2
Икенче көнне иртән ул аны ашханәдә күрде. Аларның өстәле ерак түгел икән. «Чегән» тиз-тиз генә ашады да чыгып китте.
Мазһар да аннан калышмады. Ләкин ул ашханәдән чыкканда, кыз кайдадыр китеп югалган иде инде.
Егет, кул селтәп, үзенең бүлмәсенә табан атлады. Бәй, менә сиңа кирәк булса!.. «Чегән» белән ул күрше генә яши икән ләбаса. Кыз бүлмәсен бикләп маташа иде. Мазһар күрмәгәнгә сабышты. Бүлмәсенә керде дә тәрәзәдән аның кайда киткәнен карап калды: кыз автобус тукталышына табан йөгерде.
Егет өстәл артына барып утырды. Әмма төшкә кадәр бер җөмлә дә яза алмады. Шулай була бит ул кайчакта: бер бит язар өчен сәгатьләр, көннәр буе утырасың, ә илһам килми дә куя. Бер килмәсә, чакырып китереп булмый аны. Менә әле Мазһар да шундый хәлдә. Язылмагач — язылмый.
Төшке аш вакытында ашханәгә кергәч тә, ул иң элек теге кыз утырган өстәлгә күз төшерде. Аның урыны буш иде. Мазһар ашханәдә юри озак мыштырдады. Тик барыбер «чегән»не көтеп ала алмады. Киткән җиреннән кайтмады микәнни? Кайда йөри икән?
Кичке ашка гына килде ул. Икенче көнне дә «чегән кызы Пальма» иртәнге аштан соң каядыр югалды, һәм кич кенә, күтәренеп, кайтып керде. Өченче көнне дә шул ук хәл кабатланды.
* * *
Көтмәгәндә алар лифтта очрашты. Кабинада икәү генә калгач, Мазһар сүз башлады:
— Сез шагыйрәме?
Кыз елмаеп куйды:
— Юк.
— Прозаикмыни? — дип төпченде Мазһар.
— Юк.
— Драматургмы әллә?
— Юк.
— Тәнкыйтьчедер, алайса?
— Юк! Юк! — Кыз шаркылдап көлде. — Язучыга охшаганмынмы әллә?
— Әйе, шагыйрәгә охшагансыз.
— Ялгышасыз. Минем үз гомеремдә бер юл шигырь дә язып караганым булмады.
— Ә кем соң сез?
— Укучы! Язучылар язган әйбәт китапларны укучы мин. — Шулчак лифт ишеге ачылды. «Укучы» кызу адымнар белән бүлмәсенә табан атлады. Мазһар аны ничек туктатырга белмичә, артыннан карап калды.
* * *
Кич Мазһар диңгез буена төште. Һава тын. Сулавы җиңел. Диңгез ягыннан талгын җил исә. Су өстендә көмеш «йомычкалар» җемелдәшеп, күзне камаштыра — ай нурлары дулкыннар белән шулай шаяра.
Мазһар, әлеге шул язачак китабы турында уйланып, башын аска игән килеш яр буендагы таш юлдан акрын гына атлап бара иде, каршысына теге каракай килеп чыкмасынмы! Ул үзе ише яшь бер хатынны култыклап алган да кызып-кызып нидер сөйли. Мазһарны күргәч, тынып калды. Аның яныннан тавыш-тынсыз гына үтеп киттеләр. Мазһар да эндәшмәде. Ахырда түзмәде, әйләнеп карады. Бу вакытта «чегән» дә артына борылган иде. Ул көлеп җибәрде. Мазһар алар янына килде.
— Хәерле кич, кызлар!
— Хәерле кич! — диде «чегән». — Ә без сезне эреләнгән икән дип уйлаган идек. Исәнләшми дә узып киткәч...
— Сезгә комачауламыйм дидем. Нәрсә хакындадыр бик каты бәхәсләшә идегез.
— Бәхәсләшерлек тә шул. Ничә көн иҗат йортында яшибез, ә бер язучыны да күреп сөйләшкәнебез юк әле.
— Ничек алай?
— Шулай менә. Язучыларның чәче коелган була дип уйлап, бая бер пеләш агай белән танышкан идек, шахтер булып чыкты.
— Ха-ха-ха! — Мазһар буыны катып көлде. — Бөтен язучы да пеләш булмый шул. Араларында минем кебек озын чәчлеләре дә бар.
— Ә сезнең язучы түгел икәнлегегез маңгаегызга язылган.
Мазһарның чәчләре үрә торды.
— Ничек түгел? — диде ул, гаҗәпләнеп. — Бәлки, мин атаклы язучымындыр.
— Атаклы язучы сезнең кебек булмый.
— Нинди була?
— Улмы? Ул олпат, горур була. Яныннан үткән хатын-кызның аягына һуштан язып карап калмый! Мазһар кызарынды-бүртенде.
— Сез бит үзегез гаепле. Күзнең явын алырлык матур туфли кигәч ни... — дигән булды, акланырга тырышып.
— Ярый, ярый, — диде каракай, — кәефегезне төшермәгез. Мин сезнең хакта гына әйтмим. Гомумән, ирләр турында сүз йөртәм.
— Ә сез бөтен ирләрне дә каян беләсез?
Каракай аптырап калмады. Шаян гына елмайды да:
— Китаптан укып беләм! — диде. — Язучылар язалар бит. Барысын да ачыктан-ачык.
Алар берникадәр сүзсез атлады.
— Әйе, язучылар яза, укучылар укый, — диде Мазһар, өзелгән сүзне ялгап җибәрү өчен генә. — Ә беләсезме, монда минем бер язучы дусым бар. Теләсәгез, таныштырам.
— Ничек таныштырасыз? Сез үзегез безне белмисез ләбаса! — дип көлде каракай.
— Чынлап та, — диде Мазһар. — Әйдәгез, танышыйк.
— Мин Оксана булам, — диде кара кыз. — Ә бу минем ахирәтем — Виктория. Бер бүлмәдә торабыз.
— Ә мин — Мазһар.
Бу исем алар өчен ят иде — хәтерләрендә калмады.
— Мозгар? — дип кабатлап сорады Оксана. — Нәрсәне аңлата ул?
— «Мозг» сүзеннән алынгандыр, — дип фараз итте Виктория.
— Әйе, нәкъ шулай! — дип шаяртты Мазһар. — Миле кеше мин.
— Яхшы. Исемегез җисемегезгә туры килсә, бигрәк тә шәп, — диде Оксана. — Югыйсә, кайбер ирләрнең киресенчә була бит. Әнә, безнең белән бер вагонда Остап Трезвый атлы кеше килде. Поездга утыргач та эчә башлаган иде, әле һаман айныганы юк. Менә сиңа Трезвый!
— Ул монда килдемени? Язучы түгелдер бит?
— Юк, әлбәттә. Шахтер. Отпуск акчасын барыбер эчеп бетерер, ичмасам, дөнья күреп кайтсын, юньле кешеләр белән аралашса, бәлки, үзенә файдасы тияр дип, иҗат йортына мәҗбүри путевка биреп озатканнар аны.
— Язучыларга илһамланырга әйбәт икән, — диде Мазһар.
— Бигрәк тә сатирикларга, — дип өстәде Виктория.
— Исерекбаш образын тот та аннан күчереп яз!
— Кайсы яктан ул?
— Кызганычка каршы, безнең якташ. Донбасстан.
— Сез украиннармы?
— Охшаганбызмы әллә? — диде Оксана.
— Украиннар шундый кара була димени! Сез безнең кызларга охшагансыз.
— Мине гел шулай кемгә дә булса охшаталар. Бая гына бер ир әйтеп китте: «Чегәннәр дә бар икән монда»,— ди.
— Ә сез чынлап чегән түгелме?
Мазһарның уйнап кына әйткән сүзе Оксананы уйга калдырды.
— Белмим, — диде ул. — Бәлки, шулайдыр да. Мин бит әти-әниемне белмим. Детдом баласымын.
Мазһар Оксананы рәнҗеттем, ахры, дип, аннан гафу үтенде.
— Сезнең бер гаебегез дә юк, — диде Оксана һәм, сер бирмәскә теләп, елмаерга тырышты. — Кызганмагыз. Мин хәзер ятим түгел. Кызым бар, хәтта ирем дә бар.
— Димәк, бәхетле кеше!
— Анысы икенче мәсьәлә, хәзергә калдырып торыйк, — диде дә Оксана, яр буендагы вак ташларга шыгырдатып баса-баса, китеп барды.
Мазһар белән Виктория аңа иярде. Менә Оксана диңгез буенда яткан ниндидер кара нәрсә янына туктады һәм... җанөзгечтавыш белән кычкырып җибәрде. Карасалар, метр ярымлык дельфин! Корсагы буйдан-буйга ярылып, эчендәге майлары күренеп тора.
Карарга куркыныч... Оксана кулы белән күзләрен каплады. Ә Виктория кыюрак булып чыкты. Ул дельфинның ярасын тотып карады.
— Үткер нәрсәгә киселгән...
— Теплоход винтына эләккәндер, бичара.
— Ярга дулкын бәреп чыгарган инде аны.
— Ә бәлки, ул кешеләрдән ярдәм сорап килгәндер.
— Ашыгыч ярдәм күрсәтергә кирәк. Әй, шәфкать туташы, ишетәсеңме? — диде Виктория Оксанага.
Ләкин Оксана урыныннан да кымшанмады.
— Ярасын бәйләп куйыйк, — диде Мазһар һәм, бәйләрдәй әйбер эзләп, арлы-бирле йөгерде.
— Туктагыз, исәрләр! — дип кычкырды Оксана аларга, ачуланып. — Үлгән бит ул! — Һәм ярсып еларга тотынды. Мазһар, аны юатмакчы булып:
— Йә, тынычланыгыз. Үлгән икән — үлгән, сез елаганнан терелми ләбаса, — диде.
Оксана, авыр сулап, яшьле күзләрен сөртте.
— Җан иясе бит. Кызганыч...
— Үзегез медик була торып балавыз сыгасыз, — диде Мазһар, аны оялтырга теләгәндәй. — Сезнең халык, гадәттә, каты бәгырьле булучан, кирәк икән, жәлләп-нитеп тормый, шалт та шолт кисә дә ыргыта.
— Ә менә мин бәләкәй балаларга укол кадарга кызганам. Мәеттән дә куркам. Кешенең үлгәнен күрәсем килми.
— Шәфкать туташы булып күпме эшлисез?
— Ун елдан артык.
— Табиб булырга теләмисезме соң? Һәрбер солдат генерал булырга хыяллана дигәндәй, һәрбер шәфкать туташы да табиб булырга җыена бит хәзер.
Мазһарның бу сүзләре Оксанага ошамады.
— Ни җитте табиб исәбендә йөргәнче, менә дигән шәфкать туташы булуың мең артык!
Башкача Мазһар сораулар биреп аны җәфаламады. Оксананың кәефе киткән иде. Кайтыр якка борылдылар.
Соңыннан Мазһар, берүзе генә килеп, һәлакәткә тарыган дельфинның өстенә япма каплап китте.
(Дәвамы бар)
Фото: bashgazet.ru