"..И, җан кисәгем! Карашларың да олы сагыш... Әй, бу таш бәгырь! Нинди каты адәм булып чыкты... Аңа бары байлык, мөлкәт, акча гына кирәк! Шул акчалары белән саташып китмәсә ярар иде! И Ходаем, үзең сакла, тәүбә, тәүбә!” – дип эт оясы янында яшен йотып утырган туган апа кулындагы җылы сөтен калтыранган кулы белән эт савытына салды. “Төрле ашлар ашарга кирәк, янә әннә буласың, Ак тәпием!”
Хатын читлектә үрсәләнгән этне тынычландырырга теләпме, башын сыйпап куйды. Акыллы эт рәхмәт әйткәндәй, акрын гына үрелеп, туган апаның нечкә бармаклы кулын ялап куйды...
Аптырап калган хуҗабикә: “Бәй җанкисәгем, тешләрсең, дип азрак курыктым, ә син кулымны ялап куйдың, акыллым!” – дип этнең борынына кагылып иркәләп алды. “Исән-сау гына бәбиләреңне табарга язсын сиңа!”
Кулын читлектән алуга ишек ачылды, баскычтан алпан-төлпән атлап килгән хуҗаның тупас тавышы ишетелде:
– Нәрсә җәелеп, лыкылдап утырдың эт янында? Әллә җырлап утырасыңмы? Аңа якын барма, өзгәләр! Менә унынчы тапкыр көчекли. Өч яки дүрт көчеге булса, уйла. Тагы керем бит! Шәп бит, ә?! Уже шалтыраталар, заявкалар бар, бу юлы хакын югарырак куям! Ризыгын пешереп куй, үзем ашатырмын. Я, кузгал, йөрмә буталып, кичке ашка итле чүлмәк пешер!
Эт читлеге янына килеп аңа эндәште:
– Я, Чибәркәй, хәлләрең ничек? Ниләр кичерәсең? Борчылма, син ничә тапкыр әннә булдың? Бу юлы бер кызыңны нәселгә калдырам, синең юлыңны дәвам итәр, Аллаһ кушса! Сарай чөендәге зур суыткычны күрсәеңме? Анда синең ризык, яшибез әле, үрчибез әле, шулаймы? – дип этенең муенына бау эләктереп читлегеннән чыгарды.
– Давай утыр матайга, кыр-урман якларын урап кайтабыз!
Өйрәнгән эт барын да аңлап, мотоцикл бишегенә сикереп утырды. Азрак шыңшып, туган апага карады.
– Син бит эчкәнсең! Хәле яхшыдан түгел! Азрак кызган җан иясен, – диде кырыс кына туган апа.
Хуҗа этен янә читлеккә япты. Туган апа эткә янә ризык алып чыкты. Тирә-якка тәмле исләр таралды. Хуҗа тимер читлек ишеген ачып, савытны алдына куйды.
– Я, сыйлан, тәмле булсын кичке ашың! Мин дә ял итәм, – дип өенә кереп китте.
Хуҗаның шешенгән битенә карап:
“Бу юлы тиргәшмәде, кычкырмады. – дип сөенде эт эченнән генә. – Тик нигәдер башым әйләнә әле, – диюен белдереп, шыңшып куйды”. Туган апа яраткан эте янына якын ук килеп утырды.
– Нәрсә булды сиңа? Ашаудан да язгансың, әллә чирләдеңме? Билкәең өзелеп авыртамы? Әллә иреккә чыгасың киләме? Этләнмә, иреккә чык! – дип үрсәләнгән этнең акрын гына читлек ишеген ачты. Туган апа өйгә кереп киткәч, эт, читлектән чыгып, ашыга-ашыга ындыр капкасыннан урман ягына юл тотты...
Бер атна үтүгә аның өч бәләкәче дөньяга килде. Урман итәгендәге тирән чокыр эт өчен бик тә уңайлы тыныч урын булды. Җитез җилләр урын табалмаган эт оясына яфраклар өеп түшәде. Өч көчекләре дә аның җылы, тәмле сөтен имеп, алпан-төлпән тәпи дә атлый башладылар. Тик этнең үзенең хәле авырайды. Авызы кипте, аккан каны гәүдәсен чылатты. Берчак тирән упкынга төшеп киткәндәй хис итте дә, мәңгелеккә күзен йомды... Сабыйлар әниләренең җансыз гәүдәсенә борыннарын терәп, ачыгып сөт эзләп шыңшый башладылар. Аннан көч-хәл белән чокырдан берәм-берәм чыгып, тирә-яктан ярдәм эзләделәр. Урман төпкелендәге ана бүре, көчекләр тавышын ишетеп, шушы якка ашыкты. Ана бүре, өнендәге нәни балаларын аучы алып киткәч, үз-үзенә урын табалмый менә ничә көн үрсәләнә иде. Сөте төшкән имчәкләре шеште, сызлап, чәнчеп-чәнчеп йөрәк өзеп авыртты. Ана бүре урман читенә килеп җиткәч, тирә-юньне сак кына күзәтеп, көчекләргә якынайды. Шыңшып үзенә таба алпан-төлпән атлаган бер көчек янына килеп иснәп алды. Ерак түгел янә ике бәләкчне күргәч, чү, хәзер ярдәм итәм, дигәндәй бәләкәчләрнең җилкәләреннән кабып бер урынга җыйды да сузылып ятты... Тамаклары нык ачыккан, шыңшып тавышлары карлыгып беткән көчекләр ана бүрене имәргә ябыштылар. Ана бүре, үзенең сабыйларын тапкандай, аларны яратып ялады да ялады... Бу хәлгә шатланган җилләр, чокырдагы ана эт гәүдәсен яфраклар белән күмеп киттеләр дә, яңа яшәешне куәтләп, җилпенешеп бәйрәм иттеләр...
Фото: ferrethome.ru