(Ахыры.)
Җәүдәт Юнир улының юбилей кичәсенә багышланган тамашаны халык олы бәйрәм кебек көтеп алды. Тышта хәтта артык билет сораучылар да күп иде. Кулларына гөлләмәләр тоткан, матур киенгән тамашачылар белән мәдәният сарае тулган. Шушы күренешне күзәтеп торган Хәсәннең кәефе шәп иде. Шулчак урта яшьләрдәге апа аны туктатты:
– Саумы, туганым! Син җырлый дип язылгач, куанып килдем әле. Яратам бит җырлавыңны. Соңгы вакытларда әллә кайда югалып тордың, әллә Уфадан киттеңме? – дип кызыксынды. Хәсәннең авылда яшәвен ишеткәч, – Шулкадәр талантың белән авылда йөрмәсәң инде, – диде. – Син бит зур сәхнәләрне шаулатырдай кеше.
Тамаша башланды. Берәүләр котлый, икенчеләр җырлый. Хәсән үз чиратын көтә. Гаҗәп, студент чакта бу кадәр дулкынланмаганды, бүген ул нык йөрәксенә. Хәтта моны үзенең бөтен тәне белән тоя. Дулкынмаслык та түгел шул. Аның бу чыгышы – шөһрәтле педагогы алдында үзенә күрә имтихан тоту бит. Икенчедән, мондый зур сәхнәдә күптән җырлаганы юк.
Менә концертты алып баручы:
– Сәхнәдә – Хәсән Вәлиев, – дип игълан иткәч, залдагылар дәррәү кул чаба башлады.
Дулкынлануыннан арынмаган Хәсән тамашачыларга күз сирпеп алды да халык җыры “Уел”ны сузып җибәрде:
Курайчылар курай, ай, уйнамас,
Башкорт курайкайлары булмаса.
Егет тә генә кеше җыр җырламас,
Йөрәгендә дәртләр булмаса.
Әрәмәгә керсәм, үлән сирәк,
Сәхрәләргә чыксам – җир җиләк;
Эчемдә генә минем утлар яна,
Ник җилкенә икән бу йөрәк.
Арыслан да киек һич кайгырмас,
Каршысында биек тау булса;
Егет тә генә кеше һич кайгырмас,
Газиз башы аның сау булса.
Менә җыр туктады. Тамаша залы күпмедер, илаһи моң тәэсиренә илергәндәй, өнсез торды да, кинәт күк күкрәгәндәй булып дәррәү алкышлар яңгырады. Кемдер сызгырды, кайсысыдыр “браво” кычкырды. Залдагы тамашачылар аягүрә басып кул чапты. Шул мәлдә залдан бер сылу йөгереп чыкты да кулындагы чәчәкләрне җырчыга сузды. Нәрсә-нәрсә, мондый ук алкышны көтмәгән иде Хәсән. Залга баш иеп, сәхнә артына чыкса да, алкышлар туктамады. Бу – моңга, иркен тавышка тансыгы канмаган халыкның “тагы да җырла, тагы да җырла” дип аны чакыруы иде.
Талантлы укучысын халык шулай дәррәү алкышларга күмәчәгенә тамчы да шикләнмәгән иде Җәүдәт Юнир улы. Шуңа алдан ук тагы бер җыр әзерләргә кушты. Дәртле көй яңгырауга, Хәсән килешле хәрәкәтләр белән бии-бии җырлап килеп чыкты сәхнәгә. Тамашачылар, шуны гына көткәндәй, янә кул саба башлады, берәүләр биергә төште...
Шушы концерттан соң Хәсән әйтерсең моңарчы күңелендә тамырланган барлык юшкынны җыр белән актарып ташлады.
Кичә тәмамлангач, сәхнә артына бая чәчәк биргән кыз килеп:
– Саумы, Хәсән абый, концертта сез дә катнаша дигәч, и, шатландым, – дип кочаклап ук алды. – Сез мине таныйсызмы? – Үзе, серле елмаеп, Хәсәнгә карады.
Аның “Минем кумирым” конкурсында җиңүче булуын шунда ук исенә төшергән җырчы:
– Сезнең кебек чибәрне ничек танымаска мөмкин?! – диде.
Хәсән Сәлимә белән шактай сөйләшеп торды. Иртәгесе көнгә очрашуга чакыргач, кыз шатланып риза булды.
Ул киткәч, Хәсәннең беләгеннән бер хатын эләктереп алды.
– Шәп булды, Хәсән, котлыйм, – дип кулын кысты. – Шулкадәр талантың белән нишләп авылда югалып йөрисең? Әнә бит халык үзеңне нинди ярата!
Аннан апа егетне аулаграк урынга чакырып, кайда яшәүләре, кайда эшләве белән төпченде. Бераздан ул:
– Энем, сиңа әйтергәме, әйтмәскәме икән дип уйладым-уйладым да, барыбер әйтергә кирәктер дигән фикергә килдем. Үзеңне хөрмәт итәм, синең өчен йөрәгем яна. Синең кебек талантлар авылда сөрсеп ятырга тиеш түгел.
– Әйтегез апа, тыңлыйм.
– Үпкәләмәссеңме соң?
– Юк, нишләп үпкәлим.
– Моны сиңа гайбәт итеп түгел, жәлләгәннән әйтәм. – Ят хатын Хәсәннең күзенә туры карады, аннан бераз пауза ясады. – Улың синеке түгел бит!
Хәсәннең башына күсәк белән тондырдылармыни?!
– Ничек инде минем балам түгел?! Сез ялгышасыздыр?!
– Ышанасыңмы, ышанмыйсыңмы, анысын үзең хәл итәсең инде. Энем, мин сине жәлләгәннән әйтәм. Сезнең авылда туганнарым яши. Алар аша синең бөтен тормышыңны ишетеп торам. Шул Фәридә синең башыңа җитеп, кешегә санламый кылануына исем китә. Бүген авылда яшәп ятуыңа да ул сәбәпче. Сиңа кадәр Фәридә гаиләле ир белән буталды, аңардан авырга калган. Нәкъ шул вакытта син аның белән танышкансың. Бу хәбәр тарала башлагач, син ишетеп калмасын дип, Фәридәң сине авылга алып кайтып китте. Менә шул.
Әле генә тамашачылар алкышыннан кәефе күтәрелгән Хәсәннең төсе качты. Капыл ни әйтергә дә белмәде. Ул арада барысын да банкетка ашыктыра башладылар.
Банкетта мәдәният министрлыгыннан да, башка оешмалардан да җитәкчеләр күп иде. Алар Хәсәнне сорап-сорап җырлаттылар. Соңыннан филармония директоры кабаттан эшкә чакырды, Җәүдәт Юнир улы да кире Уфага килергә өндәде. Менә бит, дөнья – куласа. Бер утка сала, бер күккә чөя...
***
Ул төнне Хәсән керфек тә какмады. Алай әйләнде, болай тулганды. Ахырда, торып, чәй кайнатып эчте. “Бала минеке түгел. Чын булса, харап та ул”, – дип, үзалдына сөйләнде, моны акылы кабул итәргә теләмәде. Ничек инде алай? Димәк, аны Фәридә ничә ел буе алдап йөрткән! Аннан танышкан чакларын, улының җиде айлык булып тууын, күрергә килгән кешеләрнең, ничек теремек, минем балам да җиде айлык иде, бигрәк бәләкәй иде, дип сөйләнгәннәре исенә төште. Кайсыберәүләрнең, улың үзеңә охшамаган, диюләрен дә ишеткәне бар.
Авылга кайтып китүләре дә кинәт килеп чыкты. Имеш, балага шәһәр һавасы килешми. Бер уйласаң, бер аларның гына улы шәһәрдә яшәми бит. Димәк, монда ниндидер бер гыйльлә бар.
Иртәгесе көнгә Сәлимә белән булачак очрашуны күз алдына китереп, янә үзенә-үзе урын тапмады. Гаҗәп, очрашырга сүз куешты да ул, бәлки, аның ире, баласы бардыр? Ә ул әллә нинди бозык адымга чакыра. Аннан үзенең гаиләсе – улы, хатыны – күз алдына килде. Әле Фәридә, мөгаен, каргай, әрли торганнар. Килгән саен әнисе: “И балакаем, ташла шул холкыңны дип күпме әйтәм, колагыңа да элмисең. Борынгылар, каргыш алма, алгыш ал, дип, белми әйтмәгәннәр. Куй, балакаем, авызыңнан җил алсын андый сүзләрне”, – дип әйтеп карый да, хатыны бераз баш иеп тыңлап утыра, иртәгесенә тагы оныта. Мал-туарны, кош-кортны да әрләп кинәнеч ала. Сыеры тик тормаса да, чиләк белән кыйный.
“Кара әле, башыма гел теләсә нинди уйлар килә”. Хәсәнгә үзенең уйларыннан үзенә кыен булып китте. Юк, башкача ул йортка кире кайтмаячак. Моны кайчан да булса хәл итәргә кирәк.
Хәсән эченнән шундый тәвәккәл карарга килде. Мондый тормышның кайчан да булса бер чиге булырга тиеш. Адәм баласы бу тормышка бәхетле булыр өчен яралган. Шул өч көнлек гомердә эт белән песи кебек яшәргә түгел”.
Хәсән таң алдыннан гына оеп китте.
***
Иртәгесен Хәсән белән Сәлимә Салават Юлаев һәйкәле янында очрашты. Кичәге көтелмәгән яңалыктан Хәсән шаңкыса да, кәефле булырга тырышты. Майдан гөрләп тора – янәшәдә генә торган никах сараеннан чыккан яшьләр туры батыр һәйкәленә килеп, чәчәкләр сала, фотога төшә. Үзләре шат. Шул мәл Хәсән асылынам да үләм дигән уеннән үзе куркып китте. Я, берничә сум өчен башын элмәккә тыкты, ди. Бүген шушындый хозурлыкны күрә алыр идеме?!
– Нинди уйга баттың?
– Нәрсә? – Шулай дип сораганын Хәсән үзе дә сизми дә калды.
– Әллә мине бөтенләй онытның инде?
– Юк! – Хәсән ихлас елмаеп, Сәлимәгә карады. – Агыйдел буйларының матурлыгына исем китеп карап торам. Ә син янымда булгач, дөнья тагы да хозур. – Хәсән кызны җиңелчә генә кочаклап алды.
– Сиңа бернәрсә әйтимме? – диде Сәлимә. – Шушында син җырлап җибәрсәң, тагы да ямьләнеп китәчәк!
– Шулаймы? – Хәсән бәхетле елмайды. – Синең өчен көне буе җырларга да ризамын, – диде дә әкрен генә сузып җибәрде.
Сине өзелеп сөюемне
Ничек аңлатырга соң?
Йокыларыңнан иркәләп
Әллә уятыргамы?
Әллә шатлык яше булып,
Күзләреңнән тамыйм?
Әллә гел кояштай балкып
Елмаеп торыйммы?
Җырлар булып, моңнар булып
Назлыйммы күңелеңне?
Әллә гел сандугач булып
Сайраплар торыйммы?
Сине өзелеп сөюемне
Ничек аңлатырга соң?
Чиксез мәхәббәтем сиңа
Гомерлек юлдаш булсын.
Хәсәннең барлык хисләрен шушы җырга салып башкаруы Сәлимәнең бар булмышын сихерләде. Бу минутта үзен чиксез бәхетле тойган кыз:
– Бигрәк матур җырлыйсың, – диде, Хәсәннең күзләренә туры карап.
– Эх, Сәлимә! Бу җырны бары синең өчен тәү тапкыр җырлавым. Күптән хыялланып та әлегәчә җырланмаган җырым иде бит ул. – Бәхете йөзендә чагылган Хәсән кызны кочагына кысты.
Бу көнне аларның сөйләшеп сүзләре бетмәде. Әйтерсең күптән күрешмәгән дуслар сагынышып очрашкан да бер-берсенә сөйләр йөрәк серләре, бүлешер куанычлары чиксез җыелган. Сәлимә белән сөйләшүдән Хәсән әйтеп аңлаткысыз рәхәтлек, шатлык тойгысы кичерде. Кызның назлы серле күз карашыннан ул моңарчы татымаган күңел җылылыгы бөркелә иде. Нәкъ шушы сихри караш, сылуның чылтыратып көлүе Хәсәннең төссез тормышына нур, ямь бөркеде...
Фото: Freepik.