəшмəделəр. Тыныч
кына аш ашадылар, чəй эчтелəр дə,
икесе ике бүлмəгə кереп “югалды-
лар”. Фəһимə, гадəттəгечə, ире кайт-
канчы абзардагы бер баш сыер, өч
сарык, җиде тавык белəн бер əтəчне
тəрбиялəп бетергəн була. Ризага кай-
тып ял итəсе генə кала.
Уйлар тынгы бирми Ризага. Өч
улының берсе дə авылда калмады.
Яхшы укыдылар. Олимпиадалардан
кайтып кермəделəр, районныкыла-
рында да, республиканыкыларында
да ал бирмəделəр. Əнилəре укыту-
чы булырга үгетлəде. Укытучылары
да бер сүзне кабатлады: “укырга,
укырга, укырга...” Өлкəн малай авыл
хуҗалыгы институтының механика фа-
культетына барырга телəк белдергəн
иде. “Юньле кеше авылда каламы,
балам? Укытучылыкка барырсың!”
– диде Фəһимə. Əти кеше бер авыз
сүз дəшмəде. Ник дəшмəдеме? Бала
үз башы белəн уйласын дигəн иде.
Ана сүзен тыңлап, оланнар Мəскəү
дəүлəт университетына аллы-артлы
барып керделəр дə, шунда калдылар.
Аспирантура тəмамладылар. Хəзер
берсе – математика, берсе – химия,
төпчеге филология фəннəре канди-
даты. Югары уку йортларында белем
бирəлəр. Авылга ике-өч елга бер генə
кайталар. Фəнни конференциялəрдə
катнашалар, чит иллəр гизəлəр.
Аларга синең Тормышыңдагы хəллəр,
кем əйтмешли, “зəңгəр чəчкə”. Берсе
булмаса, берсе диплом алгач, бəлки,
авылга кайтыр, дип өметлəнеп,
үзенеке янəшəсендə нарат агачла-
рыннан буратып, мəһабəт йорт та
тергезгəн иде Риза. Кайтмады егетлəр
авылга. Шəһəр тормышын артык
күрделəр. Авыл язмышына битараф
балалар үстерде Риза. Аптырагач, яңа
нигезгə үзе күчте.
Ə нишли ала иде соң ул? Алар күбрəк
Фəһимəсе карамагында булдылар.
Ə Риза? Кара таңнан чыгып киткəндə
уллары йоклап кала, кайтып кергəндə
күптəн йоклаган булалар... Шулай үтте
гомере. Аның уллары авылда калган
булсалар, шундый көнгə төшəр идеме-
ни Тормыш?
Үткəннəргə юл ябык инде. Стенага
борылып яткан Риза, кулы белəн
шоп-шома бүрəнəне сыпырды. Күз ал-
дында дулкынлы томан хасыйл иткəн
яшьлəре агып төшеп, колагын, муенын
пешерде... Аз сүзле Ризасының тыныч
холкын студент эскəмиясеннəн якын
күргəн, иренең кичерешлəрен тын алы-
шыннан аңлаган Фəһимəсе, шыпырт
кына килеп, иренең аркасына җылы
юрганын япты да, утны сүндереп, уры-
нына барып ятты...
Авыл дип шултикле үзен-үзе
бетермəскə иде. Яткач та йокыга китə
алмый азапланды Фəһимə. Шушы
кичтə үзенең бирегə килен булып
төшкəннəн соң үткəн кырык елга якын
гомерен күз алдыннан үткəрде. Төрле
чагы булды Тормышның. Алар эшкə
кайткан елларда əле авылда салам
түбəле өйлəр дə байтак иде. Эшчəн,
булган халык яшəгəн авыл дистə ел-
лар эчендə күтəрелде. Басулар электр
баганалары төплəренə кадəр сөреп
эшкəртелде, мал-туардан таптатыл-
масын өчен басу капкалары эшлəнде.
Фермаларда токымлы маллар асрал-
ды. Сөт, ит җитештерү, иген үстерүдə
тормышлар районда алдынгылыкны
кулдан ычкындырмады. Ə аның ире
башлап йөрүчелəрнең берсе булды.
Гомере буе колхоз эше дип янды.
Фəһимəнең моның өчен аңа үпкəсе
дə бар. Кеше кебек кунаклашып, ара-
лашып яши алмаганына үкенеп тə куя
кайчак. Бəйрəм җитсə, партия əгъзасы
Ризаны колхозның элекке бригадасы
булган Борылыш авылындагы ферма
эшчəннəрен котларга җибəрəлəр. Күз
ачкысыз бураннарда ат җигеп чыгып
китə, төн уртасы узгач кына кайтып
керə иде...
Шуңа күрə балаларын да, безнең
кебек авылда калып заяга үтмəсен
гомерегез, дип үгетлəде. Берəрсен
булса да янда калдырасы булган ла...
Яшь чакта ул кадəр сизелми, олы-
гайгач аңлыйсың икəн. Ə балаларга
нəрсə? “Авылдагы йортны биклəгез
дə, безнең янга килегез, безнең
белəн яшəргə телəмəсəгез, фатир
алып бирербез,” – дилəр. Картайган
көнеңдə урамга чыгарга куркып, бергə
эшлəгəн хезмəттəшлəреңне бер күреп
сөйлəшергə дə тилмереп таш стена
арасында Мəскəүдə ятарсыңмы?
(Дәвамы бар.)
Фото: Freepik.