Чәчмә әсәр
4 Июня 2024, 08:06

Аида ХӘЙРТДИНОВА. Тормыштагы борылыш (1)

Кəефе шəп Данисның! Эше, гаилəсе бар. Хезмəт хакын биреп торалар...

Аида ХӘЙРТДИНОВА. Тормыштагы борылыш (1)Аида ХӘЙРТДИНОВА. Тормыштагы борылыш (1)
Аида ХӘЙРТДИНОВА. Тормыштагы борылыш (1)

Дөньялар бутала башлады…
“ДТ-75”ен ремонтлыйсы бар иде.
Кичə эш сəгатенең ахырында əллə
нишлəп көйсезлəнə башлады “ти-
мер аты”. Шунлыктан таң əтəчлəре
белəн уянып, юынды, ашап алды
да, абзардагы терлеклəрне карап,
машина-трактор паркына ашыкты
яшь ир. Кичтəн яңгыр сибəлəп үткəн
иде. Салкынайтып та җибəргəн. Уяу
этлəрнең анда-монда хəбəр биреп
алуын, йортларда сарык малларының
бəэлдəвен, капка ачылган һəм ябыл-
ган тавышларны тыңлап, җитез адым-
нар белəн атлады. Аңардан алда тагын
берəү бара. Тынгы белмəс җан, ферма
мөдире Риза абзый инде бу. Ул шулай
иртə таңнан фермага юллана.
Кəефе шəп Данисның! Эше, гаилəсе
бар. Хезмəт хакын биреп торалар.
Җылы өйдəн чыгып китə, җылы өйгə
кайтып керə. Балаларының яше җитүгə
авылда мəктəп бар. Техниканың
көйсезлəнүе күңелен кырса да, пошы-
нырга сəбəп юк. Күп дигəндə бер-ике
көндə сафка кертəчəк. Запас частька
кытлык түгел.Тракторны үзенең биш
бармагы кебек белə ул. Язын ватылып
борчый гына күрмəсен. Күңелле яз
мəшəкатьлəрен көтеп ала Данис.
Күплəр, никтер, мəктəптəн соң
читкə чыгып китүне артык күрəлəр,
читтə дөнья көтəлəр. Шушында гына
яшəсəлəр ни булган?! Менə класста-
шы Илгизне генə ал. Урта мəктəптəн
соң институт бетерде дə Себергə юл-
ланды. Текə машинада гына кайтып
төшə авылга. Кайту белəн урман-
кырларны йөреп əйлəнə, авылны урап
чыга. Сагына-а-а! Сагынмаса, алай
йөрмəс иде.
Уйланып килеп паркның ишеген
тартса, ул күптəн ачык икəн, Илһам
килеп җиткəн, тəмəке көйрəтеп утыра.
– Иртəлəгəнсең түгелме, Илһам?
Хəллəр?
– Хəллəр... хөрт...
– Нəрсə булды, җаныең белəн сүзгə
килдеңме əллə?
– Җаный нəрсə монда? Җаныйдан
да болайрагы килеп чыгарга тора...
– Аңлатыбрак сөйлə...
– Əле ишетмəдеңмени? Тормыш
белəн Борылышны кушарга уйлыйлар
ич...
– Кит аннан. Буш сүзне, ишетсəң дə,
сөйлəмə, Илһам.
– Их, шулай булса бер дə сөйлəмəс
идем. Дөрес шул, дөре-е-е-с...
– Кемнəн ишеттең?
– Кичə кич Җəмил Хəбировичның
үзеннəн. Соң гына кайтырга чыккан
иде, туктап хəллəрне сөйлəп китте.
Йоклап та булмады. Эч поша... Кыен...
Дəртлəнеп эшкə килгəн Данисның
күңеле болганып китте, сулышы кы-
сылды. Тиз генə барып ишекне ачты.
* * *
Җəмил Хəбирович район
киңəшмəсеннəн кəефсез кайтты.
Кабинетына кереп, рəттəн өч сига-
ретны тартып беткəннəн соң гына
тынычлангандай булды, инде ниш-
лим, дигəндəй, як-ягына каранды
да, бухгалтериядə еллык отчетка
мəгълүматлар əзерлəгəн ферма
мөдире Ризаны үзенə чакырды. Башка
вакыт булса, Ризаның киңəшмəдəн ни-
чек йөреп кайтуы турында сораганын
көтəр иде. Бүген рəис сүзне үзе баш-
лады:
– Кушарга, дилəр, Риза, Борылыш
белəн.
– Тəки үзлəренекен сөйлилəр?
– Сөйлилəр.
Тынып калдылар. Ризаның аяклары
хəлсезлəнде. Егылып китүдəн куркып,
рəис каршысына килеп утырды.
– Нəрсəгə каныктылар? Кем өчен
отышлы бу эш? Акылым җитми,
аңламыйм. Борылышларына ни
җитмəгəн тагы?! Аерылганда аерыл-
дылар бит инде...
– Мин хəзер аңлыйм, Риза.
Борылышны бөлгенлеккə төшергəн
иптəшне үрлəтергə кирəк. Мине,
пенсиядəге кешене, ялга озатача-
клар. Мин китəрмен дə ул, халык көче
белəн тупланган байлык кызганыч.
Килгəн кеше кадерен белсə ярый…
Ай-һай… Борылышта печəн, салам,
фураж заты юк, маллары күтəртə... –
Җəмил Хəбирович тамак кырып алды.
– Күмəк хуҗалыкларны
үзгəртеп кору турындагы указны
сөйлилəр...
Риза, үзен ничек кенə тыныч тотар-
га тырышмасын, борчылуы йөзенə
чыкты. Күзлеген өстəлгə куеп, Җəмил
Хəбировичның каршындагы утыргыч-
ка күчеп утырды. Пинжəк кесəсеннəн
дару төймəсен алып, графиннан ста-
канга коеп су эчте.
– Кан басымы күтəрелде...
– Син дə минем кебек. Минем дə
йөрəк “шаярткалый”.
Риза телгə килде:
– Исеңдəме, 70нче, 80нче еллар?
Унбишəр-унҗидешəр комбайнның,
авыл буйлап, кызыл флаглар тагып,
үзəк урамнан колонна белəн тезеле-
шеп сигнал биреп кайтулары! Болар
тарихта гына калыр микəнни, Җəмил?
– Бүген барысын да көтəргə була...
– Ныграк торып карыйк. Указ указ
инде ул, телевизордан көн саен бер
үк сүзне тукыйлар. Үз көнен үзе күреп
килгəн хуҗалыкка көрчеккə терəлгəнен
кушып кына алга китеп буламыни?
– Файдасы булмас, Риза. Булырга
охшамаган…
Сүзне дəвам итү урынсыз икəнен
аңлаган Риза, акрын гына кузгалып,
дəшми-тынмый чыгып китте.
Озак уйланып утырды Җəмил Риза
киткəч. Күзлəрен бер ноктага төбəп,
бер-бер артлы соңгы сигаретларын
тартып бетерде. Гөрлəп үткəн семинар-
лар, сабантуйлар, күмəк җыелышлар
күз алдыннан үтте. Чордашларыннан
күплəре юк инде хəзер. Күңелендə
уйлар өермəсе бөтерелде рəиснең:
“Тынычлан, Җəмил, ник шултикле
бетеренəсең, барысы да əйбəт бу-
лыр...” – ди эчке тавыш. Шундук икен-
чесе сүз көрəштерə: “Син дə нык торма-
гач, ни көтə Тормышны?” “Тазалыгың
соң, тазалыгыңны уйлыйсыңмы?” – ди
беренчесе. “Йөрəгем мəңгелек дип
уйласаң, өзеш, барыбер сүзең аста
калачак. Картлык көнеңдə тынычлыкта
яшисең килсə, тукта!” – ди икенчесе...
Тазалыгы какшады шул соңгы арада.
Ничек кенə авыр булмасын, җыелышта
халыкка яхшылап кына үзенең дəвере
үткəнлеген əйтергə туры килер.
Аңларлар.
Сəгатенə карап, авыр сулап, кайтыр-
га юлланды.
...Киңəшмə озакка сузылды.
Басу эшлəренə əзерлек турында
сөйлəштелəр. Җəмил Хəбировичның
эшенə комиссия бу юлы да уңай бəһа
бирде. Ə башлыкның “үз туксаны тук-
сан”. Елдагыча дизель ягулыгын район
предприятиесе аша өчлəтə кыйммəт
бəягə сатып алырга кыстый. Җəмил
Хəбирович ризасызлыгын белдерə
башлаган иде, тыңлап та тормады.
– Киңəшмəдəн соң миңа керерсең, –
диде, кырыс кына.
Җəмил Хəбирович ул
предприятиенең җитəкчесе белəн
башлыкның югары уку йортында бергə
укуын да, тагын бихисап эшлəрне
берлектə башкарганлыгын да белə.
Əйе, тормыш иткəндə əшнəлəр, таныш-
лар кирəк. Тик менə аннан-моннан кай-
тартылган дизель ягулыгы техниканы
сафтан чыгармагае. Механизаторлар
зарлана. Уттай кызу эш көнендə
бер-бер артлы ремонтка туктыйлар.
Өчлəтə кыйммəт бəягə алынган ягу-
лык хуҗалыкның да бəкəленə суга.
Төрле базаларда танышлары бар
Җəмил Хəбировичның. Сыйфатлы ягу-
лык кайтартып, басу эшлəрен атна-ун
көн эчендə тəмамлап куя торганнар
иде. Əйтеп караганы бар бу хакта.
Ишетергə дə телəми башлык. Анысы
анысы, бөлгенлектəге Борылышларны
кабат Тормышка кушарга тырышулары
һич кенə дə дөрес түгел.
Киңəшмəдəн башлык та кəефсез
чыкты. Райондагы унтугыз күмəк
хуҗалыкның берсендə генə пенсия
яшендəге Җəмил Хəбирович эшли.
Калганнары яшьлəр. Алар өчен “диңгез
тубыктан”. Башлык ни сөйлəсə, шуңа
риза булып, авыз ачып утыралар...
– Нəрсə, җитəкчегə каршы чыгам,
дисеңме? – Башлык ачулы каршы
алды Җəмил Хəбировичны.
– Эш каршы чыгуда түгел. Узган
елда да эшнең иң кызу чорында өч
тракторның ягулык аппараты килеп
чыкты... – дип сүз башлаган иде, хуҗа
элеп алды:
– Карамагач, вакытында төзəтмəгəч,
килеп чыга инде!
– Механик кеше буларак əйтəм: ягу-
лык начар. Аны башка предприятиедəн
алган елларда андый хəл килеп чык-
мый иде.
– Күп белə башладың. Бөтен рай-
он алдында каршы сөйлəдең, əле
дə əреплəшəсең. Монда юл бер генə
– Тормыш белəн Борылышны куша-
быз.– Терсəклəрен өстəлгə куеп, ике
учын иягенə терəп, кашларын сикер-
теп алды:
– Техник прогрессның тормозына
əйлəнгəн авыл хуҗалыгын тамырын-
нан үзгəртеп кору турында көн-төн
сөйлилəр. Телевизор карыйбыз, гəзит
укыйбыз... – Акыл сатарга, күрəсең,
вакыты чикле иде, сүзенең башына
кайтып, йомгаклап куйды: – Узган ай-
лардагы эшчəнлегегезгə йомгак ясау-
га бу эшне бетереп куябыз. Халыкны
əзерлəгез. Кирəгенчə аңлатыгыз.
– Соң, Борылышта яңа рəис, əле
эшли генə башлаган яшь кеше. Ник ку-
шарга, аерылганда аерылдылар бит?
– Дөрес əйтəсең. Яшь кеше.
Энергияле яшь кешегə зуррак йөкне
ышанып тапшырырга кирəк. – Җəмил
Хəбировичка сөзеп карады да, əйтеп
куйды: – Районга алабыз аны.
Шулвакыт башлыкның телефоны
шылтырады һəм ул, трубканы алып :
– Сөйлəшү тəмам, мин əйткəнчə эш-
лисез, – дип, кабинеттан чыгарга ым-
лады.
* * *
Заман җиллəре Тормыш авылы-
на шулай кырыс кагылды. Кушылу
клубтагы киноустановканы сүтеп
Борылышка күчерүдəн башланды.
Риза төшке ашка кайтып бара иде.
Язгы явымлы көн. Мəдəният йортының
кинобудкасы янына ят машина килеп
туктаган. Өстенə күн куртка кигəн урта
яшьлəрдəге водитель белəн Данис
тарткалаша:
– Кертеп куй, дилəр сиңа, яхшылык
белəн əйткəнне аңла,– ди Данис.
– Бөтерелмə, энем. Без мон-
да рөхсəтсез килмəгəн. Менə клуб
мөдире, сорагыз үзеннəн. – Ике егет
кино аппаратурасының детальлəрен
арбага ыргытырга кереште. Ике колон-
ка, тавыш көчəйткеч, трансформатор
арбага менеп ятты. Икесе фильмостат-
ны күтəреп алып чыкты. Күтəрмəдəн
төшкəндə, берсенең аягы шуып ки-
теп, тартма кулыннан ычкынды да,
эчендəге калай шүрлеклəре, рəнҗүле
тавыш чыгарып, таралып ук китте.
– Риза абый, карагыз əле, күрəлəтə
талыйлар. Көпə-көндез! – Данис өмет
тулы күзлəрен Ризага төбəде.
– Нəрсə булды, егетлəр? Ник шаула-
шасыз?
– Бернəрсə дə юк, Риза абый!
Киноустановканы гына җибəрəбез.
Халык барыбер кинога йөрми. Видео
һəр кешенең өендə хəзер. Ə бу ис-
келек калдыгының кирəге юк! – Авыл
клубындагы соңгы баян, гармуннарны
берəр яртыга кем сораса шуңа озатып
җибəреп бетергəн клуб мөдире иде
бу. Тумышы белəн күрше районнан.
Тормыштагы бер ялгыз хатынга йортка
кергəн.
– Ничек йөрмəсен? Күрсəтсəгез, ха-
лык йөри иде бит кинога! – Риза риза-
сызлыгын белдерде.
– Акчасы аз булгач, киномеханикка
кеше табып булмый, Риза абый. Ярар,
шаулашмыйк инде. Өстəн шулай ку-
шалар. Əнə, егетлəр ярты да алып
килгəннəр. Калганы минем бүлмəдə
утыра. Əйдəгез, берəрне салып чы-
гыйк. Шаулашмыйк. Ну?
Кино будкасындагы соңгы əйберлəр
– лента урый торган җайланма белəн
янгын сүндерү җиһазлары да бер-бер
артлы арбага менеп “оялады”, килгəн
егетлəрнең берсе сəхнəдəн тавыш
көчəйткечлəрне дə алып чыгып арбага
салды.
– Югарыдан кушканнар... – Ризаның
үртəлүе йөзендə чагылды.
– Нəрсə дигəн сүз бу, Риза абый?
– Авылны бетерү бу, улым... Бүген
клубны талыйлар, иртəгə мəктəпкə чи-
рат җитəр...
– Халык риза булмас моңа.
Аерылганда Тормыш кирəк булыр ке-
бек түгел иде бит үзлəренə...
– Халык сүзен сүз итə торганга
охшамаганнар шул, улы-ы-ым...–
Сөйлəшүне шушы урында өзеп, Риза
үзлəренə кереп китте, Данис тыкрык
буйлап өйлəренə атлады.
Их, бар иде бит Данисның гомерлек
киномеханик Юрис абыйсы белəн кино
күрсəткəн чаклары. “КН-17” аппараты
бу, дип сөйли иде абыйлары. Үзе исəн
булса, əллə бу хəлгə төшмəгəн дə бу-
лыр иде киноаппаратура. Ике ел элек
мəрхүм булды. Салкын кино будка-
сында эшлəү тазалыгын бетергəндер
инде. Яшь чагында авыллар буйлап
халыкка кино күрсəтеп йөргəннəрен дə
исəпкə алсаң, нилəр генə үтмəгəндер
башыннан. Икенче яктан уйлаганда,
ярый əле, Юрис абыйсы үзе күрми
бу хəллəрне. Данис, җан ачуы белəн
тешлəрен шыгырдатканчы кысып,
адымнарын кызулатты. Кем килеп хуҗа
булды авыл клубына? Иманын саткан,
эчкече, иленнəн куылган Əнвəр! Юрис
абыйларыннан соң киномеханик бу-
лып эшлəргə кеше генə дə табылмады
Тормышта. Халык та нишлəптер кино-
га соңгы арада сирəк йөри башлады.
Тик, кеше йөрми дип, аппаратны сүтеп
алып китəргə түгелдер бит инде?!
Җитмəсə, Борылышка!? Анда да шул
ук хəл, аз йөрилəр кинога. Ə аппарат-
ны алып киттелəр...
Халык та канəгатьсезлек белдереп
карады бу хəлгə. Төпкелдəге авыл-
да андый установка тоту үзен акла-
мый, файдасы юк, дип аңлатты юга-
рыдагылар. Инде килеп, ун ел элек
аерылып чыгып, үз көнен үзе күрə
алмаган Борылышны кабат кушар-
га җыеналар. Элек-электəн колхозга
игелек күрсəтмəгəн халык яши шул
авылда. “Без эшлəдек, борылышлар
макталды”, ди Тормыш халкы. Əлеге
берлəштерүнең сəбəбе дə шуларның
булдыксызлыгына бəйле. Басуларын
эшкəртмəделəр, чəчүлəре ярты юлда
калды. Соңгы елда аеруча. Аны да
рəислəре, кырып-себереп, ягулык, за-
пас частьлəр алгандагы бурычларын
каплату өчен тапшырып, озатасын
озатып бетерде. Хəзер шул башбаш-
таклыкны яшерү өчен Тормышка ку-
шарга кирəк, имеш. Ə Тормышта уңыш
əйбəт. Орлык та, терлеклəрне кышла-
тырга җитəрлек фураж да тупланды,
халыкка да таратылды.
“Яңалыклар” программасыннан көн
саен яхшы хəбəрлəр көтте тормыш-
лар. Күңелне юатырлык хəбəр генə
ишетелмəде. ”Авыл хуҗалыгы авыр
чор кичерə. Агросəнəгать комплексы-
на дəүлəт яклавы кискен кыскарды,
авылны материаль-техник тəэмин
итүнең дəүлəт системасы бетерелде.
“РСФСРда җир реформасын тормыш-
ка ашыруның кичектергесез чаралар
турында”гы указга ярашлы, авыл
хуҗалыгы предприятиелəре шəхси,
коллектив, коллектив-өлешлəтə һəм
милекнең башка формаларына күчəргə
бурычлылар...”– дип язды матбугат ча-
ралары. СССР юкка чыгарылды, пар-
тия таратылды, ата-бабаларыбыз кан-
нарын койган һəм гомерлəрен биргəн
идеаллар җимерелде дигəн сүз... Ə
халык, халык соң нишлəргə тиеш?

(Дәвамы бар.)

***

Автор үзе турында

Күңел өчен генә дип башлаган каләм тибрәтүем үземне прозага алып кереп киткәнен сизми дә калганмын. Язган әйберләремне Интернет челтәрләрендә халык күпләп укый башлагач, тагын да күңелле булып китте. Социаль челтәрләрдә хатлар агымының тынганы юк. “Кайту” повестеның авторы сезме ул? “Ветеран”ның, “Кайту”ның дәвамы буламы? Китапларыгызны кайдан сатып алып укырга була?” Шушы һәм башка күп сораулар белән төрле төбәкләрдән, хәтта Үзбәкстаннан, Казахстаннан язучылар бар.

Халык укый икән, язам. Яңа хикәяләрем бар. Аларны әлегә Интернетка чыгарырга ашыкмыйм. Рәхәт чакларымда да, кыен минутларымда да геройларым язмышы белән “яши башлыйм”. Алар белән бергә сөенәм, алар белән бергә көенәм. Башка төрле була алмыйм. Катлаулы, сикәлтәле, кызык һәм кайчак кызганыч та дөньяда үзем булып кала алуыма шатмын.

Биографиям дә үзем кебек гади. 1972 елның алтын көзендә, октябрь аенда, Башкортстанның Балтач районы Көнтүгеш авылында дүрт балалы гаиләдә өченче сабый булып туганмын. Өч ир туганым арасында атаман кебек кыз булып үстем. Бәләкәйдән авылдагы үзебезнең халык телендә “Кимай урамы” дип йөртелгән урам балаларының “командиры” идем. Авылдашларым мине башлангыч сыйныфлар укытучысы булырсың дип күзалладылар. Күрше Муллаян бабайның: “Синдә балаларга карата ниндидер җылылык бар. Ике дә уйлама, барып кер педучилищега”, – дигәне әле дә хәтердә. Ә мин мәктәп елларыннан гәзиттә эшләргә хыялландым. Көн саен яңа кешеләр, яңа танышулар, яңа әңгәмәләр, яңа геройлар...

Әмма урта мәктәптән соң Башкорт дәүләт университетының химия факультетына юлландым. Имтиханнарымны уңышлы тапшырып, студент тормышын башладым. Өченче курстан соң “Экология” белгечлеге буенча махсуслашып, студент елларымнан экология проблемаларын республика, район басмасында яктыртып, укуымны тәмамлау белән хезмәт юлымны туган районым гәзите редакциясендә башладым, әлеге көнгә кадәр шунда дәвам итәм.

Иҗат җимешләремә килгәндә, тәүге хикәяләр җыентыгым 2009 елда З. Биишева исемендәге “Китап” нәшриятында “Яшьләр тавышы” сериясендә дөнья күрде, “Кышкы юл озын иде” дигән җыентыгым 2022 елда “Казан утлары” китапханәсе” сериясендә басылып киң катлам укучыга таралды. З. Биишева исемендәге “Китап” нәшриятында “Акчарлак-2014”, “Акчарлак-2016” җыентыкларында хикәяләрем дөнья күрде. Быел шул ук нәшрият биш автор белән берлектә минем дә “Сабак булырлык дәрес” дигән китабымны нәшер итте. Моның өчен нәшриятка бик рәхмәтлемен!

2005 елда Балтач районы иҗатчыларының “Туган җирдә туган хисләр”, Яңавыл районындагы Язучылар берләшмәсе тарафыннан үзнәшер юлы белән иҗат ителгән “Чишмәләрнең көмеш чыңы” җыентыкларында хикәяләрем урын алды.

 “Йәшлек” гәзитенең  Рәмил Кол-Дәүләт премиясе (2013),  “Тулпар” журналының (2016) лауреаты.

Аида ХӘЙРТДИНОВА. Тормыштагы борылыш (1)
Аида ХӘЙРТДИНОВА. Тормыштагы борылыш (1)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас