Чәчмә әсәр
25 Мая 2024, 04:25

Венер ИСХАКОВ. Җырланмаган җырым син... (8)

"Мин монда дөнья көтәм, бала карыйм, ә син һаман төн уртасына кадәр күңел ачып утырасыңмы? – Ул берчә Хәсәнгә, берчә бүтәннәргә тишә язып карады. – Җитмәсә, чәй эчеп утырасың. Әллә сине өйдә ач тотаммы?"

Венер ИСХАКОВ. Җырланмаган җырым син... (8)Венер ИСХАКОВ. Җырланмаган җырым син... (8)
Венер ИСХАКОВ. Җырланмаган җырым син... (8)

(Дәвамы.)

Фәридәдә бәйрәм кайгысы калмады. Иртәнге кәефе сыпырып ташлагандай юкка чыкты. Ул үз-үзенә урын тапмады. Нишләп бөтен нәрсә аңа каршы килеп тора әле? Аз гына бәхеткә дә хакы юкмыни? Бу сүзне бөтен дөньяга Кәримә тутырган! Елан! Ахирәт булып йөргән була бит әле! Яңарак кына нинди бәхетле иде ул. Гөрләтеп туй үткәрделәр. Сабые туды. Ә бүген?! Кара, нәрсә ди әле: “Әллә балаңны Хәсәннеке дип алдамакчы буласыңмы? Яшь егетне алдап чыкканыңны бөтен общага халкы сөйли...”

Уфа миллионлы кала булса да, зур авыл кебек, диюләре дөрес бит ул. Гайбәт яшен тизлегендә йөри. Ярый, аны кеше белмәсә дә, Хәсәнне бөтенесе дә таный, белә дигәндәй. Барыбер бер көнне аңа да бу хакта җиткерәчәкләре көн кебек ачык. Аннан бу шәһәрдә калу мөмкин түгел. Нинди сәбәп табарга соң?” Фәридәнең миендә берсеннән-берсе буталчык сораулар кайнашты, йөрәге әрнеде. Хатын, күңеле тулышып, елап җибәрде.

Хәсән улының туган көненә зур йомшак аю, сутлар, тәмле күчтәнәчләр тотып кайтып кергәндә Фәридә елап, үксеп беткән иде.

– Нәрсә булды? – Аптырап калган Хәсәннең тәүге соравы шул булды.

 – Ба-а-а-лниска ба-а-а-арган идем. – Фәридә көчкә җаваплады.

– Нәрсә балниста? Аңлатыбырак сөйлә әле.

– Врачлар авылга кайтырга кушты.

– Авылга? Нәрсәгә?

– Улыбызның хәле шәптән түгел. – Фәридә бераз тынычлангандай булды. – Үзең беләсең, Уфанең суы начар. Балага шул нык влиять итә, аллергия. Балагызны югалтасыгыз килмәсә, тиз арада Уфадан китегез, диделәр...

Фәридә шулай тиз генә хәйлә уйлап таба алуына үзе аптырады.

Таныш егетне яллап, вак-төяк әйберләрен машинага теяп, иртәгесенә үк Хәсәннең авылына кайтып та киттеләр. Тәүдә ата-анасы белән бергә яшәделәр. Соңыннан буш торган өйне җыештырып, шунда күчеп чыктылар.

 

***

Авылда Хәсәнне мәдәният йортына эшкә чакырдылар. Күңеленә ятышлы эш табылуына куанып бетә алмады ул. Дәртләнеп, күңел салып тотынды. Вокал ансамбле, драма түгәрәге оештырып җибәрде. Тиздән районда үткән конкурста бу  түңәрәк беренче урынды яулады. Яшь белгечне мактап бетерә алмадылар. Әмма Хәсәннең бу куанычы да озакка бармады.

Районда җиңеп кайткач, “Җаныкай” драма түңәрәге Уфада үтәчәк республика конкурсында катнашу хокугын алды. Репетицияләр көн саен, һәркем төп эшеннән бушагач, кич башлана. Әзерлек кызу барды.

Менә конкурска китәр көн дә якынлашты. Соңгы репетициягә районның мәдәният бүлеге начальнигы, тагы берничә кеше килде. Спектакльне кат-кат кабатлап, ниһаять, тынычланып, мәдәният сараенда чәй эчәргә утырдылар. Шул мәл ишек шарт ачылып китте дә ярсып Фәридә килеп инде. Йөзе аларган хатын әллә исәнләште, әллә юк, ят кешеләр барлыгын да исәпкә алмады.

–          Мин монда дөнья көтәм, бала карыйм, ә син һаман төн уртасына кадәр күңел ачып утырасыңмы? – Ул берчә Хәсәнгә, берчә бүтәннәргә тишә язып карады. – Җитмәсә, чәй эчеп утырасың. Әллә сине өйдә ач тотаммы?

–          Фәридә, нишләвең бу? – Хәсән урыныннан торып басты. – Берәү дә күңел ачып йөрми. Бу – минем эш урыным. Менә районнан кунаклар килгән...

Җанлы гына барган табынның яме китте. Бераздан барысы да саубуллашып, кайтыр якка юнәлде. Хатынының шулай тиктомалдан тавыш чыгарып йөрүенә Хәсәннең саруы кайнады...

–          Фәридә, нинди кеше ул син? Мин сине һич аңлый алмыйм. Кеше алдында һәрвакыт уңайсыз хәлдә калдырасың. Әзрәк әдәп белергә кирәк. – Моңарчы һич каты әйтеп өйрәнмәгән Хәсән бу юлы күңелендәгесен хатынына туры ярды. – Теге вакыт филармониядән дә синең аркада киттем. Шул чаклар исемә төшсә, әле һаман гарьләнәм.

Иреннән мондый сүзне көтмәгән Фәридәгә тагы җитә калды.

– Оятка калырга теләмәсәң, төн уртасы җиткәнче бичәләр белән чәй эчеп утырма.

– Фәридә, акылыңа кил! Бересе дә теләсә нинди кеше түгел. Әзрәк оят белер идең.

– Миңа акыл өйрәтмә.

– Үзең белмәгәч, өйрәтермен дә.

Ул кичтә алар әрепләшә-әрепләшә кайтты.

Конкурста “Җаныкай” театры беренче урынны яулады. Уфага барганчы, аннан кайтканчы да Хәсән күп уйланды һәм ахырда моннан ары сәнгать өлкәсендә эшләп булмаячагын аңлады. Берничә көннән эштән китү турында гариза язды.

Бераздан әти-әниләре ярдәме белән бәләкәйрәк булса да йорт салып чыктылар. Тик бу өйгә тынычлык, имин тормыш кына килергә ашыкмады. Дус-ише йомыш белән кергәләсә дә, хатыны якты чырай күрсәтмәде.

– Өйгә пычрак сөйрәп йөрмәсеннәр, мин кеше артыннан чистартырга тормыйм, – дип тузынды ул, берәрсе кереп чыкканнан соң.

Авылда Хәсән бура бурау эшенә йөри башлады. Шунысы гаҗәп, әтисенең бу шөгыльгә әллә ни тасыллыгы булмаса да, аны Ходай сәләттән мәхрүм итмәгән иде. Нәрсәгә генә тотынса да, коеп дигәндәй эшләп куя. Эчәргә әвәсләге булмаган өчен дә кешеләр аңа әйтергә тырыша иде. Әмма монда да тыныч кына эшләргә бирмәде хатыны. Ире артыннан ияреп йөреп, акчаны аз бирәсез, дип еш тавыш чыгарган хатыннан бизеп, Хәсәнне эшкә әйтми башладылар.

 

***

Хәзер авылда “сыерны аю еккан”, “башмакнты талап кайтарган”, “бүре күз алдында сарыкны күтәреп алып китте” дигән хәбәрләр көн дә диярлек ишетелеп тора. Күптән түгел токым үгезе шау канга батып кайтты. Мал булырлык түгел иде, суйдылар инде. Былтыр аюның өстенә барып чыккан Гирфан абыйны ега суккан. Ни хәл үтермәгән?! Дәваханәдә ятып көчкә кеше булып чыкты, тегелмәгән урыны юк. Табигатьне саклау министрлыгыннан килгән кеше:

– Бу чорда урманга йөрүдән тыелып торыгыз, – дигән.

Җәен, көзен малны ничек урамда бикләп тотмак кирәк?! Икенчедән, авыл халкын туйдырган да, караган да шул урман бит инде. Җиләк-җимеш сыгылып торганда ни җаның белән өйдә ятмак кирәк?!

Көннәрнең берсендә Мансаф абыйның да зур сыеры кайтмый. Ир урманга һәүкәшен эзләргә чыгып, авылдан китеп озак та бармый, аюның ниндидер малны ботарлап ятканын күрә дә тын гына кирегә сыпырта. Шунча гомер кичереп, ул явыз белән якыннан тәүгә очрашуы иде. Язын эш бетәсе түгел. Кемдер бакчасында эш белән булаша, икенчеләр йорт-кура тирәсен тазарта. Хәсән утынын кичеп куярга дип ихатага чыкса, Мансаф абый ахылдап килеп җитте. Саулык куштымы-юкмы, үзенең хәбәрен тезә башлады:

– Энем, сыерымны аю еккан. Әйдә әле шул явызны дөмектөрик… Шунсыз тынгы булмас…

Тагы берничә ир җәһәт кенә мылтыкларын эләктерделәр дә урманга чаптылар. Теге мәхлук, сыерны ботарлап туфрак белән күмгәләгән дә, табанын ялтыраткан. Әмма монда тагын киләчәге көн кебек ачык.

Шуннан ерак түгел агач башына сәндерә ясап, дүрт ир шунда уңайлы гына итеп менеп ятты. Көне буе көттөләр. Әлбәттә, сак кыландылар. Югыйсә, таештабан куркыныч янаганын сизеп калса, башкача аяк та басмаячак.

Кичкә таба шырлык арасында агач шытырдаган тавыш ишетелде. Бераздан алпан-толпан таештабан үзе дә күренде. Сунарчыларның сулышлары ешайды. Уңайлы мәлне көтте алар. Менә Хәсән көбәген ерткычка төбәде. Ба-бах! Аю бер-ике чайкалды да гөрс итеп җиргә ауды… Сәнгать училищесында укыганда тирга еш йөрделәр. Мәргәнлеккә шунда өйрәнгән иде...

Авыл халкы җиңел сулап калгандай булды.

– Яхшы булды, – диде кемдер.

– Хәзер урманга барырга куркыныч түгел.

 Их, иртә шатланганнар шул!.. Әгәр хәлнең болай булырын белсә, мылтыкты кулына да алмас иде Хәсән. Шул көннән алып авыл тынычлыгын югалтты, тыныч кына яшәп яткан йөз йортлы авыл умарта күче кебек гөҗ килде. Бу юлы аларның йөрәгенә шом салучы урман патшасы түгел иде.

Хәсән төнлә кемнеңдер ишекне дөбердәтеп, җимерердәй кагуына уянды. Капканы ныклап бикләгән иде. Ничек үткәннәрдер? Хафаланып, хатыны да сикереп торды.

– Күршеләргә бер-бер хәл булдымы икән? – дип, ир йөгереп барып ишек ачса, каршысында ике милиционер басып тора.

– Аюзы син аттыңмы? – Төнге кунакларның тәүге соравы шул булды.

– Әйе!

– Нигә аттың?

– Бәй, авыл халкын тәмам интектерде бит.

– Димәк, сез җинаять кылуыгызны таныйсыз?

– Нинди җинаять булсын ди?! Хәзер үзебезне ашаганны көтеп ятыйкмы?

– Аңлашылды. Киенегез! – Милиция хезмәткәренең фәрманы катгый яңгырады.

Бу төнлә авыл йокламады. Өйләрдә бер-бер артлы утлар кабынды. Бер-берсенә кушылып, этләр өрде. Урман патшасын атуда катнашканнарның барысын да уяттылар. Тирә-якны шом  басты. Һәр өйгә кергән саен бер үк сорауны кабатладылар.

– Сез дә аюны атуда катнашкансыз, ничек булды? Нинди максаттан?

Соңыннан барысын җыеп, аю аткан акланга алып бардылар, фотога төшерделәр, мылтыгын, тиресен тунаган пычакларны җыеп алдылар. Сунар хакында һәрберсеннән бәйнә-бәйнә сөйләтеп, кат-кат кисәтеп, кул куйдырттылар.

Моннан соң да милиционерләр авылга берничә тапкыр килде.

Бераздан табигатьне саклау министрлыгы вәкилләре дә пәйда булды... Әйтерсең барысы да зур кайгыннан шаңкыган иде...

– Безнең урманда һәр аю башы кадерле. Болай да бетеп баралар. Алар – урман санитарлары, – дип, үгет-нәсыйхәт укыдылар. Моның азагы яхшы бетмәячәген аңлаттылар.

Таулар кочагындагы бәләкәй генә авылны моңарчы хәтта район кешеләре дә юньләп белмәсә, берничә көн эчендә аның даны илгә таралды. Телевидениедән, гәзиттән хәбәрчеләр килде, төпченделәр, чокчындылар. Төрле сораулар белән башларын катырдылар.

Моның белән генә бетмәде аю эше. Егетләрне район үзәгенә көн дә диярлек чакырттылар, бер үк төрле сорауны кырыкка әйләндереп бирделәр. Барысы да аюны нигә аткан көнгә төште.

Район үзәге авылдан алтмыш чакрым ераклыкта урнашкан. Анда барып-кайту өчен дә акчасы кирәк әле аның. Хатыныннан акча сорау файдасыз. Я берәр күршесеннән, я башка нәсел-нәсәбеннән алып тора.

Суд булды. “Табигать дошманнары”на мул гына штраф чәпәделәр. Аның күләмен ишеткәч, егетләр башын тотты! Кемдер мал-туарын сатып җибәрде, өченчеләре эш эзләп Себергә юлланды. Тик Хәсәннең Фәридәсе генә ыкка килергә уйламады. Хәзер аю урмандагы гына түгел, өйдәге барлы-юклы тынычлыкны да урлады…

(Дәвамы бар.)

Фото: freepik.

Венер ИСХАКОВ. Җырланмаган җырым син... (8)
Венер ИСХАКОВ. Җырланмаган җырым син... (8)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас