Чәчмә әсәр
29 Мая 2024, 04:05

Венер Исхаков. Җырланмаган җырым син... (10)

...Кеше, туганнары арасында һәрвакыт бер үк сүзне тылкый: “Ир начар! Акча юк”.

Венер Исхаков. Җырланмаган җырым син... (10)Венер Исхаков. Җырланмаган җырым син... (10)
Венер Исхаков. Җырланмаган җырым син... (10)

(Дәвамы.)

Игезәк кебек көннәр бер-бер артлы үтә торды. Менә Хәсән малларын якындагы урманлыкка куа. Иртәнге саф һава тын алышын киңәйтә. Искитмәле җәйге матур көн туып килә. Агачларда кошлар чутылдаша.

Хәсәннең бүген кәефе шәп. Теге мәл асылынам да үләм дип уйлап йөрүенә, бу адымга бара язуына хәзер үзе аптырый. Я, үлде, ди! Моның белән ул кемне җиңәчәк, нәрсәне исбатлаячак. Хатынынмы? Бичәләргә ир тиз табылыр ул. Ә менә улына ата табылмаячак, әнисе кара кайгыга батачак. Әнә, былтыр икетуган кустысы үлгән иде, ике баласы калды, килене үзеннән ун яшькә кече бер егетне керткән. “Үземнән яшь белән яшәве рәхәт, ничек телим, шулай дөнья көттерәм”, дип әйткән, имеш.

“Эх, тизрәк берәр эш килеп чыкса, шул штрафны түләп куяр идем”, дип йөргәндә Хәсәнгә күрше авылдагы сыйныфташы Нәзиф тап булды.

– Кырмыскалы районында зур гына өй бурасы бурап бирергә кирәк. Әйбәт кенә берничә егет табарга иде, – дигәч:

– Әйдә бергә барабыз, – дигәнен сизми дә калды. – Чынлап та, бик шәп булыр иде. Шуңа да бүген мал-туарын куып, чәй эчкәч, балтасын, “Дружба”сын, киемнәрен машинасына тутырды. Калган егетләрнең машинасы юк, шабашкага аның машинасында барырга сөйләштеләр.

Хәсәннең:

– Кая, бензинга акча бир әле, – дип соравы булды, Фәридә:

– Кит, гыйбрәт, тагы акча сорыйсыңмы ул? – дип, иренә күзләренең агы белән зәһәр чәнчеп карады. – Җәелешеп синең машинаңда барсыннар, бензинына да түлә. Тапканнар исәрне. Машинаны биргәнгә рәхмәт әйтсеннәр әле. Хәзер, акча биреп утырам. Монда Әндри казнасы бардыр шул.

– Фәридә…

– Нәрсә Фәридә? Бирмим, и все! Нәрсә авыз ачтып каттың? Нинди беткесез теләнчеләү, ди, ә? Әйләнгән саен – акча! Ай Аллаһым! Былтыр гына әллә күпме запчасть алып бирдем. Такырга таяндырасың бит, ә!

Бераз тын калып, нәрсәнедер исенә төшергәндәй итте дә  янә төкерөкләрен чәчә-чәчә иренә ташланды.

–          Шул машинаң берәр кайчан туя беләме, ә? Бер атна элек заправить иттем бит, әллә үзең эчәсеңме? Болай булса, дөнья көтәрсең синең белән. Менә минем өскә алмаш күлмәгем юк. Ә син көн дә, шунча-шунча акча кирәк, дип муеннән буып алып барасың. Нәрсә-нәрсә, күптән түгел утыз мең акча апкайттым дисеңме?! Ай Аллаһым, берәү эшли, имеш. Башка бичәләрнең ирләре кебек йөзәр меңләп алсаң, бер хәл. Вич үзеңә китеп тора бит. Шул өч бөртек акча эчеңне көтердәтеп тик торды инде. Нихәл таң аттырдың әле. Шул акча дип көн дә талыйсың бит. Тамам надоел, түзерлек әмәл калмады. Әнә, кеше ирләре әллә ничә эштә эшли. Ә син кайтасың да сузылып ятасың. Ялкау! Нәрсә-нәрсә, эшләмисең, дисеңме?! Әллә минем җир сөрүемне теләр идеңме? Ошамаса, егәрлене аласың иде...

Хатынының шулкадәр усаллыгына Хәсән бу юлы эндәшми кала алмады:

– Фәридә, син нишләп гел шулай ул?

– Нәрсә шулай?

– Берәр заман адәмчә сөйләшә беләсеңме, юкмы? Бервакытта да шөкер итә белмисең бит…

– Хәзер апаңны сөйләшергә өйрәтәсеңме? Бала-чага! Син туганда, мин алты яшьлек апа булганмын! Маңка! Берәү мине сөйләшергә өйрәтмәкче, имеш!

Хәсән өнсез калды. “Бу исәргә тел әрәм итеп торган мин исәр” дигәндәй кулын селтәде дә, машинасын кабызып, хушлашып та тормый кузгалып китте. Әтисе эшкә җыенса, әнисе урам тирәсендә эш башламаска куша, хәтта суга баруны да тыя иде. Ә бу?

Иртәнге кәефе күз белән каш арасында юкка чыкты. Күңелсез уйлар йөрәген кимерде.

Хатынының холкына исе китә. Ул акча алып кайткан көннәрдә әйбәт кенә йөри. Аннан үзенә үзе пыр туза. Нишләп бернәрсәдән дә риза түгел хатыны? Әйбер дип үлеп бара. Берәрсе алган нәрсә аларда мотлак булырга тиеш. Һәрвакыт үзләрен хәерче дип саный. Берәрсе хәл-әхвәл сорашса да: “Әй, адәм арасында тереклек иткән булабыз инде шунда. Оят”, – дип кенә җибәрә. Булганына риза булмас, шөкер итә белмәс. Кеше, туганнары арасында һәрвакыт бер үк сүзне тылкый: “Ир начар! Акча юк”.

Һич аңлый алмый аны Хәсән. Акчасын да таба. Бөтенләй эшләмәгән ирләр бар. Хатыннары шул ирләрен мактап бетә алмыйлара. Әнә, өчтуганы Закир соң! Өйләнгәннән бирле башка кызлар белән чуала, хәтта икенче хатында баласы да бар. Син дә мин яшәп яталар. Өйләренә барып инсәң, сандугач кебек сайрап тора хатыны. Җәһәт кенә чәй әзерли башлый.

Элек, картәнисенең әйләнгән саен: “И балакаем, тәүфыйклы гына кәләш насыйп итсен, ирнең бәхете хатын-кыздан”, дигән сүзенә аптырый торган иде. Менә хәзер белә инде.

Кешегә күренергә оят. Хәзер эте дә бете дә аңардан көлеп маташа. Кайчандыр мәктәптә башкаларга үрнәк булган уку алдынгысы шундый көнгә калсын әле. Сәнгать училищесына укырга кергәч, авылдашлары ничек горурланган иде. Ә ул аларның бөтен ышанычын җиргә салып таптады. Авыл халкының теле ачы, уйлаганын әйтә дә сала. Теге вакыт укыганда башы “икеле”дән чыкмаган Газизҗан:

– Чүпрәк син, Хәсән. Мин андый хатын белән мәңге тормас идем. Аҗдаһа бит, аҗдаһа! Кол булып яшисең! – димәсенме.

Газизҗанга ачы генә итеп әйтергә теләгән иде дә, дәшми калуны хуп күрде. Әллә нишләп вакытында кешегә каты гына итеп әйтә белми шул. Бер сеңдерә генә әйткәндә, башкача авызын да ачмас иде. Я, шул Газизҗанның Газизҗаны көләргә маташсын әле! Кем ул? Өйләнеп, адәмчә яшәп яткан кеше булса, бер хәл. Авылда үзен берәү дә яратмый, гаиләләре угрылыгы белән дан алган.

Бер карасаң, бигрәк кызык адәм баласы. Үзенең артын сәрмәп карау юк, кеше белән була, кешедән көлеп маташа. Юньсезнең теле ачы була, хәерченең туны бетле була, дип, әнисе дөп-дөрес әйткән. Шул Газизҗан дә сине чүпрәктән салдырсын әле!

Ыстырам бит! Хәсән үзен аю талагандай хис итте. Бутарланган яшьлек, бутарланган күңел. Ә күпме җырланмаган җырлар калды. Аның да дөньяда үзен чиксез бәхетле тойган минутлары бар иде. Бу гелән шулай дәвам итәр сымак тоелды. Фәридәгә өйләнмәсә. Һәркем үз бәхете өчен үзе көрәшергә тиеш. Ә ул үз бәхетенә үзе кәкәй итте. Үзе! Беркем дә түгел. Ир була белмәде. Йомшаклык күрсәтте.

– Мәми! Бозау!

Барлык дуслары, авылдашлары аның артында шулай дип әйтүләренә ул тамчы да шикләнми. Фәридә белән үзенең икесе ике дөнья кеше икәнлеген аңлады хәзер генә ул...

Бу мәлдә Фәридә үз алдына үзе тузына иде. Тузынмаслык та түгел! Шул бозау да аның өнен тыгып маташа бит әле. Гарьләнеп үләрсең!

– Абау, шәп кеше ни! Кабахәт! – Ярсыган хатын ире күз алдыннан югалганчы аны әрләп кинәнде. Аннан, ни өчен мин генә кайгырырга тиеш әле, дип уйлап, кайнанасына, туганнарына шылтырата башлады.

– Тәмам җиләтте сезнең шул нәрсәгез. Каян гына юлыма очраган! Таңнан бөтен кәефемне бозып чыгып китте. Кирәкми миңа сезнең мүкләк  сыерыгыз, килеп алып кайтыгыз. Будто ансыз яши алмыйм. Хәстрүш. Кабахәт!

Бите кып-кызыл булып бүрткән хатын ярсый-ярсый күршеләренә юлланды.

– Анауны әйтәм, мине сөйләшергә өйрәтеп маташа. Шәп кеше ни. Кайтсын әле, күрсәтермен әле үзенә. Ачуымны китерсә, өйгә кертмәм дә куярмын. Шашып китте! Моннан соң ашатырмын әле мин аңа. Ату кеше танымый башлады.

 

***

– О-о-о, үзебезнең егетләр килгән! Саумысыз, ничек килеп җиттегез?

– Саумысыз!

– Әйбәт!

Хуҗалар өлкәнрәк яшьтәге кешеләр иде.

– Әйдәгез, әйберләрегезне бушатыгыз да ашап алыйк. Юлда ачыккансыздыр. – Апа да, абый да өлтерәп йөри.

Өстәл артында хуҗаларның үзенә карап-карап алуын Хәсән шунда ук сизде. Ахырда, хуҗа түзмәде:

– Син бер җырчы егеткә охшап торасың, әллә энесе-фәләнме? – дип сорады.

Хәсән урынына егетләр җавап биреп тә өлгерде.

 – Хәсән Вәлиев дигән җырчы үзе була!

– Чынмы, шаяртмыйсызмы? – Хуҗа кабатлап сорады.

– Әйе, үзем булам, – дип баш селкте Хәсән.

– Бәй, җырчылыктан киттеңмени?

– Китәргә туры килде шул. Авылга күчеп кайттык.

– Алай икән. Без синең җырларыңны яратып тыңлыйбыз. Хәтта кызым Уфадан кассетаңны да алып кайтты. Бездән күреп, күршеләр дә сорады. – Хуҗа әллә кайда кассеталарын да китереп чыгарды. – Менә.

Бу минутларда Хәсән тагы үзен чиксез бәхетле тойды. Бәй, шулай булмыйча! Әлегәчә сине танып-белеп торсыннар әле.

Беркөнне авыл үзешчәннәре концерт куярга җыелгач, клуб мөдире концертка Хәсәнне дә чакырды. Ул тәүдә аптырап калгандай булды. Кара әле, күптән халык алдында җырлаганы юк. Шулай да шатланып риза булды, кибеттән килешле генә чалбар, туфли, күлмәк барып алды. Баянга кушылып, берничә җыр җырлады. Халык гөрләтеп кул чапты.

Моннан соң кешеләр аларның янына еш килер булды. Ихлас сөйләшәләр, кызыксыналар.

– Нишләп авылга кайттың?..

– Чын җырчыны якыннан күрик, дип килдек әле...

– Җырчылар да бура бурый икән...

– Их, энем, синдәге талант миндә булса, мин Уфада гына йөрер идем...

Бура бурау – калач ашау түгел. Авыр агачларны әрчү, көне буе балта белән тукылдау, соңыннан әзер агачларны бер тегеләй, бер болай әйләндереп килештерү тасыл да, көч тә таләп итә. Шулай да Хәсән кәеф белән йөрде. Әрләшкән, игәгән, мөңкелдәп җанын кыйган кеше юк. Һәркөн кичтән хуҗабикә мунчасын ягып тора, матур итеп өстәл әзерли. Кичтән, аруны басу өчен дип, бер яртысын да чыгаралар. Сөйләшеп сүзләре бетми. Ә үз өендә алай  матур итеп сөйләшеп утырганын да хәтерләми Хәсән.

Беркөнне кичен бөтенләй ят кешеләр үзләренә кунакка чакырды, күрше-күләнне дә җыйганнар, хәтта сарык суйганнар.

– Мондый җырчылар безнең авылга гел килеп тормый, бер килгәндә күргәндәй булыйк, – диләр.

Йорт хуҗасы үзе дә баянда уйный, җырлый да. Хәсәнне сорап-сорап җырлаттылар. Ә ул ялындырмады, җырлады да җырлады.

– Энем, берәр халык җырын да җырлап ишеттерсәң, – дигәч, Хәсән “Ялан Яркәй”не сузып җибәрде.

 

Ялан гына җирнең, ай, бүресе,

Күк сыртландай булыр күбесе.

Дус-ишләрем күп, дип ышанмагыз,

Хас дошманың булыр күбесе.

 

Алтын гынамы икән, ай, бу дөнья,

Көмеш кенәме икән бу дөнья?

Алтын гына уйлы асыл иргә

Бакыр гына икән бу дөнья.

 

Һавалардан очкан, ай, сар(ы)мы икән,

Аякларын күргән бармы икән?

Кайгы-хәсрәтләрдән бер котылып,

Рәхәт торыр көннәр бармы икән?

 

Ялан гына җире, ай, кылганлык,

Бүдәнәләр йөгерә төбендә.

Тәвәккәл дә булып йөрер булсаң,

Исемкәең калыр илеңдә.

 

Бу җырдан соң, күңеле тулышып, Хәсән күз яшьләре тәгәрәп килеп төшкәнен дә сизми калды. Әйтерсең моңарчы ничәмә еллар буе җыелган аһ-зары, тышка сирпелде…

Хуҗалар эш өчен акчасын да мул гына бирде. Алардан соң тагы икенче кешеләр эшкә чакырды. Бер ай тирәсе үтте дә китте. Күрше-тирә аларны кунакка чакырып, хөрмәтләп озатты.

Бурычын түләрлек шактый гына акча эшләвенә Хәсәннең кәефе күтәрелде. Эштән кайтышлый ул туры район үзәгенә юлланды, чөнки хатынының холкын белә, акчасының тиененә кадәр кесәсәдән чокып алачак. Район үзәгендә штрафын түләде, ә акчасының бер өлешен апаларында калдырып торды...

(Дәвамы бар.)

Фото: Freepik.

Венер Исхаков. Җырланмаган җырым син... (10)
Венер Исхаков. Җырланмаган җырым син... (10)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас