Чәчмә әсәр
25 Мая 2024, 19:31

Наил КОТДУСОВ. Үзеңнән сора. Повесть (10)

Ул кесәсеннән алдан әзерләп салган бауны тартып чыгарды. Бер башына аягы белән басып, икенче башыннан ике кулы белән тотып тартып карады. Канәгать булды. Бау нык, өзелерлек түпел. Шуннан якында гына торган каен башына менеп китте. Бер юан гына ботакны сайлады. Бауның бер очын муенчак итте дә, икенче башын нык итеп бәйләп куйды. Ул муенчакны башы аша киде дә, аякларың ычкындырды.

Наил КОТДУСОВ. Үзеңнән сора. Повесть (10)Наил КОТДУСОВ. Үзеңнән сора. Повесть (10)
Наил КОТДУСОВ. Үзеңнән сора. Повесть (10)

X

Мәүлетбай чыгып киткәч тә әле, Хөснулла идән уртасында утыруын белде. Аның башында төрле уйлар кайнаша иде. Атасыз бала чагын, авыру әнисен күз алдыннан үткәрде. Хөснулла белә- белгәннән бирле ул түшәктә булды. Тышта уйнап, күңелен күтәреп кайта да, өйгә кереп, әнисенең ыңгырашуын ишеткәч тә, боегып, җитдиләнеп китә торган иде... Ә шулай да балачак — күңелле чак, ваемсыз чак инде. Иртәгә ни булырын, ниләр күререңне уйламыйсың да, күз алдына да китермисең. Үскәч, балигъ булгач, кирәкне бирә икән дөнья.

Кинәт аның исенә үсмер чактагы бер хәл төште. Күрше авылга кунакка барган иде. Кичке уенга чыктылар. Шау-гөр килеп, яшьләр уйный. Гармун, дәртле җыр тавышы, тыпырдап биюләр. Шундый күңелле!.. Шулчак авыл башыннан берәү йөрәкне өзеп җырлап җибәрде:

Әнкәй мине тугачтын да

Ак биләүгә биләгән.

Ак биләүләргә биләгән —

Бәхете булсын, димәгән...

Ниндидер аяныч тавыш белән җырлаган иде ул кеше. Күрәсең, эченә сыймаслык кайгысы булгандыр.

Бу җыр Хөснулланың да хәтеренә уелып калды. Күңеле төшкән, кәефе кырылган чак булды исә, эченнән генә шул җырны көйли иде. Менә әле дә уйламаганнан соңгы сүзләре искә төште: «бәхете булсын, димәгән...»

Әллә соң әнисе чынлап та аңа бәхет теләмәгәнме? Югыйсә, бер кешегә шулчаклы кайгы килер идемени?!.

Тукта! Нишләп әле әнисе аңа бәхет теләмәсен, ди. Әнисе алдында гаебе бармыни аның?..

Хөснулла балалык елларын, яшьлеген тагын барлап чыкты.— Юк, ул аны беркайчан да рәнҗетмәде... Алайса аның шушы бәхетсез язмышы өчен кем гаепле? Кем?

Уйлады, уйлады, ләкин гаепле кеше табылмады. Кинәт ниндидер эчке бер тавыш аңа: «Син үзең, син гаепле», — дип эндәште. Хөснулла сискәнеп китте: ничек инде мин? Кеше үзенә-үзе дошманмыни?

Ләкин теге тавыш һаман «син, син», дип кабатлады...

Хөснулланың маңгаеннан салкын тир бәреп чыкты. Ул үзен кая куярга, нишләргә белмичә, торып басты да ишекле-түрле йөри башлады: нишләп ул гаепле? Нәрсәдә аның гаебе?..

Менә аңың зиһене ачыкланып китте һәм хаталарын аерымачык итеп күз алдына китерде! Шуннан ул үз-үзе белән бәхәсләшә, үзен аяусыз рәвештә сүгә, йөрәген камчылай башлады. Теге тавыш аңа:

— Нигә син хатыныңның гаепле икәнен беренче тапкыр белгәч тә, аерып икенчене алмадың? Камилә сине башта гомергә бапасызлыкка дучар итте, аннан, мәсхәрәләп, өстеңнән көлде...

Хөснулла җавап эзләде.

— Соң мин аны үлеп ярата идем! Минем өчен аннан да чибәр, аннан да ягымлы кеше җир йөзендә юк иде бит. Аның сөлектәй буе, нечкә биле, ап-ак түгәрәк йөзе теләсә кемне әсир итәр... Аннан, аерыл, дип әйтүе генә җиңел. Йөрәк җепләрен өзәргә, кеше алдында оятны күтәрә алырга күпме көч кирәк!.. Миндә булмады андый көч!..

— Менә, күрдеңме? Димәк, син йомшак! Моңа беркем дә гаепле түгел. Син бит хатыныңны бер генә түгел, ике тапкыр гафу иттең. Ә кеше ике тапкыр ялгышмый. Икенчесендә ул эшне уйлап, ни белән бетәрен белеп башкара... Ярый, монысы шулай. Сиңа заводта бинахакка партия җәзасы бирделәр. Нигә авызыңны ябып калдың?..

— Соң мине бит беркем дә көрәшергә өйрәтмәде. Мин генә түгел, барыбыз да, башка суксалар да, арттан типсәләр дә, эндәшмәскә өйрәнгән идек бит инде...

— Син үзең өчен генә җавап бир... Шушы җәзаны инкар итәргә, үзеңнең дөреслегеңне исбат итәргә тиеш идеңме?.. Нигә җавап бирмисең? Шул-шул... Ул гына түгел, сине эштән куып чыгаргач та эндәшмәдең дә, бюро начальнигы белән директордан башка дөнья беткәнмени?.. Югарыдагы инстанцияләргә мөрәҗәгать итәргә иде... Койрыгына бассаң, елан да чага, ә син — кеше!..

— Соң, завод директоры партиянең шәһәр комитеты секретаре белән дус. Барыбер аны якларлар иде...

— Алдашма! Син аннан да югарыга мөрәҗәгать итә ала идең. Бу синең пешмәгәнлегең, принципсызлыгың, аннан килеп, аракы белән дуслашуың аркасында булды. Хәмер белән харап туганлаштың бит! Ул сиңа эшне, вазифаны алмаштырды. Шуның аркасында син үзеңә-үзең ышанмый башладың.

— Монысы дөрес...

— Нигә тавышың акрын чыга? Дөрес икәнлеге ап-ачык, бөтен кешегә билгеле. Тагын да, нишләп син арендада эшли алмадың? Синең трактордан китүең Камилә белән Рәмис өчен генә түгел бит!.. Сиңа озын көн буе эшләве авыр булды. Син авырлыктан курыктың, чөнки шәһәрдә сәгатьле эштә, җылы бүлмәдә кәгазь сызып утырып, басуда тир түгүдән бизгән идең. Син — ачыган ялкау!..

Менә шулай, үзенә-үзе суд ясады Хөснулла һәм үзен бар яктан да гаепле итеп тапты.

Ниһаять ул бер карага килеп, ишек бавына тотынды.

Караңгы төшкән иде инде. Тәрәзәләрдән урамга көлтә-көлтә булып яктылык сибелә. Еракта, үрге очта, адашкан сарык бәрәненең кычкырганы ишетелде, кемдер атта чабып үтте, күрәсең, көтүгә илтәләр. Кайдадыр эт өрде, кемнеңдер казлары каңгылдады. Җылы, тыныч... Азнакаев авыр сулап куйды да кычыткан үскән ызан буйлап бәрәнге бакчасын үтте һәм, череп ава башлаган киртә аша сикереп чыгып, урманга таба атлады.

Түбән очта гармун уйнап җибәрделәр. Җыр тавышы ишетелде. Яшьләр клубка бара шикелле. Ләкин атлаган саен ул тавыш ерагайды, бераздан бөтенләй ишетелми башлады. Бөтен тирә-як тып-тыныч. Юл бодай басуына килеп керде. Әкрен искән җилгә башаклар шыбырдашты. «Кайда барасың, Хөснулла, кайда?» — дигән төсле булдылар. Ләкин аларга игътибар итмәде; Басуны үтеп, урман сукмагына борылды. Борынга төрле үлән, агач исе килеп бәрелде. Күктә болытлар куергандай булды. Йолдызлар сирәк, тонык булып ята, Агачлардан шыбыр-шыбыр нәрсәдер коела, үләннәр кошмы/ җәнлекме йөргән шикелле кыштырлап куя; Шулайдыр. Монда көндез дә, төнен дә тормыш дәвам итә.

Хөснулла ниндидер шырлыкка килеп керде. Күзгә төртсәң дә бернәрсә күренерлек түгел, Шулай да түмгәкләргә, егылган агачларга абына-абына алга барды.

Менә бер яланга килеп чыкты. Болытлар ничектер сыегайган төсле тоелды, ай яктысы күренде. Төсмерләп, ул бер ташка барып утырды. Ләкин шундук торып китте. Тирә-ягыннан карманып коры утын, чыбык-чабык җыя башлады. Ал арны китереп өйде һәм шырпы сызып җибәрде. Корыган яфракларга ут шундук кабынды. Ялкын һәр агачны ялмады.

Азнакаев тагын бер кат үткән тормышын исенә төшерде, әнисен, бала чактагы дусларын, заводны, бигрәк тә янгын сүндерүчеләр командасындагы иптәшләрен искә алды.

Учактан акланга төрле кыяфәттә күләгәләр төште. Алар ут януына карап бер үсте, бер тәбәшәкләнде. Әйтерсең, кемнәрдер чүкәеп-чүкәеп бии иде.

Ниһаять, агачлар янып бетте. Бары куз гына искән җилгә кызарып калды..

— Вакыт! —диде Хөснулла. — Хуш, дөнья!..

Ул кесәсеннән алдан әзерләп салган бауны тартып чыгарды. Бер башына аягы белән басып, икенче башыннан ике кулы белән тотып тартып карады. Канәгать булды. Бау нык, өзелерлек түпел. Шуннан якында гына торган каен башына менеп китте. Бер юан гына ботакны сайлады. Бауның бер очын муенчак итте дә, икенче башын нык итеп бәйләп куйды. Күккә карады — аны кара болыт басып алган иде. Ай да, йолдызлар да күренми. Учак булган үрынга күз салды — аның да кузлары сүнгән, кап-кара булып тора. Башка күзләр нәрсә юк — ул муенчакны башы аша киде дә, аякларың ычкындырды. Элмәк шундук муенын буып алды, аның тыйы кысылды, һава җитмәүдән йөрәге әчетә башлады. Күзләре менә-менә чыгып китәрдәй булып авыртты. Муеныннан бау түгел, әҗәл буып алганын аңлады Хөснулла, һәм кинәт аның яшисе килә башлады. Нишләп әле ул үз теләге белән якты дөньядан китә?.. Моның белән нәрсә исбат итә, кемгә үч итә? Камиләгәме? Ул ыжламаячак та, бәлки, көлеп кенә куяр, яшәргә дә кулыннан килмәде бит аның, дияр.

Рәмискәме? Анысы да, бәлки, сөенер генә... Инде рәхәтләнеп, икесе шатланышып, көлешеп һаман бергә фәхишлек кылырлар... Ә ул бу вакытта җир астында черер. Инде таң атуын да башкача күрмәячәк, кошлар сайравын да ишетмәячәк...

— Юк, моңа юл куярга ярамый. Ничек тә яшәргә, бу элмәктән котылырга!.. Ул әҗәл белән көрәшә башлады. Куллары белән бауны бушатмакчы булды. Юк, булдыра алмады. Канат буйлап менгән кебек куллары белән бауга тотынып өскә күтәрел мәкче булды — көче җитмәде. Аның тыны бөтенләй кысылды, күз аллары караңгыланды, секунды-секунды белән сулышы югалды.

Хөснулла һава күбрәк кермәсме дип телен авызыннан чыгарып салындырды. Ләкин файдасыз. Аның бу дөньяда соңгы секундлары җитте. Ул җан ачуы белән селкенергә, бәргәләнергә тотынды. Шул чак агачка бәйләнгән элмәк бушап китте шикелле, сыгылган ботактан бау шуып ычкынды. Азнакаев аска тәгәрәде һәм башы белән баягы ташка килеп бәрелде.

 

(Дәвамы бар)

 

Фото: фрипик.ру

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас