«Язам, барыбер язам! Мәхәббәт турында искиткеч шәп китап булачак!..» Самолеттан төшкәндә Мазһарның бөтен уе әле моңача беркем дә язмаган әйбәт әсәр тудыру иде. Язарга икән — язарга!
Ул хәтта көньякның җылы һавасына да, табигатенә дә игътибар итмәде. Аэропорт алдындагы купшы кипарисларга һәм ямь-яшел агачларга да исе китмәде. Ә бит Уфадан очканда буран чыгып калган иде. Монда кышның әсәре дә юк. Кешеләр, рәхәтләнеп, яланбаш, җәйге киемдә йөриләр. Мазһар бүреген салып, тизрәк портфеленә яшерде. Шул арада аның янына такси килеп туктады.
— Утыр, кадерлем, — диде кара мыеклы таксист, көтеп алган кунагын каршылаучы хуҗа сыман, шат елмаеп. — Теләсәгез, «һә» дигәнче Кавказ аръягына илтеп куям!
— Анда ук кирәкми. Иҗат йортына илтсәгез, бик җиткән.
— Рәхим итегез. Яшел кәгазьне жәлләмәсәгез...
— Яшел? — Мазһар, ялгыш аңламадыммы дигәндәй, таксистка текәлде. Кара мыек аның шиген шундук юкка чыгарды.
— Дөрес аңлагансың, кадерлем, нәкъ шулай! — диде, авызын ерып. Бу мәлдә аның мыегы ике якка аерылып, тагы да озынаебрак киткәндәй күренде.
«Нәфесле», дип уйлады Мазһар, шулай да сатулашмады. Вакланасы килмәде. Зур эшләр башкарырга йөргән кеше андый вак-төяктән өстен булырга тиеш ләбаса! Мазһар таксига дәрәҗәле генә кереп утырды да уйга чумды.
Иҗат йортына барып урнашкач та, яза башларга кирәк. Бер минутны да әрәм итмәскә! Болай да шактый гомер бушка узды. Буйдак кешенең дуслары күп була бит ул. Әле берсе «ярты» кыстырып керә, әле икенчесе «шешәлек» акча сорап килә. Ничек тә котылып булмый үзләреннән. Йомшак агачны корт баса, дигәндәй, Мазһарның йомшаклыгын сизеп калдылар да...
Ә Мәкәрим дусы бөтенләй оятын югалтты. Башта: «Хатын хөрти, көнләшә», — дип зарланып йөрде. Мазһар аны кызганып акча бирде, кайгысын уртаклашып, бергә хәмер уртлады. Мәкәрим исә аның фатирында куна-төнә эчеп ятты-ятты да, ялбыр чәчле, төймә күзле кыз галәмәте ияртеп кайтты. «Миңа яшь бичәлеккә кандидат», — дип таныштырды ул. Нишләсен Мазһар, бичара, бер бүлмәле фатирының олы ягын тегеләргә калдырып, үзе кухняга күченергә мәҗбүр булды. Мәкәримнең чын хатыны килеп, аны арт ягына тибә-тибә алып кайтып киткәч кенә иркенләп калды...
Такси диңгез буйлап бормалы юлдан җилдерә. Кинәт яңгыр коя башлады.
— Ял итү өчен әйбәт вакыт түгел, — дип куйды таксист. —Хәзер юньле көн булмас та инде.
Ләкин Мазһар моңа хафаланмады. Киресенчә, сөенде генә. Көннәр шулай начар торса, эшләргә уңай булыр, дип уйлады. Югыйсә, әнә, былтыр иҗат йортына җәй барып отылган иде бит. Диңгездә коенып, кояшта кызынып ятып, егерме көн буена егерме бит тә язмады. Шуңа күрә быел путевканы көзгә алды.
Яусын әйдә яңгыр, коеп түксен! Бүлмәсеннән чыкмыйча, язышып кына ятачак ул. Кинога йөрмәячәк, танцы-мансыга якын да бармаячак. Ә бар, рестораннарны бар дип тә белмәячәк! Бүлмәсенә кереп бикләнәчәк тә — утырачак та утырачак.
Такси иҗат йортының ишек төбенә үк килеп туктады. Мазһар кесәсеннән кыштырдык кәгазь чыгарып, таксистка сузды. Кара мыек акча кайтарып бирмәкче булган иде, Мазһар эре генә әйтеп куйды:
— Мәшәкатьләнмә, кадерлем. Акча бездә бер букча! Өстәвенә, монда бушка ашаталар.
Кара мыек, бу нинди дивана, дигәндәй, аңа гаҗәпләнеп карады да көлеп җибәрде.
— Чын ир икәнсең! Тиеннәр чутлап маташмыйсың, — диде һәм Мазһарның акчасын кире үзенә тоттырды. — Юмарт булганың өчен мин синнән акча алмыйм.
— Ничек инде алай? — дип аптырады Мазһар. — Ал, ал! Кесәңне тишмәс.
Беренчедән, мин сиңа ул чаклы ук хезмәт күрсәтмәдем. Икенчедән, сараннардан гына «сулакай» сумнар суырырга яратам. Ә син, күрәм, үзебезнең егет. Хуш, кадерлем!
Кара мыек авызын колагына җиткереп елмайды да китеп барды. Менә әкәмәт! Гомердә булмаганча...
* * *
Бүлмәгә керү белән Мазһар портфеленнән бер төргәк кәгазь алып, өстәлгә җәеп салды. Эшкә тотынырга кирәк. Иң авыры: эшне башлау. Бер башласаң, үзеннән-үзе китә ул. Китапның исеме күптән уйланылган. Мазһар аны зур хәрефләр белән язып куйды: «Мәңгелек мәхәббәт».
Мәңгелек мәхәббәт... Бармы соң ул? Әллә, мәңгелек двигатель кебек, кешеләрнең хыялында гына яшиме? Мазһар, шушы ике генә сүз язылган кәгазь битенә карап, уйга калды. Әллә нигә китапның исеме сәер тоелды аңа. Дөньяда булмаган һәм беркайчан да булмаячак нәрсәне исбатларга җыенмыймы икән ул?
Мазһарның күңелен шомлы уйлар биләде. Әгәр язганнары ясалма килеп чыкса?.. Эш башлардан алда бар ягын да үлчәп карарга кирәк. Кабаланырга ярамый. Кем әйтмешли, ашыгып, ашка пешүең бар. Ул ручкасын куйды да, фикер тупларга дип, диңгез буена чыкты. Диңгез ажгыра. Читлеккә ябылган ерткычтай, котырынып, төкерекләрен чәчә-чәчә кыя-ташларга ташлана.
О диңгез!.. Ничәме еллар, гасырлар буена син шулай бертуктаусыз дулкыннарыңны ярга кагасың?! Мәшһүр диңгез!.. Синең бөеклегең алдында күпме буын кешеләре баш игән?! Диңгез, син — мәңгелек! Сиңа тиңләшерлек нәрсә юк дөньяда! Юк? Нишләп булмасын?! Бар! Мәхәббәт ул. Мәхәббәт — диңгез кебек киң дә, тирән дә, ярсу да, бөек тә... Ул мәңгелек!
Мазһар аның шундый икәнен кире каккысыз дәлилләр белән исбатлаячак. Бернәрсәне дә уйлап чыгармаячак, фәкать үз күзләре белән күргән, үз колаклары белән ишеткән, җаны-тәне белән тойган нәрсәләр хакында гына язачак. Тамчы да арттырмый һәм киметми, ничек бар, шулай тасвирлаячак. Дөньядагы иң дөрес китап булачак. Һәркем яратып укыячак аны. Ә Әлфия аны кулыннан да төшермәячәк.
Чынлап та ошар микән Әлфиягә? Бу сорау Мазһарны барысыннан да ныграк борчыды. Әлфиянең күңеленә ятарлык китап булып чыкса гына ярар иде! Мазһарның бөтен теләге — шул. Теләк кенә микән? Ә бәлки, мәхәббәт турында китап язу максатының бөтен сере дә шундадыр?
Их, Әлфия, белсәң иде Мазһарның ниләр уйлаганын! Белмисең шул. Хәер, син генә түгел, Мазһар үзе дә белеп бетерми әле. Уйлары чуалып, очына чыга алмый җәфаланган чаклары күп аның.
Чү! Мазһарның тәне чемердәп китте. Яр читендәге эскәмиядә, диңгезгә карап, Әлфия утыра түгелме соң?! Мазһарның аяклары үзеннән-үзе аңа табан атлады. Кыз кинәт борылып карады. Мазһар, ток суккандай, катып калды. Шулхәтле дә сылу булыр икән! һуштан яздырырлык... Әлфия ише генәме соң бу! Бәй... Чибәрлекнең монда ни катнашы бар?! Чибәр — чибәр түгел, сөйгән — чибәр, диләр бит. Ә Мазһар Әлфияне ярата. Шулай булмаса, көн дә аның белән күрешеп йөрер идемени. Менә биш ел инде алар бергә.
Бергә?.. Ә нигә соң алайса аерым яшиләр? Мазһар хәзер кырыкны куып бара. Әлфия дә утыздан узды. Бу яшьтәге кызларның кияүгә чыгасы килми димени — килә, әлбәттә. Әлфия әйтмәсә дә, Мазһар моны аңлап тора. Ләкин үзе һаман ашыкмый. Әллә Әлфияне чынлап яратмыймы соң ул? Әллә юри генә...
Буйдакның башында буталчык уйлар бөтерелде... Тукта! Аның Әлфиясенә охшаган нинди кыз булды бу? Мазһар, кызыксынып, туташны күзләде. Озынча буйлы, какча гәүдәле, кап-кара чәчле... Безнең татар, башкорт кызларына тартым. Кызык, кайдан килгән икән? Мөгаен, якташтыр әле. Әллә барып сораргамы үзеннән?
Килешмәс. Очраган бер хатын-кызга бәйләнеп йөри башласаң... Шулай да сәер. Салкын җил исүгә карамастан, аягына капрон оек белән җиңел туфли кигән. Өшеми микәнни? Ыспай өшеми — калтырый гына, диләр шул. Купшылыгы төсенә чыккан. Кара, ничек килештереп утыра, чукынмыш! Ир-ат күңелен арбап алмакчы... Мазһар үз уйларыннан үзе оялып, читкә карады. Әйтерсең, чибәр кыз аның нәрсә уйлаганын белә! Белмәсә дә, яхшы түгел. Ул бит монда хатын- кыз күзләргә килмәде. Эшләргә дип килде.
Ә нишләп сылуның карашы моңсу? Бәлки, ул туган ягын сагынадыр, якыннарын юксынадыр? Шундый чакта берәр якташыңны очратсаң, рәхәт булып китә. Әллә барып эндәшәсе инде?
Ул, кыз янына утырып, сүз катарга өлгермәде, теге торып басты. Мазһар, сокланып, аның буй-сынына бакты. Менә гәүдә!.. Кызның силуэты пальма агачын хәтерләтә. Әйе, нәкъ шулай! Пальма яфраклары сымак, чәчләрен дә кабартып куйган. Бөдрәләре төрле якка сибелеп төшкән. Җил аларны талгын гына тузгыта.
Менә «Пальма» Мазһар алдыннан үтеп китте. Бер секундка аларның карашлары очрашты.
— Саумысыз, — диде Мазһар, татарча эндәшеп. Кыз, тукталып, аңа текәлде.
— Нәрсә, нәрсә? — дип сорады урысча.
— Гафу итегез, ялгышканмын, — диде Мазһар, уңайсызланып.
«Пальма» көлемсерәп, чия төсле иреннәрен бүлтәйтте дә биек үкчәле туфлиләре белән шак-шок басып китеп барды. Әллә ашыкты, әллә Мазһар белән сөйләшәсе килмәде.
Килмәсә тагы... Бик кирәге бар! Андый кызыл иреннәрне күп күрде Мазһар абзыегыз. Шулаен шулай. Әмма барыбер тынычлыгы югалды аның. Әллә сихерләп китте инде, кара пәри!.. Ә-ә, мөгаен, ул чегән хатыныдыр. Күзләре дә чем-кара бит, ялтырап тора. Чегән? Ә ул монда — иҗат йортында — нишләп йөри? Мазһар күзәтергә булды.
(Дәвамы бар)
Фото: bashgazet.ru