Чәчмә әсәр
1 Июня 2024, 05:50

Венер Исхаков. Җырланмаган җырым син... (11)

"Син нигә минем белән һәрвакыт шулай сөйләшәсең? Мин сиңа бала-чагамы? Әзрәк кенә кешене хөрмәт итәргә, сөйләшергә өйрән. – Хәсән бераз тукталып торды. – Җитәр, моңарчы синеңчә яшәдем, моннан соң алай булмаячак".

Венер Исхаков. Җырланмаган җырым син... (11)Венер Исхаков. Җырланмаган җырым син... (11)
Венер Исхаков. Җырланмаган җырым син... (11)

(Дәвамы.)

Уфаның Ленин урамы һәрвакыттагыча гөжләп тора. Башкаланың бу урамына гашыйк булмаган, аны сагынып килмәгән кеше бармы икән? Монда яшьлек тантана итә. Шушында килеп чыксаң, кәеф үзеннән-үзе күтәрелә, яшьлегеңә кайткандый буласың. Мотлак берәр артистны, язучыны очратуыңны көт тә тор. Берничә көн элек кенә кояш җәйге кебек кыздырса, бүген шәһәргә көз килгән. Агачларның яфраклары төрле төсләр белән күзне куандыра. Аяк астына, тәңкә-тәңкә яфраклардан, әйтерсең, келәм җәелгән.

Сәлимә эштән чыкты да көзге хозурлыкка соклана-соклана әкрен генә Ленин урамыннан атлады. Музыка мәктәбендә балаларга скрипкадан укыта ул. Һөнәре шулкадәр ошый. Күптән түгел бер укучысы Мәскәүдә конкурста икенче урын алып кайтты. Аның уңышы өчен үзен күптән түгел Мәдәният министрлыгының рәхмәт хаты белән бүләкләделәр. Кызның кәефе шәп.

 “Тиздән шәһәрдә театрлар ел мизгелен ачар, концертлар башланыр”, дип сәнгать институты янындагы игъланнарга күз салды.

“Кемнәр катнаша икән?” Шөһрәтле педагог, җырчы Җәүдәт Мусинның юбилей концерты афишасын күргәч, миеннән йөгергән иң тәүге уй шул булды. Җырчылар арасында Хәсән Вәлиевның исем-шәрифен дә укыгач, йөрәге әйтерсең урыныннан купты да менә-менә атылып чыгардай булып тибә башлады. Бу җырчыны телевизордан тәүге тапкыр күреп гашыйк булган үсмер чактагы хис-тойгылар янә чолгап калды. Нишләптер гел аны үзенең булачак ире, балаларының әтисе кебек күрде ул. Әлегә кадәр тормышка чыкмавының сәбәбе дә шунда түгелме икән?! Дуслашырга теләгән егетләр дә булмады түгел. Анавы Ансар соң! Бер карасаң, килмәгән бер җире дә юк сымак. Менә дигән эше дә бар. Тик акыл бөтенесен аңласа да, йөрәккә боерып булмый шул.

Әнисе дә авылга кайткан саен:

 – Кызым, көне буе шул мәктәптән чыга белмисең түгелме? Кеше балаларына алданып, ялгыз кала күрмә. Яшьтәшләрен тормышка чыгып бетте диярлек, бер син генә калдың, – ди.

И кызык инде шушы өлкәннәр. Кияүгә чыгарга кирәк, бала табарга кирәк, дип кенә, күңел ятмаган кешегә барып буламы?

– Нәрсә шулкадәр исең китеп карап торасың? Баядан бирле күзәтеп торам, мине дә күрмисең! – Сәлимәнең уйларын бер төркемдә укыган Әнисә бүлдерде.

– Менә озакламый концерт була икән, – дип карап торам.

Әнисә дә игъланга күз йөгертеп, шаян елмайды:

– Ә-ә-ә-ә, нәрсәгә дөньясын оныткан дисәм! Менә нәрсә дә икән гыйльләсе! Шуннан концертка барабызмы? – Әнисә Сәлимәнең Хәсәнгә битараф булмавын белә иде. “Яшьлек” гәзите үткәргән конкурста җиңүен, соңыннан үзен редакция кунакка чакыруларын ахирәте үзе сөйләгән иде. Шул очрашуда бергә төшкән фотоны әле дә кадерләп саклап йөртә.

– Әлбәттә, билет алып куярга кирәк.

– Кара әле, кызый, өченче көн Хәсәннең авылдаш кызын күргән идем, Уфага киткән, ди. Әле укытучысының концертына әзерләнәләр икән.

– Китче әле, чынмы?

– Чын ди. Кәләше стерва булып чыккан икән. Электән үк ишеткәнем бар иде. Безнең Уфа үзе бер зур авыл кебек бит инде. Бахыр Хәсәнне басып алган, хәзер хәтта туганнары белән дә аралаштыртмый, ди. Көнләшеп аптырата, ди. Уфадан да шуңа кайтып киткәннәр, ди бит. Хәсән филармониядә эшләгәндә барып, җырчылардан көнләшеп, тавыш чыгарып йөргән, имеш. – Әнисә соңгы яңалыкларын тезде-тезде дә, аннан сәгатенә карап, – ай, соңлап барам, кызымны балалар бакчасыннан алырга кирәк, – дип, хушлашып китеп барды.

Тыныч кына килгән Сәлимәнең күңелендә уйлар өермәсе купты. Кайчандыр Хәсәнне күңеленә сеңдереп, аңа гашыйк булып, әле дә аны оныта алмавын үзе дә аңлый алмый. “Гаиләсе, баласы бар, ә мин аңа һаман ымсынам. Әллә хыяллана башладым инде”, дип, үзен үзе тәнкыйтьләде. Ә уйлар, йөгәнсез ат кебек, аны тәү күргән елларга алып кайтты.

Ул чакта 9нчы класта гына укып йөри иде. Телевизордан ниндидер конкурс концерты бара. Шунда тәү күрүдән үк баш-аяк аңа гашыйк булды. Бер карасаң, башка егетләрдән артык бер җире дә юк сымак. Уртача гәүдә, аяклары хәтта бераз кәкре сымак та тоела. Аның искиткеч моңы шулай тәэсир иттеме? Нигә күңел тик аңа тартылгандыр? Сәлимәнең ашы – аш, йокысы йокы түгел, аңа багышлап шигырь, нәсерләр иҗат итте, күз алдына китереп, портретларын төшерде. Хәтта гәзит, журналларны бары аның өчен генә көтеп ала башлады. Ала да иң тәүдә аның фотосын, аның хакындагы мәкаләләрне кисеп алып бер папкага сала.

Хәсән яшен тизлеге белән билгелелек яулап, яшьләрнең кумирына әйләнде. Ходай Тәгалә тарафыннан бирелгән зур талантка ия иде шул ул. Тиздән “Яшьлек” гәзите редакциясе “Кумирыма хат” дигән кызыклы конкурс игълан итте. Конкурс шарты буенча җиңүчегә яраткан кумиры белән очрашу оештырачаклар. Сәлимә дә бөтен күңелен, дәртен кушып җырчыга багышлап  шигырь язды. Конкурс эшләрен гәзиттә баса бардылар. Сәлимә дә, минеке кайчан чыгар икән дип, почта килгән вакытларны йөрәге чыгардай булып көтте. Әмма шигыре басылмады да басылмады. “Ошатмаганнардыр, шуңа басмаганнардыр”, дип, инде өметен өзгәндә, беркөнне гәзитне ачып җибәрсә, үз күзләренә үзе ышанмый, куанычыннан:

– Әни, сөенче-е-е, минем шигырьне басканнар! – дип кычкырып җибәрде. – Урра-а-а, минем шигырьне басканнар!

Бераздан конкурска йомгак ясап, җиңүчеләрне яздылар. Алар арасында Сәлимә үзенең исемен күреп, үзен бәхеттең җиденче хатында тойды. Соңыннан редакциядән чакыру килгәч, ерак районда яшәсә дә, әнисе аны Уфага алып китте. Кафеда аңардан башка тагы берничә җырчы, журналистлар бар иде. Анда бик озак сөйләшеп тордылар. Кумиры җырлады, азак бергә биеделәр. Кафедан соң җырчы Сәлимәне әнисе белән бергә туганнарының фатирына кадәр озатып куйды...

...Фатирына кайткач, Сәлимә шкафыннан теге вакыттагы папканы чыгарды, язган шигырьләрын, нәсерләрен укыды. Уфадан очрашудан кайткач язган истәлегенә күз салды һәм анда: “Кумирым миннән мәктәптән соң кайда барачагымны, кем булырга теләвемне сорый. Ә мин аның күзләренә бакканмын да, чиксез дәрьяга чумгандай, өнсез калганмын. “Сылу, киләчәктә нинди һөнәр сайларга телисең?” – дигәч, үземә уңайсыз булып китте. Авылга атлап түгел, әйтерсең очып кайтып кердем. Язмышыма шушы минутлар өчен генә булса да чиксез рәхмәтлемен!”

Сәлимә, нәрсәсе белән күңелемне әсир итте соң, дип, тагы да җырчының фотосына бакты. Ә аннан ихлас елмаеп, эчкерсез күзләр нур бөркә иде...

 

***

Җәүдәт Юнир улы әле дә сәнгать училищесында эшли. Җитмеш яшен тутырган укытучы һаман да яшьләрчә дәрт белән илһамланып студентларга җыр нечкәлекләрен төшендерә. Аллаһка шөкер, укучылары уңышлары белән шатландырып тора. Араларында республикада гына түгел, чит илләрдә дә танылу яулаганнары бар, данлыклы театрларда, филармонияләрдә эшлиләр Укытучыларын онытмый алар. Юл төшкәндә янына килеп, хәл белешеп, куанычлары белән уртаклашалар.

Юбилее уңаеннан башкала халкына матур тамаша бүләк итү хыялы булса да, ничектер тәвәккәлләми йөри иде педагог. Чөнки моның өчен ярыйсы гына чыгым таләп ителә. Әмма бу кичә беркөнне үзеннән-үзе хәл ителде дә куйды. Элекке укучылары аны туган көне белән котларга килделәр дә:

– Җәүдәт Юнирович, әйдәгез, көз көне сезнең иҗат кичәгезне үткәрик. Барлык чыгымнарны үзебез капларбыз, – диделәр. Педагог бу тәкъдимгә куанып бетә алмады.

Бәйрәмгә әзерлек дәррәү башланды. Җәүдәт Юнировичның барлык укучыларына хәбәр җибәрелде. Хәсәнне дә табып, тантанага килү-килмәвен белештеләр. Әлбәттә, шатланып риза булды ул. Хәтта әле һаман үзен онытмауларыннан әйтеп аңлата алмаслык горурлык тойгысы кичерде.

Уфага кузгаласы көнне Хәсән тәү тапкыр шәһәргә баргандай түземсезләнеп көтте. Дулкынланды, сәер бер эчке тойгы аны алга әйдәде, кәефен күтәрде. Шуңа да бу көннәрдә ул үзен җирдә атлап түгел, очып йөргәндәй хис итте. Күңеле тыныч: штрафын түләп бетте, печән әзерләнгән, мәшәкате азайды. Ике көн калгач кына хатынына бу хакта әйтте:

– Мине Уфага Җәүдәт Юнировичның юбилей кичәсенә чакыралар!

Фәридә егылып китә язды, йөзе үзгәрде.

– Уфага? Берүзеңне? – Кабатлап сорады хатыны. Моңарчы аңардан башка бернәрсәне дә хәл итмәгән иренең капыл шулай дип әйтүен чынга алырга теләмәде ул.

– Ышанмасаң, менә чакыру кәгазе! – Хәсән педагогының фотосы төшерелгән кәгазьне хатынының күзенә дигәндәй терәде.

– Ә нишләп берүзеңне генә? Ә мин кайда?

– Әллә син дә җырларга уйлыйсыңмы? – Хәсән елмайды.

– Барам дисең дә ул. Ә кемнән рөхсәт сорадың? Акчаны кем бирер?

Хатынының һаман аны түбән күреп сөйләшүе Хәсәннең күңеленә тиде. Күзләрендә усал очкыннар хасил булды.

–          Син нигә минем белән һәрвакыт шулай сөйләшәсең? Мин сиңа бала-чагамы? Әзрәк кенә кешене хөрмәт итәргә, сөйләшергә өйрән. – Хәсән бераз тукталып торды. – Җитәр, моңарчы синеңчә яшәдем, моннан соң алай булмаячак. Бүгенге тормышымның шушылай килеп чыгуына да син генә гаепле. Бергә укыган иптәшләрем әллә кайларда эшләп йөри. Ә мин тот та авылга кайт! Исәр! Акча, дисең? Акча бар минем. Әллә мине бөтенләй акча таба алмаган юньсез дип уйлыйсыңмы? Шушы өй нинди акчага салынган дисең? Эшләмәсәң, берәү дә китереп тоттырмый.

Моңарчы иреннән мондый катгый сүз ишетеп гадәтләнмәгән Фәридә бераз ачкан авызын да яба алмый торды. Аннан телгә килде:

–          Өй салдым, дисең инде. Син өй салганда, мин кайда булдым икән, ә?! Кара, бөтенесенә дә мин гаепле, мин начар. – Бераздан ул сулкылдап елый башлады. – Уф, күрәселәрем бар икән. Китәм, дисең, бар, аръягына кит. Шул артистларың белән тагы типтерергә барасың инде. Беләм инде мин сезне, бар белгәнегез ихахай да михахай...

–          Фәридә, ул нинди холык ул? Нишләп артистлар хакында гел начар уйлыйсың?

– Мин генә түгел, бөтен халык сөйли.

Хәсән башкача хатынын тыңлап тормады, кулын гына селтәде дә, урамга чыгып китте.

 

***

Хәсән, “Сәнгать училищесы” тукталышында автобустан төшкәч, бераз аптырап калгандай булды. Моңарчы хатыны, улы белән берничә тапкыр килсә дә, эшләрен җәһәт кенә бетереп, кире кайту ягын карарлар иде. Иркенләп, тансыгы канганчы йөри алмады. Теге вакыт килгәнендә театрда “Кодача” спектакле бара иде.

– Әйдә, карап кайтыйк, бик кызык спектакль, – дип күпме ныкышты, юк инде, Фәридә риза булмады.

– Хәзер, шунча акча туздырып, – дип мөңкелдәде. – Мин ул акчага яхшы колбаса алып ашыйм.

 …Ярата ул Уфаны. Бәләкәй чагында, үскәч, мәңге шушы шәһәрдә яшәр кебек тоелды. Шәһәрдән матур киенеп кунакка кайткан яшьтәшләрен күреп, көнләшеп тә куя иде. Ә бүген ул үзен ирекле кош сымак хис итте. Аның күңелен ниндидер әйтеп аңлаткысыз дулкынлану чолгап алды.

Хәсән шәһәрнең шулкадәр нык үзгәрүенә хәйран калып торды. Алар укыган мәлдә бу урында агач өйләр генә булса, хәзер биек-биек йортлар ямьли.

Кала мыжгып тора. Сентябрь ае бит. Агачлар төрле төскә керә башлаган. Шау-гөр килгән яшьләр арасында Хәсән дә кире студент чагына кайткандый булды. Менә ул үзе белем алган училищега керде. Бүлмәләрдән агылган музыка тавышлары, җыр-моң аның җанын иләсләндерде дә куйды. Нинди тансык! Бөтенләй икенче дөнья! Аннан Хәсән Зәки Вәлиди урамы буйлап туры Салават Юлаев һәйкәле янына атлады. Кинәнеп, рәхәтләнеп атлады. Берәүнең дә синдә эше юк. Ә авылда урам буена чыгар әмәл юк, сораштырып буынга төшәләр. “Баш авырта, йөз граммың юкмы?” “Кая, бер фанфуриклык кына акча бирә әле?..” Бигрәк тә күрше Юлак авылында андый “сунарчы”ларның күп.

Хәсән үзеннән-үзе елмаеп куйды. Хәтта андый теләнчеләргә акча бирмәү үзеңә уңайсыз сымак була башлый. Сәбәпләрен дә табып торалар бит. “Әнкәй үлеп бара”, “Икмәклек тә акча юк”.

…Салават Юлаев һәйкәле янында Хәсән Агыйделгә, тугайлыкларга әсәрләнеп карап торды. И, шушы мәйданда кинәнеп бии торган иделәр. Бер яктан авыл хуҗалыгы институты студентлары гармун сыздырып, курай тартып килсә, икенче яктан – университетныкылар. Бераздан сәнгатьләр гөрләшеп килә. Аларны күрү белән, “сәнгатьләр килә, сәнгатьләр”, дип, аеруча гөҗләшерләр иде. Китә бию, китә җырлаулар.

Булган бит бәхетле минутлар.

(Дәвамы бар.)

Фото: Freepik.

Венер Исхаков. Җырланмаган җырым син... (11)
Венер Исхаков. Җырланмаган җырым син... (11)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас